Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Яңалыкларны көнгә бер генә карагыз» - депрессиягә бирелмәс өчен нишләргә?

0 410

Соңгы елларда җәмгыятьтәге, гомумән, дөньядагы үзгәрешләр, вакыйгалар, яңалыклар күбрәк тискәре төсмер алды. Кешеләргә башта бик мантыйксыз тоелган күп кенә тәртипләргә ияләшергә туры килде: битлекләр кидек, дистанция саклаган булдык. Берничә ай дәвамында һәр кеше, һәр гаилә үз кабырчыгына бикләнеп, әти-әниләре, туганнары белән күрешүләрдән мәхрүм иде. Битлегенә дә, көненә әллә ничәшәр тапкыр кабатлана торган ковид сүзенә дә иләндек кенә дигәндә нерв системасы өстенә тагын бер зур йөк килеп төште — олимпиада белән бәйле күңелсезлекләр. Анда татар кызы чыгыш ясагангамы, әллә патриотик хисләр ташыгангамы, битараф калучылар сирәк булды, инстаграмга постлар яздылар, эчтән көеп-янып утырдылар. Хәзер күп халыкның күзләре кабат яңалыкларга төбәлгән. Бөтен җирдән Украинадагы хәрби операция турында сөйлиләр, язалар. Россиягә карата салынган санкцияләрнең тормышыбызны ничекләр һәм кайсы якка таба үзгәртүен фаразларга да тырышалар. Иртәгә нәрсә буласын белмәү халыкны борчуга сала, хафалый. Алай гына да түгел, кешеләр явызлана бара. Тискәре эмоцияләрдән үзебезне ничек сакларга? Шушындый вәзгыятьтә ничек кенә апатиягә бирелмәскә? Шушы сораулар белән психологлар, дин әһелләренә мөрәҗәгать иттек. «Тынычланырга теләсәгез, өегезне җыештырыгыз» Психолог, кинезиолог Зөлфия Максутова киңәшләре: Борчылган кеше белән идарә итү җиңелрәк. Бу көннәрдә тирә-якта гел курку, борчу хөкем сөрә. Кешеләр начар вакыйгалар көтеп яши. Үзләренең эмоцияләрен, кәефләрен дә илдә, дөньяда барган хәлләргә бәйле рәвештә аңалаталар. Без төшенкелеккә бирелә дә, нык булып та кала алабыз. Нык булып калу өчен менә берничә киңәш.

Яныбыздан яңалык чыганагын юк итәбез: радио, телевизорларны сүндерәбез. Яңалыксыз сез артта калмаячаксыз.

Күңелсез, елата торган һәм куркыныч сериаллар карамыйбыз.

Берни дә тикшермибез: кайда, нәрсә булган, кем нишләгән һ.б.

Тынычланырга теләсәгез, өегезне җыештырыгыз. Баш мие түгел, ә кулларыгыз эшләсен. Үз вакытында бу гамәлләр баш мие өчен «барысы да минем кулларда, мин контрольдә тотам» дигән сигнал да булып тора. Без бары тик үзебезнең тормышыбыз һәм халәтебезне генә контрольдә тота алабыз. Эшләүдән туктамагыз. Моңа кадәр ниләр эшләгән булсагыз, шуларны дәвам итегез.

Йөрегез. Ерак араларны җәяү үтү стрессны киметә.

Көлеп, елмаеп дәваланабыз, ягъни күбрәк җиңел комедияләр карыйбыз. Көлү кандагы стресс гормоны дәрәҗәсен киметә.

Стресс вакытында Рескью Ремеди (RESCUE REMEDY) гомеопатик препарат та ярдәмгә килә. 0,5-1 литр суга 4 тамчы тамызып, көн дәвамынды эчәргә була.

Магний катнашмалы тоз, икенче төрле «английская соль» дип тә атыйлар. Суга шул тозны салып ванна керегез.

Үзегезгә иртән көн дә эшли торган бер йола булдырыгыз. Мәсәлән, бер чынаяк үләнле тәмле чәй эчү. Әлеге йоланы башкару үз тормышыгызны контрольдә тоту хисен бирәчәк. Алдан ук көннең ничек башланганын белеп торасыз.

Стресс вакытында су эчү бик мөһим. Көн дәвамында җылымса яки чамалы гына кайнар су эчегез.

Кеше шок, стресс халәтендә булганда суларга оныта, аның ритмы үзгәрә, шуңа күрә үзегезнең ничек сулыш алуыгызга да игътибар итегез, сулагыз.

«Курку хисе белем, фикер булганда китә» Психология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллин: 1. Беренчедән, теңкәгә тия торган хәл, фикер һәм курку өстендә эшләргә кирәк, чөнки алар еш кына нигезсез була. ТикТок, фейсбук, башка социаль челтәрләр, күршеләрдән килгән мәгълүматны гына анализлап түгел, ә төрле матбугат чаралары тәкъдим иткән язмаларны да укып, аларны анализлап, кешегә үзенә фикер йөртү дә зарур. 2. Хәзерге вакытта күп урын эмоцияләргә бирелгән. Күп кенә авторларның язмаларында эмоция бар, ә анализ, мантыйк, аң юк. Эмоциональ мәкаләләр кешеләргә тәэсир итә. Бу вакытлыча гына. Бераздан, әкренләп боларның барысына да — сәяси һәм икътисади вәзгыятькә адаптация башланачак. Әлеге механизм барлык кешеләрдә дә эшли, чөнки баш мие шулай корылган. 3. Россиягә, безгә, тормышыбызга янаган куркынычка да объектив карарга кирәк. Шуннан соң инде әлеге куркынычның ни дәрәҗәдә арттырылган булуы турында нәтиҗә ясарга була. 4. Бик оста булсагыз, үз-үзеңне уңай уйлар, фикерләргә ышандыру белән дә шөгыльләнә аласыз. Дөрес, чынбарлыкны онытырга ярамый, адекват булып калырга да кирәк. 5. Тәвә кошы кебек башны комга тыгу — эффектлы чара түгел. 6. Урамга протест белдереп чыгучы халыкның эмоцияләрен дә объектив бәяли белергә кирәк. Анда яшьләр күп. Мин аларны аңлыйм да: алар үзләренең киләчәге өчен борчыла. Ә бу борчылу үз чиратында хәлне, вәзгыятьне аңлап бетермәү аркасында килеп туа. Яшьләр озак вакыт мониторга төбәлеп, компьютер эчендә яшәде, чынбарлыкны белми иде һәм аларны кинәт кенә реаль дөнья белән очраштырдылар. Без, олылар, яшьләргә монитордан кала нәрсә бирдек? Менә шул хакта да уйланырга кирәк. Яшьләр анда реаль дөньядан янаган куркынычны тоеп чынбарлыкка кайттылар. Үз-үзеңне саклау инстинкты бу. Социаль интеллект күтәрелә. 7. Кешенең аңы үз-үзен борчылмаска ышандыра алу мөмкинлегенә дә ия. Курку хисе белем, фикер, булганда китә. Эмоцияләр калтырата, ә белү, аңлау дәвалый. Карау, аңлау, уй-фикерләрне тәртипкә китерү нигезендә тынычланырга кирәк, — дип аңлатты белгеч. «Борчуларыгызны туганнарыгыз белән бүлешегез» Медицина психологы Резидә Акбирова да үзенең киңәшләре белән бүлеште: Бер яктан, телевизордан яңалыклар карау, газеталар уку безгә вәзгыятьне контрольдә тоту хисен бирә. Чынлыкта исә, бу борчылу, шомлануны арттыра гына, чөнки без төрле хәбәрләр укып, кат-кат үзебезнең көчсезлегебездә инанабыз гына. Әлеге вакыйгаларга без йогынты ясый алмыйбыз. Яңалыклар укымау, карамау хәерлерәк тә яисә әз-әзләп, мәсәлән, көнгә бер тапкыр карап алырга була.

Апатиягә бирелеп китмәс өчен, игътибарны үзегезнең көндәлек мәшәкатьләрегез, эшләрегез яки туганнарыгызга күчерегез. Нәкъ менә монда барысы да үзегездән тора: без гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә йогынты ясый алабыз.

Борчуларыгызны туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бүлешегез, эчегездә тотмагыз.

Төп ихтыяҗлар вакытында башкарылырга тиеш: ашау-эчү, җитәрлек күләмдә йоклау.

Әллә кая күкләргә очып китмәгез, җирдә калыгыз. Сулыш алуыгызны контрольдә тотыгыз, тынычланыгыз. Тын чыгару тын алуга караганда озынрак булырга тиеш.

Үзегезне борчыган мәсьәләләрне кәгазь битенә теркәп куегыз да, аларны кире кагу яки килеп туган очракта чишү юлларын билгеләгез. Әлеге күнегүне гаилә, дуслар, туганнар белән эшләү отышлы.

Әлбәттә, курыкмыйча, борчылу һәм шомлану хисләрен, тискәре эмоцияләрне тоймыйча булмый. Бу очракта стандарт булмаган вакыйгаларга: пандемия, хәрби операциягә карата килеп туган әлеге хисләрнең табигый булуын тану мөһим. Ни дисәң дә, көндәлек тормышта, көн саен килеп туа торган хәлләр түгел. Кайгы-хәсрәтле хәлдә озак булу стресс дәрәҗәсен арттыра ала. Булган авыруларны кузгатуга да, яңалары барлыкка килүгә дә этәргеч булуы бар. Кешедә йокысызлык, хәл китү, кайгылы халәткә бату, апатиягә бирелү барлыкка килергә мөмкин. Мондый вакытта үзеңне һәм башкаларны да аңлый белү мөһим. Кирәк очракта белгечләргә мөрәҗәгать итегез, — диде психолог. Резидә Акбирова катлаулы вакытта балалар белән ничек сөйләшергә икәнен дә әйтте. «Балалардан, алар ничә яшьтә генә булмасын, вакыйгаларны яшереп калып булмый. Алар барысын да күрәләр, ишетәләр. Бу хакта сөйләмәү начаррак. Берни дә булмагандай кылану баланың курку хисен арттырачак кына. Ул аны «минем белән сөйләшмиләр, чөнки бу бик куркыныч әйбер» дип кабул итә ала.  Баланың яшь үзенчәлекләрен истә тотып, һәрбер әйберне үз исеме белән атап, аңлатырга кирәк. Психика бушлыктан курка. Бала белән башта аның хисләре турында сөйләшегез. Баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә дә игътибарлырак булырга тырышыгыз», — дип аңлатты ул. «Пәйгамбәребез күңел төшенкелегеннән Аллаһы Тәгаләгә сыенган»  Казанның Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин : Безнең әби аеруча ваемсыз, гафил булган бәндәләр хакында: «Аның өчен ике дөнья бер морҗа», — дип әйтә иде. Әлбәттә, дөньяда барган хәлләр күкрәгендә йөрәге типкән кешене борчымый калмый, шуңа күрә борчылабыз, уйлыйбыз, үзебезгә ниндидер гыйбрәтләр алабыз. Пандемия барыбызның да якын кешеләрен алып киткәндер? Камилә өчен дә борчылып тордык. Хәрби операция, ике ут күршесенең кулларына корал алып бәрелешүе бик күңелсез хәл. Хәзер дөньяда акыллар өчен бик көчле мәгълүмати сугыш бара. Ахыры хәерле булсын. Раббым патшаларыбызга аек акыл, хикмәт, мәрхәмәт бирсен.  Бер караганда тамак тук, өс бөтен, күңел тыныч булганда Аллаһыга шөкер итеп, гыйбадәтеңне кылып кына ятасы кебек. Әмма «михнәткә түзеп була, рәхәткә түзеп булмый» дигәннәр. Халкыбыз оҗмахта кебек үк яшәмәсә дә, соңгы 20 елда рәхәт-тук тормышны күрдек, әмма туклык аздыра да ул. Элек дүрт почмаклы өйдә мич тирәли әби-бабай, әти-әни, 5-6 бала, кышын сарык-кәҗәсенә кадәр сыйса да, бүген авылдагы әти-әни дә сыймый. Өйләребез киңәя, күңелләребез тарая. Элек әбиләребез ачлы-туклы бала үстереп, Раббыга күпме шөкер иткәннәр. Бүген Аллаһ биргәнгә чумып, Аңа рәхмәт әйтергә вакыт та калмый. Шуңа бәндәләре бераз уйлансын, гыйбрәт алсын, кадерен белсен өчен, Аллаһ киң юлларны бераз кысып, тарайтып куя.  Тормышта авырлык килсә, явып торган нигъмәт киселсә, иман иясе депрессиягә бирелеп, күңел төшенкелегенә чумасы урында, үзенә гыйбрәт алырга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга, нәрсәнедер үзгәртергә яки үзе үзгәрергә тиеш. Беренчедән, җирдә дә, күктә дә Хуҗа Аллаһ. Аның теләгеннән, рөхсәтеннән башка бер агачтан бер яфрак та төшмәс. Кайчак дөнья дилбегәдән ычкынган кебек тоелса да, дилбегәне ныклап тотучы Хуҗа бар.  Икенчедән, беркем дә тәкъдирендә язылган ризыкларын ашап, суларын эчеп, һаваларын сулап, акчаларын туздырып бетермичә бу дөньядан китмәячәк. Сиңа, балаңа язылган ризык, ничә сумнан булса да, тешне сындырып булса да, керәчәк. Аннан бер кешенең насыйбы да икенче берәүгә насыйп булмас.  Өченчедән, безнең халык бигрәк кызык инде. Дөньяда берәр хәрәкәт китсә, тизрәк әйбер җыярга тотыналар. Ярый ла ипи-тозын тутырып куйса, тагын телевизор, суыткычлар, машиналар җыя башлыйлар. Янәсе, тиздән бар нәрсәнең бәясе артачак, акчаның кыйммәте бетәчәк. Нишләптер бөтен ашыгу, ашкынуларыбыз һаман мал җыеп калуга, дөньяны куып өлгерүгә юнәлтелгән. Дөресен әйтергә кирәк, бүген кич йокларга яткач та, күпләр иртән уянмаячак. Үлем фәрештәсе аның керләнгән җанын җавап алу өчен Раббысына кайтарачак. Безгә бәлки, җыеп өлгергән гөнаһлардан тәүбә итәргә, кимсеткән, үпкәләткән кешеләрдән гафу үтенеп, аларның риза-бәхиллеген дә сораргадыр? Күңел төшенкелеге шайтанның адәм баласын сындыруда куллана торган зур коралы булып тора. Аягы-кулы сәламәт булган, әмма күңеле сынган күпме кешеләр җир өстендә тере мәет кебек йөриләр. Аларның алга таба атларга, көрәшергә көчләре юк. Ә күпме кешеләр саулыкларын, ризыкларын югалтып та сынмыйлар, язмыш давыллары аларны кат-кат аяктан екса да, бирешмиләр, яңадан торып юлларын дәвам итәләр. Шуңа күрә пәйгамбәребез күңел төшенкелегеннән Аллаһ Тәгаләгә сыенган: «Йә, Аллаһ, сакла мине кайгыдан һәм күңел төшенкелегеннән, гаҗизлек һәм ялкаулыктан, саранлык һәм куркаклыктан, әҗәт авырлыгыннан һәм кешеләрнең явызлыгыннан».





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.