Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Әле яшәрлеге бар иде» — татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Акъегет белән хушлашты

0 82

«Туганнар ничек яши, без дә шулай яшәдек»

Мәрхүмнең бертуган абыйсы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Рөстәм Акъегетне татарның рухи дөньясы өчен зур өлеш керткән кеше дип атады:

Адәм баласы шулай яратылган, иртәме-соңмы барыбыз да җир астына китә. Ә җир өстендә нинди хезмәтең кала — шунысы мөһим. Рөстәм озак еллар йөрәк авыруы белән борчылып яшәде, ике атналап хастаханәдә ятты. Соңгы көннәрендә реанимация бүлегендә иде, шуңа күрә янына керү яисә аралашу мөмкинлеге булмады. Туганнар ничек яши, без дә шулай яшәдек. Кыскасы, хәзер аны җирләп кайтып киләбез…

Рөстәмгә карата ихтирам һәм хөрмәт авылдашлары, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре тарафыннан нык сизелеп торды. Кешенең кем икәнлеген, аның кыйммәтен югалткач кына аңлыйсың. Ул гомере буе радио һәм телевидениегә хезмәт итте. Рөстәмдә радионың алтын фондына кертерлек уникаль язмалар бар, аларны ул тәртипкә китереп калдырды. Эшен җаваплы һәм намуслы башкарды.

Яхшы шагыйрь иде. Әдәбият өлкәсендә зур югалту дип саныйм. Рөстәмнең шигырь яза башлавында минем дә роль булгандыр. Рөстәм мәктәптә укыган чагында минем фатирга исемле кешеләр килә торган иде, аларны күреп үсте ул. Шушы мохит аңа күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясагандыр.

«Түрәләрне өнәп бетерми иде ул»

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Фәйзуллинны саллы шагыйрь буларак кабул итүен сөйләде:

Мин Башкортстан дәүләт университетында укыган елларда Татарстаннан бер төркем татар шагыйрьләре кунакка килде. Фәннүр Сафин, Зиннур Мансуров, Зөлфәт Маликов һәм Рөстәм Фәйзуллин да бар иде. Мин аны шул вакытта ук исемдә калдырдым. Аның белән Равил Фәйзуллинның энесе буларак түгел, ә көчле фикерле шагыйрь буларак аралаштым. Ул үзен абыйсының күләгәсендә дип санамады, үз юлыннан барды.

Түрәләрне өнәп бетерми иде ул. Мин 1995 елларда «Татарстан» радиосында эшләдем. Гаиләмдә — хөкүмәт вәкиле. Үзем конгресс җитәкчелегендә булгач, мине дә яратмагандыр, мөгаен. Әмма моны берничек тә сиздермәде. Без бервакытта да сүзгә килмәдек, каршылык булмады. Милли яктан фикердәш идек.

Мин бит аны яшьтәш дип санап йөрдем. Ә ул миннән ике яшькә яшьрәк икән. Бу мөһим түгел, әлбәттә. Аның китүен нигәдер авыр кичердем.

Классикларның, зур кешеләрнең, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең әңгәмәләре Рөстәмнең архивында саклана иде. Алар «Татарстан» радиосына кергәндер дип ышанам.

Аның беренче җәмәгате — Татарстанның халык артисты, минем авылдаш Тәслимә Фәйзуллина иде. Тәслимә Казанга килеп, артист булып эшләде. Икенче хатыны — Гөлсинә ханым «Татарстан» радиосында техник хезмәткәр иде.

Булат — Тәслимә белән Рөстәмнең улы. Әнисе арабыздан ике ел элек китсә, хәзер әтисе китте. Югалтуны авыр кичерә. Ул компьютер белгечләреннән татарлар арасында иң бөеге! Иң катлаулы программаларны ясарга аңа заказ бирәләр иде. Хәзер дә шул өлкәдә программист булып эшли, үз-үзенә икмәк табып эшли. Яшь килеш әнисенә фатир алган иде, үзе өй салып керде.

Рөстәм Равил Фәйзуллинның энекәше икәнен күпләр белми. Мөгаен, бутамасыннар өчен ул үзенә «Акъегет» дигән тәхәллүс алган булгандыр…

«Татар теле өчен көрәшен еллар буе алып барды»

«Татарстан» дәүләт радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе баш мөхәррире Нәсим Акмал Рөстәм Фәйзуллинның татар телен таныту, аны саклау эшенә керткән өлешен бәяләде.

Рөстәм килеп чыгышы белән затлы нәселдән. Бу гаиләдә туып-үскән балалар шагыйрьләр, сәнгать кешеләре һәм тумышлары белән көрәшчеләр була. Рөстәм — абыйсының (Равил Фәйзуллин — авт.) юлыннан киткән иҗатчы. Абыйсы кебек кеше алдында ялкынланып йөрмәсә дә, үзенең эшен, көрәшен акрын гына алып барды. Ә аның көрәше — туган телебезнең сафлыгын саклап калу өчен көрәш иде.

Шушы көрәшне чынга ашыру өчен ул, 1974 елда университетны тәмамлагач, «Татарстан» радиосына эшкә килә. 1975 елда татар телен саклауга багышланган «Тел күрке — сүз» дип аталган тапшыруны оештыру эшендә катнаша. Гомере буе радиода эшләп, ул бары бер максатка гына хезмәт итте — туган телне саклау һәм аны таныту.

Телевидениедә баш мөхәррир булып эшләгәндә шәһәр балаларына татар телен өйрәтү дәресләрен ачып җибәрде. Андый кызыклы дәресләрне әле беркемнең дә эшли алганы юк. «Кардәшлеккә чикләр юк» тапшыруында исә ул журналист Риман Гыйлемханов белән берлектә Советлар Союзының төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстанның авазын ишеттерде, әдәбият-сәнгать белән таныштырып барды.

Рөстәм Фәйзуллиннар бәрабәренә Татарстанның мөстәкыйльлегенә көрәш башланган вакытта «Татарстан» радиосы мәгълүмат кырында халыкка идеология тарату мәйданында әйдәп баручы көчкә әверелгән иде. Ул шул вакытта бик күп публицистик чыгышлар оештырды.

Рус телле кешеләргә «Суверенитет: пути его развития» дип исемләнгән рус телендә тапшыру ачып җибәрде. Рөстәм Фәйзуллин гомере буе үзе генә белгән, үзе эчтән оештырган көрәш алып барды.

Радиода әдәбият-сәнгать тапшырулары бар. Анда язучыларның иҗат портретлары, радиоспектакльләр ясау, актерларның-режиссерларның иҗатлары белән таныштырып бару һ.б. — шушы бетмәс-төкәнмәс эшләрне Рөстәм Фәйзуллин эшләде. Нәтиҗәдә, радио архивында меңләгән язма барлыкка килде.

Моннан тыш, радио фондына кермәгән, фәкать үзенең өендә генә шәхси архивында сакланган меңләгән аудиоязмалар бар. Ул аларны матбугат әйләнешенә кертте.

Пандемия вакытлары башлангач, Рөстәм читтән торып булса да, өйдән эшләвен дәвам итте. Аның өендә аппаратлары бар, тапшыруларны ясап, безгә җибәрә иде. Эфирга тәкъдим итә бардык. Алдан күрүчәнлеге булды микән, ул тагын өч айга җитәрлек тапшыру әзерләде. «Татарстан» радиосын тыңлап барсагыз, үзе мәрхүм булса да, киләчәктә көн саен Рөстәм Фәйзуллин тапшырулары чыга барачак, ул «Татарстан» радиосында эшләвен дәвам иттерә дигән сүз.

Рөстәм Фәйзуллин әзерләгән тапшырулар «Татарстан» радиосы, татар халкы яшәгән чакта тагын дистә еллар эфирда булачак! Димәк, ул кешенең гомере дәвам итәчәк. Күңелдә бер юаныч бар: бу кеше әле әдәбиятта, радиода, журналистикада да яшәвен барыбер дәвам иттерә. Менә шушы уйлар белән без аны җирләп кайтып киләбез…» — ди Нәсим Акмал.

«Әле яшәрлеге бар иде…»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Акъегетне җылы яктан гына искә алуын әйтте:

«Миңа моны, тегене бирегез, трибунага чыгыйм әле», - дип, беркайчан да соранып йөрмәс иде. Ул үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләрдән. Нишлисең, иртәрәк китте, әле яшәрлеге бар иде.

Рөстәм Фәйзуллин бик итәгатьле кеше иде. Журналистика өлкәсендә шулкадәр фанатларча бирелеп эшләде. Һәр язучыга игътибарын күрсәтте. Нинди генә чара үткәрмик, фондтан язмалар табып, кыскартып биреп, безгә ярдәм итә иде.

Язмаларын укып карасаң, аның һәр җөмләсе җырлап тора, ул коры телле түгел иде. Журналистлар чын әдәби телдә язмаска да мөмкиннәр, әмма аның материаллары тирән мәгънәле иде, аның теленә сокланып утыра идем.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

В Якутии сохраняется спокойная гидрологическая обстановка: подход ледохода на Лене ожидается 10–11 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

Российское судостроение в апреле 2026 года

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.