Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Сәйдәшстанга сәяхәт»: Салих Сәйдәшев нинди кеше булган?

0 166

«Сәйдәшстанга сәяхәт» — татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм. Кичә беренче тапкыр 2000 елда үткәрелә. Аны башлап йөрүчеләр табиб Рөстәм Әхмәров (ул — композиторның апасы Әминә Сәйдәшеваның оныгы) һәм Камал театры һәм театрның ул вакыттагы директоры Шамил Закиров була.

Салих Сәйдәшев кечкенә чагында җәйләрне апасы һәм җизнәсе белән Кызыл Байрак авылында үткәргән. Соңрак та композитор Иделнең текә ярында урнашкан бу авылга еш кайта торган булган.

Тамаша бик матур урында, Идел буе ярында — Сәйдәш аланында үтте. Без килгәндә Камал театры артистларының репетицияләре бара иде. Оркестр өчен сәхнә алдында урын куелган, тамашачыларга дип биек нарат төпләренә урындыклар тезелгән. Кичке сәгать бишләр тирәсенә аланга халык җыела башлады. Үч иткәндәй яңгыр тамчылары да ешайганнан-ешая барды. Кичә оештыручыларына үзләренең тавыш аппаратураларын, микрофоннарны һәм уен коралларын пакет белән капларга туры килде. «Бәйрәмне үткәрмичә кайтып китмибез»

«Таш яуса да, өстән кояш кыздырса да, без җыелабыз, әлеге бәйрәмне үткәрмичә кайтып китмибез», — дип сүз башлады концертны алып баручы Фәнис Җиһанша. Чара Салих Сәйдәшев истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салудан башланып китте. Әлеге җаваплы эш Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм оркестр җитәкчесе, дирижер Данияр Соколовка йөкләнде. Концерт башланганчы ук оркестр дирижеры белән быелгы фестиваль турында сөйләшеп алдык.

«Быел миңа Сәйдәш фестивален оештыру бәхете тиде. Безнең оркестрыбыз да быел зуррак. Салих Сәйдәшев әсәрләреннән тыш, бүген кичәдә беренче тапкыр Рөстәм Яхинның фортепиано концерты ачык һавада, нәкъ менә татар мохитендә — татар авылында уйналачак. Бу бик җитди эш. Һәр коллектив әлеге әсәрне уйнарга хыяллана.

Сәйдәшстан фестивалендә бөтен татар композиторларыбызның әсәрләрен башкарачакбыз: классиканы да, бүгенге заман композиторларныкын да. Формат киңәйгәннән-киңәя бара. Бүген исә романслар белән бергә халык җырларын да ишетеп булачак», — дип сөйләде Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш дирижеры, музыка бүлеге мөдире Данияр Соколов.

Күп еллар буена фестивальнең сценариен язучы, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша  бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде. «Сәйдәшстан —республикабыз сәнгаткәрләрен берләштерә торган бер алан. Монда алдагы елларны язучылар да, эстрада йолдызлары да чыгыш ясыйлар, рәссамнар да килә иде. Бер елны оркестрлар парады булды. Мәскәүдән, Кореядан һәм хәрби гарнизон оркестры да килгән иде.

Быел Рөстәм Яхин тууына 100 ел, без шуны да исәпкә алдык. Фестивальнең быелгы үзенчәлеге шунда: ул Рөстәм Яхин романслары белән бергә халык җырларын үреп ясалган, өч өлештән торган диалог формасында барачак. Безнең бөтен сәнгать әсәрләренең төбендә халык иҗаты ята бит», — дип аңлатты Фәнис Җиһанша.

«Күбесенең җырларын аңлап бетермим»

Концерт Салих Сәйдәшевның «Хуш, авылым» җыры белән башланып китте. Кичәдә Камал театры артистлары Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗан һәм Искәндәр Биктаһиров җырлады.

«Бу фестиваль татар халкы өчен бик кирәкле чара, чөнки шоу-бизнес программасында да, телевизион тапшыруларда да бүген сәхнәдә җырланган җырлар бик сирәк күренә. Сәйдәшевыбыз, аның җырлары бар бит дип күрсәтер өчен дә кирәк ул бәйрәм. Мин һәр елны катнашып килдем. Сәйдәш җырлары кешене бер баскычка югары күтәрә. Үзеңнең вокал мөмкинлекләреңне сакларга ярдәм итә. Аның күп җырларын башкарганым булды. Ә менә «Хуш, авылым» балачактан, авыл сәхнәләреннән үк җырланылган җыр. Бу фестивальләр дәвам итсен иде. Татар шагыйрьләренең әсәрләрен, телләрен, татар мәгънәсен аңлап язсыннар иде. Күбесенең җырларын аңлап та бетермим. Милләт өчен милләт җырлары булырга тиеш. Татар халкының мәнфәгатен кайгыртып, халыкка туры килә торган мәгънәле сүзләргә таянып, татарча язучылар булсын иде. Кызганыч, бүген алар бик аз. Эльмира Галимова бик матур яза. Эльмир Низамовны аңлап бетерә алмыйм. Алар киң планлы, ләкин татарлык җитми. Язганнарын начар дип әйтә алмыйм», — диде Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров бүгенге татар музыка сәнгате турында.

«Салих бабайны урамда халык сырып ала иде»

Башта кеше аз кебек тоелса да, яңгыр явып торуга да карамастан, урындыклар тулды, басып торучылар да шактый иде. Бәйрәмгә Салих Сәйдәшевның оныгы Валерий Сәйдәшев үзенең кечкенә оныкларын да алып килгән. «Күңел бәйрәме, җыр бәйрәме бу. Бөтен әйләнә-тирә халык өчен дә бәйрәм булуы тагын да сөендерә. Әзме-күпме гаиләбездә музыка белән шөгыльләнүчеләр бар. Минем ике оныгым да скрипкада уйныйлар, музыкаль белем бирергә тырышабыз. Менә шушы урында Салих бабайның төшкән бик күп фотолары бар. Менә шушы йортны арендага алып торган ул. Салих бабайны хәтерлим әле бераз. Аның «Карурман» картинасы бар иде. Аны кибеттән туңдырма алып бирергә дип кибеткә өстери идем. Ул бик гади, киң күңелле кеше булды, шуңадырмы, урамда аны халык сырып ала иде», — дип сөйләде Салих Сәйдәшевның оныгы.  Бүген күренекле композиторның тагын бер туганы белән сөйләшергә насыйп булды. Салих Сәйдәшевның апасы Әминәнең оныгы — табиб Рөстәм Әхмәров. Алдан ук үзенең тәнкыйть сүзләрен әйтәсен кисәтеп куйды ул. «Фестиваль мин уйлаганча килеп чыкмый. Реклама юк, белүчеләр бик аз. Элек монда өч пароход, Казаннан 2-3 автобус була иде. Хәзер кешеләргә үзләренә килергә кушалар. Кичке бишкә килүен дә килер халык, әле бит кайтасы да бар. Автобуслар, бернәрсә дә юк. Бу ягы оештырылмаган. Аллага шөкер, кеше җыелып килде. Бу кичә Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров тырышлыгы белән башланып китте. Кызганыч, фестиваль елдан-ел сүнә бара.

Салих Сәйдәшев — бик мөлаем, киң күңелле, мәрхәмәтле булган. Минем әбием — Салих Сәйдәшевның апасы, тышкы кыяфәте белән дә, мәрхәмәтле булулары белән дә бер-берсенә бик охшаганнар иде», — дип искә алды ул. Рөстәм әфәнде Әхмәров әлеге фестивальнең киләчәге өчен генә түгел, ә яшь буынның үзебезнең олы, күренекле кешеләрен белмәүләре һәм мәдәни мирасыбызның югалу алдында торуы өчен борчылды.

«Камаллылар» традицияне саклый»

Татарстанның халык артисткасы Резидә Төхвәтуллина быел беренче тапкыр Сәйдәш аланына килгән. «Мин бүген менә шушы зур бәйрәмгә килдем. Салих Сәйдәшев - тарихыбызда зур эз калдырган композиторыбыз. Аның әсәрләрен тыңлаганда да рәхәт. Камал театры артистларына афәрин диясем килә, чөнки алар бу традицияне нинди генә көн булуына карамастан, үзгәртмиләр, һаман үткәрәләр һәм Салих Сәйдәшевның исемен мәңгеләштерүдә үзләренең зур өлешен кертәләр», — диде ул.

Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова «Умырзая», «Элмәлек» халык җырларын башкарды. «Салих абый Сәйдәшев кебек кешләрне оныттырмас өчен бу бик кирәк әйбер. Аның барлыгын яшьләр белеп торсыннар иде. Аларга бөек композиторыбызның әсәрләрен тыңлап үсәргә ярдәм итә бу кичә. Яңгыр яугач, халык бөтенләй булмас дип курыккан идек, әле килгәннәр», — ди артист. «Артистларны күрергә килдек»

Әлеге фестиваль турында Кызыл Байрак авылы кешеләреннән дә сораштым. «Мин үзем бу авылныкы. Әнием Салих Сәйдәшевның үзе белән таныш булган. Аны бик акыллы, йомшак кеше дип сөйли иде ул. Мин Салих Сәйдәшевның маршын бик яратам. Ул уйный башлагач, дәртләнеп китәсең, күңелләр җилкенә. Бу бәйрәмнең авылыбызда үтүе — безнең өчен бик зур горурлык. Беренче фестиваль булыр алдыннан безгә юл салдылар. Авылыбызның да даны бар. Монда бит безнең авылның һәр йортында диярлек татар җәмәгатьчелегенең зыялылары, профессорлар ял иткән», — диде Гүзәл Юнысова.

Кечкенә кызын коляскага утырткан ханым янына килеп сүз каттым. Алар монда Кама Тамагыннан махсус шушы фестивальгә дип килгәннәр. «Яңгырдан да куркып тормадык. Мин быел беренче тапкыр монда. Матур музыка ишетәсем, Камал театры артистларын күрәсем килде», — Гөлназ ханым.

Әле генә чыгышын тәмамлаган Зөлфирә Зарипованы ике мөлаем ханым фотога төшәргә дип көтеп тора иде. «Без күрше Мулланур Вахитов авылыннан. Бу бәйрәмгә ел да киләбез, инде 15 еллап була. Мин үзем китапханәче, дустым Сәрия — клуб мөдире. Бик шатланып киләбез, мондый бәйрәмнәр булуы бик күңелле. Дүшәмбе көнне Салих Сәйдәшев турында балаларга китапханәдә дәрес тә үткәрәбез. Быел яңгыр яуганга кеше әзрәк әле, монда элек Сабан туе кебек була иде. Кичкә кадәр йөри идек, кайтасы да килми моннан», — ди  Сания Сәлимуллина.

Бәйрәмдә урта яшьләрдәге кешеләр күбрәк, яшьләр дә юк түгел иде. Күбесе балалары яки оныклары белән килгән. Октябрьский авылыннан да тулы бер зур гаилә тере тавыш, матур җырлар тыңларга дип килгән. «Без ел саен киләбез монда. Балалар кечкенә чакта ук йөри идек, хәзер оныкларыбызны да алып киләбез. Моңлы җырлар тыңлыйбыз, артистларны да күрәбез», — диде Чулпан Якупова. Тулы программа Камал театры сәхнәсендә яңгыраячак

Яңгыр явып торса да, халык кайтырга ашыкмады кебек. Шулай да бер сәгатьтән соң концерт тәмамланды. Өстән коеп тору сәбәпле, оркестр гомумән уйный алмады. Кичәнең тулы программасы Камал театры сәхнәсендә булачагын әйттеләр.

«Җыр, музыка фестивале бу. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һәм башка бөек кешеләребез халык күңелендә яшәсеннәр, онытылмасыннар иде. Безнең теләгебез шул. Болай итеп яшәтмәсәң, халыкка күрсәтмәсәң, алар онытыла бит. Андый хәл килеп чыкмасын өчен, бәлки, масштабларын да зурайтырга кирәктер. Бүген артистлар һәм тамашачы бергә, алар аралашалар. Бу программа 27 октябрьдә театрыбыз сәхнәсендә булачак», — диде Камал театры директоры Илфир Якупов.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.