Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Балачак хатирәсе: «Әниемне аждаһага тиңлим»

0 63

Миңа 19 яшь һәм миңа психолог кирәк. Миңа калса, әгәр мин үземнең балачак яраларымны дәваламасам, алга таба кешечә тормыш итә алмаячакмын. Алдан ук әйтәм: мин әти-әнием белән аралашмыйм, һәм алар белән минем берничек тә контактка керәсем килми. Мине хәзер бары тик психик сәламәтлегем генә борчый.

Әниләрне, дөньяда иң изге кешеләр, диләр. Аларга матур җырлар, шигырьләр багышлыйлар, бәйрәмнәрдә зурлап котлыйлар, аларны хөрмәтләргә өйрәтәләр. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә хезмәт дәресе вакытында аларга дип чәчәкле открыткалар ясаталар. Һәм кем шул эшне чын күңеленнән теләп башкара – шул бәхетле кеше. Әмма мин, аяк тыпырдатып, бөтен дөньяга «әниләрнең дә төрлесе була» дип әйтергә әзер.

«Әни мине кычыткан белән кыйнады»

Минемчә, балаларны бары тик психик яктан сәламәт кешеләргә генә табарга мөмкин. Әгәр баламның минеке кебек әнисе булса, үскәч, ул гомере буе психиатр, психологларга мохтаҗ булачак.  Мин буш урында тавыш куптара алам, савыт-сабаны ватам, әйләнә-тирәдәгеләргә үземне кызу канлы кеше буларак күрсәтәм. Ул үзеннән-үзе шулай була, һәм бу мине куркыта. Бу – я генетик яктан күчкән чир, я тәрбия нәтиҗәсе.

Моңа әниемнең минем белән һәрчак үзен төрлечә тотуы сәбәпчедер. Бер көне ул миңа бөтен дөньяны бүләк итәргә, теләсә нинди уенчык сатып алырга, иң тәмле ризык белән сыйларга әзер иде, ә икенче көне, аның фикере белән килешмәгәнгә күрә, битемә суга ала иде.

11 яшемдә әни мине кычыткан белән кыйнады. Башта миңа кунакка килгән дусларымны кайтарып җибәрә дә, кәефе начар булса, йөземә, тәнемә, кулларыма һәм аякларыма кычыткан белән кизәнә иде. Шуннан соң минем бөтен гәүдәм кычыткан чаккан эзләр белән каплана идем. Төннәр буе кашынып чыкканым кичәге кебек истә. 

«Мичкәгә кара ипи кисәген манып, аны көне буе ашый идем»

Ул вакыт-вакыт, аш ашаудан баш тарткан өчен, миңа ачлык көннәре оештыра иде. Мин су белән тутырылган мичкәгә кара ипи кисәген манып, шуны көне буе ашый идем. Аннан соң эч йомшарулары турында сөйләп тә тормыйм!

«Әни» сүзе миндә «аждаһа» белән ассоциацияләнә. Чөнки ул – шактый кызу канлы. Ул еш кына, кызып китеп, нәрсәдер эшли, ә вакыт узгач, күз яшьләре белән миннән гафу сорый.

Әни мәктәп җыештыручысы булып эшли, ә әти гел командировкаларга йөри. Әни әтине бик каты көнләгәнгә күрә, бөтен җыелган ачуын миңа чыгара. Бәлки, мин әти кызы булганга шулай каты эләккәндер. Җитмәсә, йөзгә дә аңа охшаганмын.

Августның бер кичендә (миңа яшь 14 булганда) мин бер табак карлыган чистартып утыра идем. Әни минем эшләгәнемне өстән торып күзәтә башлады. Ял итәргә вакыт-вакыт туктап алганга, ачуы килде. Берзаман ул кулымнан эләктереп алды да мине як-якка селки башлады. Мин кычкырып карадым. Бәхеткә, бу мизгелдә әти эштән кайтып килә иде. «Нишләтәсең баланы?!» – диде ул, кашын җыерып. Әни сискәнеп китеп катып калды да акрын гына минем кулымны ычкындырды. Аннары, бер сүз эндәшмичә, өстәл янына китте. Мин әтинең кочагына сыендым. Әмма өйдәге хәлләрне сөйләргә батырчылык итмәдем. Ул барыбер ялларга озакка кайтмаганын аңлый идем. Ә мине әни белән икәүдән-икәү генә каласы көннәр көтә...

Әти өйдә бик сирәк булса да, мин аның кайтуын бик зарыгып көттем. Ул булганда, әни үзен бик тыныч тотты һәм минем белән яхшы аралашты. 

«Торба буена килеп төшеп, башымны бәрдем»

Икенче атнада әти янә эшкә китте. Йортта тагын шундый ук атмосфера хөкем сөрә иде.

14 яшьтә әниемнең авыр сүзләренә каршы җавап кайтара идем инде. Яшүсмерләр дәшми каламыни?

Бер көнне мин плитә янында коймак пешереп тора идем. Табадагы коймакны тимер кашык белән алганга, әнинең «түбәсе китте» булса кирәк. «Сиңа күпме әйтергә була? Агач кашыктан файдалан, тырнала бит таба! Мондый элементар әйберне буш чүлмәк башың кайчан истә калдырыр инде!» – дип, мине бар көченә этеп җибәрде. Мин торба буена килеп төшеп, башымны бәрдем. Шул мизгелдә күзаллары караңгыланды. Башым тишелмәсә дә, нык әйләнде. Иң сәере: ул шунда ук кылган эшенә үкенде. Мин егылуга, яныма чабып килде. «Кызым, кичер мине», – дип ялынды. Бер карашка, ул чыннан да үкенә сыман иде. Мине күтәреп караватка салды, салкын су бирде, маңгаема салкын чүпрәк куйды.

Ул чакта минем белән бернинди дә куркыныч нәрсә булмады, тик әниемнең шәхесе икеләнүе (раздвоение личности)  куркытты. Ул хәмер эчми, тәмәке тартмый, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Әмма миңа мондый мөнәсәбәте нәрсә белән бәйле булганы миңа билгеле түгел. 

Әти-әнинең тәрбиясе баланың шәхес буларак формалашуында әһәмиятле роль уйный. Миңа кайбер балалар өчен бик куркыныч. Ә бит андый гаиләләр байтак, иманым камил. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.