Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ата булу бәхете (Кәрим Кара)

0 134

Булат шымыкай малай булды. Гел читтәрәк йөрде, күбрәк башкаларны тыңлады, артык сөйләргә  яратмады. Була андый малайлар, башкаларга ияреп йөриләр, кушканны эшлиләр, алга омтылмыйлар. Әнә шундыйрак иде мәктәп елларында Булат. Никтер һәрчак йөзендә гаепле елмаю, әйтерсең, күрше карчыгының казын урлап суйган. Малайлар арасында абруе булмаганны, кызлар турында әйтәсе дә түгел инде.

Армиягә барыр вакыты җиткәнче берәр кызга сүз кушканы булдымы икән аның? Уттан курыккандай курка иде Булат кыз-кыркыннан. Тегеләр күзләрен төбәп берәр сүз дәшә калсалар, кирпечтәй кызарып чыга, тотлыга башлый. Әйткәндәй, армиягә алмадылар аны. Шундый юка гына гәүдәле, кабыргалары ыржаеп чыккан үсмернең мылтык күтәреп йөрергә дә хәленнән килмәс иде. Ә бит шул юаш, шым малай классташларының барысыннан алдарак өйләнде.

Болай булды бу хәл. Булатларның янәшәсендә бик тә шаталак, авызын җыеп ала алмаган, җилбаш, Гәүһәр исемле кыз яши иде. Ул бала озаклап укымады мәктәптә, сигезне чак ерып чыкты да туктады. Ну мәгәр уен-көлкегә, ихахай-михахайга маһир иде инде. Кайда аулак өй, кайда танцы-мансы, шуның уртасында Гәүһәр.

Булат өйләнәсе елны егылып иген уңды. Урып-җыюга тирә-яктан шофер-комбайнерлар килеп тулды. Шул көзге эшләрдә бик актив Гәүһәр дә катнашты, әллә аш бүлеп торды, әллә су ташыды шунда. Ашлык урылып беткәч, амбарларга салынгач, ярдәмчеләр кайтып китте, әлбәттә. Ә менә Гәүһәр ямансулап калды. Сәбәбе булгандыр дип уйларга кирәк.

Булат язгы призыв иде, военкоматка барылып каралганда ниндидер сәбәп таптылар, кулына кәҗә билеты тоттырдылар. Шул очрактан соң Гәүһәр күршесен бик якын күрә башлады. Өйләренә кереп үсмерне клубка алып чыкты, урам киләпләргә өйрәтте. Ә бер кичне Булатны өенә кадәр кайтарып куйган да үзе дә ияреп  кергән. Ата-ана  берни ишетми-белми икенче бүлмәдә йокы сүтә бит инде. Кыз малайның урынын яулап алган, тегене дә үзе янына тартып  яткырган.

Икенче көнне киленле булып уяндылар Миңлебикә апа белән Ибрай абый. Йомшак күңелле кешеләр иде алар. Нәрсә дип тә әйтергә белмәгәннәр кызга. Ә Булат башын иеп басып тик тора икән. Шулчак Гәүһәрнең әнисе Сара апа кереп җиткән.

Монда йокладымы бу җен алыштырган нәрсә? – дип белешкән. - Таш булып ят шунда, унсигезең тулганчы, ичмасам, исем чыгармый йөри алмадың, – дип дулап чыгып киткән.

Шуннан калды Гәүһәр килен булып. Мөмкинлектән чыгып, туйга охшаганрак табын җыйдылар. Атна-ун көн эчендә өйгә баш булып алды таштояк кыз. Барысы аның кубызына гына биеделәр. Әмма күңелсез күренде шикелле аңа  яхшы килен булып кылану. Авыл бәләкәй, бар кылганың билгеле, күңел күтәрергә форсат юк.

Язгы өзеклектә кияүгә чыккан булса, җәйге челләдә, кызу эш вакытында планнары үзгәрде Гәүһәрнең.

Шәһәргә китәбез! – дип, кышлаган үгезне суйдырып, базарга чыгарып сатты. Икесенә ике чемодан  йөкләп, сатудан кергән акчаны алып, күрше шәһәрдә башланган комсомол төзелешенә китеп бардылар алар.

Ул вакытта мондый романтик омтылышлар гадәти хәл иде. Андыйларга гомум ятактан кечкенә бүлмә бирәләр, кулларына брезент бияләй кидерәләр дә, алга! «Туган ил өчен!» – дип я измә изәргә, я кирпеч тезәргә җибәрәләр иде. Булатны нәкъ шундый эшкә, кәйлә белән котлован казырга тәгаенләгәннәр, ә телгә оста Гәүһәр монда да югалып калмаган, кухня тирәсенәрәк урнашкан. Күпләр шулай бер чемодан белән чыгып китеп, тора-бара фатирлы, машиналы булдылар, гөрләтеп яшәделәр, балалар үстерделәр.

Балалар дигәннән, алты ай үттеме, юкмы, эш урыныннан Гәүһәрне больницага  алып киткәннәр. Ярый өлгереп калганнар, шалкан кебек таза, өч килолы малай тапкан бу. Бу  артудан соң Булат яшь хатынын үзләренең өйләренә  кайтарып куйды. Киленнең әнисе Сара апа оныгының хәлен кереп кенә белешә иде. Озаклап чәйләр эчеп, күп акыллы киңәшләрен биреп чыга иде. Озын телле авылдашлары, ул нинди  өлгер бала, алты ай булмады яшәгәннәренә, дип шик белдерергә тырышканнар иде шикелле. Гәүдәгә калынаеп киткән Гәүһәр андыйларның авызын тиз япты.

Алдан туды, вакыты җиткәнне көтмәде, – дип үзенекен алга сөрде. Ни нәрсә булган, анда кемнең ни эше, үзләре килешсәләр – шул җиткән. Кәйнә белән кайны авыз ачып каршы сүз әйтмәделәр (әйтеп карасыннар!), Булат та кулыннан төшермәде улын кайткан чакларында.

Балага бераз һуш кергәч, Гәүһәр шәһәргә ашыкты. «Анда минем таныш әбием бар, карап торыр, эшкә чыгарга җыенам», – диде. Ияләнеп киткәннәрдер инде шәһәр тормышына, күпмедер вакыт тыныч кына барды кебек гаилә тормышы. Кайткалап йөрделәр, йөкләп-йөкләп ит-май ташыдылар. Барысы да шулай итә инде, яңалык түгел. Әмма авылдашлары арасында шик бар иде Гәүһәр тикле Гәүһәрнең шулай басылып яшәп китүенә. Раска килде шикләнүләре.

Бердәнбер көнне зык кубып аерылыштылар болар. Гәүһәр ямьсез кыланып кайныларының мөлкәтен бүлешеп йөрде, нәрсәләрдер үз өйләренә ташыды. Урам яңгыратып теге мескеннәрне эт итеп тиргәде, малайларын хурлады. Шул эшләгән җиреннән яңа абышка тапкан икән үзенә тиктормас хатын. Сайлаганына кияүгә китә, имеш. Законлап аерылышты Булат белән, алимент юллады, шуннан соң гына күздән югалды.

 Бу хәлдән соң Булат төзелештә озак эшләмәде. Араларны өзеп, кире авылга кайтты. Авылдагы ремонт бридасына эшкә алдылар моны. Тавыш-тынсыз гына шунда көч түкте.  Вакыт үтте. Гәүһәрнең кайтып йөргәне булмады. Яраткан оныкларын карт-белән карчык бик сагыналар иде. Булат үзе дә ут йотты: кемнәр кулына нәүмизләнеп карап утыра икән аның бәгырь кисәге? Гәүһәрнең әнисеннән ишетелеп калды ничектер: Гәүһәр гаиләсе белән җылы якларга чыгып киткән, имеш.

Шундый тырыш, тәүфыйклы, күндәм ирнең гаиләсез йөрүе күп хатын-кызларга ошамады, билгеле. Ялгыз хатыннар иза чигә, күз яше түгә, ник шуларның берәрсен бәхетле итмәскә? Җыелышып, киңәшләшеп, таныштырганнар Булатны бер ипле генә, юаш кына кыз белән. Күрше авылда балалар бакчасында эшли икән, егерме тугызы тулса да, кияүнең нәрсә икәнен белми. Ә бу вакытта әти-әнисе кырыенда дүрт-биш еллап яшәгән иде инде Булат. Зур тырышлык белән кавыштырганнар боларны. Әлбәттә, шатлыклы вакыйга булды авыл өчен. Тәңребез парлы-парлы яраткан бит җан ияләрен, һәркем гаиләле булырга тиеш.

Хуш, яшиләр болар әйбәт кенә, икесе дә җигелеп эшлиләр, дөнья көтәләр, аралары да күз тимәсен. Әмма бала юклык җаннарын сыза. Акча жәлләми, яшь хатынын врачтан врачка йөртә Булат – нәтиҗә юк. Кая барсалар да, белгечләр бер үк сүзне кабатлый:

Бар әгъзалар тәртиптә. Бераз көтегез, һичшиксез, бала табарга тиешсез, – диләр хатынга. Шулай ике-өч еллап йөрделәр шикелле. Ничектер бер ак халатлысы арадан әйткән Булатка:

Син, иптәш-товарищ, үзең тикшерелеп кара. Бәлки, сәбәп синдәдер.

Ул хәлдән соң да кулын селтәп әллә күпме йөрде әле Булат. Анда нинди сәбәп булсын, аңа бала табасы түгел... Хатынының үгетләүләренә буйсынып, узган бу тикшерү. Врач ап-ачык әйткән моңа:

Син бала ясарга сәләтле түгелсең! Сирәк очрый ирләр арасында мондый чир, - дигән.

Аптырашка калган Булат:

Ничек инде, ник сез алай әйтәсез? Минем бер балам бар бит инде, – дип тавыш күтәргән.

Врач тиз урынына утырткан моны:

Ә  ул бала синеке түгел!

Эх, егетләр, белсәгез сез Булатның хәлләрен! Бик авыр булды аңа. «Улым, улым!» – дип өзгәләнде, ничә еллар айныкын аена алимент түләде һәм менә килеп ят кешенең баласын карап яткан, имеш...

Дөреслекне белгәч, кәгазьләр юллап карады ул, әмма ничек тә очына чыга алмады. Җир читендәге Гәүһәрне ничек эзләп табасың? Аннан соң, суд юлында йөри торган кеше Булатмыни инде? Шул килеш язмышына язылганына ризалашты ул, хатыны да иреннән узып сүз әйтмәде. Төгәл унсигез ел алимент түләде, айныкын айга, ничек язылган. Ну Гәүһәр, елан аягын кискән хатын, сикереп төшеп шатлангандыр инде. Ә Булат яңа хатыны белән тәрбиягә игезәк бала алып, аларны үстереп кеше иттеләр...





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.