Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Татар мәктәпләренең кайсысында БДИны 100 баллга бирәләр? - «Татарстан»

0 81
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Кичке сәгать ун. Математика укытучысы (ә ул директор да) телефонына укучысыннан смс‑хәбәр килеп төшә: «Абый, 49 нчы биттәге мәсьәләнең җавабын таба алмыйм». Укытучы аңлатып җибәрә. Иртән инде телефонына бүтән укучыдан башка сорау килгән була… Кукмара районының Ядегәр урта мәктәбендә укытучылар белән укучылар мөнәсәбәте әнә шулай корылган: тәнәфесме, дәресләрдән соңмы, кичме, иртәме — укучының соравы бар икән, укытучыга мөрәҗәгать итә. ДҮРТ ФӘННӘН — 393 БАЛЛ! Җәй айларында бу мәктәп турында күп сөйләделәр. Шулай булмый ни, Ядегәр урта мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов, дүрт фән буенча БДИ тапшырып, 393 балл җыйды (рус теле һәм информатикадан 100 әр балл, физикадан 99 балл, математикадан 94 балл). Инсафның уңышына милли җанлы кешеләр аеруча сөенде — татарча укыган бала бит! Егетнең тырышлыгын ул вакыттагы ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та билгеләп үткән иде. Башка җитәкчеләр дә Инсафның ана телендә белем алып, әнә шундый югары нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклады. Ядегәр урта мәктәбен данга күмгән укучы бүген КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбендә белем ала. Бюджет урынга керүчеләр исемлегендә беренче булган ул. Әлбәттә, Ядегәр урта мәктәбен тәмамлаучылар ел саен мондый нәтиҗәләргә ирешми. Шулай да укучылар башка елларда да сер бирмәгән. Гадәттә БДИ нәтиҗәләре район, республика күрсәткечләреннән югары була икән. Әлбәттә, моның сәбәбен беләсе килде. Югыйсә, аларда да — шул ук укучылар, укытучылар. — Имтиханнардагы яхшы нәтиҗәләрне бер яклы гына итеп аңлатып булмыйдыр, — диде Ядегәр урта мәктәбенең директоры Рәмис Нуриев. (Сүз уңаеннан, җитәкче бу вазыйфага әле бер ай элек кенә билгеләнгән. Моңа кадәр эшләгән директор Илфат Әхмәдуллинны Кукмара районы мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп күчергәннәр. — Авт.) Берсүзсез, укытучылар коллективы көчле. Мин үзем дә шушы мәктәп укучысы. 2010 елда КДПУны тәмамлап, дүрт ел Казанда сәүдә өлкәсендә эшләдем. Сабантуйга кайткач, мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары авылга кайтырга өндәде. «Безгә тагын бер математика укытучысы кирәк», — диде. Шуннан ничектер тәвәккәлләдем. Балалар белән эшлисе килде. Мәктәпне тәмамлаганда үземне сынап карау өчен БДИ ны биргән идем. Ул чакта районда иң югары баллны җыйдым. Алты ел укытучы булып эшләү дәверендә Рәмис Нуриев үзе өчен нәтиҗәләр ясаган. Беренчесе, әгәр укучының соравы була икән, аны беркайчан да җавапсыз калдырмаска! Югыйсә бала бүтән сиңа мөрәҗәгать итмәячәк, димәк, фәнгә булган кызыксынуы да кимеячәк. Икенчесе — бала белән гел элемтәдә булу. Мисал өчен, директорга укучылары кичке унда да вотсап аша сорау юллыйлар икән, иренмичә җавап бирергә. Хәер, ул гына түгел, башка укытучылар да укучылар белән даими элемтәдә, һәрхәлдә, чыгарылыш сыйныф укучылары белән бик күп эшлиләр. Ядегәр урта мәктәбен быел 4 укучы — 2 кыз, 2 малай тәмамлый икән. Тугызынчы сыйныфка кадәр тугыз бала укыганнар. -Быел да Инсаф кебек БДИны югары баллга бирерлек укучыларыгыз бармы? — дип сорыйм директордан. — Алдан кычкырып куясы килми, әлбәттә. Инсаф кадәр үк җыймасалар да, Алла боерса, һичшиксез, югары балларга өметләнәбез. Математика, физика буенча район олимпиадаларында гел җиңүче, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаучы егетебез Дәниф Миңнебаев бар. Үземнең укучым, бишенчедән алып укыттым. Ул һич кенә дә түбән балл җыярга тиеш түгел. Хәер, калганнар да тырыш, өметле укучылар. «АНА ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ АЛСА ЯХШЫРАК» Ядегәр урта мәктәбендә бүген 96 бала укый, узган ел 99 булган. Тик бу әлегә генә шулай, балалар саны кимүгә түгел, ә артуга бара икән – мәктәпкәчә яшьтәге 103 бала бар. Җирлеккә дүрт авыл керә – Тарлау, Югары Шәмәрдән, Түбән Шәмәрдән һәм Ядегәр. Иң күп балалар Ядегәрдән. Ул иң зур авыл да. Бу авыллар бер-берсеннән ерак урнашмаган – 1, 3, 4 чакрым арада гына. Балаларны автобус йөртә. Ядегәр урта мәктәбенең төп фәннәр укытучылары белән аерым бер кабинетта очраштык. Ана телендә укыту, БДИны югары балларга бирү өчен укучыларны ничек әзерләргә – сөйләшүебез шактый җитди булды. Шулай да иң беренче укытучылардан: – Баламны татарча укытмагыз, дип килгән атааналар юкмы? – дип сорадым. – Ике ел элек, татар теле укыту белән катлаулы вазгыять башлангач, мәктәпкә ата-аналарны җыйдык, – дип сүзен башлады Ядегәр урта мәктәбенең уку‑укыту эшләре буенча директор урынбасары Гамилә Габбасова. – Хәзер рус телендә дә укыту мөмкинлеге бар. Кирәк дип табасыз икән, балаларны рус телендә укытырга мөмкин, дидек. Җитмештән артык гаиләнең ник берсе: «Баламны рус телендә укытыгыз», – дип гариза язсын! Әле киресенчә: «Гомер буе татарча укыдык, ни сөйлисез?» – диючеләр булды. Безнең җирлектә бик милли җанлы кешеләр яши. Балалар да үзара татарча сөйләшә. Әмма рус телен дә, инглиз телен дә яхшы беләләр. Мисал өчен, рус теле дәресендә – бары русча, инглиз теле дәресендә инглизчә генә аралашалар. Хәзер бит интернет заманы, рус телен белмәү проблемасы юк. Тик укытучылар шуны да искәртте: барлык фәннәрне татарча укытсалар да, терминнарны рус телендә аңлаталар. Өлкәнрәк сыйныфларга күчкән саен бу күренеш арта гына икән. – 9 сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын балалар татарча бирә әле, – диде Гамилә Габбасова. – Ә менә БДИны фәкать рус телендә генә биреп була. Әлбәттә, бу татар балалары өчен яхшы түгел. Нәрсә дисәң дә, алар бит татарча уйлый. Шул ук мәсьәләне русча укып, укучы аны башта татарчага тәрҗемә итә, аннан чишә. Дөресен генә әйткәндә, БДИ ул бала ана телендә укымасын өчен бер дигән форсат булды. Милли мәктәпләрнең елдан‑ел кимүе дә, иң беренче чиратта, БДИ белән бәйле, дип уйлыйм. Бу фикерне бүтән укытучылар да куәтләде. Алай гына да түгел, Ядегәр урта мәктәбенең мөгаллимнәре яшерми: дәресне татар телендә алып бару аларга җиңелрәк. Ә терминнарны рус телендә аңлату, кем әйтмешли, ничарадан бичара. Зуррак классларга барган саен, мөстәкыйль эшләрне рус телендә бирергә мәҗбүр алар. Әлеге дә баягы, укучыларны БДИга әзерли торалар. «ЙОТЫП БАРАЛАР…» Мәктәпнең укытучылары көчле, монысын укучыларның өлгереш нәтиҗәсеннән күрергә була. Тагын алар фикерле дә, ни уйлаганнарын курыкмыйча раслап та бирәләр. (Еш кына укытучылар үз фикерләрен белдерергә курка, дибез.) Ризидә Шәрәфиева – мәктәпнең физика укытучысы. Кайчандыр үзе дә шушы парталар артында утырып белем алган. «Иң көчле укытучыларыбызның берсе», – дип таныштырды директор. – Узган ел ике укучым физика фәненнән профильле БДИ сайлады, быел тагын ике бала бирә, – диде укытучы. Бер кызык факт: узган ел Инсаф физикадан 99 балл җыйса, икенче укучысы 70 балл җыйган. – Икесе дә сез әзерләгән укучылар, нәтиҗәләр ничек шулай төрле? – дим. – Инсаф бит кечкенәдән олимпиадаларда катнашкан, җиңгән укучы. Җиденче сыйныфтан бирле физикадан олимпиадада район буенча беренчелекне бирмәде. Икенчесе, югары уку йортына керергә кирәк булганга, физиканы сайлаган укучы. Аның да баллары начар түгел. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә төрле булды. Мәктәпнең тагын бер математика укытучысы – Гөлсинә Фәйзрахманова (дүрт фәннән 393 балл җыйган Инсафның әнисе дә). Егерме елдан артык эшләү дәверендә дистәләгән медалист әзерләгән тәҗрибәле укытучыларның берсе икән. – Гуманитар фикер йөртүче баладан математика буенча БДИны югары балларга бирүне өмет итеп буламы? – дидем Гөлсинә Фәйзрахмановага. – Була. Моның өчен мәктәптә яхшы укытучы булу һәм баланың тырышлыгы гына кирәк. Безнең мәктәптә гуманитар фикер йөртүче укучыларның күбесе профильле математиканы сайлый. Кайбер очракта ул аларга кирәк тә булмый. Бирәләр бит, 80 баллап җыялар. Сүз дә юк, безнең балалар бик тырыш. Шуңа да андый укучылар белән эшләү бик рәхәт. Ата-аналар да җайлы, укытучыга хөрмәт белән карыйлар. Башка җирләрдәге кебек үк, Ядегәр урта мәктәбендә дә тугызынчыдан соң ярты сыйныф китә икән. Дөрес, аларга унынчыга килмәгез, дип әйтүче юк. Бу фәкать укучыларның, ата-аналарның теләге була. – Әле киресенчә, унынчыга калыгыз, дип үгетлибез, – диде мәктәп директоры Рәмис Нуриев. – Уналты яшьлек баланы шәһәргә чыгарып җибәрмәгез, дибез. Ләкин шулай да китәләр, имтиханнан куркалар. Югыйсә, БДИның база өлешен күп укучы уртача балларга бирә ала. – Начар укучы да бирә аламы? – Әйе, ала. Бездә андый мисаллар күп. Ятлап булса да бирәләр. Гомумән, БДИның база өлеше бик катлаулы түгел, дип саныйм. Ядегәрдә һөнәр училищесы бар, шуңа да укучылар тугыздан соң китү ягын карый икән. Ә нәрсә, начар түгел ләбаса: әти‑әнисе яныннан чыгыпкитми генә үз авылында һөнәр үзләштерә. Теләге булганнар махсус һөнәри белем алганнан соң да югары уку йортына керә ала.  АК АЛЪЯПКЫЧЛАРДА АК КАНАТ… Укучылар турында сүз башлаганчы, мәктәп турында әйтергә кирәктер. Бәхетле бу балалар: яхшы укытучылары булган заманча белем бирү үзәгендә укыйлар. Мәктәпкә кергәндә үк игътибар иттек: биредә хәтта уен мәйданчыгы бар. Дөресрәге, шәһәр паркларыннан калышмый торган заманча мәйдан ул. Анда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык җиһазлар, кечкенәләргә таганда атыну өчен әллә ничә төрле җайланмалар бар. (Бу мәктәпкә бүләк икән. Тамырлары шушы авылдан булган эшкуар бүләге.) Биредә укучы кызлар ак алъяпкычтан, элеккеге мәктәп формасыннан йөри. Мондый форманы ата-аналар сайлаган. Дөресен әйтим, әлеге күренеш йөрәкләргә май булып ятты – үзебезнең мәктәп елларына кайткан кебек булдык. Ядегәр урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучылары быел математикадан профильле БДИ тапшырачак. Узган елгы унберләр профильле физика тапшырганнар. Бу урында аңлатып узарга кирәктер: кайсы фәнне профильле укырга икәнен укучылар үзләре хәл итә. Мондый очракта фән атнага биш тапкыр керә һәм махсус программа белән укыйлар. – Быелгы унберләрем физиканы атнасына өч сәгать кенә укый, – диде мәктәпнең физика укытучысы Ризидә Шәрәфиева. – Чөнки профильле физиканы сайламадылар. Шулай да ике егет физикадан профильле БДИ тапшыра. Шуңа күрә, дәресләрдән соң калып, профильле сыйныфлар өчен булган программадан мәсьәләләр чишәбез. Ядегәр мәктәбендә репетитор дигән сүзне белмиләр. Укытучының кайчан буш вакыты бар, шунда шөгыльләнәләр. – Районның башка мәктәпләреннән: «Безнең баланы БДИга әзерләгез әле», – дип сорап мөрәҗәгать итәләр. Тик без алынмыйбыз, юкса үзебезнең балалар белән эшләргә вакыт калмый, – ди укытучылар. Мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары белән дә аралаштык. Ике егет, ике кыз инде төгәл кайсы югары уку йортына барасын беләләр. КФУ, Казан дәүләт медицина университеты… Укучылар бертавыштан: – БДИ дан курыкмыйбыз, – диде.  …Ядегәрдә тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттек – коллективта эшләүче укытучыларның күбесе шушы мәктәпне тәмамлаган. Алар барысы да, безнең укытучылар көчле иде, дип сөйләде. Хәзер үзләре шул мәктәпнең традицияләрен, эш алымнарын дәвам итәләр. Шул исәптән, татарча укытуны да, ә нәтиҗәсе – күз алдында.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.