Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ике хатын бергә килсә... (Кәрим Кара)

0 163

Шәхси хуҗалыгында шактый терлек асраган Шәрифулла берничә гектар чөгендер утыртты. Алыр вакыт җиткәч, комбайн-фәлән юллап тормады - барыбер малларга ашатасы ич. Тракторына куелган җайланма белән алды да уңышны фермасы кырыена тау итеп өеп куйды. Шул чөгендерләрнең сабакларын кисеп, ышык урынга урнаштырыр өчен ике хатынны яллады. Бүгенге авылда кемнеңдер эшен эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Кайчандыр өмәләр ясап зур эшләр майтарырга булса, хәзер туры караган өчен дә акча сорыйлар. Җитеш тормышта яши авыл халкы, кемгәдер бил бөгәргә аның теләге юк. Әмма эштән курыкмаган, вакыт булганда бераз акча кертергә ризалашканнарны табарга була әле. Бөтенләй кыргыйланып, һәрберсе үзенең йортына бикләнеп бетмәгән әле.

Югары очтагы Наҗия белән Түбән очтагы Бибигайшә иде чакырылганнар. Икесе дә гомерләрен эштә үткәргәннәр, итәк тутырып бала үстергәннәр, аякка бастырганнар, икесе дә ир нужасын татыган, икесе дә чая хатыннар.

Чөгендер кисүнең әллә ни катлаулыгы юк аның. Өелгән бурт янына берәр түмгәк тартасың да, бияләйләр киеп, кулыңа саллы пычак аласың. Шалт-сабагын кистең, ялт-пычрагын кырдың, һоп - очырасың яңа күбәгә!

Чакырылган хатыннар, бер авылда яшәсәләр дә, сирәк очрашалар иде. Наҗия гомер буе сыер җиленен тартты, Бибигайшә төрле эшләрдә йөрде. Сабантуй-фәләндә, я башка бәйрәмдә йөзгә-йөз килгәндә хәл-әхвәл сорашалар иде, кибет тирәсендә еш кына озаклап сөйләшеп торганнары булгалады. Ә тегеләй бер-берсе турында якын ахирәтләренең сөйләүләре буенча беләләр иде.

Хатыннар, вакытында килеп, янәшә урнаштылар да кызу-кызу эшкә тотындылар. Килгәч-килгәч эш күрсәтергә кирәк бит инде, ничу юкка вакыт уздырырга. Бераздан Шәрифулла сугылып китте, хәл белеште, бер-ике җылы сүз әйткән булды. Аннан соң кояштай балкып хуҗабикә Нурия чыгып урады. Озакламый коймак коеп боларны чәйгә эндәшергә вәгъдә бирде.

Көн матур иде, эш ырамлы (җитез) барды. Сөйләшми генә утырып булмый бит инде. Башта нинидидер уртак темаларны телгә алдылар. Кыйммәтчелектән зарландылар, теге Әмриктәге президентны дөнья болгатканы өчен тиргәп алдылар, Шәрифулланың шомалыгына исләре китте...

Кәгазь калынлыгы гына коймакларын каз мае белән майлап, өстен каплап куйды да Нурия, эшчеләрен чәйгә эндәшергә уйлады. Ишек ачылганчы ук ниндидер шомлы тавышлар колагына салынып калды аның. Урап абзар артындагы чөгендер тавына чыкса, күз аллары томаланып китте. Ике хатын кара-каршы басканнар да озын пычакларын уңга-сулга айкыйлар, бер-берсенең өстенә менеп баралар.

Синең дә маҗараларыңны беләбез. Хәзер онытылгандыр шуклыкларың дип уйлыйсыңмы? Ә теге мич чыгаручы урыс егете белән һинд киносыннан соң кая киттегез, кая киттегез? Я, дөресен генә әйт әле миңа. Сөйләшеп торган була, хәшәп. Кеше алдында авыз ачарлыгың бармы синең ... - дип Наҗия пычагын Бибигайшәнең танавы тирәсендә уйнатты.

И-и-и, карале моңа, орчык муен, җиз алка! Син миңа каршы тавышыңны күтәрмә, яме? Башта балаларыңны тәртипкә утырт. Әнә Салихың анда урам буйлап соранып эчеп йөри, адәм ыстырамы. Кызың кияү табалмый саргая, йөзенә карарлык түгел. Ә миңа кайчандыр караганнар икән, көнләшәсеңме?.. - дип мул күкрәкләрен киереп һөҗүмгә күчте Бибигайшә. Наҗия ирексездән бераз чигенергә мәҗбүр булды. Әмма сүздә түгел! Моңа кадәр аның алдына чыккан кеше булмады. Моннан соң да чыгармас, Алла боерса...

Син мине үзеңә тиңләмә, мин - намуслы хатын. Кемнәр беләндер себерелеп йөргәнем булмады. Кызым да синең юлдан китмәс. Һәркем үзенә язганына юлыга... - дип ерактан уратып башлаган иде Наҗия, аның сүзләрен Бибигайшәнең көчле тавышы күмеп китте.

Намуслымын дигән буламы, җирбит... Калхузның ничә бозавын урлап абзарыңа кайтарып яптың? Ирең - авылның беренче буры. Сездәмени инде ул намус дигән нәрсә ...

Нурия очып килеп боларның арасына керде. Юхалап-юмалап ничек тә тынычландырды хатыннарны. Күгәрчендәй гөрләп, үзенекен сөйләгән булып, үзе артыннан әйдәде тегеләрне. Кайнар чәй, тәмле коймаклар бераз җебеттеләр хатыннарны. Кирпечтәй кызарып чыккан йөзләрен кулъяулыклары белән сөрткәләп, бер-берсенә сүз дә куша башладылар. Нурия, тәмам тынычланып, хатыннарны абзар артына кадәр озатып куйды. Бераз кушылып сөйләшеп тә торды әле. Җайга салынганнарына инанып, кире өенә кереп китте. Каравыллап эшләтеп булмый бит инде кешеләрне.

Никтер күңеле кузгалып, Нурия тагын чыгып урыйсы итте хатыннар янына. Сизгән икән шул йөрәге. Тегеләр отыры тавышланып, бер-берсенең фалнамәләрен ачалар иде. Тавышлары бар авыл өстенә яңгырап тора. Нурияне күреп алып, Бибигайшә кулындагы пычагын утырган бүкәненә очырды. Соңыннан бүкәнгә кадалган пычакны Шәрифулла көч-хәл белән тартып ала алды.

Бу адәм актыгы янында бер минут басып торырга теләмим. Алдан алып ашамаган әле Шәрифулладан. Кадалып китсен чөгендере... Ә син, чучка борын, башка очрама минем юлымда. Гарип ясыйм мин сине, - дип җилләнеп кайтып китте Бибигайшә.

Ә Наҗия һаман бирешмәде:

Һай-һай-һай, кайдан килгән бу шәплекәй? Син ишеләрне генә күргән. Туры әйткән ярамадымыни? Шулай була ул кыек юлда йөрсәң. Кешеләр белми минем гөнаһларымны дип йөргәнсеңдер дә. Барысы билгеле безгә, барысын беләбез... - дип такмаклап калды.

Боларның ямьсезләнүләренә йөрәге әрнеде дә соң Нуриянең.

Ни сәбәптән эләгешеп киттегез соң? - дип сорашты ул Наҗиядән.

Сәбәбе ни... ну башта... нәрсә диде соң әле, мур кыргыры... ул башлады инде... ул әйтте, мин җавап кына биреп тордым... - дип һич тә исенә төшерә алмады Наҗия.

Берничә көннән Бибигайшәне аулакта туры китереп, шул ук сорауны аңа да бирде Нурия. Озак уйлап торды теге. Соңыннан яңгыратып, башын артка ташлап көлеп җибәрде.

Этем белсенме инде ул ызгышның нидән чыкканын? Ну үзәгенә үтәрлек итеп әйттем инде мин аңа. Гомер онытмас... - дип сүзне бөтенләй икенче тарафка борды Бибигайшә.

Зык (тәмам) талашкан ике хатынның берсе дә ник сүзгә килгәннәрен белмиләр иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.