Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Татар ТикТокеры Алия-Чудачу: «Миңа башкорт дисәләр, ачуым кабара»

0 11461
Татар ТикТокеры Алия-Чудачу: «Миңа башкорт дисәләр, ачуым кабара»
Алия тумышы белән Башкортстаннан. Ире хәрби кеше булу сәбәпле, яшәү урынын берничә тапкыр алыштырган, хәзер Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. Башкорт дәүләт университетында татар, рус телләре филологиясе бүлеген тәмамлаган.  Алия, син ничек ТикТокка килеп кердең? — Мин иремне Ишимга күчергәнче Удмуртиядә китапханәдә мөдир булып өч ай тирәсе эшләдем. Балалар килә, ТикТок та ТикТок дип сөйлиләр. Мин нәрсә икәнен белми утырам. Бер балага: «Нәрсә ул ТикТок, миңа аңлат», — дим, мин балалар белән бер дулкында булырга тиеш бит инде. Бишенче класс баласы аңлатты, Моргенштерн белән таныштырды.  Башта нинди юләрләр утыра монда дип торам — кеше җырына авызларын ачып утыралар. Трендларны аңлый башладым, балаларга заманча музыка турында сөйлим, аларга минем белән аралашу кызык була башлады. Китапханәгә балалар волонтерлар булып килә башлады, аларга кызык — чөнки китапханәче ТикТокны аңлый.  Үземне төшерә башладым. Аннары хейтерлар теләсә нәрсә яза башлады. Үзләренең иң кыйммәтле нәрсәләрен курыкмыйча миңа тәкъдим итәләр. Берсенә җавап бирдем, минем язылучылар җыелырга тотынды, кызык була башлады. Тагын берәрсен шулай бәр әле, диләр. Мин үзем уйлап чыгармадым мондый стильне, үзеннән-үзе килеп чыкты. Тормыштан канәгать булмаган, куркып яшәүчеләр дип уйлыйм мин андыйларны. Чын тормышта алар авызларын да ачмыйлар бит, килеп, күземә карап, миңа иң кадерле әйберләрен тәкъдим итә алмаячаклар. Телефон аша бернәрсә дә эшли алмый, мин монда кәпрәеп алыйм әле дигән кебек кенә язалар. — Эшең булмаса, авылга кайтып сыер сау диләр, савасыңмы соң? — Сатып алып бирегез сыер, савам дим, мин эштән курыкмыйм. Мин акланмыйм, дөресен әйтәм, эшем булмаганга төшерәм мин видеоларны. Аралашу юк, бер танышым да юк бу шәһәрдә. Ә нигә «Чудачу»? Мин башта Чудачучундра идем. Укыганда шундый кушамат иде минем. Ниндидер сайттан алган идем, шуннан китте. Чудачучундра озын, кеше исендә калдыра алмый, шуңа Чудачуга калдырдым.  Ә син тормышта да ТикТоктагы кебекме?  Мин тормышта шундый булсам, ирем минем белән тора алыр иде микән? Сез тора алыр идегезме минем белән? Кем белә инде, һәр кешенең үзенең яраткан кешесе була. Кемгәдер бәлки андый хатын да ошыйдыр. Шуның кадәр сантыйны түзеп булмый бит инде барыбер.  Кем өчендер юләр тоелган әйбер кемгәдер ошарга мөмкин.  Тормышта мин ниндиме? Мин беркайчан да үземне кимсетергә ирек бирмим, авызымны ябып тормыйм. Хәсән Туфан язган бит: «Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте», — дип. Мине кимсетәләр икән, бөтенесен урынына куям. Барыбер гаделлеккә ирешәм. Кеше турында телефон аша гына фикер йөртү — юләрлек. ТикТок — ахмак видеолар платформасымы? — ТикТокны ахмак видеолар платформасы диләр, килешәсеңме? Кешеләр популяр булу өчен әллә ниләр төшерә.  — Әйе, мин ахмакларның берсе бит инде. Һәр кеше үзенчә ахмак. Кемдер аны эчендә яшерә, кемдер чыгара. Мин трендлар төшермим. Мин үземчә үзенчәлекле. — Алия, синең кайбер сүзләрең фразеологизм шикелле, ТикТокта канатлы сүзгә әйләнде. Менә синең «кыңгырау» дигән сүзеңне башка блогерлар да куллана башлады. Артыңнаң кешеләр иярүе кызыкмы?  — Миңа күңелле. Ой, кызым, дөрес эшләдең, авызларын яптың дип әйтәләр. Мин кайбер гыйбарәләремнең канатлы сүзләргә әйләнәчәген уйламаган идем. — Ә син роликларыңны алдан әзерләнеп яздырасыңмы? — Юк. Бернәрсәне дә ике тапкыр яздырмыйм. Камерамны кабызам — башка нәрсә килә, шуны әйтәм дә җибәрәм.  — Күпләр якыннарын, ирләрен, балаларын күрсәтеп таныла. Син күрсәтмисең. — Хәрби хезмәткәрләргә социаль челтәрләрдә утырырга ярамый, шуның өчен ирем кысылмый да. Бер куйдым кызымны, миңа берәү яза, әллә педофил булды, әллә ниләр яза… Балаларны куям, тик бик сирәк, үзләре сораганда гына. Кызым кайчак: «Әни, әйдә мине ТикТокка төшер», — дип йөри. — Алдан әзерләнгән видеолар төшермәячәксеңме? — Юк. Аны төшерергә кеше кирәк, киен-чишен, бизән, бизәнмә, видеоредакторда утыр… Мин бер кадрдан төшерәм. Тикток нигә популяр? — Алия, нигә ТикТок шулай популярлык казанды икән? Инстаграмга караганда ТикТок нәрсәсе белән яхшырак? — ТикТок бушлай таныта, ә Инстаграмга түләргә кирәк. ТикТокта үзенең редакторы, ә Инстаграмда видеоны эшкәртер өчен бөтен нәрсәне эзләргә кирәк. — Бөтен кешене дә кызыксындырган сорау: ТикТокта ничек популяр булырга?  — Сезнең иң популяр ТикТокерларны күргәнегез бармы? — Әйе. — Мәгънәсе бармы? — Төрлесе бар.  — Миллионлы блогерларны карагыз, алар нишли? Бүтән кешенең музыкасына авызларын ачып тора, к…тләрен селкетәләр дә миллионник була. Яшүсмерләрнең һушы китә. Бөтен кеше ярата торган Иришка бар анда, шапыр-шопыр ашый-ашый, балалары белән акырыша да бетте! Өч миллион кеше җыйган. Кеше бит карый шуны! Популяр булуга пандемия гаепле. Бөтен ТикТокерлар шул пандемия вакытында үсеп калды. Кешенең вакыты артты, күңелсез була башлады. Кеше өчен бөтен эшне робот эшли, керен дә, савыт-сабаны да юа. Мин дә нигә төшерә башладым? Чөнки мин өйдә утырам. Эшкә алмыйлар, мин теләгән эш юк бу шәһәрдә.  — Өлкән буын тәнкыйтьли, ТикТок буыны дигән сүз барлыкка килде, бу яшьләрне аңгырайта, алар китап укымый дип гаеплиләр. ТикТокны ничек бәялисез — бу начармы, яхшымы, әллә ничек бар, шулай кабул итәргәме? — Ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Чөнки һәр заманның үз үзгәреше, үз тәртибе, һәр заман үз юлы белән бара. Һәр буынны да тиргиләр. Хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Мин дә картаячакмын, мин дә үз балаларымны тиргәячәкмен — менә безнең заманда шулай иде, болай түгел иде дип. Инде тирги башладым. «Татар теле модалы булса, ул сакланып кала ала» Урамда таныйлармы соң? Юк, танымыйлар. Монда бит татарлар юк. Әле килдем, кибеттә татарча видео төшерәм. Миңа бер кыргыйга караган кебек карыйлар. Татар сөйләме ишеткәннәре юкмы шунда. Берәр көнне кассада юри татарча сөйләшәм әле. Русча язсаң, күбрәк кеше карар иде… Син нигә блогыңны татарча алып барасың?  — Мин татар телен яратам. Русча язып танылу үзмаксат түгел алайса? — Юк. Мин татар телен яратам, үз туган телемне сагынам, тормышта мин татарча аралашамыйм. Ә балалар татарча беләме соң? — Зурысы аңлый, сөйләшми. Бәләкәе бераз гына аңлый. 1,5 яшьтән соң акча түләмиләр, эшкә чыгарга туры килде. Ул балалар бакчасына китте һәм теле русча ачылды. Ә олы кызым садикка өченче яше киткәч барды, теле ачылган, фикерләве татарча иде. Татарча аңлый, ләкин сөйләшми, чөнки авазларны татарча куярга өлгерми калды, садикта бит инде татар теле юк. — Читтәге татарлар татар телен саклап кала алсын өчен нәрсә эшләргә кирәк, аны саклап калып буламы? Нинди шартлар үтәлсә, читтәге татарлар да татарча сөйләшә алыр иде? — Иң мөһиме — гаиләдә татарча аралашу инде. Минем гаиләдә татарча аралашу юк, ирем татар булса да, русча сөйләшә. Мин бала белән татар телен өч яшькә кадәр генә саклый алдым. Тел гаиләдән килә, әмма балалар мәктәпкә китә дә, тагын туган телләрен оныта. Башкортстандагы безнең бәләкәй авылда мәктәптә дә укытыла татар теле, анда гаиләдә дә татар телендә сөйләшәләр. Ә балаларга гаджетлар аша рус теле керә. Алар өчен рус теле модалы. Мин дә яшүсмер чакта русча сөйләшү модалы дип уйлый идем.  Татар телен саклап калу өчен иң мөһиме — татар теле модалы булырга тиеш, татарча сөйләшү круто булып тоелсын, татар булу круто булсын. — Алар өчен ТикТокта татарча кызык видеолар булырга тиешме? — Әйе. Мин татарча видеоларны карыйм. Татар теле бай бит безнең. Норматив булмаган лексикага да, жаргоннарга да. Рәшит исемле бер егет шуларны куллана. Татарлар бу Рәшитне чукыйлар. Ой, кит инде, татар халкын көлдереп утырма, татар халкы андый түгел, тегенди-мондый, диләр. Татар кеше түгел, ул идеаль фәрештә. Белмим, каян чыккандыр шулкадәр идеаль кешеләр… — Татарча сүгенгән контент та булырга мөмкинме? — Әлбәттә. Татар телендә сүгенү сүзләре бар, аны кисеп калдырып булмый берничек тә. Русларның сүгенүе ул аларның культурасы, безнең сүгенү — ул безнең культураның бер өлеше. Норматив булмаган лексика да, әдәби тел дә бар. «Мине әни авызны япмаска өйрәтте» — Алия, синең үзеңне дә ненорматив лексика өчен бик каты тәнкыйтьлиләр. Әниләрең әйтмиме алай язарга ярамый дип? — Юк. Әни бәләкәйдән үк авызны япмаска өйрәтте. Әгәр сине таптап китсәләр, син ятып калырга тиеш түгелсең, торып басып, аларның битләренә чәпәргә тиеш дип. Минем балачак бик авыр булды, үз-үземне карадым, шуның өчен мин шундый усал. — Ә нишләп авыр булды? — Мин бәләкәй авылда үстем, әти-әни — хәерчеләр гаиләсе. Әти салырга ярата, югалып, ярты еллар кайтмый иде. Әни өч баланы үзе күтәрде. Мәктәптә укытучыларга кадәр: «О, син теге алкаш баласы», — диләр. Укытучы нәрсә әйтә, бала-чага шуны кабатлый. Абыйлар белән мин үзебезне үзебез якладык.  Башлангыч классларда әйбәт укыдым. Килдем бишенче класска — укытучылар бит инде икенче. Математика дәресе, беренче контроль эш иде ул. Мин эшләдем контроль эшне, әйбәт гаиләдән чыккан егет белән икебезнең бер төрле үк хата. Тотты да укытучы миңа «өчле» куйды, теге егеткә — «дүртле». Мин әйтәм, ни өчен? Мин сиңа бишлелек, унлылык белсәң дә, «өчле»дән күбрәк билге куймыйм, ди. Мәктәптә бала билге өчен укый, ул бит киләчәктә аңа кирәк булачагын белми, аңламый әле. Булды, мин математиканы ташладым. Мәңгегә истә калды шул укытучының сүзләре. Мәктәпне укып чыккач та әйттем әле шул укытучыга.  — Нәрсә дип? — Укып чыктым мәктәпне, минем аттестатта 4-5леләр генә тора, башкорт теленнән «өчле». Ничек «өчле»? Укытучы ул «бишле»лек белә, башкорт шигырьләрен конкурсларда сөйләде, ди. Мин «бишле» куйдым аттестатка да, ди. Ниндидер хата киткән, без үзгәртмибез аттестатны, аның өчен Мәгариф министрлыгына барырга кирәк, диделәр. Мин РОНОга бардым да гариза яздым, директор аттестатны үзгәртүдән баш тарта, дидем. Ә директорның хатыны шул математика укытучысы иде. Нигә шулай кыланасың, без бит сиңа гел әйбәт мөнәсәбәттә булдык, ди. Мин әйтәм, Альмира апа, сез миңа әйбәт булдыгызмы? Исегездәме сез миңа нәрсә әйткәнегез, гомергә истә калырлык, дим.  Шул хәлдән соң безнең мәктәп директорын күчерделәр. Ә бу укытучы авылда минем белән исәнләшми. Мин исәнләшәм, минем намус чиста, ул акаеп кына карап китә. Дөнья мине өйрәткәндер инде каты булырга. Миңа сүгенәсең, диләр. Мин сүгенмим, анда чагыштыру, фразеологизмнар, жаргоннар. Ә жаргоннарны мәктәп программасында да үтәләр. — Ә күңелеңә тигәннәре бармы, Алия?  — Бар. Бер апа фәлән халыклар ул шакшы халык ди, син дә шундыйларга керәсең, ди. Ярар, мин шундыйларга керәм, черт с ним. Ул ничек бөтен халык турында шулай әйтә? Бөтен халыкта шакшы бар. Бөтен халыкны бер итүе минем нервага тиде.  «Башкортстан татарларына беркайда да урын юк» Белүемчә, татар булуга бәйле проблемаларың да булган. Мин 2010 елда укырга кердем. Без укырга кергәндә ниндидер анкета тутырасың бит инде, син башкортмы дип сорыйлар иде. Нигә сорыйлар икән дип уйлый идем. Туган апам Бөре шәһәрендә филфакта декан урынбасары иде. Нигә шулай сорыйлар соң, дим аннан. Башкорт булсаң, өстенлекләр күбрәк, ди. Безгә килгән марилар да башкорт дип язылалар, ди. Сине башкорт дип язаргамы ди? Юк, мин әйтәм, мине татар дип яз, нигә башкорт булырга. Ә татар булып язылуның берәр нинди зыяны тимәдеме? — Мин Бөрегә укырга кермәдем. Уфага Башкорт дәүләт университетына алдылар. Журфакка бирәм дигән идем документларны, өлгермәдең, диделәр. Каршыга татар кафедрасыннан Алмаз Галимҗанович чыкты. Әйдә филфакка, ди. Татарча сөйләште дә, мин сине алам, ди. Татар теленнән имтиханны бик әйбәт итеп бирдем дә кердем.  Мин филфакка керәм дип уйламый идем. Шулай барып чыктым мин филфакка, уйламаган җирдән. — Алия, Башкортстан татарларына беркайда урын юк дигән идең. Нигә шулай?  — Башкортстан татарларына беркайда да урын юк, Башкортстанда куалар сез татарлар дип, яисә үз халкыгызны сатыгыз да башкорт булып язылыгыз, диләр. Татарстанга килсәң, сез башкортлар, башкорт татарлары дип куалар. Кая барырга, белмим. — Алия, ә нигә социаль челтәрләрдә татар-башкорт каршылыгы бар? — Социаль челтәрләрдә генә түгел, элек-электән килә бит ул. Беренче курста безне Казахстанга җибәрделәр, безнең белән башкорт кураторы барды. Казахстан тарихы буенча бер абый ачык дәрес уздырды. Актүбә шәһәрендә татарлар төзегән кирмән бар, ди. Мин сораша башладым. Бу апа: «Алия, шым гына утыр әле! Татарлар турында сөйләрсез дә сөйләрсез инде», — ди. Белмим, нинди нәфрәттер. Элек-электән килә инде. — Ә бу берәр вакыт бетәргә мөмкинме? — Юк, бетми. — Нигә? — Россиянең җирен бүләләр. Башкортстан, Татарстан чынлыкта бер дәүләт, бары тик ике субъектка бүленгән. Тарихларга кереп, әллә нәрсәләр чокып чыгаралар, татарлар булмаган, сезне Ленин гына уйлап чыгарган, татар дигән халык юк, сез әллә кем белән катнашкан, ди… Ярар, мин әйтәм, юк икән юк, иң мөһиме — мин бар. — Ничектер көрәшеп буламы моңа каршы? — Булмый, игътибар итмәскә кирәк. — Татар-башкорт бәхәсендә кем җиңәр икән? — Кем җиңсен, рус җиңәчәк. Әнгам Атнабаев язган бит, татарыннан да, башкортыннан да рус туа, дип. — Син башкортлаштыру сәясәтенә каршы торасың бит әле. Кем дә булса татарны ТикТокта яклый дип әйтүем. — Миңа башкорт дисәләр, минем ачуым кабара. Ул минем өчен генә шулай түгел. Минем Башкортстаннан татар дустым бар. Алардан сораганым бар, сезгә ничек ул башкорт дисәләр, дим? Кит, Алла сакласын, ул минем өчен хурлык, мин үземне башкорт дип хис итмим, ди.  Нишләптер бездә шулай, гел син башкорт, синдә барыбер башкорт каны ага, дип әйтәләр. Агамы, акмыймы, барыбер мин татар, мин үземне татар итеп хис итәм. Татарча телем ачылды, мин татар әние. Нәрсә акса да, мин татармын. Нигә татардан башкорт ясыйлардыр?  Берәү язган, татарлар шул ук башкортлар инде ул, дип. Тагын бер тапкыр шундый сүз ишетсәм, мин сезне милләтемне кимсеткән өчен судка бирәм дип җавап бирдем. Әйе, мине башкорт дип атаулары мине кимсетә. Ә менә минем ирем Удмуртия татары, ул әйтә татар белән башкорт охшаган, алар тугандаш халык ди, мине башкорт дип атасалар, миңа кыен түгел, ди. Белмим, Башкортстан татарларында гына шулай микән инде.  Мин Мишкә районыннан, ул мари районы. Мари дисеннәр — миңа кыен түгел. Ә башкорт дисәләр, ачуны китерә, каннан килә торгандыр инде ул. Мин генә түгел, бөтен Башкортстан татарлары шулай. — Алия, ә татар булган өчен кимсеткән вакытлар булмадымы? — Булды. Татар б…кка батар дип акырдылар безгә. Уфада Салават Юлаев мәйданы бар бит. Без, татар филологиясендә укучылар шунда йөргәндә татарча сөйләшсәк, безгә: «О, татар букка батар», — дип акыралар иде. Без аларга урман башкортлары дия идек. Бөтен халыкта да тинтәкләр бар. Мин бөтен башкортлар андый димим. Мин татар яшьләре берлегендә рәис урынбасары идем. Без башкорт яшьләре белән бергә төрле чаралар ясый идек. Алар белән бергә Бөтендөнья татар яшьләре форумына бардык, аларны үзебез белән алыр өчен татар дип яздырдык та делегациягә керттек. Минем башкортларга начар карашым юк. Әмма мине башкорт дип яза күрмәгез, минем башкорт буласы килми.  «Татар бетмәячәк, татар теле бетәчәк» — Татарда «яхшы түгел» дигән әйбер бар. Синдә бармы ул әйбер? Сиңа да язалар, яхшы түгел дип, татар кызы андый булырга тиеш түгел, диләр. — Ә нинди булырга тиеш? — Дөрес булырга, матур сүзләр генә сөйләргә, әдәпле, инсафлы, ак алъяпкычтан. — Бөтенесе матур сөйләсә, ул чын кеше булачакмы, әллә юкмы? Ул бит үз гомерен яшәмәячәк, татар кызы дигән стереотипларга яраклашачак. Әгәр дә татар кызы дигән стереотип буенча яшиселәре килсә, яшәсеннәр, мин аларга хуҗа түгел. — Адәм көлдермә диләр бит сиңа. — Кеше көлсен, еламасын, дим мин андыйларга. — Гаяз Исхакый язган бит — инкыйраз була, татар бетәчәк… Син ничек уйлыйсың? — Татар бетмәячәк, татар теле бетәчәк. Батулланың бер интервьюсын укыдым. Туган телендә белем алмаган халык тиздән үләчәк, диде. Мин килешәм. Бетмәсен өчен татар телен модалы итәргә кирәк. — Ә аның өчен нишләргә соң? — Татарча сөйләшергә оялмаска кирәк. Менә ирем татарча сөйләшә белә, тик ояла. Акцент бар, ди. Минем белән дә сөйләшми. Кайнанам да шулай, әбиләр яки балалар белән сөйләшә, ә минем белән татарча сөйләшми, акцент бар, ди. Акцентмы, акцент түгелме, оялмаска кирәк. «Россия халкы куркынган» — Ә татарга үз теленнән оялуны бетерер өчен нишләргә? Мин шулай бәйләнәм инде. — Үз-үзеңә ышанырга кирәк. Безнең халык кына түгел, бөтен Россия халкы куркынган, изелгән. Ул электән үк килә. Я крепостной хокук, я коммунизм. Хәзер алдашу бара. Мин Удмуртиядә эшләдем, күпме очраштым шул хәл белән. Андагы кебек куркынган халыкны минем күргәнем юк иде. Аларда авызны ачарга да ярамый. Укытучы булып эшләгәндә чирләдем, тавышым бетте, терапевтка килдем. Кабул итмәде, борын төбендә ишекне япты да куйды. Ә мин язылган идем, бала күрше белән калды. Баш табиб урынбасарына киттем, сезнең терапевт мине «послать» итте, дим. Кайда эшлисез, барыгыз да шундый акыллы, ди бу миңа. Мәктәптә укытучы, дим.  Эшкә чыктым, завуч кисәтмичә генә дәрескә кереп утырды. Дәрес бетүгә бу миңа җикеренә башлады, син үзеңне кем дип уйлыйсың, нигә син баш табиб урынбасарына шулай дип әйттең, ди. Син авылдагы укытучы гына, авызыңны ачарга хакың юк, ди. Татьяна Петровна, кемдер миңа яки гаиләмә кагыла икән, мин беркайчан да авызымны ябып тормаячакмын, дим. Шуннан соң башланды, бу хатын көн дә миңа бәйләнә. Әле мин ишекне дөрес япмыйм, әле дәрескә дөрес кермәдем, аннары отпускларга җибәрмим, ди. Гыйнварда әти үлгәч, бераз тынычлыкта калдырды. Августта отпусктан соң болар минем дәресләрне кискәннәр, аннары мин рус фольклоры укытырга тиеш. Мин ул мохиттә яшәмәдем, мин аларның мәдәниятен белмим, укыта алмыйм, дим. Өйрәнерсең, диләр. Икенче сменага куйганнар, ә миңа балаларны бакчадан алырга кирәк. Ә болар шимбәгә дә куябыз, диләр. Директорга әйттем — ул: «Сезнең хокукларны кысканымны беләм, прокуратурага барып гариза язсагыз да, бернәрсә дә эшли алмаячаксыз», — ди. Мин алар нидер эшләгәнен көтмәдем, документларны алдым да чыгып киттем. Соңыннан шалтыраттылар, без сезгә элеккечә калдырабыз, диләр, мин бүтән сезгә үземне мыскыл иттермим, дидем. Анда педсоветлар «прокуратура» сүзе белән башлана иде. Укытучылар турында кайгырту түгел — прокуратура безгә килә, диләр. Укытучы - кеше түгел. Анда кеше авызын ачарга да курка, түрәләргә каршы, район башлыгына каршы — әйтәсе дә юк. Шундый очраклар булды, берәр җыелышта берәрсе авыз ача, икенче көнне аны алып аталар. Удмуртиядә районның мәдәният буенча урынбасары җыелышта халык каршына чыгып, район башлыгы чыгышы алдыннан ачыктан-ачык: «Тыныч кына тыңлап утырыгыз, эшсез каласыгыз килмәсә, авызыгызны ачмагыз», — дип әйтә иде.  — Алайса буын алмашынганын көтәргәме?  — Әйе.  — Русларда сәяси блогерлар бар. Татарда алар бөтенләй юк диярлек. Менә бездә блогерлар очрашуы булды күптән түгел, анда да шул хакта сөйләштеләр. Татар блогерлары сәясәткә, проблемаларга керми. Нишләп икән? — Менә миңа да кызык, нигә ул татар блогерлары барысы да шундый — моны алдым, бу кибеткә бардым, минем шундый маникюр. Миңа ул барыбер, ә кешегә кызык бит, шуны карыйлар. Халык курка бездә. Татарлар үзләре тәнкыйтьли башлый, аннан башкортлар килеп кушыла.  Башкортларның тәнкыйтьли торган блогерлары бар. Алар Хәбировны чынлап тәнкыйтьли. Аны син татар дип тә гаеплиләр.  Башкортстанда да, Татарстанда да татарның тәнкыйтьләргә хокукы юк. Куркалардыр.  Аннары татар теле популяр түгел, шул ук мәгълүматны русча да кабул итә ала татар халкы.  ТикТокта ничек популяр булырга? — Алия, синең уйланганың бармы, татарның стратегиясе нинди булырга тиеш? Заманча дөньяда тел модалы булырга тиеш. Кызык булсын. Ә әбиләр, бабайлар тәртипле булырга кирәк, диләр. Балаларга бәләкәй чактан сүгенү сүзләрен өйрәтергә дип әйтмим, дөнья барыбер сүгенергә өйрәтә аны. Үз телеңнән оялмаска кирәк, стратегия шул. — Кайсы татар ТикТокерларын яратасың?  — Һуш китеп татар блогерларын карамыйм. Бар алар, ләкин әз. Инстагармда бар, ләкин мин аларны карамыйм.  — ТикТокны башлап җибәрүчеләргә нәрсә киңәш итәр идең?  — «Взаимка» җыймагыз, «взаимка» җыйсагыз, сезнең актив аудитория югала. Нәрсә төшерим икән, ничек төшерим икән, болай итсәм, кызык булыр микән, тегеләй итсәм, ничек булыр икән дип башыгызны ватмагыз. Әгәр сезнең ниндидер тематикагыз юк икән, нәрсә эшлисегез килә, шуны эшләгез. Бездә күп кеше ярата диванда гына утырып карарга. «Контент билгеле бер темага булырга тиеш», - дигән акыллы сүзләр әйтмим. Хобби бар икән, шуны алып барыгыз.  — Алия, ә нигә Инстаграмың шулай ук популяр түгел? Шушы ук видеоны инстаграмга куйсаң, ул китәр идеме? — Юк, китмәс иде. Зур пабликларга куйсалар гына китә. Ә минем инстаграмда авыл хейтерлары утыра, авылдагылар гына мине чәйнәячәк. — Ә ВКонтакте, Фейсбукны ничек бәялисең? — Фейсбукны Инстаграмга бәйләмәсәң, таргет рекламасы ясый алмыйсың. Одноклассники үлде бит инде, белмим ни хәлдер анда. Тиздән ВКонтакте да бетәчәк дип уйлыйм, музыка тыңлау уңайлы булган өчен генә эшли дип уйлыйм. — ТикТокта акча эшләргә планлаштырмыйсыңмы? — Күп язылучы җыйсаң, була. Миңа тәкъдим итәләр, теге, бу нәрсәгә реклама яса, диләр. Әлегә рәхмәт өчен генә, хе-хе.  — Гомумән, акча эшләү планы бармы соң? — Эш тапсам, эшкә чыгам. ТикТокта акча эшләп була, 3 мең язылучыдан теләсә кайсы платформада акча эшләп була, тиеннәр булса да. Сайтларның сылтамасын куясың да, синең сылтама аша кереп сатып алсалар, тиеннәр килә — 100, 200 сум.  — ТикТоктан соң нинди социаль челтәр барлыкка килер икән? — Россиянеке, мөгаен — «Син — молодец!» дигән.



Алдан

На самом опасном перекрестке в Алданском районе, где проходит федеральная автодорога «Лена», изменят приоритетность движения


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На спартакиаде АО «АК «ЖДЯ» выявили сильнейших по плаванию

Компания «Газпром трансгаз Томск» подвели итоги сотрудничества с Якутией в 2023 году

Состоялась встреча генерального директора АО «АК «ЖДЯ» с главным санитарным врачом ДВЖД

В Якутии газовики помогли в борьбе со снежной стихией

Новости Якутии

Рекорд Ивановых: 57 золотых медалей на одну семью

На спартакиаде АО «АК «ЖДЯ» выявили сильнейших по плаванию

Толщина льда на реках Якутии в основном ниже средних многолетних значений на 5–65 см

На «Прямую линию» Главы Якутии поступили уже свыше 400 вопросов


В Алдане будут судить организаторов подпольного казино

На «Прямую линию» Главы Якутии поступили уже свыше 400 вопросов

Волонтеры Теплоэнергосервиса организовали соревнования по дартсу

Компания «Газпром трансгаз Томск» подвели итоги сотрудничества с Якутией в 2023 году


Компания «Газпром трансгаз Томск» подвели итоги сотрудничества с Республикой Саха (Якутия) в 2023 году

График ремонтных работ энергетиков на период с 19 апреля по 3 мая

Снег, дождь и сильный ветер: Все прелести погоды

На спартакиаде АО «АК «ЖДЯ» выявили сильнейших по плаванию


Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

Глава Якутии проверил, как идет строительство крупных социальных объектов в Мирном


Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Коммерсантъ

ДЭГ местного значения // Суд оставил в силе итоги электронного голосования на выборах президента



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

В Fortnite добавят Билли Айлиш, Снуп Дога и скины Metallica

Своим трудом: Келли Осборн отрицает, что похудела с помощью препаратов

Оззи Осборн во второй раз войдет в Зал славы рок-н-ролла

Никита Пресняков решил переплюнуть юбилей Пугачевой — пусть завидует


Легенда тенниса рассказал, готов ли он опять стать тренером Джоковича

Кудерметова выиграла турнир WTA в Штутгарте в парном разряде

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде

Новак Джокович в пятый раз получил спортивный «Оскар» как атлет года


Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed