Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Дус кызымның ире белән очрашам, әмма үкенмим...»

0 140

Миңа 45 яшь һәм ун ел элек тол калдым, ирем авариядә һәлак булды. Иремнең үлемен бик авыр кичердем. Алга таба ни өчен яшәргә икәнен дә аңламадым. Психологларга, психиатрларга йөрдем, тынычландыра торган дарулар эчтем. Бу фаҗигадән соң 10 яшьлек улымны иремнең туганнары үзләренә алып китте. Бу вакытлыча гына булыр, мин бераз хәлләнгәч кире кайтыр дип уйладык. Ләкин соңыннан улым кире минем янга кайтырга теләмәвен әйтте. Бу да минем өчен бик авыр булды.

Бер мизгелдә бөтенләй үз-үземә кул салу хәлендә идем. Һәм шул вакытта миңа Әхәт ярдәмгә килде. Дөресрәге, башта Гөлнара (минем дус кызым һәм Әхәтнең хатыны) белән бергәләп миңа ярдәм иттеләр, әмма соңыннан Гөлнара нишләптер дулкынлана башлады һәм берсендә миңа: «Барысы да жәлләсен өчен үзеңнән корбан ясыйсың», - дип әйтеп ташлады. Соңыннан дуслаштык, әлбәттә, әмма ул сүзләре күңелгә тиеп калды. Ә менә Әхәт... Ул көннән-көн миңа якынрак, кадерлерәк була башлады.

Моны аңлатуы авыр, әмма әле ул ишек шакыганчы ук ишек ачарга бару, аның хушбуе исеннән башыңны җую, ул кигән күлмәкне кочаклап йокларга яту... Шул вакытта чын мәхәббәт барлыгына ышана башлыйсың.

Кичләрне, ял көннәрен бергә уздырдык. Ә ярты ел чамасы шулай йөргәч, ир белән хатын буларак арабызда якынлык булды. Бу вакытта дустымның хисләре турында уйладыммы мин? Дөресен әйтәм, юк, уйламадым. Миңа оят идеме? Юк, юк һәм тагын бер тапкыр юк! Ә нишләп әле киредән яши башлавым өчен оялырга тиеш мин? Гомумән, үз мәхәббәтеңнән оялып буламы?

Бөтен уртак бәйрәмнәрне һәм отпускларны да өчәү бергә уздырдык. Ләкин кеше алдында Әхәт белән берни дә сиздермәдек. Бер-ике елдан соң мин Әхәткә бергә яши башларга тәкъдим иттем. Ләкин ул әле Гөлнараны ташлап китә алмавын әйтте. Ул вакытта Гөлнара эшендә кыскартуга эләкте, җитмәсә әнисе бик нык авырый иде, Әхәт тарафыннан бу хатынын сату, аны авыр хәлдә ташлап китү булачак иде. Мин көтәргә ризалаштым.

Бер елдан соң Гөлнараның әнисе вафат булды, ә тагын өч айдан аның яңа эш урынын «юдык» һәм мин Әхәткә кабат бергә яши башлау турында сүз кузгаттым. Әхәт тагын көтеп торырга кушты, чөнки бу вакытта уртанчы кызлары мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә җыена, ә артык стресс, борчылу балага начар тәэсир итәр иде. Ә мин җавап итеп мөнәсәбәтләрне өзәргә кирәк дидем. Әмма гаиләләр белән дус булып, гел аралашып торгач, моны ничек эшләргә соң? Ә иң мөһиме – без бер-беребезне үлеп яратабыз.

Вакыт уза торды. Бер ел элек минем әни дә вафат булды. Әнине җирләү мәшәкатьләрен Әхәт тулысынча үз өстенә алды. Соңыннан мин әнинең фатирында әйберләрне җыештырырга, урнаштырырга калгач, Әхәт минем янда яшәп тә торды әле. Бу көннәр безнең өчен иң бәхетле көннәр булды. Гөлнара да килеп йөрде, бәхеткә, эше күп булгач, озак тормый иде.  

Без хәзер дә очрашабыз. Әхәтнең хатыныннан аерылуын, минем белән яши башлавын сорамыйм да инде, ләкин гомер буе сөяркә булып та яши алмыйм. Әгәр Әхәт хатыныннан иртәрәк китәргә батырчылык иткән булса, бәлки уртак балабыз да туган булыр иде яки башка шәһәргә күченеп киткән булыр идек. Ләкин бу елдан-ел авырлаша бара.

Хәл итеп булмаслык проблемалар булмый диләр, әмма үз тәҗрибәмнән беләм – була икән андый хәлләр. Нәрсә эшләргә? Һәм иң мөһиме – якын дустыңның ирен яратудан ничек туктарга? Көне-төне башымда әйләнгән сорауларның берничәсе генә бу? Аларга җавап юк һәм була да алмый. Кайвакыт әгәр Гөлнара үзенә башка ир-ат табып, Әхәт белән аерылышса, безнең өчен чын бәхет булыр иде дип тә уйлап куям инде. Ләкин мондый хәлләр кинода гына буладыр шул. 

Мәдинә Шәрипова





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.