Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Гөлназ Асаева: «Җаным тырналганда сиздермәдем» – Вильдан: «Арыдым, икеләндем, эзләдем»

0 88

«Хәзер җырлый белмәгән белемсез яшьләр дә сәхнәдә үз урынын булдыра», – диючеләр бар. Андыйлар да күренгәли, тик яшь җырчылар арасында сәхнәдә үз урынын үзенчәлекле тавыш һәм сәләт ярдәмендә булдыручылар да бар. Гөлназ Асаева – шуларның берсе. 

Бары тик Гөлназның кайбер җырлары аның сәләтен, төрле мелизмнарын күрсәтеп бетерми. Ул җырлар заман стиленә туры китерелеп иҗат ителгән. Гөлназның бу – өченче концерты. Вильдан белән исә беренче генә уртак концертлары әле. 

Гөлназ концертны үзе генә куймады. Афишаларда да аның ире – Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) бар иде. Тик, күңелдә концерт барыбер Гөлназныкы кебек калган. Чөнки Вильдан, сәхнәдә үзе торса да, Гөлназ турында сөйләде. Уразова белән Хәкимов концерты кебек. Вильданның да тавышы бар, тик Гөлназ барыбер аннан өстенрәк кебек. Бәлки, киләчәктә алар икесе дә бер дәрәҗәдә популяр булыр, төгәл бернәрсә дә әйтеп булмый.

Вильдан артист буларак инде формалашкан. Сөйли, бии һәм, әлбәттә, җырлый да белә. Бию хәрәкәтләре башкаларныкына охшамаган, ничектер үзенчә. 

Гөлназ белән Вильданның җырлау стильләре бик үзгә. Гөлназ бу хакта бер аралашуыбызда да әйткән иде. Вильдан (Вилли дип әйтәсем килми шуны) күбрәк дискотека форматында җырлый, ә Гөлназ исә уртача ритмдагы җырлар башкара. Контраст бар, бу ике стиль бер-берсенә комачауламый. Тик минем Вильданның да берәр озын көйле җыр башкарганын ишетәсем килгән иде. 

Күптән түгел татар эстрадасы белән кызыксынучылар «Гөлназ белән Вильдан аерылганмы, юкмы» дип уйланды. Бу хакта җырчылар сәхнәдән бер сүз дә әйтмәде. Бергә алар, сәхнә артында да күрдем, сөендем. Кызлары Динә дә яннарында, Вильдан кызын чуп-чуп үбә. Идилия! Башка мондый яңалыклар белән халыкны куркытмасын яшь парлар. 

Гөлназ «Мәтрүшкәләр» һәм «Кошлар кебек» татар халык җырларын баянга кушылып җырлады. Баянда Рәзил Камалов уйнады. Бик урынлы һәм кирәкле номер булды бу. «Яшьләрнең халык җырларын җырламый» диючеләрнең авызын ябарлык. Мин Гөлназдан шушы җырларны студиядә яздыруын сорар идем. Әйе, тиз ритмлы җырлары да яхшы аның, тик миңа менә шушы җырлары якынрак булыр иде. Бу чыгышны тамашачы да башка төрле итеп кабул итте – җырчы үзе дә сизгәндер. Белмим, татар халык җырларын программага кертү идеясе беренче кемдә барлыкка килгәндер? Бәлки, Гөлназга кемдер бу идеяне тәкъдим иткәндер. Әнисе – җырчы Лилия Биктимерова, әтисе –  җырчы Рөстәм Асаева, икенче әтисе җырчы Фәдис Ганиев – бик сәләтле гаиләдә үскән бала бит Гөлназ. 

Баянда Рәзил Камалов

Концертта алып баручылар булмады. Алдан ук яздырылган текстлар гына пролог форматында яңгырады. 

Вильдан чыгар алдыннан яңгыраган сүзләр башкорт телендә булды. «Меңнәр арасында бары тик сине табарыма ышана идем. Өметемне армас-талмас Тулпар итеп юлга чыктым. Арыдым, икеләндем, тагын эзләдем. Ә син я якын, я ерак хыял булып, я каршымда балкыдың, я күз алдымнан югалдың», – диелде. Вильдан татарча яхшы сөйләшә, тик прологны үз телендә яздыруы мактауга лаек. 

Гөлназның да бер прологы исемдә калган. Гөлназ 1998 елгы. Шушы яшь кызны инде күпме «чәйнәделәр», аңа нинди генә сүзләр ишеттермәделәр. Шуларга җавап итеп, Гөлназ түбәндәге прологны яздырган. «Җанымның эчтән тырналып сызланган вакытларында да сиздермәдем, чөнки мин – көчле. Мәрмәр сыман көчле. Минем үз юлым, үз карашым, үз җырым. Шулар белән бергә үз юлымнан алга атлыйм», – диде ул. Мәрмәр кебек көчле булырга кирәк чакларың күп булмасын, Гөлназ. 

Бер сүзе истә калды җырчының. «Гаепкә бөкмәгез», – диде ул. Аннан соң: «Шул сүзне әйткәч, гел көләләр. Әйбәт сүзме ул?» – дип сорады. Әйбәтме ул?!

Импровизация сәләте икесендә дә бар. Югалып калмыйлар. Бераз программа буталу сәбәпле, музыка куючы урынына Гөлназ көйне үзе кушты. Музыка куючы Айтуган исемле егет, үз чыгышына әзерләнер өчен, сәхнә артына кереп киткән булган, ә Гөлназ, сценарийны хәтерләмичә, башка блоктагы җырын башкарды. Тиз генә ноутбуктан җырны табып, аны кушты. Айтуганны көтеп, югалып калмады. 

Иң ошамаганы – аккордеонда уйнаучы егетнең мимикасы иде. Ул үзенең концерт сәхнәсендә булуын аңламый иде дә бугай. «Утырттылар, шуңа утырам» дигән кеби, концерт дәвамында бер елмаймады. 

Әти-әниләр

Гөлназның әнисе Лилия Биктимерова бу концертта чыгыш ясамады. Дуэт буларак яздырылган «Болан баласы» җырын Гөлназ үзе генә башкарды. Бик уңышлы номер булмады ул. Гөлназ бер тональностьтан икенчесенә күчеп «сикергәләде». Дуэт форматындагы җыр, барыбер, дуэт булып калса, яхшырактыр. Мин дә һәм башкалар да Лилия апаның сәхнәгә чыгуын көттек. Ә ул сәхнә артында бәләкәч Динәне караган. Динә үзе дә әти-әнисе дуэт башкарганда сәхнәгә чыкты. Шушы чыгышның бер бизәге булды ул. Фотосын куям, күз тидермәгез! 

Гөлназ хитларының берсе булган «Китә кызлар» җырын башкаргач, Рөстәм Асаев белән Фәдис Ганиев икәүләп сәхнәгә чыктылар. Кодалар кебек, кызларына матур сүзләр сөйләде алар. Аннан соң, аймаклашып, сәхнәдән төшеп киттеләр. Безнең халыкта, «аерылгач, талашып-сугышып бетәргә кирәк» дигән бер ышану бар. Бу гаиләдә мондый хәл юк. Бер-берсе белән нинди мөнәсәбәттә булуларын сәхнә артында да күрдем. Туганнар җыелган кебек, билләһи.

Вильданның әти-әнисе дә бар иде концертта. Алар сәхнәгә чыкмады. 

Шушы гаиләдә үскән кыз кичә Казанның иң зур концерт залларының берсендә тамашачысы алдында чыгыш ясады. Мин әти-әниләр урынына үземне куйдым да, аларның башта никадәр борчылуларын, ә соңыннан зур горурлык хисе кичергәннәрен аңладым. Менә сабыегыз беренче адымнарын ясаганда, сез дә башта борчыласыз бит. Их, бәрелә күрмәсен, егылмасын, ялгыш имгәнмәсен, дисез. Ә тәпи киткәч, сөенеп туймыйча, горурланасыз. Мин (хәзер менә шушы сүзләрне язганда, хәтта күзләремнән яшьләр дә килә) Гөлназның әти-әнисенә рәхмәтле. Ул бит рус эстадасына китмәгән. Сәләте бар, тавышы да, чибәрлеге дә бар. Рәхәтләнеп, рус сәхнәсендә балкый алырлык «йолдыз» ул. Ә ул безнеке, әнә «Мәтрүшкәләр»не, «Мәк чәчәге»н җырлый.

Әле 10 килограммга ябыккан икән. Миңа сер итеп әйтте. «Ничек ябыктың?» – дигәч, «Ашамадым», – ди. Ашамас өчен максатчанлык, теләкнең нык булуы кирәк. Ә Гөлназда максатчанлык артыгы белән ул. Әйтсә – әйтә.

Киләсе очрашуларга кадәр

Без Гөлназ белән күптән таныш. Берзаман ул русча җырлый башлагач, ниндидер бер лейбл белән эшлим, дигәч, югалыр, дигән идем. Ә ул калды. 25е дә тулмаган Гөлназның УНИКСта концерт куюы өчен сөенәм. Киләчәктә Вильданга да «икенче пландагы» җырчыны кабул иткән кебек карамам. Әмма кичәге концертта шулайрак булды минем өчен. Истә калган җырларыннан «Ай, былбылым» гына булды. Калганнарының ни сүзен, ни көен хәтерләмим, бигайбә.

Әле концертлар тагын булсын. Зал тагы да тулылансын. Килегез инде, сез, яме? Бөтен кеше теге 3-4 җырчыга йөри дип, сез дә аларга гына йөрмәгез. «Ату» шул 3-4 җырчыга баруны күпләр гадәткә кертте, Гөлназ белән Вильданның концертына йөрүне дә планнарыгыз исемлегенә кертеп куегыз.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

В Якутии сохраняется спокойная гидрологическая обстановка: подход ледохода на Лене ожидается 10–11 мая

Российское судостроение в апреле 2026 года

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.