Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Төне буе бер төш курдем» - Инстаграм ябылу турында шигырьләр

0 144

Эшләремне бетердем дә, Килеп яттым диванга.

Инстаграмга кергән идем, Әллә нишли, «дивана».

Хушлашалар барысы да, Кая җыеналардыр?!

Шушы кадәр юләр башлар Кайдан җыелганнардыр?!

Бөтенесе блогер күк, «Бергә калыйк», дип сайрый.

Без борчылып утырмыйбыз, Безгә кайсы да ярый.

Бетә икән инстаграм дип, Кайгыга баткан халык.

Бөтенесе номер язган, Утырам хәйран калып.

Бетсә бетсен, еламыйбыз, Гел кунакка йөрербез.

Инстаграмга алмаш итеп, Үз «…грамм» ны төзербез.

Хатлар язып җибәрербез, Элеккедәй кәгазьләп.

Санкция дә бетәр әле, Бөтенесе әз-әзләп.

Моннан ары бер-берсенә Күршеләр кереп йөрер.

Күрешикче, дигән кеше, Өйләргә килеп күрер.

Сөйләшербез көне буе, Чәй табыны артында.

Бергә шулай аралашыр, Яшьләре дә, карты да.

Сизәсезме, әкрен генә «Мак» лар, КиЭфСи китә?! Үзебезнең «Түбәтәй» гә, «Кыстыбый» га ни җитә?!

Кием кибете ябык дип, Ничә көн көенделәр.

Базардагы апаларың Моңа бик сөенделәр.

Элек әле бөтен товар Сатыла иде тышта.

Кием киеп карый идек, Урамда салкын кышта.

Аннан ерак китмәгәнбез, Беребез дә үлмәгән.

Ул көннәрне хәтта безнең Әбиләр дә күрмәгән.

Барырбыз да киенербез, Безгә базар да таман.

Исәнлек китә күрмәсен, Саулык бетсә, бик яман.

Ватсап, инста ябылса да, Бер җае булыр әле. Әллә нинди мессенджерлар Дөньяга тулыр әле.

«Мой мир», «Аська», «Сыйныфташлар», Хәзер бездән көләдер.

«Вконтакте» да «кеше» булды, Үз бәясен беләдер.

«Телеграм» да канал ача, Балалар, яше-карты.

Кылансыннар инде әйдә, Хәерле булсын арты.

Ә мин канал булдырмадым, Номер да калдырмадым.

Фотоларны, язмаларның Берсен дә алдырмадым.

Килер бер көн, «Инстаграм» да Кайтыр безнең кулларга.

Насыйп булыр барчагызга Шуннан сәлам юлларга.

Булмаса да аптырамыйм, Яшәдек бит ансыз да.

Усал бу дип уйламагыз, Түгелмен мин җансыз да.

Һәрнәрсәгә уңай карыйм, Ходаем бирер җаен.

Нервыларың җитмәс монда, Юкка борчылган саен.

Кирәк булсам, номерымны Белгәннәрдән алырсыз.

Кунак килә, чәй куй, диеп, Алдан хәбәр салырсыз.

Күрешергә җай чыкмаса, Йә «званить итәрбез».

Хәзер инде дөньяларның Җайланганын көтәрбез.

Исән булыйк, бетсен сугыш, Шушы иң зур теләгем.

Номерым бар табарсыз, Чыкса әгәр кирәгем. ****

Берни дә мәңгелек түгел Икәнен бит беләбез.

Күп нәрсәне юлыбызда Югалтып без киләбез.

Октябрятлар, пионерлар, Коммунист-комсомоллар Иң беренче юлыбыздан Кинәт төшеп калдылар.

Алардан соң без югалттык СССР дигән илне…

Күп завод, фабрикаларның Соңгы көннәре килде.

Колхоз-совхозларга беркөн Килде бит соңгы көннәр. Әрем үскән басуларны Күреп әрнеми кемнәр?!

Аннан чират килеп җитте Ябарга мәктәпләрне. Үзәк өзелә чит авылга Озатканда нәниләрне.

Мәктәп беткәч, авылларның Утлары бара сүнеп.

Авыр булса да югалту, Яшибез инде түзеп.

Менә бүген халык шаулый: Имеш, инстаграмм бетә.

Вакытлыча гына микән, Әллә мәңгегә китә?

Жәл, әлбәттә, без аңарга Ияләшеп беткән идек.

Бер белмәгән, күрмәгәннәр Дус-туганга әйләндек.

Ә шулай да, инста бетү - Түгел бит бик зур кайгы.

Югалтырга язмасын дим Аллаһ белән араны!

Ил-көннәре имин булсын, Ләә иләһә илләллаһ, Бар эшләребезне Белүче, Билгеләүче — Бер Аллаһ.

Дус-туганнар исән булсын, Өзелмәсен гомерләр.

Күз яше тукмәсен һичкем Тыныч булсын күңелләр.

Көнебез булсын якты, Күгебез аяз булсын, Һәрберебезнең өйләре Намаз, догалы булсын.

Түрәләрнең калебенә Гаделлек сал, йә Раббым.

Тәкъдирләргә ни язылган - Син беләсең, Аллаһым.

Изгелекләр кылып, гөнаһлардан куркып, Бер Аллаһны танып яшәсәк, Бар өметләр Синең Кадиреңдә, Рәхмәтеңнән безне ташлама! ****

«Төне буе бер төш курдем», Инстаграм ябыла имеш, Кешедэн калышмыйм диеп, Телеграм ачам, үлеш.

Ул телеграмга чират икән, Кемнәр генә юк анда.

Блогерлар белэн беррәттән Мин дә торам чиратта.

Рәфиләне куүреп алдым, Нияз белэән икесе.

Ерактан ук кул болгады, Якын, авылым кешесе.

Фирүзә белән Сөләйман, Исәнләшеп үттеләр.

Авылдашлар якын инде, Бигрәк ачык кешеләр.

Гөлнирә апай күренмэде, Килеп җитмәгән иде.

Гүзәл кәҗәсен карап, Соңга калгандыр инде.

Илсөя дэ шунда йөри, Күлмәге зәһәр матур.

Килеп үзе эндәште бит, Язасың ди бик матур.

Тямай тоже шунда иде, Ул бигрәк кызу кеше.

Керде, алды, чыгып китте, Кешедә юк аның эше.

Һәммәсенең кулларында, Телефоннар кыйммәтле. Ә минеке гади генә, Кыйммәт тугел ул хәтле.

Менә миңа чират җитте, Кош тоткандай куанам.

Миллионнар откан мени, Җүләр инде, шатланам.

Менә шунда керерсез дип, Куям икэн ссылкамны. Әле шул ссылка очен, Кыйнадым бер блогерны.

Икебезгә бер ссылка ди, Калмаган ди бүтәне.

Ай-яй кире кеше булды, Белми әйткән, сүккәнне.  

«Мине дә онытмагыз» — дип, Кычкырган тавышыма Йокыларыннан уянып, Алмам тора каршымда.  

Төннэр буе нишләдең син, Кул-аягың уйнады. Әллә ниләр мыгырдандың, Аңлап кына булмады.  

Сугыштың да әллә шунда, Әйттең ди «матур» сүзләр. Өшкертергә кирәк сине, Тиде микән ди, күзләр.  

Нинди күз тисен миңа дим, Телеграм ачып йөрдем.

Хет мин әйтәм шунда миңа, Ярдәмгә дә килмәдең.

Атаказов дигән блогер, Чәчләрен тарап артка.

Миңа дигэн ссылканы, Үзенә алып маташа.

Җиңдем, барыбер бирмәдем, Рәфилә килде ярдәмгә.

Бер сүзе җитте бит шуның, Атаказов дигән бәндәгә.

Шаклар катып тыңлап торды да Минем әйткән сүзләремә.

Диде, күбрәк утырсаң, Җен күренер күзләреңэ.

Тик шулай да эч поша бит, Инде ияләнеп беткәч.

Нишлэп кенә бетәрбез соң, Инстаграм ташлап киткәч.  ***

Инстаграм бетүләре, Дөрес микән ул хәбәр? Әллә нәрсә булыр кебек, Бетеп китсә ул әгәр.

Анда хәзер дөнья кайный, Бар да телеграм ача.

Мине шуннан эзләрсез дип, Үзенә кунакка дәшә.

Кайсы җырлап саубуллаша, Кайсысы вообще дәшми.

Кайберләре кат-кат дәшә, Үзенә кеше эзли.

Сираҗи дус аптырамый, Ябылсын ди «ишекләр».

«Сираҗи сүзе» гәзитенә Артыр дип подпискалар.

Аптырамыйм анысы мин дә, Буш вакытым күбәер.

Башта читен булыр инде, Бер өч көн булыр сәер.

Ну ничава ияләнербез, Ватсап бар, ВК исән, Кырын ятып телевизор Карарга иде исәп.

Укылмаган китаплар күп, Өсләрен тузан баскан.

Сөртермен дә тузаннарын, Укырмын яңа баштан.

Күршеләрнең хәл-әхвәлен Кереп белеп чыгармын. Һич булмаса урамнарда Чиста һава сулармын.

Көймәс хәзер бәрәңгеләр, Төпкә утырмас ашлар.

Вакытында ашын ашап, Йоклап китәр ир-атлар.

Тик шулай өметләнәм Бәлки бетмәс Инстаграм. Әйтем куям әле, дуслар – Мин Мәтәскәдә булам.

(Гөлназ Шәрипова).





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.