Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татар китабы йортында фатирник: яшь җырчы Инсаф Ганибаев кичәсе ничек узды?

0 299

«Нәрсә соң ул фатирник? Ә кем ул – Инсаф Ганибаев» яки «Бу кичәләрнең үзенчәлеге нидә?» кебек сорауларга җавапны әлеге язмада таба алырсыз.

«Татар халык җыры алтын медальле итте»

Инсаф Ганибаев – тумышы белән Казан егете. Хәзерге көндә И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенең 3 курсында укый. Алдан ук әйтеп куйыйм әле – бу егеттә ниндидер сөйкемле сөяк бар, мөгаен, шул сыйфаты белән күпләрне үзенә җәлеп итәдер. Ә җыр-моңга карата мәхәббәте балачактан уянган аның, бу хакта чара башланыр алдыннан үзе белән күрешеп сөйләштек.

– Мин 6 яшемнән бирле җырлыйм. Бик кечкенә чакта Нәфкать Нигъмәтуллин иҗатына үлеп гашыйк идем. Аннары әкренләп халык җырларын тыңлый башладым. Дәү әтием тальянда уйнаганда, аңа кушылып җырладым. Музыка мәктәбенә кергәч, беренче укытучым Гөлназ Талиповна җырчы булу теләген үстерде. Классик әсәрләр генә түгел, эстрада белән дә кызыксына башладым. Төрле жанрларда җырлау миңа бик ошый иде. Хәзер дә төрлелеккә омтылам – алай күпкә кызыграк.

– Ничек уйлыйсың, сине музыка мәктәбенә бирмәгән булсалар, башка юнәлеш буенча китәр идеңме икән?

– Җыр буенча китәчәгем мәктәпкә укырга кергәндә үк билгеле булган инде. Мин укый торган мәктәптә укытучы булып эшләүче апам әнигә мине 22 нче номерлы музыка мәктәбенә бирергә киңәш иткән. Бәлки ул вакытта анда барырга бик теләмәгәнмендер дә, әмма йөри башлагач, күңелгә якын өлкә икәнен аңладым.

Мәктәпне тәмамлагач, музыка көллиятендә уку теләгем барлыкка килде. Әлеге уку йортында бик ныклы белем бирәләр. Бинасына керсәң: беренче катта – баянчылар, икенчедә – скрипкачылар утыра, кыскасы, бөтен җирдә төрле көй яңгырый. Шунда көне буе укыганнан соң, кайчакта бу тавыштан качасы килә башлый. Әмма беркая да китеп булмаганын аңлыйсың (көлә).

– Инсаф, син узган ел Дельфий уеннарында татар халык җырларын башкарып алтын медальгә лаек булган идең...

– Әлеге уеннарда мин 3 тапкыр катнаштым. Беренчесе, Россия күләмендә, Красноярск шәһәрендә узды. Мин беренче чиратта анда татар халык җырларын башкаруны максат итеп куйдым. Үзебезнең телне, җырларны ишеттереп, татар халкының байлыгын күрсәтәсе килде. Программага «Иске кара урман», «Китмә, сандугач», «Җәйге урман», «Эрбет» һәм «Тормыш җыры»н керттем. Дөресен әйткәндә, татар телендә җырлагач, урын алмасмын кебек тоелды. Нәтиҗәдә алтын медаль алып кайттым бит! Татар телендә җырлап мондый җиңү белән кайту минем өчен әйтеп бетергесез шатлык иде! Уенның шундый шарты бар – Красноярскта алтын алган җиңүче СНГ күләмендә уза торган уеннарга бара.

Шулай итеп, Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәренә кузгалдык. Анда күп илләрдән катнашучылар килгән иде. Билгеле, мин ул уеннарда да татар телендә җырлап, Россияне данладым. Шуңа күрә аеруча җаваплылык хисе кичердем һәм ныграк дулкынландым. Аннан исә мин көмеш медаль белән кайттым. Өченче Дельфий уеннары Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә узды. Татар җырлары мине анда алтын медальле итте.

– Инсаф, син «татар халык җыры» дип рухланып сөйлисең. Хәзерге яшьләр арасында халык җырларын тыңлаучылар күпме, синеңчә?

– Яшьләр татар халык җырларын гына тыңламый, билгеле. Хәзер сайлау мөмкинлеге дә зур бит. Алда әйткәнемчә, мин эстрада белән дә кызыксынам. Әмма халык җырларыннан башка иҗатымның киләчәген күрмим. Аларны башкарганда күңелем тынычлана.

Инсаф белән сөйләшкән арада, фатирникта чыгыш ясаячак иҗатташ дуслары килеп җитте. Алар – баянчы Айбулат Харисов, шулай ук музыкант Артур Әхмәдуллин иде. Ул кичәдә фортепианода уйнады. Егетләр өчесе дә музыка көллиятендә укыйлар.

Җылы очрашу турында

«Нәрсә соң ул фатирник?» – дигән сорауга кире кайтып, шуны әйтәсе килә – мондый формат татар яшьләрендә дә еш кулланыла башлады. Шәхсән үзем 6 ел элек Казанга укырга килгәч, Оскар Юнысов («Gauga» төркеме солисты) фатирнигына барган идем. Әлеге формат ниндидер бер кысаларга керми, ә ирекле рәвештә уза. Үзеңне концертта итеп түгел, ә җылы йортта дуслар белән очрашуда итеп хис итәсең. Инсаф Ганибаев та тамашачысын сәламләү белән, «Бүген махсус сценарий язылмады, күңел ничек тели – чараның шулай узуын теләр идем. Әгәр сорауларыгыз булса – бирегез, рәхәтләнеп аралашыйк!» – дип кичәне «Идел буе каеннары» җыры белән башлап җибәрде. Фатирникка килүчеләр белән залдагы урыннар тулган иде, өстәмә эскәмияләр дә алып керделәр. Бу чараны оештырып йөрүче Салават Кадыйров мондый форматта чараларны алга таба да уздырылачагын ассызыклап үтте:

– Татар китабы йорты ишекләре иҗат итүче яшьләр өчен һәрвакыт ачык! Килсеннәр генә! Нинди идеяләре бар – әйтсеннәр, без күңелле чаралар үткәрергә әзер! – дип яшьләрне җәлеп итәргә теләвен белдереп, ялкынланып сөйләде ул.

Иҗат кичәсе, чыннан да, күңелле үтте. Үзенә хас ихласлыгы, җылылыгы белән һәр тамашачыны да бер мохиткә алып керде. Җыр араларында Инсаф Ганибаев Йорт кунакларына кат-кат рәхмәтләрен әйтте:

– Минем тәүге концертым узган ел май аенда Отар бистәсенең мәдәният йортында узган иде. Беренче тапкыр булганга аеруча дулкынландым, бигрәк тә тамашачы килерме, дип борчылдым. Халык белән шыгрым тулган залны күргәч, ирексездән күңел тулды. Ике сәгать тере тавышка җырлап бик күңелле узган иде. Ә бүген без сезнең белән Йортта – фатирникта. Төрле форматта эшләп карыйсы килгәнгә, биредә уздырып карарга булдык, - диде Инсаф.

Минем артта утырган ике кеше (аның туганнары булды ахры): «Зур сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк инде! Инсафның киләчәге зур бит, күренеп тора!» – дип үзара сөйләшеп алдылар.

Иҗат кичәсендә Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Хания Фәрхи, Ришат Төхвәтуллин, Мөслим Магомаев репертуарыннан җырлар яңгырады. Шулай ук Инсаф үзенең тәүге премьерасын – «Син яратам дигәч» җырын тәкъдим итте. Аның музыкасын Риваль Хисмәтуллин, сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган. Кичәдә татар телендә генә түгел, русча һәм испанча да җырлар да башкарылды.

Килгән тамашачылар арасында да рус телле яшьләр бар иде. Шуңа күрә чараны Инсаф ике телдә алып барды. Дустын хөрмәт итеп килгән Самат Мөхәммәтҗанов сүз әйтергә микрофонны алгач, бер килгән килеш җыр башкарып китте. Аннан соң Инсаф янына беренче укытучысы Гөлназ Талип кызы чыкты:

– Укытучы өчен иң зур дәрәҗә – укучысының уңышын күрү. Бүген чын-чынлап горурланып утырдым, - дип горурлануын белдерде ул.

Инсаф Ганибаевның иҗат кичәсе «Әлдермешкә кайтам әле» җыры белән тәмамланды. Бу урында тамашачылар аны аягүрә кайнар алкышларга күмде. Туганнары аңа кушылып биеде-җырлады. Иҗат кичәсенең иң күркәм ноктасы шул булгандыр, мөгаен. Ике сәгать җыр тыңлаганнан соң да алар Инсафны җибәрергә ашыкмады әле, «тагын көтәбез!» – дигән сүзләр ишетелде. Аларның сүзен хуплап нәрсә әйтәсе килә: мондый җылы һәм җырлы кичәләр безгә – татар яшьләренә бик кирәк! Беренчедән, мондый формат – иҗат юлын әле башлаучы яшьләр өчен тәҗрибә булып тора, ә икенчедән, ул бер дулкындагы яшьләр өчен очрашу урыны да. Шуңа күрә мондый проектларның киләчәге өметле күренә. Бигрәк тә татар халык җырларын танытучы, чын күңелдән башкаручы, тамашачысына җиткерүче өметле яшьләребезне халык белергә тиеш.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

В Якутии сохраняется спокойная гидрологическая обстановка: подход ледохода на Лене ожидается 10–11 мая

График ремонтных работ энергетиков на период с 12 по 31 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.