Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Ютуб аша акча эшләүгә кызыктым»: ДЦП диагнозлы кыз үзенең каналына рецептлар төшерә

0 48
«Бик вак әйберләрне бармаклар белән тотарга җайсыз» Рузилә Ризванованың You Tube каналыннан токмач ясаган видеосын карадым. Караган вакытта бер дә кызганмадым түгел, тик «Теләге булган кеше өчен бернинди киртәләр юк!» — дип уйлап утырдым. Ул үзенә буйсынырга теләмәгән бармакларын җайлап кына тыңлата да, пычак белән берәм-берәм токмач кисә. Рузилә һәр киселгән токмачка яратып карый кебек. Зәңгәр чалма бәйләгән, сәламәтлеге чикләнгән ханымның күп тырышлыгы токмач кискән видеосы артында кала. Ул алдан ук камыр баскан, төшерү өчен камераны көйләгән, җайлап куйган. Болар сәламәт кеше өчен дә җиңел бирелми: бер үк вакытта эшләү, сөйләп бару һәм кадрга туры килү. Бер видеоны караганнан соң күпмедер дәрәҗәдә барлыкка килгән кызгану, Рузиләнең үзе белән танышып аралашканнан соң, соклануга алмашты. Рузилә белән мин «Вконтакте» челтәре аша языштым, ул бер хатасыз чиста татарча яза. Татарларның барысы да шулай язышса иде ул! «Телефон аша минем сөйләшүемне аңламассыз», — диде Рузилә, тик каналындагы видеоларда аның әйткән һәр сүзе аңлашыла. Рузилә Ризванова тумышыннан беренче группа инвалид, ул тугыз яшеннән генә йөреп киткән. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаган, аннан соң тугызынчы сыйныфка кадәр өйгә килеп укытканнар, чөнки мәктәпкә кадәр ерак йөрисе булган. Мәктәпне тәмамлагач, ул ТИСБИда юрист белгечлеген үзләштергән, тик авылда яшәгәнгә, белгечлеге буенча эшли алмаган. «Мин компьютерны үзем үзләштердем, беркем дә өйрәтмәде. Үзем эшләргә бик яратам, эшләгәч вакытым да тизрәк үтә, әнигә дә ярдәм була. Өйдә тузаннар сөртәм, савыт-саба юам, бакчада суган, чөгендер алам. Инвалид булсам да, үзем эшли алганны башкарырга тырышам, тик бик вак әйберләрне бармаклар белән тотарга җайсыз миңа, шуңа күрә бер тапкыр да яшелчә орлыгын чәчкәнем юк», — ди Рузилә. Өй эшләреннән кала, героебыз ашарга пешерергә бик ярата, бигрәк тә камыр ризыклары әзерләве турында әйтте ул. «Мин бу әйберне пешерә алам микән?» — дип, үземне сынап карыйм. Пешеп чыккач, Аллага шөкер, килеп чыкты дип шатланам. Бармаклар плитәгә тиеп пешкән вакытлар да була, тик мин аларга игътибар бирмим, Аллага тапшырып эшлим. Беренче тапкыр ашарга пешергәнемне әле дә хәтерлим. Әти хастаханәдә яткан вакытта әни гел аның янында булды. Шул вакытта үземә карабодай пешердем, янына суган белән кишер кыздырып салдым, бик тәмле булган иде ул. Өстәвенә, ул вакытта өйдә бәләкәй чебиләр бар иде, аларны да карадым», — ди Рузилә. «Гаилә корырга үзем кебек егет табылсын иде дип телим» Үзенең каналында Рузилә төрле рецептлар белән бүлешә: чәк-чәк, токмач, карлыган кайнатмасы. You Tube каналы ярдәмендә ул үзенең иң зур хыялын чынга ашырырга тели. «Видеоларның барысын да үзем генә төшерәм. Телефонны берәр әйбергә терәтеп куеп төшерәм дә шунда ук каналыма кертәм. Фотоларны да шулай үзем төшерәм, җаен таптым мин аның. Минем бер зур хыялым бар — үз фатирымны булдыру. Каналымны ачуның да сәбәбе шул булды. Ютуб аша акча эшләүгә кызыктым, күп кеше аннан акча эшли бит. Мин дә шулай эшләргә телим, барып чыгар дип ышанам. Ютубка видеолар кертеп, үземне дә күрсәтәсем килә, чөнки мин аралашырга бик яратам, кая барсам да ошаталар, яраталар үземне. Авыл кешеләре ярата мине, бер начар сүз әйткәннәре юк. Дусларым белән «Вконтакте»да аралашабыз. Анда минем бер дустым бар, ул бик ышанычлы дус. Мин алдакчы, усал кешеләрне яратмыйм. Серләремне, гадәттә, әни белән генә уртаклашам», — ди Рузилә. Рузилә татарча җырлар тыңларга бик ярата, иң яраткан җырчысы — Салават Фәтхетдинов. «Миңа аның барлык җырлары да ошый. Ул былтыр районга концерт белән килде, анда бардым. Салават абыйны якыннан күрәсем килгән иде, насыйп булды», — ди ул. Тагын Рузилә шигырьләр укырга яратуы турында язды. Ул бигрәк тә Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин шигырьләрен яратып укый. «Мәхәббәт темасына язылган шигырьләрне укырга бик яратам. Минем дә гашыйк булганым бар, тик ул кеше миңа насыйп булмагандыр. Тагын бер хыялым бар: насыйп ярымны табып, гаилә корырга, балалар үстерергә телим. Гаилә корырга үзем кебек егет табылсын иде дип телим, чөнки сәламәт егетләр инвалид кызга карамас шул. Алдан белеп булмый, бәлки, сәламәт егет туры килер, барысы да Ходай кулында инде. Ул ир-ат акыллы, эчми-тартмый торган һәм хөрмәт итә белүче булсын иде. Үземне һәрвакыт пөхтә тотарга тырышам, бизәнергә яратам, һәр көн биткә крем сөртәм, чөнки өйдә дә матур булырга кирәк. Төрле алтын әйберләр яратам», — ди Рузилә. Мин әле видео караганда ук аның бармакларындагы алтын йөзекләргә игътибар иткән идем. «Ул пешергән ризыклар бик тәмле килеп чыга» Рузиләнең үзе белән телефоннан сөйләшә алмасам да, әнисе Рафилә ханым белән элемтәгә чыктым. «Рузилә барлык видеоларын да үзе төшереп куя. Мин җәй көне колхоз ашханәсенә эшкә йөрим. Мин эштән кайтуга берәр тәмле ризык пешереп куйган була инде ул. Әле чия кайнатмасы ясап куйган. Куркып тормый үзе, барысын да эшли, пешерергә бик ярата. Пешерергә махсус өйрәтмәдем. Ул әзерләгән ризыклар бик тәмле килеп чыга. Ул өйдә, мин ашханәдә пешерәм, дип көләм инде. Өйдә ул бик иркен йөри, тик урамда егылырга курка, шуңа таяк белән хәрәкәтләнә. Бәләкәй чагында таяксыз йөрергә курыкмый иде, үсә төшкәч курка башлады, чөнки гәүдә дә бар. Рузилә компьютерда язарга бик ярата, аның өчен бер эш ул. Акыл ягыннан сөбханаллаһ, туганнар: «Ул әллә кем була алыр иде», — диләр. Кукмара тирәсендә фатир алу турында бик хыяллана кызым. Шул хыялын тормышка ашырырга омтыла. Аның вак хыяллары чыннан да тормышка аша, тик зурраклары ашмый шул әле. «Фатир булдыру өчен мин барыбер тырышачакмын», — ди ул. Ничек булыр инде… Фатирны чират белән генә бирәләр, без 2008 елда чиратка баскан идек, иртәрәк басасы булган шул, уйламадык та. Төрле җирләргә хатлар яза үзе. Ул берәр кешегә хат язганын башта әйтми миңа, соңыннан җавап килгәч кенә әйтә. Авылдагы фельдшер аның матур язуын аерып әйткән иде. Рузилә укол ясарга килергә чакырган булган. Мәктәп укучылары да ул кадәр матур итеп сорый белми, дип әйткән иде ул. «Бөтенесе Казанга укырга китә, мин генә укымыйча калдым. Минем дә студент буласым килә», — дип кайгырган иде кызым. Шул хыялы чынга ашты. 2007 елда җәйге каникул вакытында Кукмарага ТИСБИдан укытучылар килгән иде. Шулай өч ел ярым укыды, диплом алды. Элегрәк видеога төшүгә бик исе китми иде. Хәзер фотоларга төшәргә ярата. Кукмара тирәсендә торса, чыгып йөри алыр иде, авыл җирендә алай мөмкинлекләр юк шул. Авыл да бик бәләкәй генә, барысы алтмышка якын хуҗалык бар», — дип сөйләде Рафилә ханым. «Инвалидлар көнендә мине искә алучы булмый» Рузиләнең энесе Кукмарада үз гаиләсе белән яши, ә әтисенә 2015 елда инсульт булган. Рафилә ханым сүзләренә караганда, аның сул як кулы эшләми, таякка таянып йөри. Ул Рузилә белән өйдә генә тора. Авыл җирлегендә яшәгән сәламәтлеге чикле кешеләргә һәрвакыт игътибар җитми кебек. Шул сәбәпле дә Рузилә Кукмарага якынрак төпләнергә тели. «Инвалидлар декадысында гына булса да, авыл советы ярдәме белән безне бергә җыйсалар иде. Үзем кебекләр белән аралашу, күңел ачу өчен мөмкинлек бирсәләр иде. Ул турыда уйламыйлар шул. Өлкәннәр көнендә пакет өләшкәндә шунда миңа да бирәләр, тик инвалидлар көнендә искә алучы булмый. Авыл җирлеге башлыгыннан эш урыны, фатир буенча ярдәм булмасмы дип сораганым бар. Юк шул ярдәм итүче. Безнең авыл тирәсендә мин генә беренче группа инвалид. Инвалид кеше булсам да, кирәк вакытта ярдәм итсеннәр иде. Без дә бәхеткә, хөрмәткә лаек. Шушы матур тормышта зарланмыйча, барына шөкер итеп яшик», — ди Рузилә. Рузилә авыл җирендә яшәп, татар телендә сөйләшергә ияләнгән. Тик шәһәргә баргач, русча аралашырга туры килә. «Хастаханәләрдә яки башка шундый оешмаларда эшләгән татар кешеләре дә русча сөйләшәләр бит. Татарлар татарча сөйләшсәләр иде һәм татар теленең ана теле булуын онытмасак иде», — дип язды ул. Рузиләдән: «Нәрсә ул бәхет?» — дип сорадым. «Бәхет — әти-әни янда булу, үз аякларың белән йөрү һәм барысына шөкер итү. Минем күңелсезләнгән вакытлар бик сирәк була. Мин йокыдан торганда ук елмаям, әни кайвакыт: „Йокыдан торганда ничек көләсең килә?“ — ди. Елмаю гомерне озынайта, дим мин аңа. Авырлыкларга бирешмичә, елмаеп, көлеп яшик», — ди Рузилә Ризванова. Рузилә Ризванова белән сөйләшкәннән соң, инвалидларның авыл җирлегендәге тормышы турында күп уйладым. Шәһәрдә дә барлык шартлар булмаганда, авылда… Чын күңелемнән Рузиләнең барлык хыяллары да тормышка ашуын телим. Ул — көчле рухлы кыз, күпләр өчен үрнәк булырлык.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.