Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Юлда кеше калдырмагыз»

0 59

«Попутка»га чыгып, күрше районга барып кайтырга уйладым. Олы юл чатына чыгып басып 10 минут та узмады, биек ак машина килеп туктады. «Ашыгыч ярдәм» машинасы нишләп туктый икән, дип уйладым мин аны башта. Ә ул зур, ак чит ил машинасы икән. Әстәгы, дип сөенә-сөенә йөгерттем машина янына. Кечкенә генә буйлы, ябык кына кыз бала төште дә, багажнигыннан чүп пакеты алып, тукталыштагы чүп савытына ыргытты.

– Мине Теләчегә кадәр ала алмассызмы, – дигән идем, чыраен сытып кына карады да:

– Я не такси, – дип китеп барды.

– Бу нечкә куллары белән ничекләр руль бора икән бу бала, – дип, әбиләрчә шаккатып карап калдым артыннан. – Исән-сау гына йөрсен.

Машиналар үтәләр дә китәләр. Тукталышта кул күтәреп торган юлаучыга әллә ни исләре китми. Әле аякка салкын үтмәгәч, һава сулап, мин дә зарланмый гына басып торам. Бер мәрхәмәтлесе килеп чыгар да утыртыр әле, дим. Бу заманда олы юл чатында машина көтеп тору килешле эш түгел икәнен дә беләм. Әмма, яшьлектә эшкә 20 чакрымны көн саен «попутка» белән йөрдек. Хәзер ни хәлләр икән «попутка»да, дип чыгу иде бу.

Берәр сәгать чамасы басып торгач, «14»ле машина килеп туктады. «Ит исе килә димәсәгез, утырыгыз», – ди машина йөртүче. «Шәһәрдәге туганнарга ит илтергә чыккан идем, артта ит бар», – ди.

Күрше район арасы әллә ни ерак түгел, ничек тә түзәремә ышанып, кереп утырдым. Гадәттә, Теләчене хәзер, яңа әйләнгеч юл салынгач, әйләнеп узалар. Район эченә кермиләр. Казан юлы уңаенда ук төшеп калсам, район эченә кергәнче хәйран гына җәяү барырга кирәк. Машина йөртүче абзый:

– Район эченә керәм, борчылып бармагыз, – дип алдан ук әйтеп куйды. Рәхмәтләр укыдым инде.

– Мине әти, юлда кеше калдырмагыз, дип өйрәтте. Сәдака биргәнгә караганда да юлда мосафир кешене утырту – зур савап, ди иде. Үземә дә, җәяүләп, районга күп йөрергә туры килде. Элек техника юк иде бит инде ул. Колхоздан көн дә районга бара торган я сөт ташый торган, я ягулык ташый торган машина гына иде. Районга барасы булсак, әниләр кичтән шуларны белешеп куя. Әле ул да гел буш туры килми. Безнең кебек район үзәгенә баручылар гел булып тора. Больницага барасы булса гына чыгабыз инде районга. Я теш алдырырга, теш яматырга. Көз көне комбайнга утырып та барган бар. Юлы булмагач, автобуслар да йөрмәгәндер инде, – дип 80нче еллардагы яшьлеген сөйләп алды машина йөртүче.

Сөйләшеп бара торгач, районга да килеп җиткәнбез.

– Монда бертуган сеңлем яши. Аның хәлен белеп чыгам башта. Туганыңнын хәлен белү дә – савап. Казанга барышлый, гел аларга тукталам. Алдан хәбәр итеп тормыйм. Алдан хәбәр итсәм, пешеренә башлыйлар, борчыйсым килми. Гел өйдә дә туры килеп бетми. Өйдә булмаса да, баскыч төбендәге көрәген, себеркесен булса да кымшатып куям, я бер таяк кисәге калдырам. «Мин синдә булдым, мин сине онытмадым, туганым», – дигән хәбәр була ул. Хәзер кибеттә ни телисең – шул бар, күбрәк игътибар, җылылык кирәк. Яшь чакта да шулай идек, – ди абзый.

Елыйсы килә башлады шушы сүзләрне ишеткәч. Күптән түгел бер танышым сөйләгән хәлләр күңелдә яңарды.

– Ирем эчәргә яратты, аерылдым. Балаларны үстергәндә җитмәүчелек үзәккә үтте. Авылдагы туганым көн саен районга йөреп эшли. Авылда тормыш мул. Без яшәгән баракның тәрәзәсеннән олы юл күренә. Көн саен торам да тәрәзәгә карыйм, туганым ярты литр сөт булса да ала кермәсме икән, дим. Керүче булмады, үзәкләрем өзелә иде шул вакытларда. Хәзер балаларым үсте, үзләре ярдәм итәләр, – дип сөйләгән иде.

Без – адәм балалары – төрле шул. Муллык ташып ашкан бу заманда бигрәк тә үзгәрдек. Файда ала алган, файда булган кешене генә якын итә күпчелек.

Шундый фәлсәфи уйлар белән Теләчегә барып җиттек. Эшләремне төгәлләгәч, кире кайтканда, такси ялларга туры килде. Үзебезнең районга кайтып җиткәч, күпер борылышында төшеп калдым. Кибеткә керәсем бар иде. Танышым Наилә апа чыгып килә. Хәлләр белештек.

– Минем онык Арчада укый. Атна башында китәләр дә, атна уртасында мунчага кайтып киләләр. Үзләре машина йөртә, шулай гына була күрсен инде, бәхетле яшәсеннәр, исән-сау йөрсеннәр. И, сезнең уку – уку мени ул, дим. Мин дә Арчада укыдым. Авылдан Шәмәрдәнгә җәяү менә идек, 10 чакрымнан артып китә ике ара. Җәяүлегә 2 чакрымы да – хәйран ара. Электричкага өлгерергә кирәк бит. Уку теләге шулкадәр көчле булган инде. Күмер төягән вагонга утырып бара идек. Утырып дигәч тә, басып барасың инде. Күрсәләр – орышалар. Әле ул Арчада туктап та тормый кайчакта. Андый чакларда сикерәбез. Берсендә шулай сикереп төштек вагоннан. Оеклар ертылып бетте, елый-елый, дәрескә чаптык. Мөхәммәт абый Мәһдиев дәресе иде. Шулкадәр кешелекле булган инде ул. Соңа калып килгәнгә орышмады да, өстебезне күреп көлмәде дә. Бергә укыган иптәшләр дә көлмәгән, кеше әйбәт булган ул вакытта. Дәрес беткәч кенә битләребезнең корымга буялып беткәнен күрдек. Ул киемне карарлык түгел, шулай итеп укып йөрдек.

Авылга да кайтасы килә шул. Иптәш кыз белән кайттык берсендә. Шәмәрдәннән җәяү төштек. Язгы пычрак. Кичке 10га гына кайтып җиттек. Иптәш кызның тагын 10 чакрым районга кайтасы бар. Бездә генә куна кал, дисәк тә, кайтып китте. Икенче көнне, якшәмбе, тагын китәсе бар бит. Төнге 1дә генә кайтып җиткән. Техника килер, дигән өмет тә юк бит ул елларда. Юк бит ул техника. Булганы да төнлә йөрми. Икенче көнне тагын җәяүләп төшеп җитте иптәш кызым. Тагын, җәяүләп, Шәмәрдәнгә менеп киттек. Менә шулай итеп укыдык. Яшьлек булган, аруны да белмәгәнбез.

Укы бетереп кайткач, эшкә урнашасы авылның исемен генә әйттеләр дә, фәлән көнне шул авылга барырсың, диделәр. Ул авылның кайда икәнен дә белмим. Шул авылга бара торган олы юлга чыгып бастым иртән. Шул авылдан сөт ташучы машина килә. Туктады да, шоферы төшеп сорашты. Юл чатында кыз бала басып торгач сәерсенгәндер инде. Укытучы булып эшкә урнашырга барам, дим. «Алайса, шунда көтеп тор, ул авылга шушы юлдан китә машиналар», – ди. Көтә-көтә төш вакыты җитте, бер техника юк. Теге абый сөтен бушатып, кире кайтыр юлда ала кайтып китте. 20 чакрымлап ара булгандыр. Әллә нинди куе урманнар яныннан уздык. Ул ир-ат зыян салыр, дип курку да булмаган. Ул елларда кешеләр әйбәтрәк иде, курку түгел, зыян сала алыр, дигән уй да булмады. Әле мин эшләячәк авылга, сөт ташучы абзый авылыннан соң да 8 чакрым барасы. Кырлар, урманнар аша җәяүләп барып җиткәндә, авыл башында 3-4 малай көтеп тора иде. Бүген сезгә яңа укытучы килә, дип хәбәр иткәннәр дә, авыл башына каршы алырга чыккан 3нче сыйныф малайлары, – дип, Наилә апа да үзенең яшьлектә «попутка»да йөргәнен сөйләп алды.

Һәр чорның үз юл михнәтләре булган шул. Һәркайсы үзенчә кадерле. Әмма элек кешеләр кешелеклерәк кебек иде. Юлда кул күтәреп торган юлаучыны утырту – игелек, дип уйлыйлар иде. Хәзер, бер әкәмәт зур машина иярләсәләр дә, уйлау түгел, юл чатындагы мосафирны күрмиләр дә кебек.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

В Якутии сохраняется спокойная гидрологическая обстановка: подход ледохода на Лене ожидается 10–11 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

График ремонтных работ энергетиков на период с 12 по 31 мая

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.