Гыйнварда авыл хуҗалыгы техникасын 2020 ел бәяләре белән алып булачак
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга — 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты. Акция техниканы киләсе сезонга максималь дәрәҗәдә отышлы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирде һәм моның белән авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләрен дә эш белән тәэмин итте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
«Бу ай безнең аграрийлар өчен кирәкле һәм мөһим булган акцияне башлавыбызны күрсәтте. Без техниканы алдан броньлауга ихтыяҗ зур булуын күрдек. Шуңа күрә без үзебезнең партнерларыбыз — авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр белән бергә акцияне озайту турында карар кабул иттек. Яңа ел — иске бәяләр!» — диде «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов.
Акция башлангач, җәмгыятькә гомуми суммасы 10,7 млрд. сумнан артыкка 1692 берәмлек техника алуга гариза килгән. «Алдан броньлау» кысаларында, компаниянең маркетплейста иң эре тәэмин итүчеләр техникасын сатып алуга гариза рәсмиләштергәндә, клиент яңа елда иске елда куелган бәядән өстәмә ташламалар белән техника алачак.
Росагролизинг, үз чиратында, тагын өстәмә ташламалар бирәчәк:
аванс — 0%;
төп бурыч буенча түләүне кичектерү — киләсе елның 1 сентябренә кадәр.