Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Балыгыңны онытып торып, өйлән инде»: балыкчы тарихлары

0 367

Мамадыш районы Бурсет Сөкәче авылыннан Алмаз Садыйков балык тоту белән 5 яшьтән бирле кызыксына. Ул ел әйләнәсе көннәрен балыкта үткәрә икән. «Балык тоту «азарт» кебек. Туктап булмый», – ди ул. 

«Балык турында уйлап, йокыга китә алмыйча интегәм»

Казанда КАИ институтын бетердем. Заводта әйдәп баручы инженер-контруктор булып эшлим. Миңа 29 яшь һәм мин әле өйләнмәгән. Әти-әни орыша инде. Балыгыңны онытып торып, өйлән инде, диләр. Мин социаль челтәрләрдә дә балык турында видеолар карыйм. Хәтта йокларга яткач: «Иртәгә нинди балык тотармын икән?» – дип хыялланып, йокыга китә алмыйча интегәм.

Казанда эшләгәч, атнасына ике генә көн балык тота алам. Шимбә – иртәнге 6дан караңгы төшкәнче, якшәмбе – сәгать 2гә кадәр. Мәсәлән, 14 көн ялым булса, 12сен балыкта инде мин. 

Шәхси тормышың турында уйларга вакытың да калмый түгелме соң?

Кызлар турында уйларга минем вакытым җитәрлек. Казанда иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлим. Калган буш вакыт – үземә. Әле тиң ярымны очратмадым. Ул үзем кебек тыныч һәм түземле булырга тиеш. МИн аны балык тотарга өйрәтәчәкмен. Миңа: «Балык тотуны ташла», –  дияргә тиеш түгел.

«Балыкка барып, шунда ятып йоклаган чаклар да була»

Кайчан һәм ничек балык тоту белән шөгыльләнә башладың?

 Минем авыл елга буенда урнашкан. Карт бабаларым да балык тоту белән шөгыльләнгән. Авылның исеме дә шуннан алынган, Бурсет – елга, ә Сөкә – ул «ловушка». Үземне күпме хәтерләгәндә гел балыкта мин. Якынча 5 яшьтән бирле. Туктап булмый балык тотудан. «Азарт»ның икенче төре дип тә әйтеп буладыр. Бер көн балык эләкмәсә: «Булды! Бүтән бармыйм!» – дим дә, икенче көнгә тагын китәм. Эләгә дә бит әле ул! Аннары, кабат кармагымны алып, өченче көнгә дә китәм.

Балык тоту процессы бик ошый. Урыслар әйтмешли: «Едем не за рыбой, а на рыбалку». Балыкка кайвакыт шул рәхәтлек өчен генә барган бар. Табигатьнең матурлыгына сокланып туеп булмый! Балыкка барып, шунда ятып йоклаган чаклар да булды.

«Экипировка – 31 мең»

Махсус экипировкаң бармы?

Экипировка бар, аның бәясе дә әз түгел (көлә). Үз вакытында 12 меңгә алган идем. Аяк киеме – 2500 сум. Плащ кигән юк, костюм суны үткәрми. Жилет – 1500 сум. Ә баш киеме урынына инде гади башлык. Безнең әле «легендарный ящик» бар. Анда бөтен кирәк-яраклар җыелган. Аның эчендәге әйберләр 15 меңгә генә төшкәндер. 

Балык тоту – ул иң кыйммәт шөгыльләрнең берсе. Бер суалчан – без җәен сатып ала торган «выползок» – 10 сум тора.

«Легендарный ящик» дигәне

Тоткан балыкны каклыйм яки киптерәм. Аннары үзебез ашыйбыз яки дусларга бирәм. Балыкны «сухой посол» белән тозлыйм. Агач мичкәгә балык белән тозны салам. Бер катлам тоз, бер катлам балык һәм шулай чиратлаштырып менәм. Аннары юып элеп куям. Тәмле була. 

Балыкка үзең генә йөрисеңме? 

Балыкка әти, дуслар белән йөрим. Үзең генә булуга караганда, дуслар белән кызыграк.

Балык тотканда спиртлы эчемлекләр эчүгә ничек карыйсың?

Балыкка күпме йөрим, эчкән булмады. Балыкка баргач, балык тотарга кирәк! Балыкка гел әти белән барам бит мин (көлә) һәм машинада руль артында. Кыскасы, «трезвый водитель». Минем кармаклар да күп. Алар гел минем машинада. Бер җирдән икенче җиргә күчереп йөргәнче, үзеңнеке белән барсаң, җайлырак. 

Нинди иң кызыклы вакыйга булганы бар балык тотканда? Бәлки, зур уңышың кире суга сикергәндер?

Ул ычкынган балыкларны исәпли башласаң! Кызык вакыйгалар күп булды. Аларны гел уйлап йөрмәгәч, онытыла бит. Берсендә дуслар белән балык тотарга төнлә белән барган идек. Җылыныр өчен, учак яктык. Кармакларны суга салдык. Көтәбез. Бик озак көттек. Балык эләкми дә эләкми. «Булмый болай», – дидек тә йокларга яттык. 

Иртән белән карасак, кармак юк тегендә! Шактый озак эзләдек. Кармакны олы балык өстерәп алып киткәндер, дип уйладык. Шулай итеп табышсыз да, кармаксыз да кайтып киттек. 

Кич җиткәч, әти белән кабат шул урынга килдек. Күл буенда бер ир балык чыгарып ята. Көтмәгәндә, җебе өзелде моның. Аңлавыбызча, безнең кичә калдырган кармакны балык сөйрәгән дә, шул кармак башка балыкчының кармагына эләккән! Мәзәк булган иде. 

Янына килеп: «Абый, бу – минем кармак», – дигәч, шунда ук бирде. 

Берсендә кыш көне кайтып барам балыктан. Машинаны 5 чакрым ераклыкта калдырган идем. Машина янына килеп җиттем дигәндә генә, кармагым төшеп калганны аңладым. Кире борылырга туры килде. Бәхеткә, каршы таптым, әмма нык ардым. 

«36 градус суыкта да балык тотканым бар»

Кыш көне балык тотасыңмы? Бозны ничек тишәсең? Процессы хакында сөйләп җибәрче.

Кыш көне, әлбәттә, тотам. Гомумән, миңа балыкны кыш көне тотуы күбрәк ошый. Салкын да куркытмый. 36 градус суыкта да балык тотканым бар. Көнгә 10 километрга якын йөрибез. Махсус кием белән алай ук салкын түгел.

Быел боз өстенә чыгып, тотып кердем инде. Боз тишәр өчен махсус шуруповерт алдым. Кул белән тишкечем дә бар, әмма, боз калынайгач, аның белән уңайсыз. Күп тишәргә дә туры килә. Көнгә 60 тишек тишкән вакытлар да булды.

Бозга мин беренче кермим. Кеше кергән җиргә генә керергә тырышам. Яки махсус «пешня» дигән әйбер белән барып карыйм башта. Аннары бурны сүтеп, кулга тотып барам. Төшеп китә калсам инде. Кыш көне үзегезгә генә йөрергә киңәш итмим. Берәр иптәш кирәк. 

Бозны 130 ммлы борау белән тишәм. Кармакны ледянкага яки боз тишә торган борауга терәп куям.

Бер дә балык тотмыйча кайткан көннәр бар. Кайбер вакытта тоткан балыкны да кире җибәрәм әле. Балыкчыларга киңәш бирәсем килә: вак балыкларны җибәрегез, чөнки балык бик аз калып бара.

Узган атнада беренче бозда тоткан «шытыр» балыгы

«6 килограммлы чуртан тоттым»

Тәтеш районы Алабирде авылыннан Нәҗип Зәйнуллин буш вакытын балыкта үткәрергә ярата. Әмма кыш көннәрендә йөрергә тырышмый икән. «Бик нык салкын, күзгә балык күренми», – ди ул. 

Олы балык тоткач гаҗәпләнәсең инде ул. 2 дә, 4 тә, 5 килограммлы балыклар да тотканым булды. Былтыр 6 килограммлы чуртан тоттым.

Мин фәкать кармак белән генә тотам. Җимлек итеп суалчан һәм кукурузны кулланам.

Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк: балык елгаларда сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Моны сәбәбе – кырларны агулау. Элек елгада балык бик күп була иде, ә хәзер...Экологиягә килгәндә, тәртип юк. 

Алып кайткан балыкны хатын чистарта, пешерә. Ир-атның эше табышны тоткач тәмамлана инде, – дип сөйләде ул.

Нәҗип абыйның кызы Ильнара әтисе белән балыкка йөрү вакытын иң кызыклы вакытлар дип саный. 

Бер вакытны Үләмәгә карплар тотарга барган идек. 3-4 кармакны сакларга кушты. Карыйм, берьюлы икесе дә «шалтырый» башлады. Моны күреп алып, кармакны тарттым. Кармак су астындагы агачка эләгеп калды да, әтигә кычкырдым: «Әти-и! Чишен дә чум! Тизрәк!» Ул тиз генә суга сикерде дә, балыкны кармактан ычкындырып, кулында кысып тотты. Ә кармак үзенең аягына эләгеп калды. Корыга шулай сөйрәп менгезде. Шул рәвешле «балыкны коткардык».

Әти күрмәгәндә балык чирткән вакытлар күп булды. Инде ничә тапкыр кармакны җилкәмә асып, тауга таба чапканым булды. Башкача сөйрәп булмый! Көч җитми иде, –  ди кызы Ильнара.

  • Үләмә – Татарстандагы елга, Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Нәҗип абый 6 килограммлы чуртан балыгы белән

Фото: © Ильнара Зәйнуллинаның шәхси архивыннан алынды

«Интертат» балыкчы хатыннары белән сөйләште һәм ирләренең шөгыленә карата фикерләрен белде:

Айсылу, Мамадыш:

Иремнең «балыкка киттем» дигән хәбәрен бик авыр кабул итәм. Күз алдында шунда ук үземнең төнгә кадәр балык чистартып торганым килеп баса. Без ул темага гел талашабыз. «Барма!» – дип карыйм. Соңгы арада бөтенләй, әйткән сүзләрне ишетмәмешкә салышып, тыныч кына чыгып китә. Алып кайткан балыгын үзе чистартса, аның бу шөгыленә бер сүзем дә булмас иде. Миңа киртәгә чыгып, терлек астын көрәве күпкә кулайрак. Ул «хуш исле» балыкны чистартканчы. 

Гүзәл, Казан:

Балык тотуның нәрсәсен күрәләрдер. Тынычлык эзләп чыгып китәләрме алар? Гомеремдә бер тапкыр җәй көне барып кайткан идем аның белән. Барганыма үкендем. Ничек шулай бакалар тавышы, бөҗәкләр, чикерткәләр чыгарган авазларны тыңлап басып тора ул? Балык эләккәнен көтәргә түземлегем җитми. «Кайтыйк, кайтыйк», – дип, ялындым. «Бар, кайтып кит!» – дип акырды. Шуннан соң хәтерем калды. Иң мөһиме, аның психын балыкны көтү түгел, ә мин чыгарам икән, имеш. 

Ләйсән, Питрәч:

Ирем балыкчы иде. 5 ел элек аерылыштык. Әлбәттә, балык өчен генә түгел инде ул. Әмма ул минем көнче булуымны күтәрә алмады. Атнасына 3 мәртәбә кармагын тота да, «балыкка» дип чыгып китә. Күп очракта буш кул белән кайта. Мин әйтәм: «Кая соң балыгың?» Мин әле дә шикләнәм әле ул вакытлардан. Балык тотканмы ул анда, яки башка нәрсәме…

Фәнзилә, Кукмара:

Балыкка ирем белән икәү йөрибез. Күпме акча түккәнбездер инде… Башта ул «өйрәтәм» дигәндә, мин каршы идем. Аннары беренче балыгымны тартып чыгаргач, кызыксыну уянды. Ул мескен балыкны сөйрәп чыгардым да, кармагымны каушавымнан әйләндерә башладым. Табышым кармагы белән агачка эләгеп калды. Ирем егыла-егыла көлә, мин нишләргә белмим тегендә. Русча әйткәндә, истерика! Ул вакыйганы бөтен кешегә сөйләп чыктым бугай инде. 

Алсу, Казан:

Ирем белән балык тотканда таныштык. Мине яшүсмер вакытта әти балыкка алып бара иде. Шул күл буенда егетләр дә балык тотып басып тордылар. Алар безнең янга килеп, әтинең кулын кысты. Шунда мине күреп алган бу. 

Яшь чакта безне «балыкчылар гаиләсе» дип атап була иде. Соңгы арада ирем үзем генә бара. Мәшәкать күп бит. Чыгып киткәндә: «Киттем. Тынычланып керәм», – дип әйтә. Хатын-кызлар өйдә дә йога белән шөгыльләнә ала. Ә ирләргә нишләргә кирәк? Алдан телевизор карап булса да вакытын уздыра иде. Андагы хәбәрләрне тыңлап, тынычланырсың, ди, хәзер.

Фото: © https://ru.freepik.com





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.