Тәтештә яшәүче Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады
0
82
(Тәтеш, 30 май, «Татар-информ», «Тәтеш таннары» ). Тәтешле Александр Сахарнов Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады. Тәтеш спортчысы квалификациядә 125 мөмкинлектән 101 мишеньгә тидереп, икенче нәтиҗә белән финалга чыкты. Финалда ул алтын матчка кадәр барып җитте, анда Италия атучысы Даниэль Парреттинины җиңде. Александр Сахарнов тренеры Виталий Вахтуров һәм Татарстан Республикасының стендка һәм пуля белән ату Федерациясе вице-президенты Фиргать Җиһаншин белән бергә Италиянең Масса-Мартана шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар. Ярышлар 20 майдан 24 майга кадәр «пара-трап» күнегүе буенча барды, — дип хәбәр итәләр безгә Тәтешнең стендка һәм пуля белән ату мәктәбеннән. Татарстанлылар — бу зур халыкара турнирда Россия ату мәктәбен бердәнбер тәкъдим итүчеләр. Александр Сахарнов — Россиянең иң титуллы пара-атучысы. Алдан ул Италиядә узган турнирларда катнашты һәм ике тапкыр призер булды: 2017 елда ул Италиядә Гран-при отты, ә 2018 елда ярышларның көмеш призеры булды.