Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Аның бер дә үләсе килмәде!» — танылган журналист Сөләйман Нәҗмиев яман чирдән вафат

0 73
«Болай ук булыр дип уйламадык…» Сөләйман абыйның хәләл җефете Әлфия Нәҗмиева иренең бавыры авырту сәбәпле озакка сузылган авырудан җан бирүен ачы күз яшьләре белән сөйләде. Сөләйман бик әйбәт ир булды. Терәгем иде ул. Без аның белән Сабантуй вакытында таныштык. Ул институтта укый иде. Әнисе авыргач, читтән торып белем алу бүлегенә күчте һәм мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли башлады. Ә мин әнинең бертуган апасына кунак кызы булып кайттым. Сабантуйда танышып, өч көн генә узды һәм ул миңа өйләнешергә тәкъдим ясады. Мине сорап килгәч, әти-әнием шунда ук риза булды. Озак та үтми өйләнештек. Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, рәхәт тормыш кичердек. Баштан авылда тордык, соңрак Казанга күчендек. 24 июльдә бергә торганыбызга 27 ел булыр иде. Барысы да Ходай кулында, сеңлем. Бернәрсә дә эшләп булмый. Мин үзем дә авырыйм, икенче төркем инвалид. Сөләйман минем өчен дә бик борчылды. Авыруны берәү дә сорап алмый. Соңгы вакытларда икебез дә авырдык. Соңгы көннәрдә Сөләйман белән үзебезнең үткән тормыш турында сөйләштек, танышкан вакытларыбызны, йөрешкәнне дә искә төшердек. Төрле вакытлары булды, күз яшьләре дә чыккалады. Әмма бер дә үләсе килмәде аның! 50 яшь — гомернең иң рәхәт чагы, яши торган мизгеле бит… Болай булыр дип уйламадык. Санаторийларга, театрларга йөри идек. Бик матур яшәдек, - диде Әлфия ханым. «Авыруның соңгы чоры икәнен белеп торды» Сөләйман абыйның кызы Алсу - гаиләдә бердәнбер бала. Әтисенең мәхәббәтен татып, тоеп үсә ул. Телефоннан сөйләшкәндә дә әтисен сагынып, юксынып искә алды: Әти мине һәрвакыт дөрес юлга басарга өнди иде. Авыр чакларда ярдәм кулын сузды, киңәшләрен бирде. Контрольдә тотса да, газиз бала булгач, йомшак сүзен дә кызганмады. Концерт-конкурслардан калдырмады, кечкенә чактан ук туган телгә мәхәббәт тәрбияләде: «Татар теле укытучысы кызы туган телен яхшы белергә тиеш», — дип әйтә иде. Гаиләдә берүзем булгач, иркәләү дә эләкте. Әни кырыс сүз әйтсә, әти юата иде. Эш табарга ярдәм итте, хәзер мин техникумда үзем дә укытучы булып эшлим. Әти гаиләбезнең таянычы, терәге булды. Ә гаиләдә ир кеше булмагач, нык авыр. Әни дә ятим кебек калды, мин һәрчак аның янында. Соңгы арада көн саен аралаштык, авырып яткач, әллә ни сөйләшә алмады, күз карашлары белән генә аңлаштык. Әти килүемне шатланып көтеп ала иде. Табиблар дарулар бирә иде. Авыруы озакка сузылгач, диета тотты. Әмма, күрәсең, организмы талчыккан булгандыр… Дәвалау юлларын таба алмадылар. Әти авыруның соңгы чоры икәнен белеп торды. Августның ахырында быел 51 яшь туларга тиеш иде аңа. Нишләтәсең, гомере иртә өзелде. Әтнә районы Мамыш авылында кичә җирләдек. Әтине соңгы юлга озатканда бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары да бар иде, искә алганнары өчен рәхмәт, - диде Алсу. «Укучыларым „Сөләйман чыршылары“ дип искә алыр…» Гавриил Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе директоры Гөлнур Габдуллина да әлеге югалтуны авыр кичерүен әйтте. Миңа бик кыен. Аның белән соңгы тапкыр 14 июльдә телефоннан сөйләштек. Шуннан соң хатыны Әлфия ханым белән генә аралашып тордык. Янына килмәкче идем, әмма хастаханәгә кертмәделәр. «Өегезгә кайткач, күрешербез әле», — дидем. «Килеп йөрмәгез, мине матур килеш истә калдырыгыз», — дип җаваплады… Сөләйман Фирдәвесович белән ике ел эшләдек. Бик яхшы, таләпчән укытучы иде. Милләтпәрвәр кеше. Дәресләргә һәрвакыт зур әзерлек белән керә иде. Укучылар да аны яратып кабул итте. Алар республикакүләм конкурсларда, фәнни эшләрдә, конференцияләрдә катнашып, урыннар яулап, җиңеп кайта иде. Рус мәктәбе булуына карамастан, мәктәбебездә татар мохите хөкем сөрде, милли тәрбия бирелде. Түрәләрне бик әйбәт белә иде. Аларга мөрәҗәгать итеп, мәктәп яны җирен төзекләндереп, ярдәм иттереп калдырды, яз көне матур итеп рәшәткәләр белән тотып алдык. Министрлык белән сөйләшеп, 80 зәңгәр чыршы утыртып калдырды. «Нинди матур чыршылар! Бик зур рәхмәт Сезгә, Сөләйман Фирдәвесович. Бу бит зур истәлек була», — дип әйттем. «Әйе… Бер көнне мин дә булмам, укучыларым „Сөләйман чыршылары“ дип искә алыр», — дип әйтеп куйды. «Нишләп алай дисез, әле озак еллар шушы мәктәптә эшләрсез, Алла боерса», — дидем. «Амин, шулай булсын. Сәламәтлек юк бит инде», — дип кенә әйтте. Татарстанның йөз еллыгына багышланган семинар үткәрдек. Сөләйман Фирдәвесович язучыларны, рус һәм татар теле укытучыларын, китапханәчеләрне, җырчыларны чакырды. Ә үзе Әлмәндәр карт образында әдәбият дәресе бирде. Укытучылар аны мактады, ә мактаганны ул бик ярата иде. «Май аенда китәрмен. Казаннан эш табармын инде…» — дигән иде. «Юк, бездә эшләрсез, өч көн куябыз Сезгә», — дигәч, сабыйларча бик шатланды. «Татар театр студиясе ачып җибәрәсем килә, балаларны быел өйрәтермен әле», — дигән планнар белән янды. Мәктәпкә гел матур киенеп килер, башына кәләпүш кияр, галстук яисә «бабочка» тагар иде. Беркайчан да гаиләдәгене мәктәпкә алып килмәде, мондагысын гаиләсенә алып кайтмады. Хәләл җефете Әлфия ханым турында һәрвакыт җылы сүзләр генә сөйли иде. «Кызым, кызым», — дип өзгелеп тора иде. Соңгы юлга озатырга дип фатирларына баргач та, Әлфия ханым: «Өйне шулкадәр яратып җиһазландырды», — диде. Чыннан да, өйләре искитмәле, якты, нурлы. Әти-әниләрдән, район җитәкчеләреннән дә һәрвакыт җылы сүзләр булды. Ул үзен кирәкле итеп тоярга яратты. Кешегә ярдәм итә алса, күңеле булыр иде. Эчке дөньясы бик чиста, беркайчан да кешенекенә кызыкмас. Нинди генә йомыш кушсаң да, ул аны җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Хөрмәтле кешебез иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Бик зур югалту. Мәктәптә Сөләйман чыршылары, бик яхшы җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты, милли киемнәр музее калды, - диде Гөлнур Габдуллина. «Кеше белән уртак тел табып эшләде» Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Энҗе Шәйхетдинова Сөләйман Нәҗмиевны бары тик елмайган һәм сабыр килеш искә алуын әйтте: Сөләйман белән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында бер курста укыдык. Дүрт бөртек егетнең берсе иде ул. Сөләйман үзенең белемле булуы, сабырлыгы белән аерылып торды. Мин, Сөләйман һәм тагын берничә кеше бер төркем булып оештык. Бер үк кызыксынулар, карашлар, уртак темалар булгандыр инде. Без дәресләр беткәннән соң да, тәнәфесләр вакытында да бергә сөйләшеп утыра идек. Артык аралашмый иде. Шул ук вакытта теләсә нинди темага сүз таба ала иде ул. Биш ел буе бергә дус булып йөрдек. Институтны тәмамлап, берничә ел узганнан соң, ул «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә эшкә урнашты, аны «Хәбәрләр» редакциясенә баш мөхәррир итеп куйдылар. Җитәкче кеше буларак та, кирәк чагында йомшак яисә кырыс була белә иде. Җитәкче кеше алдан күрүчәнлек белән эш итәргә тиеш. Сөләйманның шул сыйфаты да бар иде. Алдан ук планлаштырып, һәр журналист янына барып, бигрәк тә өйрәнчек яшьләргә киңәшләрен бирә иде. Зыялы, ярдәмчел булды, кеше белән уртак тел табып эшләде. Күңеленә якын алып, борчыла торган гадәте булуы да истә калган. Кеше вафат булганнан соң, син аның турында уйланасың, ул синең күз алдыңа килеп баса. Ул әйбәт икән, димәк, аның яхшы якларын гына искә төшерәсең. Сөләйман минем күз алдымда елмайган, сабыр килеш тора. Ул минем күңелдә шундый кеше булып истә калачак. Урыны оҗмахта булсын. «Искиткеч җаваплы кеше иде» Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Сөләйман Нәҗмиевның укучыларга, хезмәттәшләренә бик игътибарлы булуын билгеләп үтте: Сөләйман Фирдәвесович шактый еллар дәвамында Казан федераль университетында эшләде. Матбугат юнәлешендәге эшчәнлекне алып барды ул. Бик төгәл, пунктуаль кеше иде. Безгә килгәнче, мәгариф системасында, матбугат органнарында эшләп, тәҗрибә туплавы аңа бездәге вазифасында эшне оештырырга ярдәм итте. Ул уку елы дәвамында берничә мәртәбә журналистлар белән матбугат очрашулары уздырды. Хезмәткәр буларак та, искиткеч җаваплы кеше иде. Ул эшләгән елларда берничә газета-журнал чыгарып килдек, монда да аның керткән өлеше зур булды. Искиткеч аралашучан, гаилә җанлы кеше иде. Туганнарын, әти-әнисен хөрмәт итте, аларга булдыра алганча ярдәм кулы сузып торды. Кайсы гына өлкәне алма, һәрвакыт дуслары бар иде аның. Урыны җәннәттә булсын!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.