Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Камал театрына япон проекты: татар зыялысының чын йөзе яки Бикчәнтәевның изге көрәше

0 340

Камал театрына яңа бина салына дигән хәбәрне татар җәмәгатьчелеге сөенеп каршыламады, чөнки урыны үзгәрәчәк иде: «Татарстан урамы, 1 нче йорт» дигән адресны югалтасы килмәде милләтнең. Әмма бу хәл ителде, урыны да билгеләнде. Җәмәгатьчелеккә ризалашырга гына калды. Шушы көннәрдә бинаның нинди булачагы да билгеле булды. Ризасызлар бар. Ләкин бу юлы да ризалашырга калачак. Чөнки бинаны татар интеллигенциясе сайлады. Ягъни, татар интеллигенциясенең ун вәкиле. Театрның яңа бинасы темасына хәбәрчебез күзәтүе һәм экспертлар фикерен тәкъдим итәбез. ххх Әлбәттә, республикада толерантлыкның бер үрнәге буларак, Камал театры буенча эш алдарак башланырга тиеш иде. Бездә шулай бит: Чаллыда татар театры бинасы төзедек (дөресрәге, иске бинаны яңартып ясадык), аның артыннан рус театрына — «Мастеровые»га яңа бина салып куйдык, анысы быел ачыла. Түбән Камада татар театрының бинасын төзекләндердек, янкорма да өстәп салдык, инде рус телендә иҗат итүче ТЮЗны биналы итү буенча актив эш бара. Качалов театры бинасына зур колачлы реставрация ясалганнан соң, Камал театрына да реставрация ясалырга тиешлеге көн кебек ачык иде. Әмма ул һаман сузыла килде. Ниһаять, Камал театры администрациясе, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасы бергәләп, театрны реконструкциягә әзерлек эшләрен башлады. Төрле чыганаклар төрлечә сөйли — әллә Фишман Камалга килгән, әллә Камал — Фишманга. Ләкин ике масштаблы шәхеснең — Фишман белән Бикчәнтәевның уйлары килешкән. Уйламаганда-көтмәгәндә, Татарстан Президентының гаҗәеп карар кабул итүе билгеле булды — театрга зур масштаблар белән яңа бина салыначак. Курчак театры бинасы тарихка Минтимер Шәймиев исеме белән кереп калган кебек, Камал театры бинасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеме белән тарихка керәчәк. Камал театры + Фишман = халыкара конкурс Шулай итеп, театр бинасы проекты өчен дөньякүләм конкурс игълан ителде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова соңыннан матбугат конферениясендә билгеләп үткәнчә: «Безнең конкурс аша бөтен дөнья безнең мәдәнияткә кушылды. Бу конкурс тарихыбызны, милләтебезне, мирасыбызны популярлаштыру өчен бик мөһим». Дөнья күләмендә танылган архитектура бюролары үз проектларын тәкъдим итте. Дөнья күләмендәге билгеле шәхесләрдән һәм татар интеллигенциясе вәкилләреннән торган жюри алар арасыннан өчесен сайлады. Очколар кушылып, җиңүче сайланды. Проектларны тәкъдим итү утырышы онлайн узды. Дөрес, фикер алышуларның иң кайнарын күрмәдек, хәтта жюри таралганда да кем җиңгәнен белмәгән — монысын матбугат конференциясендә Фәрит Бикчәнтәев ассызыклады. Җиңүче проектны игълан итүгә багышланган матбугат конференциясендә ул әлеге фикер алышуларны «Театральное представление» не хәтерләтте, диде. «Сила искусства», дип өстәде Ирада Әюпова. Ирада Әюпова үзе, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең баш архитекторы Илсөя Төхфәтуллина башка проектны — бик аз гына аерма белән икенче урынга калган «Асиф Хан» ны — яклаган, алар моны кат-кат ассызыклады. Илсур Метшин «япон проектын» Бикчәнтәев яклавын әйтте: «Кичә сезнең фикер хәлиткеч иде. Сез театр бинасына заказ бирүче һәм үзегезгә ошаган проектны ассызыкладыгыз». Димәк, без шундый нәтиҗә ясый алабыз — Фәрит Бикчәнтәев зур көчләргә каршы көрәшкә чыккан. Аның артында — театр труппасы һәм жюри әгъзалары буларак сайланган татар зыялылары вәкилләре тора. Ул зыялылар арасында бөтенесе театраль дия алмыйбыз. Арадан берсенең: «Пандемия булу сәбәпле, тамаша залларына йөрмәү яклы булып, андый сәфәрләрне туктаткан идем», — дигәне дә булды. Шуңа күрә алар проектны яклаганмы, әллә Бикчәнтәев җитәкләгән театрнымы — монысы һәрбересенең үз җаваплылыгында. Менә жюридагы татар интеллигенциясе вәкилләренең кайбер фикерләре:

Искәндәр Гыйләҗев: «Һәр татарның үз фикере бар. Мин фейсбуктагы дискуссияне укыйм, анда язучыларның 99 проценты проектның «П» хәрефен дә аңламый. Бер-ике фото күргән дә, «ой өчпочмаклар…», тегесе-монысы… Болгатып утыралар, кыскасы. Ярар, анысы пүчтәк, безнең татарга хас нәрсә, гомергә шулай булган һәм булачак. Мин инде тәҗрибәле кеше — безнең җәмгыятьнең үзенчәлекләрен чамалыйм. Байбулат Батуллин язганчы, кайда булган ул халык элегрәк?! Нишләп алар жюри утырышыннан туры эфирны карамаганнар? Җиде миллион татарга 5 мең кеше караган. Соңыннан акыллы кыяфәт белән тәнкыйтьләп утырырга яраталар инде. Менә Искәндәр Гыйләҗев, менә Римма, Илфат, Тәбрис… Алар нәрсә уйлаган? Нигә татарны кайгыртмаганнар? Без анда сигез сәгать утырдык, алдан ике атна проект документацияләрен өйрәндем. Һәр проект вәкилләре үз концепциясен бик тәфсилләп аңлатты. Бу бит концепция, йөз процент шулай була дигән сүз түгел. Нигездә шулай була, ләкин кайбер элементларга үзгәреш кертелү — нормаль күренеш.  Дөресен әйтим, тәкъдим ителгән сигез проектның финалга чыккан өчесе иң ошамаганы булды. Валлаһи дип әйтәм. Мин бит инде архитектор да, рәссам да түгел, минем ул театрда уйныйсым да юк, тамашачы булып килергә генә планлаштырам. Ахыр чиктә миңа шушы ике проект ошады. Ләкин минем өчен шушы җиңгән проект беренче урында булды. Әлеге проект хәзерге бинаның яңа шартлардагы дәвамы, киләчәккә омтылышы. Икенче урын алган «Асиф Хан» проекты миңа төссезрәк булып тоелды. Бу проект буенча төзелгән бина Казанның йөзен үзгәртәчәк, бөтен кеше аны кабул итәчәк. Ул чын мәгънәсендә безнең милли-мәдәни үзәгебез булачак. Әлбәттә, бөтен татар канәгать булмас һәм бу — нормаль күренеш».

Тәбрис Яруллин: «Алдан җибәрелгән материалларны тәфсилләп өйрәндем һәм өч фаворит билгеләгән идем. Анда берничә кыса буенча сайлыйсы иде: техзаданиегә туры килүе, сәнгати ягы, милли тәңгәллек… Үз фикерем булса да, бинада эшләячәк театр фикеренә дә колак салырга иде исәп. Җиңгән ике проект бөтенесенә ошады, димәк, минем эксперт фикерем күпчелек белән туры килә. Аннары баллар тездек. Мин үзем билгеләгән өч проектның кайсы җиңсә дә шат булыр идем. Дөньякүләм зур объектлар төзегән бюролар арасыннан сайлауга горурланып утырдым. Экспертлар да яхшы сайланган иде: Илфат абый белән Римманы күрүемә бик шат идем. Әллә бу бина Казанны ямьсезләтә дигән фикерләр дә бармы? Мин күрмәдем әле андый фикерләрне. Бинаның тышкы күренеше буенча ассоциатив рәтне күп итеп дәвам итәргә була. Беренче чиратта, бина минем өчен киләчәк белән ассоциацияләште. Үз вакытында Кол Шәриф мәчете дә киләчәккә караш иде. Ул хәзер төп символларның берсе. Камал театрының яңа бинасы да киләчәккә караш».

«Безнең гәҗит» газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов «япон проектын» яклаган. «Башка мөһим проект булган икән. Алар аны шедевраль, диделәр, исемнәрен әйтмим. Оятларына көч килмәсә, үзләре акланырлар тарих алдында. Мин каршы булдым. Яраткан камаллыларга түземлек, тамашачыларына сабырлык телим. Ахыргача бәхәсләштем, башта килешүчеләр күп иде, ахырга таба проектның шедевраль буласын әйтүчеләр арта барды һәм… мин ялгыз диярлек калдым. Берничә кеше фикердәш булды анысы. Аларның исемнәрен әйтмим…» Илфат әфәнде боларны язганда «япон проекты» җиңәчәге билгеле булмаган, күбесе шедевраль дип «Асиф хан»ны яклаган булган (ул конкурста 2 нче урын алды). Фәрит Бикчәнтәевнең иң шәп тамашасы

«Япон проекты» өчен Фәрит Бикчәнтәев һәм бөтен театр көрәшкән. Бәлки ул, көчле режиссер буларак, жюридагыларның һәрберсе үз җиңүе итеп кабул итәрлек итеп тамаша куя алгандыр, ул фикер алышуны «театральное представление» дип атады бит. Кыскасы, «япон проекты» җиңүе — ул «ун татарның» түгел, Фәрит Бикчәнтәев җиңүе, бу аның режиссер буларак иң көчле тамашасы. Башка проектта шедевр күргән түрәләргә каршы барып, үз сүзен әйтеп кенә калмыйча, яклап чыга алуы һәм җиңүе! Соңгы елларда Камал театрының даһи әсәрләре чыкмавын театрның баш режиссеры бина өчен конкурс уенындагы җиңүе — җиңүнең «мировая премьерасы» белән аклады. Ул аны татар интеллигенциясенең җиңүе итеп ышандыра алды. Әлеге жюрига эләккән һәр татар интеллигенциясе бу җиңүне үз җиңүе дип санарлык итә алды. Афәрин димичә, ни дисең?! Беренче санлы татар режиссеры үзенең алтмыш яшьлек юбилеена татар халкыныннан бүләк ясата алды. «Ун татар җиңүе» — татар интеллигенциясенең берләшә алуын да күрсәтә алган факт. Бу интеллигенциянең ничек сайлануы башка мәсьәлә. Әмма ун татар булса да берләшә алды. Әлбәттә, соңгы сүзне Президент әйткәнен аңлыйбыз. Әгәр ул проектның катлаулы һәм эксплуатациясе кыйммәткә төшәсен аңлаган хәлдә дә театр фикерен җөпләгән икән, моны татар театрына һәм аның шәхесләренә зур хөрмәткә юрыйк. Бу, әлбәттә, тамаша тәмам, пәрдә төште, дигән сүз түгел. Ә бәлки монысы пролог булып, уен башлана гынадыр. Илсур Метшин үзе яклаган проектның җиңелүе турында сүз алып барганда «иске чемоданнар»ны телгә алды. «Фәрит Бикчәнтәев, Ренат Таҗетдинов, Искәндәр Хәйруллин, Разил Вәлиев кебек безнең хөрмәтле татар интеллигенциясенең тавыш бирүе минем өчен көтелмәгән булды, — диде Илсур Метшин матбугат конференциясендә. — Кичә Евгений Миронов, Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшеп торганда, бик әһәмиятле сүз әйтте. Баш режиссер буларак, мин сәхнәгә нәрсә белән чыгасын бик каты уйлар идем, диде ул. Бу — артистлар өчен „вызов“. Иске чемоданнар белән яңа театргамы? Ул иске репертуарны күздә тотмады. Яңа бинага тәңгәл килергә кирәклеген әйтте». Хәерлесе… ххх Ә хәзер әлеге «конкурс уенында» катнашмыйча, тамашачы ролендә булганнар фикере. Архитектор, «Кол Шәриф» мәчете проекты авторы Айвар Саттаров: «Минемчә, бу проект татар мәдәниятенә, татар эстетикасына бер яктан да килешми. Бу безнең өчен чит эстетика. Андый биналар хәзер бөтен дөньяда тулган. Аның агрессив формалары безгә берничек тә килешми. Аның формаларында татар җаны да, хисе дә юк. Мин барлык проектларны карап чыктым, дөресен әйткәндә, берсендә дә татар рухы юк. Бөтенләй юк! Инглиз архитекторының икенче урын алган проекты азмы-күпме килешә иде. Анда да татарлык юк инде, ләкин аны эшләп бетереп була иде. Мин конкурста катнашмакчы идем — кертмәделәр, чыгарып ташладылар. Чит архитекторларның эшләре булды инде монда — Милли китапханәне эшләделәр, мәсәлән. Алар Казанны белмиләр, бер-ике килеп кенә шәһәрне аңлап булмый. Казан рухын алар сизмиләр. Алар дөнья буйлап космополитик эстетика тараталар. Без инде дөнья югарылыгында дип шатланабыз, алдынгы дибез, «продвинутый» дибез, тегесе, бусы…  Пирамида төзелгәнне хәтерлим әле, «Мировой уровень» дип кул чаптылар. Минемчә, ул булмаса да хуш, бигрәк чит әйбер булып тора. Төзелеп беткәч түгел, төзегәндә үк проектның чит әйбер икәне күренәчәк. Ә безнең татар театры бинасы кебек объектлар мәңгелеккә барырга тиеш. Заманында беренче татар архитекторы Исмәгыйль Гайнетдинов Опера тетары бинасы проектын ясады. Ул утызынчы елларда да матур иде, хәзер дә матур. Ә бу проектны бүгенге буыннар «йотса», киләчәк буын ничек карар? Шул хакта да уйларга кирәк. Фикерем шул — бу проект Казанга килешми». Халык язучысы Марсель Галиев үз фикерен аккаунтына язган: «Татарны башкалабыз үзәгеннән куу бара. Яңа театр бинасының сурәтен күргәч, бу фикерем тагын да ныгыды. Театр бинасы классик архитектура чалымында төзелергә тиеш. Күркәмлеге гасырларга барырлык бина булырга тиеш! Ә бу… Җир тетрәүдән соң өелеп калган бетон кисәкләреннән торган чүп өеменә охшаган. Үзәктән читкә тибәрелгән театрга иң актив буын — урта һәм өлкән буын тамашачысы йөрмәячәк. Театр үз теләге белән тамашачысыз калырга уйлый, күрәсең».

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Мин театрның күчүенә бик каршы идем, проектны күргәч, ул миңа бик ошады. Ул гаҗәеп! Безнең шәһәрне баетачак — аның архитектурасында зур яңалык булачак! Мин фикеремне үзгәрттем — хәзер инде мин урыныннан да канәгать! Бу проектны элеккеге урынына салсалар, тагын да яхшырак булыр иде, ләкин тегендә дә әйбәт булачак. Бу проект — космос! Андый театр Россиядә дә юк! Бу гаҗәеп күренеш булачак! Ул миңа космостан килгән могҗизаи кораб булыр кебек тоелды. Ләкин ул проектның бер ялгышлыгы бар: ул безнең климатка туры килми. Япониядә башка климат. Шуңа күрә эксплуатация вакытында читенрәк булачак һәм бик кыйммәткә төшәчәк. Чөнки бездә кар ява, быелгы кебек кыш булса, аны кар басачак. Кар эри дә суга әйләнә, су бозга әйләнә. Ләкин матур инде. Халык кына йөрсен! Ә халык бинаны күрергә йөриячәк! Һәрхәлдә, беренче вакытта халык булачак анда. Аннары инде театрның үзеннән тора…» Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Бу татар халкына бүләк ителгән «коры ботак». Республика татар халкына шундый «бүләк» ясарга җыена. Бина агрессив-җимергеч кыяфәтле. Бизәлеше ерактан татарныкы кебек күренсә дә, төсләр фактурасы, бизәкләр композициясе традиция бозылуын күрсәтә. Бина күренеше югарыдагыларга якынайтылган «татар интеллигенциясе» тирәлегендәге җимереклекне символлаштыра. «Татар интеллигенциясе» буларак комиссиягә кертелгән кешеләр Казан үзәгеннән татарлыкның кысып чыгарылуы өчен, милли мәдәнияттә формализм өчен шәхси җаваплы. Иң куркынычы — милли характерның җимерелә баруы. Нәтиҗәләре тиздән күз алдында булачак. Милли мәдәният татарларның үз куллары белән читкә чыгарылса да, мин әле халыкка ышанам. Лев Толстой безгә үлмәс татарник образын бүләк итеп калдырды. Милләткә бу кадәр басым эзсез үтмәс — саклану тенденциясе эшләр. Мин урын саны мәсьәләсендә техзадание вакытында ук тавыш күтәргән идем. Камал театры бинасы — татар дөньясы өчен бердәнбер академик бина. Мәскәү театрларындагы урыннар саны белән чагыштырмасыннар. Русның үзтәңгәллеген ныгыта торган биналары күп, безнең бөтендөнья татарларын Казан үзәгенә җыя ала торган башка андый бина юк. Татарларны җыйган чаралар урын саныннан чыгып билгеләнә, урын аз икән, кунаклар чакыру өчен квота да үзгәрә. Димәк, татар үзен үзе кыса булып чыга». ххх Миләүшә Хабетдинова фикерен дәвам итеп, Камал театрының зур залы 600 урынлы булачагы — ни кызганыч, театрның техзаданиесе. Театр тамашачылар санын кыскартырга карар иткән. Театр үз теләге белән 242 татарын кысрыклап чыгарды — элеккеге залдагы 842 урынына 600 урын гына булачак. Әлбәттә, бу аншлаглар ясауның һәм план үтәүнең җиңел юлы. Әйе, театр залы зур булмый диючеләр дә хаклыдыр. Әмма «Поэт в России больше чем поэт», дигәндәй, татарның Камал театры — театр гына түгел, ул татарның татарлыгын ныгыту, рухын баету, бер-берсен тою урыны. Татарның мәйданы да театр… иде… Камал театры мәйдан булырга теләми, ул бары тик театр гына булырга телиме? Миллион ярым башкортның академтеатрында 500 урын булып, 7 миллион татарның академтеатрында 600 урын булачакмы? Миллионнан артык халкы булган Казанның беренче санлы театрына 600 тамашачы гына сыячакмы? ххх Ризасызлар күп һәм алар һәрвакыт булачак. Искәндәр Гыйләҗев әйтмешли: «…безнең татарга хас нәрсә, гомергә шулай булган һәм булачак». Ә бит уйлап карасаң, нәкъ менә «ун татар» сайлаган проектның җиңүе «япон проекты»ның татар көзгесе булуын күрсәтә түгелме? Беренчедән, алар барысын да театр техзаданиесенә туры китереп, татар үзтәңгәллеге һәм татар театры тарихы буенча безнең галимнәр әзерләгән белешмәләр буенча эшләгән. Аларга тәкъдим ителгән «татар идентичносте» шундый, «япон проекты»ндача — җимереклеклек, хәрабә күренә икән, димәк, шундый, авыш манаралар күренә икән — андый түгел дия аласызмы? Климатка туры килмиме — без тырыш халык бит, җыештырырбыз. Кыскасы, без үзебезгә лаек проектны алдык. Көзгегә үпкәләмик… «Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — Көләрлек булса, булмаса — еларсың», — дип яза Тукаебыз «Театр» шигырендә. Җиттек шушы хәлгә: театр гына түгел, аның бинасы да үз хәлебезне күрсәтә. P. S. Камал театрына зур масштаблар белән бина төзелүнең башка мәдәни төзелешләрне туктату куркынычы бар. Безнең Минзәлә дәүләт театры, Буа дәүләт театрына реставрация-ремонт кирәк, иҗади уку йортлары — Театр училищесы, Сынлы сәнгать училищесы, Музыка училищесы биналары ремонт-реконструкциягә мохтаҗ. Болар Камал театры төзелеше белән параллель эшләнәчәкме? Билгесез… P.S.: «Интертат» бәйгене оештыручыларга жюриның ничек сайлануы, аерым алганда, ун татарның сайлану принциплары турында сорау юллаган иде. Мәкадә басмага әзерләгәндә без Камал етатрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең җавабын алдык. Аны кыскартып тәкъдим итәбез: «Камал театры — бина гына түгел. Ул бөтен бер халыкның символы», - ди Ренат Таҗетдинов безнең конкурс турындагы роликта, ул «татар халкының йөрәге». Шушы фикер жюрины формалаштырганда да хәлиткеч фактор булды. Шунлыктан эксперт советы һәм жюри составына да архитектура, театр технологияләре буенча белгечләр генә түгел, татар интеллигенциясенең билгеле вәкилләре — туган якны өйрәнүчеләр, сәнгать белгечләре, тарихчылар һәм хәтта Камал театры тамашачысы да керде. Жюри составы төп стейкхолдерлар (Камал театры, Шәһәр башкарма комитеты, «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды, конкурс операторы) тәкъдимнәре буенча формалашты. Шунысын да билгеләп үтик: жюридан тыш заявкаларны эксперт советы да карады. Сүз уңаеннан, эксперт совет тавыш бирүендә дә Wowhaus лидерлыгындагы консорциум җиңгән иде. Жюри әгъзаларын сайлаганда төрлелек, лидерлык һәм экспертлык принципларыннан чыгып эш иттек. Лидерлык дигәндә без жюри әгъзасының җәмгыятьнең билгеле бер тирәлегендәгеләрнең фикерен жюрига җиткерә алу сәләтен күздә тотабыз. Мәсәлән, Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов һәм аның коллегасы Альфрид Бустанов (эксперт советында) шундый статуска ия. Тәбрис Яруллин, Римма Бикмөхәммәтова, Рәдиф Кашапов (эксперт советында) — иҗтимагый эшлеклеләр, алар татар яшьләре хәрәкәтенең актив лидерлары. Ринат Таҗетдинов турында әйтеп торасы да юк, ул театрыбызның аксакалы — аңа театр тамашачысы да, республика җитәкчелеге дә ихтирам белән карый. Шунлыктан без нәкъ шушы кешеләрнең әлеге эшнең бер өлеше булуын, халык исеменнән карар кабул итүен, бу процессның гадел булуын күрүен теләдек. Мин жюриның һәм эксперт советының һәр әгъзасы турында озак сөйли алам. Алар айлар дәвамында волонтерлык башлангычында янып эшләделәр. Алар үз миссияләренә гаять җаваплы карады. Дөресен әйткәндә, шәхсән минем өчен — Камал театрында озак еллар эшләгән кеше өчен конкурс нәтиҗәләре көткәннән дә югары булды: жюри төп кулланучыларның — театрның һәм тамашачының йөрәгенә барып җитә алган проектны сайлый алды».





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.