Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Умартачы бал кортлары үлеменә сәбәпче булган агрофирманы судта откан: «Бу – зур җиңү»

0 127

Бу очрак «бердәмлектә – көч» диюнең зур үрнәге булып тора. Гадәттә андый очракларда авыл кешесе «зур кешеләргә» каршы барырга батырчылык итми бит инде. Нурулла Закиров ике ел рәттән бал кортлары үлеме белән ризалаша алмый. Күпме өметләрне акларга тиешле бал уңышы да булмый.

Бу хәлләр нидән башлана? 2021 елда «Северный» агрофирмасы люцерна кырларына агу сибә. Бу басудан 500 метр ераклыкта урнашкан умартачы хуҗалыгы зур зыян күрә. Нурулла Закиров тоткан 35ләп умартада 80-90 процент бал кортлары үлә. Үлгән бал кортлары һәм яшел массаны экспертизага җибәрәләр, тик кирәкле дәлилләр җыелмый. Умартачы бал кортларының нәкъ менә басуларны агулаганыннан икәнен исбатлый алмый.

2022 елда тагын шул хәл кабатлана. 1 километр ераклыктагы рапс басуын агулыйлар. Анда инде барысы да чагыша. Июль аеннан сузылган эшнең нәтиҗәсе әле ике көн элек кенә булган. Дөреслек умартачы ягында.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең басуларны агулавы нәтиҗәсендә бал кортлары үлү – ел саен күзәтелә торган күренеш. Әмма умартачының агрофирманы үтүе – гадәттән тыш хәл, шуңа да бу вакыйга турында федераль басмалар да язып чыкты.

Хәзерге законнар буенча, аграрийлар пестицидлар кулланачаклары турында сезон башында һәм җәен бер тапкыр хәбәр итәргә тиеш. Татарстанда умартачылар өчен ватсап төркемнәр булдырылып, пестицидлар куллану турында килешенеп эшләнергә тиеш дигән үзара килешү булдырылса да, конфликтлы хәлләр ел саен күзәтелә. Март аенда Дәүләт Думасы пестицидлар кулланыр алдыннан кисәтү кагыйдәләрен төгәлләштерү турында закон проекты кабул итте. Анда ун көн алдан кисәтү турында сүз бара.

«Мин ул акчага өмет итмим»

Нурулла абыйның үзе белән элемтәгә кердем. 20 еллык тәҗрибә туплаган умартачы хәлләр шатланырлык түгел, ди.

Умарталыкка кереп карасаң, шатланырлык урын юк, сеңлем. Ике ел элек 35ләп умарта бар иде, быел 28 калды. Ана кортлар үлә. Бал сезонына кадәр аналарын алмаштырып булмасмы, дигән өмет бар. Әлегә 10 умартага өметле, алары җайланып килә. Тагын бишесен булса да терелтеп өлгереп булмасмы, дип торам. 15есен алып калып булса да, әйбәт булыр иде. Мактана торган эш юк әле.

2021 елда тагын да күп үлделәр. Оядан чыкмый торган яшь кортлар гына калды. Анда үлгән бал кортларын көрәп алырлык иде. Оядан соскыч белән җыйдым. Узган елда 60-70 проценты юкка чыкты. Өченче елны яз көне җыйган баллары бераз калган иде, узган ел бөтенләй бал булмады инде.

Балны сата идек, бераз чыгымнарын капларга булса да ярый. 2021гә кадәр 3 ел рәттән балсыз ел булды, елы шундый килде. Өч ел кортларны ширбәт ашатып саклап тордык. 2021 елда ун елга бер генә килә торган баллы ел иде. Ул елгы уңыш өч еллык чыгымны каплар, дип өметләнгән идек. Нәтиҗәдә биш ел рәттән кортлар бернинди файда китерми булып чыкты. Яшәр-яшәмәс яталар инде. Быел да агуласалар кортлар бетә, - дип авыр сулады умартачы.

Фото: © Салават Камалетдинов

Июльдән хәзерге көнгә кадәр суд юлын 6 тапкыр таптаганнар. Суд карары – «Северный» хуҗалыгы умартачыга 348 мең сум акча тиеш. Карарны Арча районы суды чыгарган. Бер ай дәвамында гаепләнүче як апелляциягә бирә ала әле.

Мин ул акчага өмет итмим, – дип дәвам итте умартачы. – Безнең җиңү аларның сүзен юкка чыгару иде. Аларның адвокатлары мин «Северный»дан акча алу өчен бал кортларымны үзем агулап үтергән, дип гаепләп маташты. Менә шул сүзләрне юкка чыгару өчен кирәк иде бу эш. Имеш, 2021 елда агулаган, бер тиен акча ала алмаган, шуңа тагын 2022 елда да бал кортларымны агулаганмын икән. Шундый мәгънәсез сүзләр сөйләделәр судта, - ди Нурулла абый.

Нурулла абый – икенче группа инвалид. Ул хәзер пенсиядә, электрик, токарь булып эшләгән булган. Хәзер 18 еллык хезмәте менә-менә юкка чыгарга тора.

18 еллык хезмәт бит ул, сеңлем. Бал кортлары «магазинны» тутырып язгы балны җыярлык дәрәҗәгә җиткерү өчен бик күп хезмәт куярга кирәк. Умартачылар оешмасы бик ярдәм итте, аларга рәхмәт! Юридик яктан да, акча ягыннан да ярдәм иттеләр. Минем 10 меңлек пенсия белән 50шәр меңлек анализлар ясатып булмый. Алар бик ярдәм итте, - дип сөйләде Нурулла абый.

«Фураж биргән булыр идек, дип мыскыл иттеләр»

Бу эштә гаиләсе дә таяныч булган. Нурулла абыйның өч кызы бар. Кызы Ләлә Шакирова әтисе белән судларга йөргән.

Судның һәр утырышында булдым. Бу җиңеп булмаслык проблема шикелле иде, оештырып чыга алмабыз кебек иде. Аллага шөкер! Ике юрист белән эшләдек, алар да көчле булды. Алар тырышлыгы белән җиңеп чыга алдык. Әти дә сөенде. Закон белән эш итсәң, җиңүгә ирешеп була. Бу, әлбәттә, бик күп вакыт, акча, нервы таләп итә торган эш. Башка умартачылар һәрвакыт янымда булды. Бәлага тарыгач, «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма белән таныштым. Алар миңа дөрес юлны күрсәтеп, аңлатып торды. Бу үзебез генә йөргән эш түгел. Бу – уртак җиңү. Аларга рәхмәт, - дип сөйләде умартачы кызы.

Алар 2021 елда уңышсызлыкка очрасалар да, 2022 елда кулларын төшермиләр.

Якыннар гаделсезлек белән очрашкан вакытта ничек дәшми каласың?! Гомер буе үз көче белән хәләл ризык табып яшәгән намуслы кешене шулай рәнҗеткәндә мин эндәшмичә кала алмадым. «Северный»ныкы кебек агрофирма җитәкчеләре кешене кешегә санамый, Алладан да мулладан да курыкмыйлар, үзләрен шул җирнең хуҗасы, дип, ә башкалар монда беркем түгел, дип уйлыйлар. Алай Түгел!, - дип ярсыды ул.

2021 елда бал кортлары үлгәч, алар агрофирма белән элемтәгә чыгып караган. Икенче як элемтәгә бармагач, Ләлә бу турыдагы мәгълүматны Интернетка тарата, журналистларның игътибарын җәлеп итә.

Мәгълүмат тиешле урыннарга барып җиткәч, «Северный»дан килделәр. Нигә тавыш чыгардыгыз, без сезгә капчык белән фураж биргән булыр идек, диләр. 35 ояның бөтен эшче кортлары үлеп бетеп, табышыңны югалтканнан соң, ике капчык фураж белән кешене мыскыл итеп булмый инде! Әйдәгез, ояларны торгызырга ярдәм итәбез, дип тәкъдим тә итмәделәр. Фураж бәясе һәм юкка чыккан умарта кортларының бәясе чагышмый әлбәттә. Бу авыл кешесен мыскыл итү иде. Беренче искны җибәргәч тә, элемтәгә чыкмадылар, - дип сөйләде ул.

Экспертизаны Мәскәүдә ясатканнар. Үлгән корт белән рапска сибелгән ашлама арасында бәйләнеш табыла. Судның беренче утырышы әле 6 февральдә генә була.

Фото: © Ләлә Шакирова

Бал кортында һәм яшел массада фипронин дигән пестицид табылган. Ул матдәне хуҗалык гомумән кулланырга тиеш булмаган. Аның белән эшкәртергә аларның хакы булмаган. Бал корты үлүне табигать индикаторы дип аңларга кирәк бит. Кортлар үлә икән, димәк экологиягә, кешегә зыян килә. Умартачының корты үлде, бу аның гына проблемасы, дип кул селтәү, дөрес эш түгел.

Анда безнеке генә түгел, авылдагы башка умартачыларның да, күрше авылларның да бал кортлары үлеп бетте. Татар башын ия дә, эндәшмичә утыра. Менә эндәшмәүнең нәтиҗәсе – бер үк хәл кабатлана.

Агрофирмалар законны үтәргә тиеш. Кырларны агулау турындагы мәгълүматны вакытында җибәрсеннәр, кырларны төгәл күрсәтсеннәр иде, – дип теләде ул.

Бал кортлары агуланган очракта кул кушырып утырмаска, бердәм булырга өндәде Ләлә.

Проблема алдында бердәм булсак, ул кечерәеп калыр иде, каршы да чыкмый башларлар иде. Умартачылар оешмасы белән танышкач шуны аңладым: бердәмлектә көч бар.

Әлбәттә, агрофирмалар белән диалог төзергә тырышырга кирәк. Булып чыкса, алар сезнең фикерне тыңлар, чөнки аларга да эшләргә кирәк. Безнең агрофирма кебек эгоистлар булса, без җир хуҗалары дип күкрәк кагучылар белән уртак тел табып булмый, - дип сөйләде ул.

Ләлә «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасына кабат-кабат рәхмәтләрен әйтте.

«Бу - зур җиңү, бөтен умартачы шатлана»

Оешманың җитәкчесе Шәфкать Хәйруллин сүзләренчә, соңгы ун ел өчен мондый тәҗрибә – беренче.

Бу бик кирәкле тәҗрибә булды. Судка басым булган кебек иде, гел күчереп бардылар. Безнең адвокатлар бик яхшы иде. Алдан бик яхшылап әзерләндек, дәлилләрне ныгыттык. Дөрес, акча бик күп кирәк, шуңа умартачыларга мөрәҗәгать иттек. Халыктан йөз мең сумга якын акча җыелды. Йөз меңнән артык та кирәк булды әле. Бу - бөтен халыкның хезмәте. Бу - бик зур үрнәк, ә аграрийларга кисәтү. Килешеп эшләргә кирәк, аларга да безгә дә җитә.

Россиядә мондый тәҗрибәләр бар. Татарстанда судка бирүчеләр дә юк. Бирегез, ярдәм итәбез, дип әйттек. Алар барыбер дөрес, аларның әлләкемнәре, «элемтәләре» бар, дип куркып яшәргә кирәкми. Без үзебезнең көчкә ышанырга тиеш, алар да безнең кебек кешеләр. Көчле булуны күргәч, икенче төрле сөйләшәләр. Бу җиңү халык өчен «булдырабыз» дигәннең зур үрнәге булды, – дип сөйләде ул. 

Озакламый тагын басуларны агулый башлыйлар. Ватсап төркемнәрендә кисәтү чаралары һәм башкалары барысы да тиешле дәрәҗәдә үтәлсен иде, дип теләргә кала. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.