Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Мөмкинлек булганда үрчергә кирәк»: Ренат Ибраһимовның интервьюларына күзәтү

0 107

Гаиләсе турында

Без Альбина (икенче хатыны) белән танышканда ул әле мәктәп укучысы идек, без Казанда бер йортта яшәдек. Альбина минем күршем идем. Ул миннән 16 яшькә яшьрәк. Аңа 18 тулгач, мине аның янына яшәргә киттем. Күпмедер вакыт без аның әти-әнисе белән бергә яшәдек. Безнең улыбыз, кызыбыз бар. Аңа 20 тулгач, без өйләнештек. Без бергә 25 ел булдык.

Мин беренче гаиләмдә 14 ел яшәп, ике кыз калдырып китеп бардым. Альбина яртылаш (әтисе) татар, яртылаш рус. Татарча белми, мөселманлыкны кабул итмәде. Мин дә озак еллар атеист булдым, иманнан ерак идем. Соңгы 16 елда дингә ышануга килдем, аеруча соңгы 6 елда. Мин елга ике тапкыр ураза тотам, кайда булуыма карамастан, көн саен биш тапкыр намаз укыйм. Быел җәй яшь хатыным Светлана белән Мәккәга Хаҗга бардым, быел 3 мартта Мәскәү мәчетендә никахлаштык. Баш имам никах таныклыгы бирде. Шуннан бирле без шәригать буенча ир белән хатын саналабыз.

Мин гаиләмдә гауга булуын теләмәгән идем. Бу адымга барыр алдыннан хатыным Альбинага өлкән хатын булырга тәкъдим иттем, Света яшь хатын булыр иде, без бер түбә астында яки янәшә яшәр идек, әмма Альбина катгый рәвештә моннан баш тартты. Гәрчә мин аларның барысын, балаларны да исәпкә алып, матди тәэмин итәр идем һәм ирлек бурычымны да үтәр идем. Минем динем моны эшләргә мөмкинлек бирә. Һәм иң мөһиме: мин тагын да балаларым булуын телим, ә Альбина моны теләми. Ул улымны да, кызымны да миңа каршы котыртты, һәм, кызганыч, балаларым хәзер минем белән аралашмый. Барыннан да бигрәк мин Солтан өчен борчылам, аның күчеш чоры башланды, аңа 12 яшь, ул җиденче класска күчте. Айя быел мәдәният университетын тәмамлады. Мин аларга Мәскәүдә 3 бүлмәле, Казанда 2 бүлмәле фатирны һәм Солтанны инглиз мәктәбенә Альбина йөртә алсын өчен машинамны калдырды. ҺӘм ай саен аларны үстерү өчен 120 мең сум акча түләп барам.

Ренат Ибраһимов икенче хатыны Альбина белән

Альбина белән никах контракты юк иде. Мин  аерылышу һәм милек бүлү турында суд утырышын көтәм, без Кипрдагы йортны һәм Валуеводагы йортны сатарга һәм акчаны бүләргә булдык. Балаларны мин калдырмыйм, Коръән буенча кыз кияүгә чыкканчы мин аларны тәрбияләргә тиеш. Беренче никахтан кызларга – Вера белән Надяга мин фатирлар сатып алдым, алар Мәскәүдә яши. Алар институт бетерде, эшлиләр. Олы кызым октябрьдә малай туа, ул французга кияүгә чыгарга җыена, мин озакламый бабай булачакмын. Надя Света белән баштан ук яхшы мөгамәләдә булды, ул бездә еш кына кунакта була. Вера Света белән башта яхшы мөнәсәбәттә иде, хәзер аралары начаррак, күрәсең, миңа, әти кеше буларак, көнләшү барлыкка килгәндер.

Света белән мине дустым Халик таныштырды. Ул өйләнгән, ике зур баласы бар. Бу 2 ел элек иде. Света ул вакытта «Китайский квартал» ресторанында официантка булып эшли, көндез Мәскәү психологик-педагогик институтта чит телләр факультетында укый иде. Ул мәктәпне алтын медальгә бетергән, Казаннан 400 км ераклыктагы Урыссуда яшәгән. Бер генә имтихан биреп, бушлай укыган. Әмма бер ел укып, моның күңелсез икәнен аңлаган һәм ташлаган. Аннары бер елдан икътисад бүлегендә укый башлаган.

Светлананы беренче күрүгә үк ул миңа ошады, мин аның телефон номерын алдм һәм Кипрдан кайтканнан соң шалтыраттм. Кипрда безнең диңгез буендагы йортыбыз бар, ул Валуеводагы йортка караганда алданрак ук бар иде. Светага Мәскәүдә яшәр өчен үзе эшләгәне, иптәш кызы һәм туган абыйсы белән белән 2 бүлмәле фатир өчен үзе түли алганы игътибарга лаек. Мин Светага минем «Җыр театры» офисына килергә һәм минем булышчым, секретарем булырга тәкъдим иттем. Ул бу вазифада ел ярым эшләде. Бу вакыт эчендә мин аңа кеше буларак карап йөрдем, ул миңа көннән көн катырак ошый барды, әмма безнең бернинди мөнәсәбәтләр дә булмады. Ул катгый тәртипләр белән үскән, ул үзе дә, аның әнисе Әкълимә (Адәмнең беренче кызын шулай атаганнар) диндә. Һәм без Мәскәү мәчетендә баш имамда никахлашканчы якын булмадык. Хәзер без Коръән буенча Аллаһ каршында ир белән хатын.

Мин Света белән Мальоркага туй сәяхәтенә барыр алдыннан бүләк алдым – балдак, алка һәм мәрҗәнле муенса.

Мәхәббәт – тормышның бөтен максаты, кеше бит мәхәббәт өчен туган. Ә гаилә бәхете – хатын-кыз өчен иң мөһиме. Света миннән тормыш тәҗрибәсе ала,ә мин аннан – яшьлекне. Света минем өченче һәм иң бәхетле никахым булыр дип өметләнәм.

Ренат Ибраһимов өченче хатыны Света һәм балалары белән

femmina.ru сайтына интервьюдан, 2008 ел.

«Беренче хатыным Тамара 60 яшендә үлде. Икенчесе Альбинаны мин 10 ел күрмәдем. Әмма без хәзер ызгышмыйбыз инде. Балалар белән дә аралашам. Әмма өлкән кызым белән күптән күрешкән юк. Альбинадан кызым Айяга 33 яшь, аның баласы туды. Ул әнисе һәм ире белән Кипрда яши. Солтанга 21 яшь, ул минем белән, Астанада халыкара университет бетерде»

«Московский комсомолец» газетасыннан, 2018 ел.

«Бөтен диннәрне өйрәнеп, мин иң гаделе ислам дигән нәтиҗәгә килдем. Гәрчә үзем православ идем. Әмма аның тамырлары Идел буе болгарларыннан килә, алар хәзер татар дип атала, шуңа күрә бу бу кан тартуы булгандыр. Этник яктан мин мөселман гаиләсеннән, әни татар, әтидә татар каныннан тыш башкорт каны да бар. Әни диндә иде, әти – коммунист. Ул беркайчан да Коръәнчә яшәмәде, эчкәли иде, сугыштан кайткач, бөтенләй мавыкты. Авыр тормыш иде. Мин дә бөтен гомерем буе атеист: башта комсомол, аннары партиягә кандидат. Дөрес, партиягә кермәдем, кандидат билетын югалттым. Тормыш кайнап торды, концерт тормышы. Мине унынчы класстан студент кичәләрендә чыгыш ясарга чакыралар иде. Һәм мин 16 яшемдә җырлый, бии һәм кызларны чакыра идем. Аннары опера театрында эшләдем, эстрадады – юл йөрүләр, очрашулар, җанатар кызлар... 40 яшемдә генә мин аңлый башладым – тормышның гастрольләрдән һәм кызлардан башка мәгънәсе бар. Коръәндә язылган – ир 40 яшькә кадәр бала була. Аннары гына аңа зирәклек килә.

Беренче тапкыр мин 21 яшемдә өйләндем. Бу яшьлек мавыгуы иде. Тамара финанс институты студенткасы иде, без студент кичәсендә таныштык, мин анда «Последняя электричка һәм «Королева красоты» шлягерларын җырладым, аларны кызлар ярата иде. мәктәпне бетереп, консерваториянең әзерлек бүлегенә керүгә үк өйләндем. Шулай килеп чыкты. Шулай кирәк иде. Тели дә идем инде. Мин һәрвакыт нормаль гаилә тормышына ориентлашкан идем. Әмма үземнең хатын-кызымны кырык тулгач кына эзли башладым».

«Московский комсомолец» газетасы, 2018 ел.

Баланы өйдә табу

«Кече кызыбыз Мәрьямгә 9 ай. Ул мунчада дөньяга килде. Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар. Беренчедән, «тепло», икенчедән, «тихо», өченчедән, «темно». Сигез бала атасына ышаныгыз: бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем. Барысы да уңышлы булды. Киләчәктә Кырымда бәлкем шундый бала тудыру мунчалары ачарга дигән фикер бар«.

«Интертат», 2019 ел.

Татарстан турында

«Татарстан башка төбәкләрдән бик нык аерылып тора. Мин гел йөрим, концертлар белән Россиянең башка төбәкләрендә булам һәм Татарстанның иң уңышлы һәм алга киткән республика икәнен күрәм. Ул донор төбәк, авыл хуҗалыгы, җитештерү, сәнәгать, төзелеш һәм башка өлкәдәге күрсәткечләре буенча Россиянең күп кенә регионнарыннан алда бара«.

Интертат, 2019

Татарлар турында

Татарлар – эшчән халык. Тарихи мисаллар да китерергә була. Иван Грозный Казан ханлыгын басып алгач, Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалта һәм татар авыллары, татар гаиләләре салымны ике тапкыр артыграк түләргә тиеш була. Салымны түләр өчен ике тапкыр күбрәк эшләргә туры килә. Шуңа күрә татарлар эшчән, максатчандыр. Безнең милләт спиртлы эчемлекләргә, тәмәке тартуга артык һәвәс түгел, чөнки мөселман динендәге халык. Ислам алкогольсез тормыш рәвешен алга сөрә. Шушы шартларның суммасы Татарстанның актив үсешенә йогынты ясый».

«Интертат», 2019 ел.

Спорт турында

«Безнең Россиядә спорт нәрсә ул? Футбол, хоккей, баскетбол, гадәттә. Бу татарларга хас булмаган спорт төрләре, аларда безнең тарих элементлары да, тарих та, гореф-гадәтләр дә юк. Бу безгә Европадан кергән спорт төрләре. Спортсменнар чакыртып, аларга зур акчалар түләү - акчаны җилгә очыру. Спортчыларны үзебездә үстерү белән шөгыльләнсәләр, яшьләрне шушы дисциплиналарга өйрәтсәләр, алардан үзебезнең спортчылар үсеп чыгар иде».

«Интертат», 2019 ел

Татар теле турында

«Татар телендә җырларга кирәк, дип саныйм мин. Рус телендә дә, татар телендә дә җырлый икән – бу бик яхшы. Әгәр рус телендә генә җырлый икән, татар җырчысына авырга туры килә. Этник яктан тел бик мөһим. Китапларны туган телеңдә язарга кирәк, соңыннан гына рус теленә тәрҗемә итәргә була. Мин дә китаплар яздым. Мин рус телендә яздым, чөнки татар телендә яза алмыйм. Язар өчен әдәби телне белергә кирәк бит. Ул бик бай, тирән. Кызганыч, мин аны белмим. Мин гади сөйләм телен генә беләм, әмма китап язар өчен бу бик аз».

«Интертат», 2019 ел

Татар телен ничек сакларга?

«Беренче чиратта, өйдә туган телдә сөйләшергә кирәк. Үзең сөйләшсәң, хатының сөйләшсә, әбиләр сөйләшсә, балалар да аны үзләренә сеңдерәләр, аларга татар сөйләме якын була. Бу иң мөһиме. Аннары вакыт узу белән телне оныта башларга да мөмкин кеше, ләкин барыбер әлеге яратуны саклаячак ул. Мин кечкенә чакты җәйләрне авылда уздыра идем - Кукмарада, чип-чиста татар авылында. Анда бары тик татарча гына сөйләшәләр иде. Минем әби рус телен, гомумән, белми иде. Шуңа да мин татар телендә генә сөйләшә торган мохиттә үстем. Мин ул рухны беләм, үземә сеңдердем, ул миңа якын. Әгәр мин рус телле мохиттә генә тәрбияләнгән булсам, мин үземдә бу халәтне тоймас һәм саклап кала алмас идем».

«Интертат», 2019 ел

Рус телендәге татар сүзләре турында

«Секс» сүзе «сигез» сүзеннән алынган ул, әйләндерелгән сигезле саны. Бу санның символы чиксезлекне аңлата. Секс - ул чиксезлек, нәсел дәвам итүнең чиксезлеге». 

«Интертат», 2019 ел

Татар һәм башкорт җырлары һәм «Моң» турында

«Татарлар тарихта басым астында яшәгән. Христианлаштыру барганда җырлар, биюләр, уен коралларында уйнау тыелган. Борынгы зур мәдәнияттән чынлыкта меңләгән еллык юл узган көйләр генә калган. Гомуми алганда сәнгать җимерелгән. Ә башкортлар тауларда, далаларда яшәгән, алар казахлар кебек иреклерәк булган. Бу музыкага, башкаруга йогынты ясаган. Һәм башкорт җырларында рух, очу халәте бар. Безнең халык, кызганыч, зур тарихи басым кичергән. Һәм моның нәтиҗәсе калган.

Моң – ул сагыш. Татар утырып тора һәм сагышлана. Ул кычкырып түгел, ярты тавыш белән җырлый, чөнки кычкырып җырларга ярамаган, ул сагыштан рәхәтлек ала. Аңа авыр, кыен – менә шулай моң туган. Ә башкорт атка атланып чыга, ул ачык җырлый, аның – таулар, энергетика башка. Менә шуның белән башкорт җырлары аерылып тора».

«Миллиард татар», 2021 ел

«Һәркемнең татар туганы бар»

«Мин беркайчан да тапшыруларда да, сәхнәдә дә татар икәнемне әйтмим. Әмма халык мине белә – җырларым буенча да, иҗатым буенча да мине белә. Һәм концерттан соң автограф алырга килгәндә һәркем үзенең татар туганы бар икәнен әйтә. Шундый куанычлы факт».

«Миллиард татар», 2021 ел

Намаз укуы турында

«Мин ике тапкыр Мәккәдә булдым, һәр көн намаз укыдым. Бу минем өчен нормага әйләнде. Биш тапкыр намазны ун еллар элек укый башладым. Нәрсә дингә китерде? Яшь, уйлану. Хатыным да минем белән хаҗда булды, ул намаз укый. Балаларны да шул тәртиптә тәрбиялибез».

«БИЗНЕС Online», Альфред Мөхәммәтрәхимов, Гөлназ Бәдретдин, 2016 ел

Эстрада турында

«Хәзер җырчылар күп, 800 тирәсе. Әгәр элек бөтен Татарстанга 20булса, хәзер 800. Барысын да белеп бетереп булмый билгеле. Аларның барысын да югары профессионаллар дип әйтеп булмый. Әмма 800 кеше арасында 20-30ын профессионал дип әйтеп була. Калганнары – үзешчәннәргә якын. Кемне билгеләп үтәр идем? Алар «Голос» проекты финалистлары (Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина) һәм Филүс Каһиров. Заманчарак жанрда эшләүчеләр бар. Фамилияләрен әйтә алмыйм».

«БИЗНЕС Online», Альфред Мөхәммәтрәхимов, Гөлназ Бәдретдин, 2016 ел

«Татар җыры» турында

«Израильдә мәдәният югары дәрәҗәдә. Ни өчен? Чөнки яһүдиләрдә югары белемле кешеләрнең проценты бик зур. Балаларны тәрбиялиләр, аларга культура бирәләр. Ә кешенең мәгарифе, мәдәнияте югарырак булган саен, аның өчен җырлавы җиңелрәк, чөнки ул аны аңлый.  Катлаулырак әсәрләрне дә тәкъдим итәргә була, гади җырларда гына программаны төземәскә дә була. Ә безнең «Татар җыры» шулкадәр авылча. Халык шушы дәрәҗәгә җавап бирә. Сорау тәкъдимне тудыра. Халыкка ничек кирәк, шулай булабыз. Әмма «татар җыры» халыкка кирәк. Ул авыл халкына кирәк, ул аларның менталитеты, дәрәҗәсенә туры килә. Мәсәлән, минем әби – хатынның әнисе иртәдән кичкә кадәр татар җырын тыңлый. Мин өч җырга гына түзәм һәм китәм. Мин аңа әйтәм: «Әбекәй, туйдырмадымы?» Ул әйтә: «Юк! Ишетмәсәм, хәл юк! Ишетсәм, булды, хәл керә!»

Моның уңай ягы бар – татар сөйләме ишетелә, балалар татар телен ишетә».

«БИЗНЕС Online», Альфред Мөхәммәтрәхимов, Гөлназ Бәдретдин, 2016 ел

Яшь аермасы турында

«Безнең Света белән яшь аермасы 40 ел, әмма без аны сизмибез, чөнки рухи яктан якын. Коръәндә шундый гыйбарә бар: «Гөнаһлыга гөнаһлыны, иманлыга иманлыны бирермен». Менә шундый иман безне берләштерде».

otzvezd.ru, 2018 ел

Балалар турында

«Мөмкинлек булганда, үрчергә кирәк. Балалар булмаса, гаҗәп, булганда түгел. Минем уйлавымча, мин тугызынчы балада туктап калмаячакмын».

otzvezd.ru, 2018 ел

Шәймиев турында

«Казан – славян һәм төрек мәдәнияте, ислам һәм православие дине кушылу өлгесе. Бу юнәлештә республика президенты Шәймиев бик зирәк сәясәт алып бара».

«Гудок», 2002 ел

Федераль татар телеканалы кирәклеге турында

«Җырлау культурасы әле дә бар. Әмма ул ишек артында ята, иҗтимагый резонансы юк, чөнки беркем дә аны популярлаштыру белән шөгыльләнми... Талантлы булып та билгесез кала аласың, чөнки хәзер мәгүлүмат беренче чираттагы әһәмияткә ия. Ә хәзер бөтен мәгълүмат бик тар даирәдәге затларның кулында.

Мәсәлән, Мәскәүдә татар телеканалы булса, Россия татар җырчыларын белер иде. Ә безнең бер дигән башкаручыларыбыз бар. Мәскәү каналлары безнең күп миләтле илебездәге зур күләмдәге талантлы җырчыларны күрсәтми. Бар да Мәскәүдә эшләгән башкаручылар белән чикләнә. Вакыты җиткәч, альтернатив каналлар барлыка килер, ул объектив картинаны күрсәтер, талантларга юл ачар дип уйлыйм. Шул чакта чагыштыру мөмкинлеге туаак. Әлегә чагыштырып булмый, шуңа күрә эстрадагы зәвыксызлык яши бирә».

«Гудок», 2002 ел

1977 ел





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.