Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Яңа зиратта беренче күмелгән мәетнең нәселе корыймы, үзеңә урын алып кую дөресме?

0 38

Беренче күмелгән кеше үзе артыннан нәселен алып китә, имеш…

Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» әсәрендә акча һәм байлык артыннан куып, туганлыкның нәрсә икәнен оныткан ике туганны буш зират дуслаштыра. Дөресрәге, инде картаеп баручы Хәйретдин агай үзен яңа зиратка күмүләрен васыять итә. Яңа зиратка күмелгән беренче кеше үзе артыннан бөтен нәсел-нәсәбен ияртеп китә дигән нәрсә туганнарны туганлаштыра да куя шулай.

«Мин андый нәрсәгә ышанмыйм», — дигән кешеләр дә туганнарын яңа зиратка күмдерергә теләми. Атеистлар да «Алла сакласын» дип куя… Кайбер авылларда зират авыл уртасында. Аның кайчан да булса тулачагы да билгеле. Бу очракта яңа зираттан качып та, котылып та булмый. Мәрхүм булган кешенең туганнары хорафатка ышанучан кешеләр булса, бу очракта нишләргә?

Хәмдүнә Тимергалиева да Казандагы «Курган» комплексына беренче булып күмелгән иде. Ул чакта халык: «Хәмдүнәне берүзен юл кырыена күмеп куйганнар», — дип сөйләде. Илһам Шәриф бу хакта: «Курган» зиратына җирләдек. Анысы да үзенең теләге булды. Үткәндә гел шул зиратны карап йөрде. «Үлсәм, татар зиратына күмдермә. Анда сөяк өстендә сөяк. Күп шәхесләрнең шунда күмелгәнлегенә карама. Миңа шушында ятсам, бик әйбәт була», — диде», — дип сөйләгән иде. Балтачның зираты нигә буш?

Менә Балтачның үзендә яңа, ләкин һаман да буш торучы зират бар икән. Балтач халкы моңа төрлечә карый. «Ходай язган гомерең бетсә, хорафат кына алып кала алмыйдыр», «Бу хорафат, динебездә андый нәрсә юк», — ди бер төркем. Шулай да, «Теләсә кайдан алып кайтканнарны күмсеннәр», «Беренче булып туган-тумачалары булмаган мәетне җирләргә кирәктер. Андыйлар да бар бит», — диючеләр дә бар. Димәк, ырым-шырымга ышану күпмедер дәрәҗәдә сизелә.

Балтач белән Лызи арасында зиратны 3-4 ел элек үзара салым акчасына ачалар. Хәзерге көнгәчә ул буш. Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова сүзләренчә, алар андый хорафатларга ышанмый һәм төп зират тулу белән яңасына күмә башлаячаклар икән. 

— Бер начарлыгы да юк, киләчәктә кирәк була дип, әзерләп куелган әйбер, әлегә буш тора. «Нәсел корый» дигән сүзләр йөри, ләкин без аларга ышанмыйбыз. Кеше сөйләргә ярата бит инде ул. Безнең озакламый төп зират тулып бетәчәк, анда урын күп калмады инде, икенче елга тулып та бетәр. Шуннан соң яңасына күмә башлаячакбыз. Яңа зират буш торуын тора, тик ул ямьсезләнеп, чүпкә батып ятмый. Аның эчендә әле печән чәчелә. Ул печәнне «Сорнай» колхозы ала, — дип сөйләде Фиалка Альберт кызы.

«Гомер озынлыгы аннан гына тормый»

«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан яңа зиратка күмү тәртибен белештек. — Без әнинең йөрәк астында булганда, 120нче көнне үк безнең янга җаныбыз белән фәрештә килә һәм безгә өрдереп куя. Шул көннән әнинең тәнендә ике җан яши башлый. Алланың әмере белән шушы фәрештә өч әйбер яза. Шуларның берсе — гомер. Яңа зиратка беренче кердеме, икенче кердеме, гомумән, ул Алланың әмере — тәкъдир белән генә хәл ителә.

Шикләнү дигән әйбер — шайтаннан. Шикләнүдән ераграк булыйк. Шундый хәлгә эләктегез икән, борчылмагыз, Аллаһка тапшырыгыз, чөнки мәрхүм булган тугыныгыз язылган кадәрен яшәгән инде. Сезнең гомерегез дә күктә язылган. Туганыгыз яңа зиратта беренче булып күмелсә дә, сезнең гомер озынлыгы аннан гына тормый.

Зиратта урын алып кую үлемне якынайтамы?

Зиратта буш урыннар калдырып киткән очраклар да күп. Ягъни, туганы, ире, хатыны янына күмүләрен сорап, мәрхүм яныннан үзенә урын алып калу гадәте авылларда киң таралган. Шуңа өстәп, ул җирне үзе исән килеш чардуган белән әйләндереп алу очракларын да күрергә була. Күпчелек очракта ирле-хатынлыларның икесенә бер чардуган куялар.

Кемдер бу гадәттән курка. «Җире буш, кешесе исән, ә үзенә чардуган утыртып куйган инде. Җир аны тартып тора була бит инде. Үлемнәрен якыйнайтып йөриләр», — диде бу хакта Гүзәл исемле апа. 

«Бабам тумышы белән күрше авылныкы иде. Шуңа аны шул авыл зиратына җирләдек. Әбием дә янына үзенә дип урын билгеләп куйды. Ул урынга беркем тимәде башта. Тик берничә елдан бабамның әнисе үлеп китте дә, әби алып куйган урынга әйтми, киңәшләми генә карт әбине күмеп куйдылар. Әбием үпкәләде башта, бик хәтере калды. Үзенә дип алып куйган урын иде бит ул. Әби үлгәч, аны үзебезнең авыл зиратына күмдек инде, күрше авылга түгел. Әбинең: „Ул күрше авыллар белән каберең якын булмасын“, — дип әйтә иде. Туры килде инде», — дип сөйләде бер танышым. Үзе егерме бишнең теге ягында гына булса да, авыл зиратында үзенә урын алып каласы килә икән.

— Безнең авыл зираты бәләкәй. Бер ягында авыл, икенче ягында урман. Әле читтән алып кайтып күмәләр кешеләрне, тула да бугай инде ул. Шуңа күрә үземә дә урын алып куясым килә. Зиратта үз урының булу үлемеңне ерагайта дип әйтәләр бит. Кәфенлек әзер килеш тору да шулай, — ди танышым.  «Балаларыбызга барысын да аңлатып калдырыйк»

Дин бу хәлгә дә уңай карый. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алдан урын алып куюны хәерле эш дип атады.

— Алдан урын алу, билгеләп кую бик яхшы, күркәм гадәт. Ир белән хатын бергә яткан, кайбер якларда нәсел-нәсел итеп күмелгән очраклар бар. Ул вакытта балалары, туганнарына да каберләрне җыештырырга, буярга, ташларын алыштырырга җиңелрәк була. Җир тартып тора дип ышанырга ярамый. Ул җирне алдан сатып алганмы, алмаганмы — аннан тормый, Аллаһы Тәгаләдән тора.

Кайгы бит ул көтмәгән вакытта килә. Аннары башлана: әнине авылга алып кайтыйкмы, шәһәргә күмикме, нәрсә эшлик? Шуңа күрә бу эшләрне алдан кайгыртып куярга кирәк. Җирне сатып алган, туган авылга кайтарган очракта сөйләшеп кую да кирәк.

Без балаларыбызга барысын да васыять итеп, бәйнә-бәйнә аңлатып калдырыйк. Элек әбиләребез ләхетне кем аласын, ләхет алучыга хәергә нәрсә бирәсен алдан планлаштырып куйган булган. Шуңа күрә үзегезгә урынны белдерү — ул хәерле, күркәм гадәт, — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Гомумән, зират, мәрхүмне соңгы юлга озату буенча күп кенә имеш-мимешләр, хорафатлар ишетергә була. «Зиратта егылырга ярамый», «зират туфрагы аягыңа ияреп кайтмасын», «зиратка алып кергән әйберне кире алып чыгарга ярамый», «зиратта үскән җиләк-җимешне ашарга ярамый» һәм башкалар. Кечкенә чактан зиратка бармак белән төртеп күрсәткән өчен бармакны өч кат тешләп, өч кат аяк белән басып кую гадәте кайбер өлкәннәрдә һаман да бар. Ышанулар, хорафатлар бик күп төрле булса да, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында икәнен онытмыйк.

«Кабер өстенә агач утыртырга рөхсәт бирмибез»: Зиратта агач утырту гөнаһмы?





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.