Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Артистлар һәм блогерлар Яңа елның озын ялларын ничек үткәрәчәк?

0 183

«Ун көн ял күп түгел, элек озаграк ял итә идек»

Җырчы Азат Абитов:

Элек ул Яңа ел бәйрәмнәре күбрәк тә була иде бит әле. Минем туган көнем 14 гыйнварда. Шул вакытка кадәр ял ителә иде дип хәтерлим. Шуңа күрә ун көн минем өчен артык күп түгел.  Бәйрәмне Казанда каршылаганнан соң ике як авылга да кайтып, якыннарыбызны котлап килүне планлаштырып торабыз. Ә инде 5-9 гыйнвар көннәрендә минем уку башлана. Үземне үстерү буенча (саморазвитие) курсларга язылган идем. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә азрак ял итеп, телевизор карап, өйдә дә торасы килә. Мөмкинлек чыкса, «Один дома», «Ирония судьбы» фильмнарын карар идем. Аларны Яңа ел бәйрәмнәрендә интернеттан түгел, нәкъ менә рекламаларга бүленә-бүленә телевизордан каравы кызык, — ди Азат.

«Сыерларның ялы булмагач, безнеке дә юк»

Сыер савучы-блогер Тәнзилә Идиятуллина:

Безнең Яңа ел бәйрәмнәре эштә узачак. Колхозда эшлим бит мин. Сыерларның ялы юк, шуңа күрә безнеке дә юк. 31е көнне беренче смена, 1се төнге сменага барам. Безнең өчен Яңа ел бәйрәмнәре гадәттәгечә узачак. Әллә нинди зур планнарым юк, — диде Тәнзилә апа.  «Яңа ел бәйрәмнәрендә туган көнемне уздырачакмын»

Җырчы Алия Карачурина: 

Ун көн ял артык күп, әлбәттә. Әле мин ул озын яллардан мәктәптә укыган вакытта ук алҗый, тизрәк укырга барасы килә башлый иде. Хәзер дә менә тизрәк концертлар башлансын иде дип теләп йөрим.  Яңа елны әти-әниләр, туганнарым белән каршыладым. Тиздән туган көнем якынлаша, берничә көн әти-әни янында ял иткәч, Казанга барып, туган көнемне бәйрәм итәчәкбез. 

13 гыйнвардан бик җаваплы Казан концертларыбыз башланып китә. Шуңа күрә озак ял итеп итеп йөреп булмас — концертларга әзерлекне башларга кирәк булыр. 

Мин Яңа ел вакытында "Гарри Поттер" фильмнарын карарга яратам. Шул традицияне бозмыйча, аларны карарга дип уйлап торам. Укыйсы китапларым да бар, әмма соңгы вакытта аларга вакыт җиткереп булмый, - ди Алия. 

«Яңа елны авылда каршы алдык»

Җырчы Рөстәм Галиев:  

Яңа ел бәйрәмнәре безнең өчен ашап-эчеп, тик ята торган яллар түгел. Алдан килешенгән чараларыбыз күп, шуларда чыгышлар ясаячабыз. Эш күп, шул күп булганы өчен дә Аллаһка шөкер дип торабыз.  Яңа ел алдыннан кызыбызга балалар бакчасында җил чәчәге авыруы йогып кайтты да, бөтен планнарны бала файдасына үзгәртергә туры килде. Яңа елны Ләйләнең туган авылында каршы алдык. Бик күп еллар Яңа ел каршыларга авылга кайткан юк иде инде, — диде җырчы. 

«Мунчага бик исем китми»

Блогер Илназ Габидуллин: 

Гаиләмне алып Яңа ел каршыларга минем туган авылым Кукмара районы Вахит авылына кайттым. Сүлпән, ялкау ял көтелми. Чөнки безнең авылда бәйрәм чорында ел саен төрле уеннар, бәйгеләр оештырыла. Авылыбыз икегә бүленгән. Югары оч белән Түбән оч бер-берсенә каршы итекле хоккей, таудан чана шуу ярышлары үткәрә. Волейбол турниры да көтелә. Авыл халкы пылаулар, коймаклар пешереп, бер-берсе белән аралаша, бәйрәмне шул рәвешле дәвам итә.  

Ә инде мунчалар кереп, кырын ятып ял итүләргә бик исем китми. Кызуны да яратмыйм. Яңа елда күрсәтелә торган кинолар каралыр инде.  Ун көн миңа бер дә артык тоелмый. Әле күбрәк тә булсын иде. Ялның кайчан артык булганы бар, — дип сөйләде Илназ. 

«Яңа елдан соң өч көн беркая бармаячакмын»

Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев: 

Артист халкы озак ял итәргә яратмый бит ул. Мин дә 1,2,3 се генә ял итәм дә, кабат яңадан эшкә керешәм. Юбилей, банкет күренеп тора, кабат районнар буйлап урам концертлары оештырып йөриячәкбез. Кыш бабай, Кар кызы, аниматорлар белән алты көн төрле районнарда булачакбыз. 

 Декабрь аенда бер көн ял итмичә корпоративлар, бәйрәмнәр уздырдым. Шундый тормыш инде, нишләтәсең. Эшне яратам, шуңа күрә эштә ял итәбез дип әйтергә була.  Әмма Яңа елдан соң өч көн беркая да бармаячакмын. Йоклыйм, салатлар, тавык,. шашлыклар ашыйм. Кар көрим. Әлбәттә якыннарымны, туганнарымны бәйрәм белән котлаячакмын. 

Яңа ел төнендә Мөслим шәһәрендә эшләдем. Яңа елны сәхнәдә хезмәттәшләрем белән каршы алырга туры килде, — дип сөйләде Мөнир.

«Татарча концертлар карамыйм, анда карар кеше юк»

Җырчы Әлфинә Әзһәмова: 

Ун көн ял бер дә артык күп тоелмый. Үтә дә китә алар. Чыршы бәйрәмнәренә, кунакларга барабыз. Ул вакыт эчендә планлаштырган эшләрне эшләп өлгерсәң дә бик әйбәт. 

5 гыйнварда менә Мәскәүгә китәргә кирәк. Анда өч көн рәттән банкетлар планлаштырылган. Шуңа күрә безгә ун көн үк ял эләкми ул. Минем үземә бу бәйрәм көннәрен гаиләм, балалар белән уздыру бк ошый. Ял белән эшне бергә аралаштыргач бик рәхәт. Гел исәр кеше кебек эшләп кенә йөрергә дә ярамый. Айлар буе ял итеп яту да кешене ялкауга әйләндерә.

Телевизорга исем китми, музыкаль тапшырулар, артистлар, җырчылар мине кызыксындырмый. Анда хәзер карар кеше дә юк. Алар хәтле генә мин дә җырлыйм. Күбесе читтән килгән, акча түләп төшкән кешеләр. Кайберләренең исемнәрен дә белмим. Миңа да фәлән сум акча түләсәгез, катнаштырабыз дип шалтыратканнар иде. «Кирәкми, мине болай да беләләр, — дидем. 

Яңа елда Беренче каналны карыйм. Аларның, ичмасам, сыйфат дәрәҗәсе югары. 80 еллар дискотекасын яратам, шул вакыттагы артистларга кушылып җырлап үскән буын бит без. 

Шатлык-куанычларың булса, якыннарың сау-сәламәт булса, ул бәйрәм яллары бик рәхәт кенә алар. Башкалар кебек аны планлаштырам, моны эшлим дип мактана торган әйберләрем юк. 2021 елда борчуларым күп булды. Шундый кайгылар килмәсен беребезнең дә башына. 

Халык мине таныткан җырларымны һаман да ярата. Шул «Төнге урам», Онытмаган» җырларының гомере озын булганына шаккатам һәм бик сөенәм. Хәзерге җырларның күбесе бер сезонлык кына, ә боларны җырлый башлау белән кешенең хатирәләре яңара. Шунда ук торып басып бии башлыйлар, — дип сөйләде Әлфинә Әзһәмова.

«Ун көн ял итәрлек эшләмәдек әле»

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова:

Озын яллар балалар өчен әйбәт, ә олы кешеләр өчен артык күп. Унар көн ял итәрлек эшләмәдек бит әле (көлә). Бик ошап бетми миңа бу яллар. 3-4 хәтле ял итү ярар инде ул. Эшли алганда, мөмкинлек, сәламәтлек булганда, эшләргә кирәк.  Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә булачакбыз. Бу гаилә бәйрәме бит инде. 1се көнне мунчага барырбыз, кабат кем чакыра шуңа кунакка йөрербез дип торабыз. Яңа кинолар чыккан, балаларны да алып, карап кайтырга кирәк булыр.

Әти-әниләрне котларга авылга кайтып, анда мунчалар кереп килү дә планга кертелгән, — диде Айгөл. 

«Бу яллардан соң эшләү теләге бөтенләй юкка чыгарга мөмкин»

Блогер, алып баручы Айдар Габидуллин:

Ун көн ял бик күп ул. Чөнки кешегә ял көннәре һәм отпусктан тыш ун көн бирәсең икән, аның эшләү теләге бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бу бәйрәмнәрдән соң эшкә кереп китәргә бик авыр. Аннан соң безнең халык бит ул бәйрәмнәрне төрлечә уздыра. Күбесе күпләп майлы ризыклар, эчемлекләр куллана. Шуннан соң гадәти режимга кереп китүе бик кыен булуы гаҗәп түгел. Безнең халык үзен рамкада тота белми. Бер илдә дә юк мондый нәрсә. 4 көн ял булса, шул җитә.  Беренче көнне өйдә торып, бөтен совет киноларын карап бетерербез дип торам. Кабат авылга кайтып, Яңа елны туганнар белән бәйрәм итәчәкбез. Берничә көннән Казанга китәбез, эш башлана, — диде Айдар. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Весенняя волна: каким регионам в этом году угрожают половодье и паводки

График ремонтных работ энергетиков на период с 29 апреля по 21 мая

График ремонтных работ энергетиков на период с 28 апреля по 20 мая

Житель Алдана осуждён за призывы к свержению власти и массовым убийствам в соцсети «Одноклассники»

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.