Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат
0
88
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Илеш районыннан Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат булды. Ул иртәгә, җомга көнне, туган авылы Үрмәттә җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Уфа ТАТАРлары. Уфимские ТАТАРы» төркеме администраторы Алдан Касыймов. «Эх, Шамил. Авырганыңны алдан белеп, ул авыруыңны җиңеп чыгуыңны бик нык теләп торган булсам да, җиңә алмагансың. Нишлисең инде, бу авыру, бик күпләр өчен шундый, җиңә алмаслык булып чыкты шул. Шамил Нәҗметдин Уфа татар хәрәкәтендә инде күптән катнашып килсә дә, соңгы вакытта аның иң аралашкан иптәше мин булганмындыр. Ничектер аның күңеле миңа нык тартылды. Нәрсәдер эшләргә, язарга уйласа да, башта гел миңа күрсәтеп, фикеремне сорый иде. Хуш, Шамил. Авыр туфракларың җиңел булып, урының җәннәттә булсын. Мин сине һичкайчан онытмамын», диелгән Алдан Касыймовның язмасында.