Казанда республиканың иң яхшы тракторчысын сайлаячаклар
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанда беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узачак, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исемен яуларга тырышачак.
Конкурс бер үк каршылыклар белән һәм бер үк вакытта старт алып 100 метрга якын ике параллель өзектә уздырыла. Катнашучылар йөк төялгән техникада, куелган билгеләрне катгый үтәп, 7 минут эчендә фигуралы йөртүне күрсәтергә тиеш була. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Трактор-шоу» ярышында катнашу өчен 1 июньгә кадәр Almaz.Korbanov@tatar.ru почтасына яки 8(843) 221-76-60 телефоны буенча гариза җибәрергә кирәк.
Трактор йөртүдә һөнәри осталык күрсәтү буенча «Трактор-шоу» турниры «Росагролизинг» АҖ ярдәме белән Deutz-Fahr тракторларында «Kazan Expo» янындагы кырларда узачак. Алдан agrovolga.org сайтында теркәлгән һәр кеше үз районы тракторчысы өчен җан ата ала.