Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Укытучы үзенең яралы булуын балаларга сиздермәгән»: Ижау мәктәбенең өч укытучысы вафат

0 74

Атыш нәтиҗәсендә математика укытучысы Наталья Ведерникова (49 яшь), инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных (57 яшь), рәсем укытучысы Светлана Суханованың (53 яшь) гомере өзелә.

Наталья Ведерникованың укытучылык тәҗрибәсе 25 елдан артык булган. Ул 88нче мәктәп ачылган вакыттан ук эшләгән. Светлана Суханова үз һөнәрендә инде 27 ел эшләгән. Инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных һөҗүм итүче белән күзгә-күз очраша...

Атыш оештыручы Артем Казанцев 1995 елда 88нче мәктәпкә укырга кергәндә, математика һәм рәсем укытучылары ул мәктәптә эшләгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, атыш оештыручы Артем Казанцев мәктәп каршында гына яшәгән. Мәктәпкә кадәр өч минутлык юл үтәсе булган. Алдан билгеләп кителгәнчә, ул үзе дә 88 нче мәктәпне тәмамлаган. Кайчандыр ул бу юлны көн саен узгандыр. Сыйныфташлары аның турында истәлекләр белән уртаклашкан. Берсе дә начар яктан искә алмаган. Күршеләре дә бу атышны дивар артында яшәүче ир-ат оештыруга башта ышанмаган. «Исәнләшмичә узмый иде, һәрвакыт кара битлектән йөрде», – дип сөйләгән күршесе «Комсомольская правда» басмасына. Аны «яхшы гаиләдән» дип бәяләгәннәр.

«Укытучы үзенең яралы булуын балаларга сиздермәгән»

Социаль челтәрләрдә ата-аналар балаларының гомерен саклап калган укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтә. Күбесе тиз арада ишекләрне бикләп куярга өлгергән, балаларны да тынычландырганнар.

Анна Рябчикованың баласы 4нче сыйныфта укый. «Бала янында бу темага сөйләшә алмыйм», – дип, ул хис-кичерешләрен язып җибәрде.

Беләсезме, мин күз алдына да китерә алмыйм: ничек бу кайгы белән яшәрбез. Балалар үзләренең сыйныфташларын, укытучыларын ничек атып үтергәнне күргән бит. Минем баланың исән калуы – могҗиза. Боларның барысын да күргәндә баламның күңелендә ниләр булгандыр, миңа ул сөйләгәннәрне тыңлавы бик авыр булды. Ул нарасыйлар сугышны узды!

Информатика укытучысы алдында баш иябез, ул тиз арада ишекләрне ябып куйган. 10нчы сыйныфта укыган егеткә бик зур рәхмәт. Ул, күкрәге яраланган килеш, башкаларга хәбәр итәргә өлгергән. Балалар аңламагандыр, әмма ул – чын герой. Аңа дусты ярдәм иткән, күтәреп барган.

Безнең сыйныф җитәкчесе – Марина Николаевна Рылова алдында баш иябез. Ул, геройларча, безнең сыйныф балаларын саклап калган. Балаларның күбесе укытучыларының яралы булуын сизмәгән дә, ул күрсәтмәгән, балаларны тынычландырган. Ул яраланган, аның сәламәтлеге өчен борчылып торабыз. Яраланган балаларга да исәнлек теләп дога кылабыз. Вафат булганнарның җаны тыныч булсын, дип теләп торабыз... Кайгыларын уртаклашам... Тик бер сорау: ничек яшәргә? Боларны оныту мөмкин түгел. Балалар үлем һәм кан күрде. Без бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз, – ди әни кеше.

«Һөҗүм итүче балам утырган сыйныф бүлмәсе ишегенә ата»

Тагын бер әни баласының исән калуы өчен укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тәнзилә Әхмәтҗанованың улы 9нчы сыйныфта укый. Аларда тарих дәресе булган. Һөҗүм итүче бүлмәнең ябык ишегенә атып киткән.

Укытучыларга булган рәхмәтләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Аларның батырлыгы өчен алларына килеп тезләнергә кирәк. Балаларга нәрсә күрергә туры килде... Ә һәлак булган балаларның әти-әниләре...

Минем балам 9нчы сыйныфта укый. Ул тарих дәресендә булган. Аткан тавышлар ишетелгән. Укытучылары коридорга чыккан һәм, кире кереп, ишекне ачкыч белән бикләгән. Балаларның барысын да артка утырткан. Берничә минуттан һөҗүм итүче бүлмә ишегенә ата. Аннан соң икенче бүлмәгә китә. Анда 9нчы сыйныфта инглиз теле дәресе була. Анда укытучыны, өч баланы атып үтерә, берничә баланы яралый, шунда ук үзен дә атып үтерә.

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәре

Ул арада мин улым белән язышып тордым. «Без бикләнеп утырабыз, полиция килгәнен көтәбез», – дип язды. Мин шок хәлендә идем. Баламны күргәч бераз тынычландым, әмма бу хәлләрнең безнең мәктәптә булуына ышана алмадым. Әле дә ышанып булмый. Бала да бу хәлләрнең чынлыкта булуын әле дә аңламый, – дип сөйләде Миләүшә ханым.

Мәктәп янындагы мемориалга төне буе халык агылган. Бик күп шәһәрләрдә кайгы уртаклашу мемориаллары барлыкка килде. Казанның Ленин бакчасындагы мемориалга да чәчәкләр җыелды.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бүген беренче мәетне җирләдек»

Бүген Удмуртия республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин атышта һәлак булган мәктәп хезмәткәрен соңгы юлга озату мәрасимендә булган.

Бүген беренче мәетне җирләдек. Башка милләтләр әле берничә көн тота, безнең тәртип алай түгел бит инде, беләбез. Бу хатын-кыз безнең якын кешебезнең туганы да булып чыкты. Ул мәктәптә кем булып эшләгәнен белмим, укытучы булмаган. Сакчы булып эшләгән ир-атны бүген моргтан алдык, иртәгә җирлибез. Татар балалары буенча безгә хәбәр килмәде әле, исемлектә татар исемнәре очрый…» – дип сөйләде ул. 

Фаиз хәзрәт мондый хәлләрнең килеп чыгуының сәбәпләрен аңлатырга тырышты. Беренче урынга ул «тәрбия» төшенчәсен чыгарды. 

Җәмгыятьтә кешелеклелек, инсанлык булырга тиеш, моннан башка җәмгыятьне күтәреп булмый. Ул мескен кеше юктан гына бу фикергә килмәгән. Әйе, «мескен» дип атыйм – ул акыл ягыннан зәгыйфь булган. Җәмгыятьтә бер-береңне ярату, хөрмәт итү, яхшылык эшләү булырга тиеш. Усаллык, мыскыл итү, кешене күралмау үрнәк булса, начар җимешләрен татырга туры килер.

Нинди диндә булуга карамастан, инсанлык булырга тиеш. Күп кешене үтергән җинаятьчеләрнең күбесе бәләкәй чагында кыерсытылган була. Бала күзлек кисә, «очкарик» дип үртиләр, башка үзенчәлекләре булса, шулай ук рәнҗетү була. Урамда уйнаган балаларны тыңлап карасак, анда усаллык бик күп. Яшүсмерләр үзара бик усал сөйләшә. Кайдан килә ул усаллык?! 

Кешене хөрмәт итәргә өйрәтә торган бер идеология булырга тиеш. Дин, психология ашамы яки башкача. Идеология булдырмыйча, ярату, яхшылык эшләү, ярдәм итүне тәрбия кылмыйча, алга бара алмыйбыз. 

Икенчедән, Аллаһы Тәгаләгә буйсыну. Шизофрения белән чирләгән кешеләр мөселманнар арасында да аз түгел, әмма алар чикне тоя. «Тавышлар ишетелә башлады, тизрәк хастаханәгә барырга кирәк», –  дип фикер йөртә. Аллаһы Тәгаләгә ышанган очракта, андый хәл килеп чыгу мөмкинлеге мең мәртәбә кимрәк булыр иде. Бүген христиан дине вәкилләре белән дә сөйләштек – бер үк сүзне сөйләдек.  

Өченчедән, системалы куркынычсызлык булырга тиеш. Хәзер система гаепле кешене эзләячәк. Гаеплене табарлар, әмма бу – проблеманы чишми, ул бик тирән. Бу хәлләр кабатланып тора бит. «Системная безопасность» булырга тиеш. Әмма тәрбия һәм дин булмыйча, соңгысы гына коткармый, – дип сөйләде хәзрәт. 

«Балалар өйдән чыгарга курка»

Мөфти балаларын югалткан ата-аналарга дөрес сүзләр белән ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. 

Әлбәттә, «сабыр итәргә кирәк», «әҗәл вакыты җиткән» дип әйтә алабыз, әмма бу сүзләр әти-әни йөрәгенә керми. Пәйгамбәребез балаларын югалткач та күз яше чыга. Ни өчен елыйсың, дип сораганнар. «Аллаһы Тәгалә биргәнгә мин разый, әмма яшьләрне туктатып булмый», – дигән ул. Ата-аналарга йомшак сүз әйтергә кирәк, әмма ул ихлас, ярдәм итәрлек булсын, елап килеп жәлләү булмасын. Елап килү йөрәккә авырлык кына китерә. Дөрес сүзләрне табарга кирәк. 

Бу безнең өчен зур кайгы булды. Вафат булучылар саны 17гә җитте бит инде, әле авыр хәлдәге кешеләр бар… «Балалар өйдән чыгарга курка», – ди ата-аналар. Бүген күп мәктәпләрдә укулар булмады, – ди хәзрәт.

Бүген яраланган кешеләрнең бер өлеше Удмуртия хастаханәсеннән махсус борт белән Мәскәүгә озатылды. 

Һәлак булганнарның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.