Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Әстерханда Тукай һәйкәле кемгә комачаулаган?

0 88

«Ул хәлне мин беренчеләрдән булып белдем»

Әнвәр Алмаев, Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе:

Төнге өчләр тирәсендә билгесез кешеләр Габдулла Тукай һәйкәленең бит өлешенә буяу агызганнар, күкрәгенә һәм җилкәсенә свастика ясаганнар, дүрт сигезле саны язганнар. Ул хәлне мин беренчеләрдән булып белдем һәм полиция белән ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраттым. Алар кичекмәстән килделәр һәм тикшерү эшен башлап җибәрделәр. Кемнәр эшләгәнен әлегә беркем белми. Губернатор бу эшне шәхси контроленә алды. Тикшерү комитеты гаепле кешеләрне табар дип ышанам.

Һәйкәлне мыскыл итүне татарларга каршы эшләнгән эш дип атамас идем, чөнки шәһәрдә бу беренче очрак түгел. Аңа кадәр татарларга бәйле булмаган өч һәйкәлне мәсхәрәләгәннәр иде.

Габдулла Тукай һәйкәле кемгәдер ошамаган дип тә әйтә алмыйм, чөнки ул халкының яратып ял итә торган урынында — Тукай скверында урнашкан. Җәй көне анда аеруча халык күп җыела иде. Балаларга атынгычлар куйдык, чәчәкләр утырттык. Матур урын ул.

«Гаепле кешеләрен табып, халык алдында ачыктан-ачык җәзасын бирергә кирәк»

Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт думасы депутаты:

Вандаллык актына карата җинаять эше ачылган. Мин үзем дә бу мәсьәләне контрольгә алачакмын, контрольдән ычкынмасын өчен тиешле запрослар җибәрәчәкмен. Минем моңа сүзем юк! Олы кеше эше түгел инде бу.

Бу яшьләргә тәрбия, дөньяны аңлау җитмәгәнне күрсәтә. Балалар тәрбиясенә игътибарны арттыру өчен илебез Президенты үз инициативасы белән тәрбия мәсьәләләре буенча аерым закон булдыруны тәкъдим итте.

Вәхшилекнең чын сәбәбен тикшерү күрсәтер. Алдан тамга сылап кую дөрес булмас. Дөнья булгач, кабәхәтләр бар инде. Гаепле кешеләрен табып, халык алдында ачыктан-ачык җәзасын бирергә кирәк. Алай эшләргә ярамаганын барысы да күрсен иде.

«Васил Шәйхразиев Тукай һәйкәле буенча өлкә губернаторы Игорь Бабушкин белән телефоннан сөйләште»

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе:

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Тукай һәйкәле буенча Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән телефоннан сөйләште. Тикшерүче органнар вандалларны эзли. Һәйкәл буяулардан чистартылачак, элеккеге халәтенә кайтарылачак. Бу мәсьәләне без игътибарга алдык.

«Бу күренеш — чын фашизм»

Ркаил Зәйдулла, ТР Дәүләт советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

 Казанда да андый хәлләр булды. Бер елны Яңа татар бистәсе зиратында йөзгә якын кабер ташын җимерделәр. Хәтерләсәгез, ул вакытта Африка студентын үтерделәр, кешеләрне кыйнадылар. Гаепле дип табылган рус фашистларын хөкем иттеләр.

Бу күренеш — чын фашизм. Кемдер аларны хулиганнар дип атый. Бу хулиганлык кына түгел, бу — бик куркыныч күренеш. Рус фашизмына бирелгән яшьләр эшли мондый вәхшилекне. Болар каян килеп чыга? Кайбер сәяси эшлеклеләрнең русларны бердәнбер өстен халык дип күрсәтүеннән килеп чыга. Без бит Германия фашистларының ничек оешканын да беләбез. Бу бик куркыныч әйбер.

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куярга йөрделәр. Габдулла Тукай һәйкәлен бозу шуңа бәйле тема дип уйлыйм. Хәзер бөтен җирдә видеокамералар эленгән. Теләсәләр, башкаручыларны бик тиз эзләп табачаклар. Оештыручыларын ябарлар микән? Карарбыз.

«Һәйкәлләрне мыскыл итү һәм Явыз Иванны бөекләү бер-берсе белән бәйләнмәгән микән?»

Вахит Имамов, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

Мин моны татарлар эшедер дип уйламыйм. Габдулла Тукайның кем икәнлеген белмәгән адәм актыклары гына һәйкәлне мәсхәрәләргә мөмкин. Беренчедән, аңа наданнар тигән. Икенчедән, артыннан котыртып торучысы булган дип саныйм. Биш ел элек Яр Чаллыда да Габдулла Тукай һәйкәленең кулындагы китабын «тартып» алганнар иде.

Әстерханда татарларны кысрыклап торганнары беркемгә дә сер түгел. Кавказ халкының да кереп тулганы ишетелеп тора. Анда изелмичә яшәгән бер генә татар бистәсе калды.

Йошкар-Олада сынап карар өчен, бәләкәйрәк булса да, Явыз Иванга һәйкәл куйдылар. Хәзер шуның зур вариантын Әстерханда куярга хыялланалар. Һәйкәл төзи башласалар, каршы чыгардай көч булуына ышанмыйм. Югыйсә, рус халкы да каршы чыгарга тиеш. Шулкадәр канэчкеч палач, үзенең хатыннарын этләргә, аюларга талатып үтерткән җанвар нинди һәйкәлгә лаек булырга мөмкин? Һәйкәлләрне мыскыл итү һәм Явыз Иванны бөекләү бер-берсе белән бәйләнмәгән микән дигән шигем бар.

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.