Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ришат Төхвәтуллин: «Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче хезмәттәшләремне хупламыйм»

0 54
Концерт башланганчы артистның үзе белән тиз генә сөйләшеп алдык. Гәрчә алдан ук интервью белән авыррак булыр дип әйтеп куйсалар да, кара-каршы утырып сөйләшеп алырга вакыт булды. «Баянчы Айнур Фатыйхов төшемә керде...» Ришат, соңгы вакытта ясалган зур адым дип нәрсәне әйтер идегез? Нәтиҗәләр ясау. Ялгышларны ачыклап, алар өстендә эшләргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым үзем өчен. Моңа кадәр гел экспериментлар ясадым, эзләнүләр булды, тик барыбер үзебезнең моңлы җырларга әйләнеп кайттым. Пандемия нинди үзгәрешләр кертте, нәрсәгә өйрәтте? Кадерне белергә өйрәтте. Пандемиягә кадәр концертлар бик арыткан иде, ял итәсе килде. Туктап алгач, концертларга бөтенләй башка караш туды, сагына башладык, тизрәк башлансын иде дип көтәбез. Өйдә күп эш эшләнде. Камал (яшь җырчы Камил Вәлиев - авт.), Алия Карачурина белән яңа җырлар чыгардык. Җыелган эшләрне эшләп бетердек. Тынгысыз елда югалтулар булдымы? Кызганыч, әйе. Көчле профессионал баянчыбыз Айнур Фатыйхов арабыздан китте. Күп җырчылар арабыздан китте… Туганнар арасында? Юк, Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Аллага шөкер! Авыр хәбәрләр алгач, ул тетрәндерә, тормыш темпыннан да тайпылабыз. Ничек кичерәсез? Минем өчен зур югалу Айнур Фатыйхов булды. Ул иң оста, виртуоз музыкант иде. Аның уйнавын кайда гына күрсәтсәң дә оят булмый. Аны югалткач, башта аңлап та бетермәдек. Вакыт узгач сагына башладык, кыенрак була башлады. Җырлардан ул искә төшә. Гел яхшы сүз белән искә алабыз. Төшкә кергәне бармы? Бер тапкыр керде. Ул концертка килгән икән, үзе ап-актан киенгән. Айнур, ничек алай килеп чыкты соң дип сорагач: «Белмим, миңа монда рәхәт», — диде. «Артист ике ел күренмәсә, аны оныталар» Хәзер тамашачы үзгәрдеме? Төп тамашачы үзгәрмәде. Алар шундый ук гади, җыр-моң ярата. Үзебезнең халыкка гына хас булган традицион җырны кабул итәләр. Бик үзгәреш сизмим. Бу әле пандемиядән соң Казанда беренче концертым. Концерт ноябрь аенда булырга тиеш иде. Олы яшькә җитүгә карамастан, тулы заллар җыючы артистларыбыз бар. Сез дә шулай телисезме? Алла теләсә, шулай булсын. Күп еллар сәхнәдә булу һәр артистның хыялыдыр инде ул. Без аның өчен бик күп тырышабыз, эшлибез. Минем уйлавымча, барысы да яхшы булыр. Күпмедер вакыт сәхнәдән китеп торып, яңадан кайтырга туры килсә, популярлыкны саклап кала алыр идегезме? Монда ике яктан карарга мөмкин. Әлбәттә, җырчы тамашачыны югалтырга мөмкин. Артист ике ел күренмәсә, аны оныталар инде. Икенче фикер дә бар, мәсәлән, укытучыларга ялны юкка гына ике ай бирмиләр бит. Баш ял итсен өчен бирелә. Әйтик, сәхнәгә яңа уйлар белән, көч туплап кайтырга була. Яңа идеялар, җырлар белән яхшы пиар адым ясасаң, бәлки, әйбәтрәк булуы да бар. Яңа дуэтлар көтеләме? Бүген концертта Камал белән яңа дуэт. Киләчәктә? Аны кем белә инде. Әлбәттә, без планлаштырабыз. Бер интервьюда артистлар берлеген булдыру идеясен хуплаган идегез, ул актуальме? Актуаль булу-булмавын әйтә алмыйм. Мин күп артистлар белән элемтәдә торам. Төрле мәсьәләләрне чишеп караган булды. Беренче мәсьәлә: концертлар вакытында бер-беребезнең арасына кермәскә. Мәсәлән, гыйнвар аенда Казанда мин концерт бирәм икән, башка артист гыйнвар аенда концерт бирми. Алдан ук сөйләшенә. Бүгенге көндә бер-беребезгә кысылмыйбыз. Ришат Төхвәтуллин быел өйләнә Ришат Фәттахов белән низаг нәрсә белән тәмамланды? Барысы да яхшы. Җырларны махсус хокук (исключительное право) буенча миңа күчерергә дип сөйләшкән идек. Документларны әзерләгән арада Ришат Фәттаховның фикерләре үзгәрде. Ул безгә махсус булмаган хокук (неисключтельное права) бирәбез диде. Ул очракта мин җырларны җырлый алмыйм, ул минем җыр булмый, фонд исемендә кала, җырлаган очракта Россиянең авторлар берлегенә һәм башкаларга түләргә мәҗбүр булам. Аларны җырлаган очракта Ришат Фәттаховка да түләргә мәҗбүр булам. Аннан соң тагын бер утырып күзгә күз карашып сөйләштек. Ул ни өчен хокук бирә алмавын аңлатты. Әлегә бу җырлар анда кала.  Соңгы вакытта бик күп тавыш чыгарган мәсьәлә — челтәрле бизнес. Сез ул өлкәгә ничек карыйсыз? Мин үземнең хезмәттәшләр сайлаган һөнәрләрне түбәнсетергә яратмыйм. Шәхсән мин артист булуны сайлаганмын, үземне ул өлкәдә күрмим. Башка һөнәрләр бар, мин, мәсәлән, инвестицияләр, башка бизнеслар белән шөгыльләнергә мөмкинмен. Базарга чыгып әйбер сату кебек һөнәрне аңлап бетермим. Минем хезмәттәшләрем ул һөнәрне сайлаган икән — аларның эше. Аларның килеп чыга, матди ягы тагын да яхшыра икән, дөрес эшлиләрдер. Мин алай булдыра алмыйм. Мин аларны хупламыйм. Инстаграмда 2022 елда өйләнәм дип вәгъдә биргән идегез… Ходай ничек насыйп итә инде. Алла боерса! «Халык җырларына яңа сулыш өрүне халкым алдындагы зур бурычым дип саныйм» Сәхнә артыннан чыккач, администратор күрсәткән урынга барып утырдым. Өч апа килде, мин берсенең урынына утырганмын икән. Икенче буш урынга барып утырдым. Ришат Төхвәтуллинның тамашачысы төрле: балалы гаиләләр, кызлар, егетләр, апалар, әбиләр, абыйлар, бабайлар. Миннән бер рәт алда ак кәләпүшле бер бабай утыра иде. Минем янда әнисе белән утырган кызчык: «Әни, ул „Сула“ны гына җырлыймы?» — ди. Әнисе бик күп җырлар булачагын әйтте. «Ә „Туган тел“не җырлыймы?» — дип сорый бала. Үзе бәйрәмчә итеп матур күлмәкләрен киеп килгән. «Әйтә алмыйм бит, кызым», — ди әни кеше. Баштан ук әйтеп узыйм инде - «Туган тел» булды. Концерт ул җыр белән тәмамланырга тиеш иде, тик алай булмады. Программа «Сула» дип атала. Концерт башында видео күрсәттеләр. «Туган җир һавасын сулый аласың икән — синнән дә бәхетле кеше юк», — дигән сүзләр истә калды. Артист үзе дә күренде. «Иҗатымны үз итүчеләр белән бер сулышта булу — Аллаһы Тәгаләнең зур бүләгедер», — ди ул. Кичә «Авылым баласы» җыры белән башланды. Аннан соң «Әни кочагы» яңгырады. Гомумән, беренче өлеш авыл, туган йорт, әни, балачак, туганнар турында дип әйтер идем, анда күбрәк халык җырлары яңгырады. Тамашачы да моңланып, тибрәнеп, хатирәләргә чумып утырды. Ленар Шәймөхәммәтов исемле егет репертуарындагы тәүге җыры белән чыгыш ясады. Ул — Башкортстан егете. Ике җырчы да Октябрьский музыка көллиятендә бер укытучыда белем алган. Аларның тавышлары да охшаган кебек тоелды. Күзне йомып тыңласаң, кайбер өлешләрендә Ришат Төхвәтуллин кебек булып китә. Афәрин, бик матур башкарды, миңа ошады. Тамашачы да алкышларын кызганмады. Концертта «Әдрән диңгез» җыры да яңгырады. «Замана белән бер адымда булырга омтылсак та, бәгырьдәгесе үзгәрешсез кала. Яңалыкка омтылсам да, традицияләргә тугры кеше булуымны беләсездер. Мин яңа җырлар иҗат итеп, аларны гына да башкара алам, ләкин халык җырларына яңа сулыш өрүне халкым алдындагы зур бурычым дип саныйм», — диде артист тамашачыга. Беренче өлештә бик күп алкышлар җыйган җыр шул булды бугай. Баянга җырлаган җырны да тамашачы яратты. Яңа баянчылары — Виталий Анисимов. «Чаллы егете, үзебезнеке», — дип тәкъдим итте артист баянчысын. Башкорт халык җыры — «Кара юрга» Аннан соң Алия Карачурина ике җыр җырлады. Берсе Хәния апа Фәрхи истәлегенә «Авыл киче» иде. Сәхнәдәге экранда Хәния апа күренде, аның тавышы да яңгырады. Залда «И-и-ий», — дип авыр сулап куюлар ишетелде. Концертта бер башкорт халык җыры «Кара юрга» яңгырады. Артистның тормышы ике республика белән дә тыгыз бәйле. Туган якка хөрмәт дип кабул иттем аны. Башка елларда башкорт җырларын башкарганын белмим, бәлки, ялгышамдыр. Бу җырны башкаруы барыбер бер җылы хис уятты. Ике республикага булган ярату бер-берсен тулыландырып тора, ди җырчы. «Кара юрга» дан соң тәнәфес игълан ителде. Холлда бер апа китаплар сатып тора. Анда Хәмдүнә апа һәм Ришатның үзе турында китап та бар иде. Ул китапны күргән дә, тотып караган да юк иде әле. Ул октябрь аенда ук чыккан икән инде, «Мой путь» дип атала. Анда җырчы турында истәлекләр тупланган, җырчының үз сүзләреннән язылган өлешләр бар. Китапның авторы — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь җырчы Динара Рәхимова. Бер секунд элек булган елмаюның эзе дә калмады Икенче өлештә инде күбрәк яшьләрнең күңеленә хуш килә торган җырлар булды. Анда инде биюләр дә күп булды. Биюче егет-кызларга җырчы үзе дә кушылды. Дөресен әйткәндә, мин артистның алай биюен яратып бетермим. Ул Ришат Төхвәтуллинга гына кагылмый. Аның өчен аерым биючеләр бар бит. Алар артист микрофонын алып, сәхнәдә аның җырына кушылмый бит. Бәлки, ул биюләр хәзерге заман таләбедер, белмим. «Исеңдәме» җырының беренче ноталарын ишеткәч үк халык җанланып китте. Минем янда утырган теге бәләкәй кызның да кәефләре күтәрелде. «Күзләреңә», «Серле төнем», «Әйтегез нигә соң», «Агым су» җырлары тезелеп китте, бәлки, тәртибе башка булгандыр, әлбәттә. Тамашачы уянды инде. Заманча итеп эшләнгән, хип-хоп бии торган «Бие, басс» җыры яңгырады. Кабул итә алмадым мин Ришат Төхвәтуллин башкаруында андый җырны. Аннан соң ул Роберт Миңнуллинның «Усал булырга кирәк» шигырен сөйләде. Аның авторын әйтеп узарга кирәк булгандыр дип уйлыйм, бәлки, яшьләр белмидер. Шуны да әйтеп узарга кирәк, кайбер җырларның экранда авторлары күренде, кайберсенең юк. Бәлки, аның бер логикасы булгандыр, мин сизми калганмындыр. Шигырьгә кайтсак, ул юмор хисе белән сугарылган шигырь бит инде, тамашачы елмайды. Шуннан соң «Кая» җырының көе яңгырады — контраст булды. Бер секунд элек булган елмаюның эзе дә калмады. Ул җыр Казан гимназиясендә булган фаҗигагә багышланган. Аннан соң сәхнәгә яшь артист Камил Вәлиев чыкты. Беренче җыры моңсурак дип исемдә калды, аннан соң «иркәм, назым» дип җырлады, сүзләрен аңлап бетермәдем. Соңыннан Дима Билан кебек сикереп тә куйды. Бик чая егет кебек тоелды. Буадан килгән икән. «Концерт бетте, кайтмыйбызмыни?» «Сула» җыры да булды. И,теге нәни кызның шатлануын күрсәгез! Соңыннан барыбыз бергә торып басып, «Туган тел»не җырладык. Сәнәгә балалар да күтәрелде. Концерт тәмам, алкышлар дәвам итә, дәвам итә… Биш-алты кеше генә чыгып китте. «Зур рәхмәт, Казан», — ди артист, ишарә аңлашыла да кебек, ә тамашачы таралмый. Артистлар да кереп китәргә читенсенде бугай. Ришат «Сула» җырының кушымтасын тагын бер тапкыр җырлады. «Концерт бетте, кайтмыйбызмыни?» — ди үзе дә. Тамашачы бу кичәдә ишетми калган җырларын сорый башлады. «Ярар, утырыгыз алайса, өченче бүлек башлана», — ди җырчы. Утырдык. Беренче бүлектә җырлар арасында җырчының микрофоны берничә тапкыр сүнеп алган иде. Аннан соң башкасын да алып чыкты. «Казан концертлары гел зур сынаулар белән уза. Беренче концерттан бүгенге концертка кадәр аппаратура белән бәйле авырлыклар булды. Бу залга кереп, бер Коръән укытырга кирәктер. Узган ел компьютер белән проблема булды, аңа кадәр микшер пульты белән иде. Бүген, беләсезме, нәрсәдә проблема булган? Микрофонның батареясы „бракованный“ булган икән. Россиянең төрле төбәкләренә концертлар белән йөрибез, Казанга җитәрәк шулай башлана. Йә берәр кеше килеп утырып, концерт буе сихерләп утыра инде», — дип елмайды ул.  Ул репертуарында төрле стиль һәм жанрдагы җырлар туплануын әйтте. «Рэп кына юк әлегә», — ди. Кирәкме икән соң? Ришат Төхвәтуллин «Татар җыры» фестивалендә башкарган «Сарман вальсы»н җырлады. Команда да нәрсә эшләргә кирәклеген тиз генә отып алды кебек. Аннан соң «Мәхәббәтем» булды. Киемнәрен алырга чыккан кешеләр пәлтәләрен кулларына тотып, яңадан керә башлады. Соңыннан гимн урынына «Карамалы Гобәй» җыры булды. Мин дә кайчандыр аны шул җыры аша белгән идем. Тулаем алганда, миңа ошады, бигрәк тә беренче өлеше. 




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.