Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Тәмуг кичергәнемне еш искә алам». Татарстанда дүрт әгъзасы зәгыйфь баланы коткаралар

0 160
Хәбибуллиннар гаиләсендә бу икенче бала. Олы кызларына 16 яшь. Икенче тапкыр әти-әни булабыз дип торганда, аларга зур сынаулар килә. Югыйсә, йөклелегенең 30 атнасына кадәр барысы да тәртиптә була. Токсикоз да борчымый, тик күпсулылык ачыклана. Табиблар баланың эчендә катлаулы патологияләр барлыгын соң гына әйтә. «Эскәмиягә ятып булса да бәбиләргә риза идем» Үз шәһәрендә яхшыга өметләндерүче булмаганга, Екатерина Татарстанга килеп бәбиләргә ниятли. Алдан ук эчәклеге зәгыйфь сабыйларга Республика балалар клиник хастаханәсендә операцияләр ясаучы оста табиб Андрей Подшивалин турында укыган була ул. Безгә дә шул хакта сөйләде. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә килгәнче, Екатеринаны дүрт бала тудыру йортында кире боралар. Үз төбәгендәге табиблар мондый катлаулы очракта бәби таптырырга җөрьәт итми. — Йөклелекнең 32нче атнасында УЗИда баланың үсешендә тайпылышлар табылды. Уникеилле эчәктә атрезия (табигый тишем булмау — Т.И. искәрмәсе) дигән диагноз куйдылар. Нечкә эчәктә дә проблемалар булуы ихтимал, диделәр. Дүрт бала тудыру йорты кабул итмәгәч, 1 июльдә, бөтен көчне җыеп, Казанга килдек, — дип сөйләде Екатерина. Бәхеткә, ял көне булса да, Перинаталь үзәкнең йөклелек патологиясе бүлеге мөдире Аделина Ватанинаның дежур көне була. Табибә төшенкелеккә бирелеп килгән ханымны игътибарсыз калдырмый. — Без кичке якта гына ишек төбендә утырган пациентканы күреп алдык. «Монда нишлисез бу вакытта?» - дигән соравыма ул чит төбәктән чарасызлыктан килүен әйтте, — диде Аделина Ватанина. Катяны шулай итеп хастаханәгә салалар. Екатерина табибәнең үзенә әйткән сүзләрен искә төшерде. «Борчылмагыз, сезне беркая җибәрмибез», - диделәр миңа. Мин эскәмиядә булса да табарга риза дип әйттем», — диде. Татарстан табиблары баланың уникеилле эчәгендә атрезияне һәм ашказаны җитлегеп бетмәвен раслый. Йөклелегенең 34нче атнасында, 6 июль көнне, Екатеринаның икенче кызы дөньяга килә, аңа Мира дип исем кушалар. — Бала тиешле вакытыннан иртәрәк туачагын аңлап, безнең алда тиз генә кесарев кисеме белән бала таптыруны оештыру бурычы куелды. Операция уңышлы гына узды, баланы яңа туган балалар реанимациясенә алып киттек, сәламәтлеген җентекләп тикшердек. Һәр гаилә дә мондый патология белән көрәшә алмый, еш кына йөклелекне өзәләр. Бу очракта пациент молодец, бирешмәде. Без дә аңа булыштык һәм барысы да яхшы тәмамланды, — диде бүлек мөдире Аделина Ватанина. Аннары, кичекмәстән, Перинаталь үзәк табиблары Республика балалар клиник хастаханәсендәге хезмәттәшләре белән элемтәгә керә. Аделина Ватанина сүзләренчә, баланың хәле шундый кискен тора, аны тиз арада балалар хирурглары кулына тапшырырга кирәк була. «Кызым тугач, ул кычкырмады да», — дип исенә төшерә Екатерина күз яшьләре аша. «Аның ашказаны шартларга мөмкин иде» Икенче көнгә иртән балалар реаниматологы кереп, Екатеринага кызчыгында ике зәгыйфьлек булуын әйтә. Уникеилле эчәгендә генә түгел, үңәчендә дә атрезия ачыклана. Болай да ут йоткан анага тагын борчу өстәлә. Табиблар балага операция кирәклеген әйтә. Шул рәвешле, Республика балалар клиник хастаханәсендә уникаль операция уздыралар. Табиблар әйтүенчә, уникеилле эчәктәге зәгыйфьлектән арыну операцияләрен ясау тәҗрибәсе Татарстанда инде шактый тупланган. Нигездә, алар уңышлы уза, диделәр. — Бу очракта иң кыены баланың вакытыннан иртә тууында. 34 атнада туып, гәүдә авырлыгы нибары 1 кг 800 грамм була, — диде Республика балалар клиник хастаханәсенең яңа туган балалар анестезиологиясе һәм реанимациясенең өченче бүлеге мөдире Марат Садретдинов. Үңәч белән бәйле патология аркасында баланың гомере кыл өстендә була. Үңәчнең икенче башы ашказан белән тоташмаган, ә үңәчтәге фистула үңәчне сулыш системасы белән тоташтырган. Ягъни, авызга һәм үңәчкә эләккән бөтен сыеклык үпкәгә төшкән. — Баланың ашказаны шактый киңәеп, һава белән тула башлады, чөнки уникеилле эчәк атрезиясе аркасында эчәклек белән тоташмаган. Яңа ачыкланган патологияләр — эчәкләрнең үткәрүчәнлеге бозылу һәм үңәч атрезиясе нәтиҗәсендә балага ашыгыч операция кирәк булды, — дип аңлатты Марат Садретдинов. Операцияне яңа туган балалар хирургиясе бүлеге мөдире Андрей Подшивалин ясый. Операция барышында аңа берничә табиб булыша. Подшивалин моның шактый куркыныч очрак булганын әйтте. Берничә патология булганлыктан, баланың тыны җитми башлый һәм ашказанга авырлык килә. «Ашказаны шартларга мөмкин иде», — диде хирург.  Иң башта үңәч атрезиясенә операция үткәрелә, тишекне бәйләп, ашказаны белән тоташтырганнар. Подшивалин әйтүенчә, җитлекми тууына карамастан, бала шушы катлаулы операцияләрне җиңел кичерә. Ләкин эш моның белән генә бетми. Табиблар эчәклекне ашказаны белән тоташтыра. Шушы операция вакытында тагын бер патология килеп чыга. Ашказанында шеш табыла. Бәхеткә, бу яман шеш булмый, табиблар аны кисеп ата.  — Әгәр шушы патологияләрнең һәркайсыннан котылырга тырышып, операцияләр ясамаган булсак, кызчыкның исән калуы икеле иде, — диде Андрей Подшивалин. Барлык операцияләр биш сәгатькә сузыла. Екатерина шушы вакытта бөтен күңеле белән могҗиза буласына ышанып, Республика хастаханәсенең перинаталь үзәгендә көтә. Табиблар әйтүенчә, Татарстанда уникеилле эчәктә атрезия белән елына унбишләп нәни пациент табиблар кулы аша уза, үңәч атрезиясе белән елына егермеләп очрак теркәлә. Ә менә икесе дә бергә кушылган патология - сирәк күренеш. Өстәвенә, югарыда әйтелгән зәгыйфьлекләр генә түгел, баланың йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы да була. «Бүгенге күз яшьләрем бары тик шатлыкны аңлата» Шуның кадәр операцияләр уздырып та, сабыйның тәнендә яра эзе дә калмаган. Татарстан табиблары эчке органнарга зыян китермичә, операцияне тишек аша гына ясаган.  — Үңәч атрезиясен дә, уникеиллеэчәк атрезиясен дә төзәтү — безнең клиниканың хирургия хезмәте өчен зур адым, — диде Андрей Подшивалин. Операцияләрдән соң нәни Мира берничә көн үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә була. Бәбиләгәч, бишенче көнгә, Екатерина перинаталь үзәктән чыгарыла һәм якында гына арендага фатир алып, сабыеның тернәкләнүен көтә. Табиблар көн саен шалтыратып, баласының хәле турында хәбәр җиткерә. Берәр атна узгач, бала үзе сулый башлый һәм реанимация бүлегеннән чыгарыла. Алга таба гади бүлектә табиблар кулы астында дәвалана. Ниһаять, Екатеринага сабые белән күрешү көннәре насыйп була. Баланың тернәкләнүе шактый тиз бара, ай ярым дип фаразланган булса да, бер айдан да кимрәк вакыт уза. Андрей Подшивалин әйтүенчә, бүген баланың гомеренә куркыныч янамый. Алдагы тормышында да тискәре нәтиҗәләре булырга тиеш түгел, дип әйттеләр. — Табиблар безнең тернәкләнү тизлегенә үзләре дә гаҗәпләнде. Күрәсең, минем дә бары тик яхшыга гына ышанычым зур булгандыр, — диде Екатерина. Ул баланың йөрәк зәгыйфьлеге җәрәхәте дә төзәлүен әйтте. Мира авырлык та җыярга өлгергән, бүген ул 3 кг 400 г. — Нинди җәһәннәм аша узганымны еш искә алам. Бик авыр булды, бүгенге күз яшьләре бары тик шатлыклы яшьләр генә. Татарстан табибларына рәхмәтләрем чиксез. Мине шундый җылы кабул иттеләр! Көн саен шалтыратып, баланың хәлен әйтеп тордылар, һаман да әле табиблар хәлебезне белешә. Барлык ярдәм бушка булды, — диде Екатерина.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.