Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Кабыклы бәрәңге (Зәмирә Сәмигуллина)

0 150

Камал театры бинасыннан Мәрҗани мәчетенә барыр юлда бик матур йортлар салынган. Казанның иң матур урыны шул тирәдә, иске татар бистәсендә, дип уйлыйм мин. Ул матур йортларның эчке ягында кафе, рестораннардан да җылы аш исе чыгып тора кайчакта. Авыл рухы биредә. Күк төсенә буялып, чәчәкләр ясалган зур капкалы йорт каршында эскәмия бар. Шул эскәмиягә утырып Кабан күлен күзәтү, азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра. Күлдәге үрдәкләр һәммә кешене дә балачагына алып кайтадыр. Сорылы-яшелле канатлы үрдәкләрне хәзер шәһәргә барып күрергә генә калды. Авылларда йорт үрдәкләре юк бит.

Кабан күлендәге яшел елтыр «эшләпәле» ата үрдәкне күргәч тә, безнең авыл Харис абыйларның үрдәгенә охшаттым. Нәкъ шул! Тик, бу – хәтердә һәм күңелдә. Балачакның, үсмер чакның бик еракта калганлыгын һәм кире кайтарып булмаслык хәзинә икәнлеген аңлагач, күзгә яшьләр килә. Тыкрык буйлап оя-оя казлар, үрдәкләр төшә иде инешкә. Харис абый белән Суфия апаның инешнең бер ягыннан икенче ягына җитәрлек озын, сыгылып торучан тал таягы белән үрдәк куганнары бүген дә күз алдында. Кайбер кеше кош-корт, хайваннарны шаулап куалый. Ә Харис абый «фчт-фчт» дип, тын гына матур тавыш чыгарып, инеш буйлап алып кайта үрдәкләрен. Тыныч тавышка ияләнгән үрдәкләр тыңлый хуҗаларын. Инеш тутырып, үргә таба йөзеп кайталар да, тыкрыктан тезелешеп менеп китәләр. Бер оядан 15тән дә ким чыкмагандыр, мул чыга иде аларның үрдәк бәбкәләре.

Кабан күле буендагы «елак» тал агачына кадәр бездәгечә. Талның ботаклары, яфраклары коелгач, тагын да аска иелгән. Башын иеп моңсуланган Хәлимә апа кебек. Теләченең бер авылында яшәүче кыз-әби Хәлимә апаның да капка төбендә шундый ук тал агачы үсә иде. Тал һәр авылда, инеш буенда үсте инде ул, яңалык түгел. Тик Кабан күле ярындагысы Хәлимә апа талына охшаган. Тал ышыгында бәрәннәре генә юк. Мин килгәндә, бәрәннәргә бәрәңге турый иде кыз-әби. Капка төбендә, тал ышыгында. Алдан хәбәр итеп куярга кесә телефоннары юк ул чакта. Ялгыз апаның гади телефоны да юк. Чит кыз бала, синең турыда газетага языйк әле, дип килгәч, бераз сәерсенеп калды. Мин «ризалык бирмәс, буш кайтып китәрмен» дип борчылам.

– Нәрсә дип язасың мине? – дип, әби, куркып, күзгә карады.

– Сугыш елларындагы балачагың, аннан соңгы авырлыкларга сабырлыгың турында, – дим.

– Кеше көлер, балакаем, бөтен хатыннар да тылда эшләде инде, сабыр иттек, – ди. – Мине дә гәҗиткә язып буламени? Гәҗиткә нәчәлникләрне генә мактап язмыйлармени ул? – ди, аптырап.

Шул арада җырлап та җибәрде...

Киттең дә бардың сугышка,

Хәсрәт эчендә мин көям.

Син кайларда йөрисеңдер,

Мин һаман сине сөям.

Кисәк кенә җырын туктатты да чебиләп беткән кулы белән күзләрен сыпырып алды. Тире дә сөяк кенә калган кулындагы тимгелләренә кадәр күз алдында шул апаның.

– Әйдә, чәй эчик әле, кабыклы бәрәңге куйган идем, шунда сөйләшербез, – дип, өенә узарга чакырды.

Өй эчендә шулкадәр тәмле бәрәңге исе таралган иде.

– Менә мин бәрәңгене шулай пешерәм. Бәрәңгене югач пычак очы белән тишкәлим, суына әз генә әнис, бер тырнак сарымсак, тоз салам. Шулай пешергәнең бар идеме, ашап карале, ошаса, син дә шулай эшләрсең. «Кем өйрәтте» дип сорасалар, «үзем белдем» диярсең. Миңа Теләчедән бер рус хатыны өйрәткән иде, – дип елмайды. Тәлинкәгә тавык йомыркасы кадәр түгәрәк бәрәңгеләр өеп куйды. Кызыл борчак төшкән чокырына чәй ясады. Касәсендә болай да өелеп торган шикәрләренә тагын бер-икене өстәде. Алдагы көнне генә төчегә пешергән төше белән кыстый-кыстый чәй эчерде. Ә үзе бер тамчы да чәй эчәргә өлгермәде. Өстәл каршындагы стенага кадакланган фоторамканы алып, фотодагы кешеләр турында сөйләде. Фотолар рамга гына сыймаган, зур гәҗиткә дә тезеп ябыштырылган иде. «Социалистик Татарстан» иде бугай ул. Гәҗитнең чит-читләрен чәй кабының елтыр чыштырдавык кәгазе белән матурлап та куйган үзенчә.

– Нәрсә белән ябыштырдың моны? – дип сорыйм, күңеле булсынга.

– Күрше малаеннан келәй алып тордым, и, Азат белән икәү ябыштырдык инде, – ди, «матур» дип мактаганга сөенеп. Шул арада кына гөле төбендәге әтәч «күкәен» дә күрсәтеп ала. «Кокушкинодан 5 тиенлек чеби алып кайткан идем, менә шулар сала шундый йомырка, жәлләмичә ничек ашарга моны, торсын шунда, матур бит», – ди. Сүз арты сүз иярде. Хәлимә апа сөйгән ярын сугышка озатып, капка келәсе шылтыраган саен «кайткандыр» дип йөгереп барып көтә-көтә 80гә җиткәнен сөйләде, елап та алды. Без аерылышканда, көн кичкә авышкан иде. Кыз-әби авыл башына кадәр озата килде. Мин Хәлимә апа язарга рөхсәт биргәнгә сөенәм. Ул хәл белә килгәнгә, янына утырып чәй эчкәнгә куанды. Кабыклы бәрәңге ашаганда гына искә төшә иде, менә Кабан күле буендагы таллар да бу дөньядан китеп барганнарны күңелдә яңартты. Һәр яфрак, җимеш агачының һәр җимеше Аллаһка зикер әйтер, ди бит. Безнең искә алулар да дога булып барып ирешсен бездән дога көткәннәргә.

Күл буена хозурланып, истәлек-хатирәләргә чумып утыра идем, таныш йөзне күреп, сискәнеп киттем. Ничә еллар очратырга теләп тә, күрешә алмаган Шәргыя апа китеп бара! Камал театрына барышымы икән, күңелдәгене әйтергә кирәк, тагын кайчан очратам әле мин аны. Ул түгелдер, дип карыша акыл. «Башлыгыннан чыккан сары бөдрә чәченә, кыска буена кадәр шул, ул булмый кем булсын, бар әйдә, бар», – ди күңелдәге хис. Кызуланып барып җиттем. Шыпырт кына узып киттем дә каршысына килеп бастым.

– Исәнмесез, Шәргыя апа, – дим.

– Женщина, я не слышу, – ди рус апае. Оялдым, кешеләрне бутый башладым ахрысы, дип, үз-үземнән курка куйдым. Гафу үтенеп киттем, ялгышканмын, бер-берсенә бик охшаган кешеләр була бит ул. Шәргыя апа белән без бер авылда күрештек. Шул авылның җирлек башлыгы «бездә Казанда яшәүче бер ханым авыл халкын җыеп Коръән укыта – сиңа язарга бер матур тема» дигәч, ялкынланып бардым язарга. Матур җәйге көн. Клуб каршысына бик зур табын корылган. Мәҗлесне оештыручы ханым белән таныштырдылар. Шәргыя исемле апа булып чыкты ул. Заводта эшләгән, дип хәтердә калган, ялгышмасам. Авыл халкы өчен үткәрелгән шундый күркәм гамәл турында язасы килеп килгәнемне әйттем Шәргыя апага.

– Беркая язу юк, менә, утырып, дога тыңла, корбан ите шулпасыннан авыз ит. Мин сиңа бернәрсә дә сөйләмим, язма да, игелек ашы кеше күрсенгә үткәрелми ул, – диде.

– Сезнең матур үрнәккә ияреп, бәлки, башкалар да үткәрер шулай авыл халкына, әйдәгез, өч җөмлә белән булса да хәбәр итеп бирик, – дим.

– Мин ашны кеше күрсенгә үткәрмим, сеңлем, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен үткәрәм, – дип кырт кисеп, башка сүз әйтмәслек итеп аңлатты да куйды. Минем холкым да шундый, артык әрсез түгел. Әмма бу очракта әрсез кеше дә Шәргыя апаны күндерә алмас иде. Мулла укыганны тыңладым да кайтып киттем. Чәй дә эчмәдем, шулпа да ашамадым. Үпкәләдем, кыскасы. Һәм үземне «булмача»га санадым. Тик, еллар узгач кына, Шәргыя апаны аңладым. Бу ханымның тыйнаклыгы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән эше белән башкаларга мактана белмәве иманының көчендә икәнен аңладым. Әллә нинди зур хәйрия эшләре эшләп тә, үзе генә белеп калган кешеләрне күп очраттым. Алай эшләгәндә чыннан да риядан булмыйдыр ул. Хәзер бит өйдә үткәргән аш мәҗлесен дә социаль челтәрләрдә күрсәтү «мода»да.

Күңелдә шундый истәлекләр өермәсен кузгатты Кабан күле буендагы күренешләр. Һәркайсында гамь, сабырлыкка, матурлыкка чакыручы мәгънә бар кебек.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.