Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Туристик Казан: кунакларга ниләр ошый, бәяләр тешләмиме, жирафны ничек йөгәнләргә?

0 332
Җәйнең соңгы ае да үтеп бара. Димәк, туристик сезон да акрынлап ахырына якынлаша. Дөрес, Казан өчен җәй тәмамлану куркыныч түгел. Чөнки безгә ел әйләнәсе туристлар агыла. Шулай да, җәй — туристларның иң күп килгән вакыты. Халык Кара диңгез буенда урнашкан төбәкләрне, чит илләрне генә түгел, Татарстан башкаласын да үз итә. Казан туристларны нәрсә белән җәлеп итә? Кунаклар нинди истәлекле урыннарны күрергә дип килә? Без мәркәзебезнең туристларга иң бай урыннарында булып, сорауларны аларның үзенә бирдек. «Казаныгыз искиткеч…» Ленинград өлкәсеннән килгән турист Лариса Иванова: Җәй көне Сочи кебек диңгез буендагы шәһәрдә генә түгел, Казанда да бик рәхәт. Килдек кенә әле. Бүген шәһәр буенча экскурсия була. Иртәгә Зөя утрау-шәһәрчегенә барырга уйлыйбыз. Казанга беренче килүем. Шул арада шәһәрегезне ошатырга да өлгердем. Казан бик матур, тыныч, кешеләре дә бик ярдәмчел. Бернинди тискәре әйберләр дә күрмәдем. Кибет, ашханәләр дә шәп. Мәскәү өлкәсеннән Наталья Коноловская: Казанга кичә генә килдек. Моңа хәтле монда булган юк иде. Истәлекле урыннар белән таныша гына башладык әле. Бүген Кол Шәрифне карарга булдык. Шәһәрегез искиткеч, тарихи биналар, элеккеге урамнар сакланган. Бауман урамы аеруча ошады. Казансу яр буен, «Казан» гаилә үзәген күрәсем килә. Бүтән урыннарда булырга өлгермәм дә инде. Кызганыч, озакка килмәдек шул. «Кол Шәрифтә булмасаң, Казанны күрмәгәнсең дигән сүз» Удмуртиядән Александр Ившин: Казанга килергә танышларыбыз киңәш итте. Алар бу шәһәр турында шундый кызык, мавыктыргыч итеп сөйләде, фотографияләр күрсәтте. Үзебезнең дә монда киләсе килеп китте. Казанга сокланам, үзенчәлекле урамнар, матур йортлар — барысы да таң калдыра. Әлегә Кол Шәрифтә генә булдык. Казанга килеп, Кол Шәрифне күрмәсәң, монда булмагансың дигән сүз бит. Шуңа, беренче эш итеп, анда бардык. Ял беткәнче күбрәк истәлекле урыннарны карап калырга телим. Казан һәм Удмуртия кешеләре бераз аерыла. Менталитет барыбер төрле. Миңа калса, Казан Россиянең өченче башкаласы булырга лаек. Сочи диңгез янында уңай урнашуы белән генә җиңә ала. Удмуртиядән Людмила Ившина: Казанга, һичшиксез, килергә кирәк. Кайткач, дусларыма да киңәш итәчәкмен. Ничә көнгә килгәнебезне белмибез әле. Ничек килеп чыгар. Казанга җәен генә түгел, кыш көне дә килергә була дип саныйм. Кышын монда аеруча матур дип ишеттек. Биредә Универсиада кебек күп кенә спорт ярышлары узды. Миңа калса, бу Казанны спорт башкаласы дип атарга мөмкинлек бирә. Татарча беләләрме? Татарча берәр сүз беләләрме икән дип сораган идем, Александр янында басып торучы кыз үзебезчә, татарча: «Мин сине яратам!» — димәсенме. Вәт, ичмасам! Удмуртиядә дә татар телен беләләр икән әле. «Яратам» дигәнен белгәч, бүтәнен дә өйрәнәсең инде аның. Рәхәтләнеп киттем шул вакытта. Хәтта каз тәннәре йөгерде. Сөбханалла! Читтә яшәүче рус кешесе татарча өч сүз булса да әйтә алгач, өмет бар инде… Туристлар белән танышырга дип, кичен яр буена да бардым. Кеше бигрәк күп иде анда, бәйрәм көне диярсең. Ямь өстенә ямь өстәп, төрле музыка коралларында уйнап торучы яшьләрне очраттым. Алар уйнап кына калмый, үзләре җырлый да әле. Шулай матур итеп рус җырын башкарып торган бер чибәр туташ янына барып: «Татарча да җырлыйсызмы соң?» — дип сорадым. «Кызганыч, юк шул. Киләчәктә өйрәнергә кирәк булыр әле», — диде ул. Амин! Татарча өйрәнеп, нурлы башкалабызны тагын да ямьләндерергә язсын. Мин бит ни… Бер-ике айдан яңадан яр буена барып, тикшереп тә кайта алам… Шаярам, әлбәттә. Бик ошады бу кыз миңа. Татар теленә битараф булмавы ошады. Зебралар белән ничек бушлай фотога төшәргә — лайфхак Бауман урамында шәһәрлеләр һәм туристлардан тыш, күпләр бик өнәп һәм яратып бетермәгән «җәнлекләр» — ат, зебра һәм жираф булып киенгән кешеләр йөри. Шәһәр халкы аларга ничә тапкыр каршы чыгып караса да, бу персонажлар әле бүген дә мәркәз урамнарыннан «җилдерә». Дөрес, кемгәдер алар ошыйдыр да, ләкин мультфильм геройларына күпчелек каршы. Шулай булмый ни, шәһәр урамнарына сокланып, исең китеп йөргәндә, ниндидер зебра, йә булмаса жираф йөгереп килеп башыңны тешләгән рәвеш чыгарса, рәхәтмени? Алар кешене куркыту гына түгел, Казан турында начар тәэсир дә калдырырга мөмкин бит әле. Берәр чит ил туристы өенә кире кайтыр да: «Казан дигәннәре бигрәк хәтәр икән аның, артыңнан „җанварлар“ чабып йөри», — дип бүтәннәргә сөйләр. Бауман буйлап йөргәндә мин мондый күренешкә тап булдым: шушы «җәнлекләр» туристлар янына килеп, фотога төшәргә тәкъдим итә. Кешеләрнең күбесе баш тарта. Һәм дөрес эшли дә. Ни өчен икәнен хәзер аңлатам. Бу «экзотик» затлар яныңа басып фотога төшә дә, аннан соң шуның өчен акча таләп итә. Алдан кисәтеп куймагач, кеше югалып кала. Болардан кем генә зарланмады инде: интернет басмалар, радио, телевидениедән сөйләделәр, Мәдәният министрлыгына кадәр барып җитте бит инде алар. Ләкин әллә ни үзгәреш булмады. Бу зебралар һаман акча эшләп йөри. Сүз дә юк, эшләсеннәр, ләкин матур, чиста юл белән, ә алдап түгел. Мин турист булып кыланып, Бауман урамындагы жираф янына килеп: «Сезнең белән фотога төшсәм буламы?» — дип сорауга, шушы эсседә өстенә мамыклы, губкалы костюм киеп йөрүче егет: «Әлбәттә, шеф!» — диде. Күрәсезме ничек атадылар мине? «Шеф» диде бит, әй! Бу шундый бер алым инде. Кеше белән яхшы мөнәсәбәт кормакчы, имеш. Ләкин син аның өчен башта гына «шеф», соңыннан аның «колына» әвереләсең. Шулай, минем теләкне ишеткәч, берничә мизгел эчендә дәртләнә-дәртләнә төрле позаларга да баса башлады бу «жираф». Башта минем башны кабып төште, аннан соң текә итеп карап, соңыннан мин аның койрыгыннан тарткан рәвеш чыгарып төштек. Өч төрле поза, димәк, өч фото. Аннары бу егет безнең фотографны да үзе янына басарга кыстый башлады. Ахыр чиктә, фоторәссамыбыз көч-хәл белән баш тартты. Менә бу урында иң кызыгы башланды. Кулыгызга попкорн һәм берәр тәмле эчемлек алып, уңайлы итеп утырыгыз. Шулай итеп, китми бит бу «жирафкаем». Акча көтеп тора икән. — Ник, фотога төшәр алдыннан акча алам димәдегез бит, — дим тегеңә. — Ә бу бейджик кем өчен тагылган, шеф? — дип муенына тагылган кечкенә генә бер кәгазь кисәгенә төртеп күрсәтә «жираф». — Мин күрмәгән булсам, йә бейджикта башка әйбер язылган булса? Менә фотога төштем дә, түләмичә китсәм? — дим, башымны юләргә салып. — Прайста бөтен бәяләр дә бар. Балалар фотосы — 200, олыларныкы — 300, тулы фотосессия 1 мең сум, — ди. — Сез кешеләрне куркытып йөрисез түгелме соң? Теге вакытта бик каты зарланганнар иде бит сездән, — дим. — Ю-юк, әлбәттә, шеф! Ул чагында… Ул чагында кыйбат алабыз дип зарландылар, — диде ул. — Сез Казан өчен нинди яхшылык эшлисез соң? Файдагыз бармы сезнең? Максатыгыз нинди: әдәби, йә булмаса, мәдәни файдагыз тияме? Жираф, зебралар Казан белән ничек бәйле соң? — дип сорадым. — Мәдәни яктан файдабыз тия. Без Казан белән берничек тә бәйле түгел. «Мадагаскар» мульфильмы геройлары без. Халыкның кәефен күтәрәбез, — ди җәнлек. — Татарча беләсезме соң сез? Исемегез ничек? — дим. — Беләм. Исемем нәрсәгә соң сезгә? — дип моңа хәтле русча сөйләшеп интеккән егет чип-чиста итеп татарча җавап кайтарды. Шуннан соң китеп тә барды ул. Акча да алмады… Уен аның сценарийсы буенча китмәгәнен аңлады, күрәсең. «Бүтән вакытта фотога төшү алдыннан акчага икәнен әйтегез инде», — дип кычкырып калдым артыннан. «Ярар, шеф», — диде дә китеп барды. Җәлләп тә куйдым үзен, шушы эсседә әллә ничә килограммлы, калын костюмда йөреп кара әле син… Иң мөһиме, кешене алдан кисәтсеннәр. Менә шул вакытта аларга карата мөнәсәбәт тә үзгәрер: шарлатан итеп түгел, ә чыннан да, халык кәефен күтәрүче буларак кабул итә башларлар. Туристлар кайсы урыннарны ярата? Әйтеп киткәнчә, туристларның иң яраткан урыннарының берсе — Кол Шәриф мәчете. Ул гына түгел, Кремльдә урнашкан һәр объект: Спас, Сөембикә манаралары һәм башкаларны үз итә алар. Быел яз аенда гына да Игенчеләр сарае Tvil.ru сервисы төзегән иң популяр сарайлар рейтингына керде. Ул вакытта респондентлардан сәяхәт иткәндә кайсы сарайларда еш буласыз дип сораганнар. Сораштыруда катнашучыларның 4,84 проценты Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы өчен тавыш биргән. Казанның Игенчеләр сарае Алупкадагы Воронцов сарае (45,16 процент) һәм Санкт-Петербургтагы Кышкы сарайдан (38,71 процент) гына калышып, өченче урынны алган иде. Әлбәттә, Татарстанның матур урыннары моның белән генә чикләнми. Туристлар шулай ук «Казан» гаилә үзәге, Казансу яр буе, Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәрчеге, «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе», Кабан күле яр буе һәм башка күп кенә урыннарны аеруча ошата. Кунакханәләргә бәяләр нинди? Россиянең өченче башкаласы булып саналган Казанда ял итү күпмегә төшә соң? Әлбәттә, бу мәсьәләдә тәгаен гына җавап була алмый. Кем ничек, кайда һәм күпме ял итә инде. Хостелларда ике кешегә бер төн куну якынча 1 мең сумнан башланса, отельләрдә бәяләр күпкә югарырак. Өч йолдызлы кунакханәләрдә ике кеше бер төндә, ким дигәндә, 2 мең калдырачак. Дүрт йолдызлысында — 10, бишлесендә — 20 мең акча тотасы була. Әлеге саннар да гел үзгәреп тора. Әйтик, шул ук бер йолдызлы кунакханәдә дә 10 мең тотарга мөмкин. Монда отельнең шәһәр үзәгеннән никадәр ераклыкта урнашуы, туклану, бүлмәнең уңайлылыгы һәм тагын берничә шартны исәпкә алырга кирәк. Кунакханә һәм хостеллардан тыш, күп кенә очракта, туристлар берничә тәүлеккә арендага фатир алып тора ала. Бер төн кунар өчен бер бүлмәле фатир 1,3 — 1,5 мең сумга төшә. Монда кеше үзе сайлый: туклану каралган уңайлы кунакханә яки үзенең кухнясы булган фатир. «Ял булгач, ял булсын. Отпускны ашарга пешереп үткәрергә теләмим», — диючеләр кунакханә яклы булса, «Кирәк вакытта үзем пешереп ашыйм», — диючеләр күбрәк фатирга өстенлек бирә. Җәй бетү куркыныч түгел... Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласы сентябрь аенда балалар белән ял итү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән. Әлеге исемлекне TVIL.RU торак броньлау сервисы төзегән. Көзнең беренче аенда балалы аналар 5-16 төнгә торак броньлый һәм яшәү өчен көненә 1,5-3,4 мең сум акча тота. Казанда балалы гаиләләр уртача 6 төнгә кала һәм көненә 2,1 мең тота икән. Татарстан башкаласыннан тыш, әлеге исемлеккә Евпатория, Сочи, Санкт-Петербург, Гагра, Түбән Новгород һәм тагын берничә шәһәр кергән. Әлеге яңалык мәкалә башындагы: «Казан өчен җәй тәмамлану куркыныч түгел. Чөнки безгә ел әйләнәсе туристлар агыла», — дигән фикерне тагын бер кат исбатлый. Әйе, Казан җәен дә, көзен дә, язын һәм кышын да гүзәл! Шулай булгач, киләчәк ялларыгызны хәстәрләп, торыр урын, йөрер җирләрне алданрак барлап кую хәерле. Бу иң кирәкмәс вакытта бәяләрнең кискен артуыннан һәм ялның башланмыйча өзелүеннән саклап кала ала.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.