Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Кешедә эшләү ансат түгел»: бала караучылар ни сөйли?

0 142

Интернетта бала карап тору турындагы белдерүләрнең очы-кырые күренми. Социаль челтәрләрнең берсендә үзенең аккаунтын алып баручы Надежда белән сөйләштек. «Башта мин балалар бакчасында эшләдем, аннары бер гаиләгә бала караучы булып урнаштым. Хәзер эшләмим, чөнки ул гаилә Казанга вакытлыча гына килгән иде, киттеләр. Кемдер мине танышлары аркылы, кемнәрдер интернеттан таба. Кызыксынган кешеләр резюмемны карый ала, алар барысы да интернетта бар.

Мин 1 яшьтән 7-8 яшькә кадәрге балаларны карадым. Бала караудан тыш, бүлмәсен җыештыру, аңа ашарга пешерү һәм башка шуның кебек эшләр турында, әлбәттә, алдан сөйләшеп куябыз һәм бу очракта түләү дә үзгәрә. Өстәмә дәресләр бирергә, укытырга кирәк булса, бу очракта бәя арта. Артык эшләр йөкләмәгән очракта мин балаларны карау өчен сәгатенә 200 сум алам», — диде ул. 

Сөйләменә караганда бу бала караучының инде тәҗрибәсе дә шактый булырга охшап тора.

«Тәҗрибәм дә бар, балаларны да яратам»

Интернет дәрьясында очраган тагын бер белдерүгә шалтыратып карарга булдым. «Мин университетта алман телен өйрәндем. Телне тагын да шомарту өчен Аu-pair программасы белән Германиягә китеп гувернантка булып эшләп кайттым. Анда ике бала карадым. Хәзер инде мин кияүдә, ике балам бар. Карантин башлангач, эштән китеп өйдә утырырга туры килде. Менә шул вакытта башыма тагын бала караучы булып эшләү идеясе килде. Өйдә тик кенә утыра алмыйм мин. Аннары минем тәҗрибәм дә, белемем дә бар моның өчен. Үзем декрет ялында булганда баланы берничә сәгатькә дә калдырып тору мөмкинлеге булмагач ук бик кыенга туры килә иде. Бу проблеманы белеп, кешегә дә ярдәм итәм, бераз акча да эшлим дип алындым. Аннары бу эш миңа бик ошый.

Бала караучы булыр өчен иң беренче чиратта, минемчә, балаларны яратырга кирәк. Шул ук вакытта бу бик зур җаваплылык та. Җиңел хезмәт түгел ул. Балаларны кайвакыт миңа китерәләр, үзем дә бара алам.

Иң беренче клиентларымны инстаграм аша таптым. Аккаунт ачуга миңа шалтыраттылар. Алай бертуктаусыз эшләп тормыйм. Клиентларым күп булмаса да, булганда бу эшкә бик теләп алынам.

Сирәк булса да, төнгә калдыручылар да булгалый. Мәсәлән, кайвакыт әти-әниләре театрга барсалар, төнлә кайталар бит алар. Менә шул чакта бала бездә йоклый. Безнең өебез зур, барлык шартлар да тудырылган», — дип сөйләде Лаеш районыннан Чулпан Каюмова . «20 балага карый бер бала белән эшләү авыррак»

Фәнзия ханым (исеме үзгәртелгән — авт.) бүгенге көндә шәһәребезнең бер балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Моңа кадәр 1 ел гаиләдә бала караучы булып та эшләп алганы булган.

«Балалар бакчасында эшләгән тәрбияче белән гаиләдәге бала караучы арасында аерма бар инде ул. Балалар бакчасында ата-аналар күзгә карап торалар, хөрмәт белән карыйлар. Ә гаиләдә статус түбәнрәк дип аңлатыйммы соң? Шулай да миңа карата мөнәсәбәтләре начар булды дип әйтә алмыйм. Балалар бакчасында ата-аналар сиңа күбрәк ышаналар. Ә гаиләдә син алар кагыйдәләренә буйсынырга тиеш буласың.

Аннары гаиләдә бала караганда стабильлек юк. Дәүләт организацияләрендә эшләгәндә син үзеңә аванс, хезмәт хакы булачак вакытны белеп торасың. Ә гаиләдә, мәсәлән, бәйрәм көннәре була бит, эшләмисең, аның өчен сиңа берәү дә түләми.

Пенсиягә чыккач, административ ял алып бер ел бала караучы булып эшләдем. Бер гаиләдәге баланы миңа өйгә китерәләр иде. Алар минем эштән бушаганымны ярты ел көттеләр. Башка бер гаиләдә өйләренә барып эшли идем. Авылдан чыккан кешеләр булсалар да, үзләрен бик тәкәббер тоталар иде алар. Үпкәләттеләр иде дия алмыйм, ләкин «үз урыныгызны белегез» дигән кебек кинаяләр булгалады.

Бу гаиләгә мине танышлары тәкъдим иткәннәр иде, шуңа тикшерүләр булмады, балаларын ышанып тапшырдылар. Мин үз эшемне белеп эшлим, шуңа күрә булган камераларга да тыныч карыйм. Кеше баласына карый, үзеңнекеләрен орышу җиңелрәк тә әле ул.

Аннары мин кире балалар бакчасына кайттым. Бәлки, алга таба да эшләгән булыр идем, белмим, тик бу гаилә күченеп китте. Гаиләдә эшләгәндә вакытында ашап-эчеп тә булмый. «Булган әйберне ашагыз, эчегез», — дип әйтсәләр дә, үзләре өйдә булмаганда миңа кеше суыткычыннан әйбер алып ашау миңа бик уңайсыз.

Кешедә эшләү ансат түгел, бик авыр. Бу эшнең минеке түгеллеген аңладым. Бер бала белән эшләү бик авыр, бөтен игътибар аңа гына булырга тиеш», — диде гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Фәнзия апа.

«Бала карау — минем төп эшем»

Альбина бала караучы булып инде 4 ел эшли. Шул ук вакытта ул «автоняня» ролен дә башкара: баланы кирәк җиргә илтеп куя, алып кайта.

«Гадәттә, мин балаларны үзләренең өйләренә барып карыйм. Клиентлар мине үзләре танышларының сүзләре буенча яисә интернет аша эзләп табалар. Хәзерге моментта мин балаларны мәктәп һәм балалар бакчасыннан алып кайтам, кирәкле түгәрәкләргә дә мин алып барып йөрим. Берсендә 2 төнгә балалар белән калырга да туры килде. Әти-әниләрнең барып кайтасы җирләре бар иде.

Миңа төрле яшьтәге балаларны калдыралар. 7 айлык баланы да караганым булды. Зурраклар белән калдырып китәләр, ә инде балага яше дә тулмаган булса, бу очракта башта бераз карап безнең белән дә утырып торалар.

Бала караучы чакырганда иң беренче эш итеп, аның үз-үзен тотышына, начар гадәтләренең булмавына һәм тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк дип саныйм. Мин бала караганга сәгатенә 250-300 сум түлиләр», — диде ул. Кайбер йортларда камералар да булгалый икән, ләкин Альбинаны болар борчымый. Үз эшен намуслы башкарган кешеләргә видеокамераларның булуы уңайсызлык тудырмый. Бала караучы булып педагогик белеме булмаган кешеләр дә эшли ала икән. Балалары белән уртак тел тапса, бу факт ата-аналар өчен дә мөһим түгел.

«Белемем буенча, гомумән, башка дөнья кешесе булсам да, мин инде 3 ел тирәсе бала караучы булып эшлим. Педагогик белемен булмау берәүне дә борчыганы булмады әлегә кадәр. Эшкә алганда ата-аналар көн тәртибе, нәрсә ашавы турындагы кебек сораулар бирәләр. Күрешеп сөйләшкәннән соң «Безгә әле уйларга кирәк», — дип китүчеләр дә булды.

Кайвакытта балаларны барып карыйм, минем өйгә китерүчеләр дә бар. Балалар белән урак телне тиз табам мин, алай сүзгә килүләр, киләсе килмәүләр булганы юк. Ашатам, киендерәм, уйныйбыз. Төнгә 1-2 көнгә калдырып торырга теләгән ата-аналар да булды, ләкин мин алып калмадым. Бары көндез генә эшлим. 1 сәгате 100-150 сум тора, бу инде баланы ничә сәгатькә калдыруларына да бәйле. Озаграк вакытка калдырган саен арзанрак та була», — диде Сабина (исеме үзгәртелгән — авт.).

«Минем балалар няняны көтеп ала»

Үзләренең бала караучыларын ничек сайлап алганнарын белергә телән берничә әни кеше белән дә сөйләштем. «Мин бала караучыларны „Няня на час“ агентлыгыннан чакыртам. Аларның бөтен әйбере дә көйләнгән, җайланган, безгә бик ошый. Бераз алданрак бала караучы кирәк булачак вакытны әйтеп куябыз да, алар безгә шул вакытка агентлыктагы буш бала караучыны җибәрәләр. Асылда анда яшь студент кызлар. Минем балаларым аларны шатланып көтеп алалар, бик яраталар. Минем башка мөмкинлегем булмады, шуңа күрә бала караучыга мөрәҗәгать итәргә булдым. Агентлык аркылы булганга курыкмыйм. Беренче тапкыр баламны бер сәгатькә генә калдырып карадым. Килгән бала караучының сөйләменә, кыяфәтенә игътибар иттем. Балаларның аларны ничек кабул итүләрен дә күзәттем. Бу агентлыктагы бала караучылар үзләренең эшләрен төгәл башкаралар: ашаталар, кирәк вакытта йоклаталар, уйныйлар. Иң күбе 3-4 сәгатькә калдырам, сәгате 370 сумнан башлана, бугай», — диде Әлфия.

«Инстаграм группаларында эзләп таптым, аннары ул агентлыкка минем танышларым инде мөрәҗәгать иткәннере бар иде. Анда безгә ошый торган бер бала караучы бар. Алар киемнәре дә бер төрле. Алдан ук нинди без булмаганда нинди уенннар уйнаячакларын һәм нишләячәкләрен алдан ук әйтеп куйдылар. Менә бу момент миңа бик ошады. Беренче тапкыр калдырганда, мин кайтуга балалар үз куллары белән эшләгән әйберләрне карадым. Балаларым бик канәгать иделәр: „Тагын килсен әле“, — дип калдылар. Кирәк булган саен, шул агентлыкка шалтыратам. Анда безнең яраткан „нянябыз“ да бар. Мөмкинлек булганда, ул килә безгә. Иң күбе ярты көнгә калдыра идем балаларны. Миңа калса, бәяләре эшнең сыйфатына туры килә», — диде стилист Галия Сафина.

Агентлыктагы бәяләр югарырак булса да, ата-аналар андагы бала караучыларга сабыйларын ышанып тапшыра. Калган бала караучыларны кешеләр күбрәк бер-берсеннән ишетеп, сорашып таба.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.