Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр - 2020: ата-аналар өчен белешмә

0 145

1 июльдән мәктәпләрдә яшәү урыны буенча беркетелмәгән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Билгеле, буш урыннар калган очракта. Татарстанда 1402 мәктәп яңа уку елында балалар кабул итәргә әзерләнә. Шуларның 679ында, шул исәптән 261 урта мәктәптә, татар телендә белем алырга була. Алдан ук искәртик: бу уку йортлары фәкать татар телендә укыта дип уйларга кирәкми. Кайбер мәктәпләрдә рус сыйныфларын да, татар сыйныфларын да җыялар. Шулай булгач, аларда баланың татар телендә белем алу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Югары Ослан башка районнардан татар мәктәбе булмавы белән аерылып тора Районнарга күз салсак, урта татар мәктәпләре иң күбе Кукмарада (14), Мамадышта (12) һәм Арчада (10). Урта, төп һәм башлангыч мәктәпләрне кушып санасак, иң күп татар мәктәбе сөекле Тукаебызның туган ягында — Арчада (66) булып чыга. Арча электән татар зыялыларын күпләп тәрбияләгән төбәк буларак аерылып тора. Традициянең дәвам итүе сөендерә.
Татар мәктәпләре саны буенча икенче урында Актаныш (40), өченче урында Кукмара (36), аннан бераз Балтач (29) калыша. Алабуга районында нибары - 4, Алексеевск, Спас һәм Бөгелмә районнарында бишәр генә татар мәктәбе бар.
Югары Ослан башка районнардан бер генә дә татар мәктәбе булмавы белән аерылып тора. Районның рәсми сайтында 16 меңнән артык кеше яши, шуларның 27 проценты татарлар дип хәбәр ителә. «Әлеге җирлектә яшәгән милләттәшләребезнең туган телдә белем аласылары килмимени?» - дигән сорау белән Югары Ослан районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Вазгыятьне Мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гөлгенә Дәүләтшина аңлатты.
«Вахит — районда бердәнбер татар авылы. Ике ел элек Вахитта мәктәп ябылды, чөнки ябылыр алдыннан ике ел рәттән беренче сыйныфка бер бала да килмәде. Мәктәпнең соңгы сулышына кадәр, сигез бала гына булуына карамастан, бөтен көчне куеп сакладык.
Югары Ослан районында барлыгы 1921 бала укый, шуларның 14,2 проценты татарлар (270 тирәсе). Алар төрле авылларга сибелгән. Берничә бала өчен генә аерым мәктәп ачу мөмкин түгел. Район үзәгендә һәм Иннополиста татар балалары өчен аерым төркемнәр оештырдык. Мәсәлән, Югары Ослан авылы мәктәбендә 36 татар укый, һәр сыйныфка уртача дүртәр туры килә.
Ана теле һәм әдәбияты дәресләрен ике төркемгә бүлеп укытабыз. Татар балалары һәм татар телен сайлаган рус балалары өчен (андыйлар да бар) әлеге дәресләр тирәнтен бирелә. Шулай ук татарлар булган мәктәпләрдә бер генә милли чараны уздырмыйча калганыбыз юк. Бу эш белән шәхсән үзем шөгыльләнәм», — дип сөйләде Гөлгенә Дәүләтшина.
Татар телендә белем алу мөмкинлеге булган Казан мәктәпләре
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында да, Казанның мәгариф идарәсендә дә башкалада татар телендә урта белем бирүче 37 мәктәп бар дип хәбәр иттеләр. Аларның исемлеге түбәндә.
Авиатөзелеш районы:

10нчы гимназия 14нче гимназия  5нче гимназия
Муса Җәлил исемендәге 26нчы лицей

Вахитов районы:

Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия 80нче татар-рус мәктәбе 1нче татар гимназиясе

Киров районы:

4нче гимназия-интернат
Татар телендә белем бирүче 3нче гимназия
Татар телендә белем бирүче 4нче гимназия 15нче татар гимназиясе

 Мәскәү районы:

2нче лицей — интернат
Татар телендә белем бирүче 12нче гимназия  34нче рус-татар мәктәбе  65нче татар-рус мәктәбе 17нче татар гимназиясе 2нче татар гимназиясе

 Яңа Савин районы:

7нче лицей-интернат
Татар телендә белем бирүче 13нче гимназия
Татар телендә белем бирүче 155нче гимназия 113нче татар-рус мәктәбе 23нче лицей 71нче татар-рус мәктәбе 85нче мәктәп

 Идел буе районы:

Татар телендә белем бирүче 18нче гимназия 48нче татар-рус мәктәбе 68нче татар-рус мәктәбе 10нчы татар-рус мәктәбе 16нчы татар-инглиз гимназиясе

 Совет районы:

Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия 90нчы гимназия
Татар телендә белем бирүче 149нчы лицей 167нче мәктәп 171нче мәктәп 175нче мәктәп 11нче татар гимназиясе 180нче күппрофильле полилингваль гимназия.

Мәктәп директорларының фикере
Татар мәктәбенә ихтыяҗ бармы, дигән сорау белән берничә татар мәктәбе җитәкчеләренә һәм ата-аналарга мөрәҗәгать иттек.
Рузилә Гарипова, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры: Татар гаиләләрендә үскән балалар күп килә, хәтта Оренбург өлкәсеннән дә бар. Бездә татар телен ныгытып, тирәнтен өйрәнәсе килүчеләр укый. Укучыларны бишенче сыйныфтан конкурс нигезендә сайлап алабыз. Интернат системасы булгач, балалар санын ел да бер чама тотабыз, бишенче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр барлыгы 154 бала укый. Конкурска килгәндә, быел бер урынга ике кеше теләк белдерде.
Камәрия Хәмидуллина, Казанның 2нче татар гимназиясе директоры:
Икенче гимназиядә укучылар саны елдан-ел артып бара. Элегрәк беренчеләрне өчәр сыйныф җыйган булсак, узган ике елда дүртәрне җыйдык, быел биш сыйныф тулды. Башлангычларга кабинетлар җитмәгәч, олы сыйныфларның бер бүлмәсен җайлаштырабыз. Әти-әнинең баласын яхшы белем бирә торган ышанычлы уку йортына тапшырасы килә. Халык арасында милли мәктәпкә игътибар һәрвакыт башкачарак булды. Аның күрсәткечләре дә, бинасының хәле дә, укыту базасы да, укытучылар коллективы да яхшы булырга тиеш. Укытучыларның потенциалы нинди, балалар кайсы югары уку йортларына керергә сәләтле булып чыгалар, тормышта үз урыннарын табалармы? Баланы беренче сыйныфка биргәндә үк әти-әни мәктәпне әлеге сорауларны куеп сайлый. Безгә шәһәрнең төрле почмакларыннан киләләр. Гимназиягә якынрак яшик дип фатир алыштыручылар да күп булды.
Рамил Гайнуллин, Казанның татар телендә белем бирүче 13нче гимназия директоры: Мактанасым килми, шулай да, балаларын 13нче гимназиягә укырга бирергә теләүчеләр саны бермә-бер артты. Былтыр беренчеләрне бер сыйныф җыйган булсак, быел икене җыябыз. Башка мәктәпләрдән безгә күчәргә теләгән олырак сыйныф балалары да күп. Әгәр сыйфатлы белем бирә алсаң, сыйфатлы чаралар уздыра алсаң, укыту теленә карап тормастан ата-ана баласын ышанып тапшыра. Сарафанлы радио яхшы эшли. Берсенә уку ошаса, башкалары да кызыга башлый.
Безгә быел руслар да, яһүдләр дә килергә җыена. Татар телендә белем алудан курыкмыйлар. Алар гимназиядәге гаилә җылысыдай татар мохитенә кызыгалар. Быел тәҗрибәле яңа укытучылар да җәлеп итә алдык, олимпиада күрсәткечләребез дә үсте.
Зөммәрәт Нәгыймова, Казанның татар телендә белем бирүче 12нче гимназия директоры: Бүгенге көндә татар мәктәпләренә ихтыяҗ бар. Моны үз балаларын татар мәктәбендә укытырга, аларга татар мохитендә тәрбия бирергә теләгән әти-әниләрнең күп булуы, артуы ачык чагылдыра. Безнең 12нче гимназиядә укучылар саны елдан-ел арта. Укырга теләүчеләр арасында рус милләтеннән булган укучылар булуын да искәртеп китәргә кирәк.
Рәхимә Арсланова, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры: Быел өч сыйныф ачарбыз дип планлаштырган идек, дүртне ачасы булыр, чөнки ата-аналар күп килә. Бездә катнаш никахтан туган балалар да күп. Татарча сөйләшергә өйрәнәселәре килеп, 20нче гимназиягә керергә телиләр. Татар мәктәпләрендә тәртип бар дип әйтәләр. Бер тукталыш тирәлегендә дүрт мәктәп эшләвенә карамастан, татар гимназиясенә ихтыяҗ зур. Казанның башка районнарыннан килүчеләр дә бар. Йөрергә ерак булмасмы дип сорыйбыз, ата-аналар: «Анысына гына түзәрбез, гимназиянең эшчәнлеген өйрәндек, башка җиргә барасыбыз килми», — дип әйтәләр.
Фирдәвес Вафина, Казанның татар телендә белем бирүче 149нчы лицей директоры: Быел бездә укырга теләүчеләр аеруча күп. Узган елдагыча, дүрт беренче сыйныф җыярбыз дип планлаштырган идек, бүгенге көндә биш сыйныфны шыплап тутырдык. Һаман да көн саен 2-3 кеше урын сорап килә. Җыйганнан артыгын алырга мөмкинлегебез юк. Беренче чиратта, әлеге микрорайонга караган балаларны алдык. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә бар. Укыту, тәрбия эшләре, чаралар, ата-ана җыелышлары татар телендә оештырыла дип кисәтүгә карамастан, борылып киткәннәре юк. Юкса, янда гына тагын бер мәктәп бар.
Лицейда бер генә смена булганлыктан, балалар иртәдән кичкә кадәр биредә урта һәм өстәмә белем үзләштерә алалар. Җыр мәктәбе дә, бию һәм башка түгәрәкләр дә бер бина эчендә. Әти-әни өчен бу бик уңайлы. Милли мәктәп, укыту теленнән кала башка үзенчәлеге белән дә аерылып торганда, халыкта кызыксыну уята ала.
Наил Фазыйлов, Казанның татар телендә белем бирүче 155нче гимназия директоры: Балалар саны артканнан-арта бара. Быел дүрт сыйныф җыйдык, бишенчесен дә ачасы булыр, чөнки килүчеләр саны күп. Узган елда да планны арттырып, биш сыйныф тупладык. Башка милләт балалары да килә, татар телен өйрәнүдән баш тартмыйлар.
Гөлүсә Әхәтова, Казанның 171нче мәктәбе директоры урынбасары: 171нче мәктәп ел саен аерым татар һәм рус сыйныфлары туплый. Быел да, гадәттәгечә, ике татар сыйныфы җыярга планлаштырабыз. Ихтыяҗ, әлбәттә, бар. Безнең татар сыйныфларында укучыларның белем дәрәҗәсе югары дип санала.
Ата-аналар фикере
Илгиз Зәйниев, язучы, драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры: Алла теләсә, балабызны татар мәктәбенә бирәбез, үз телебездә сөйләшүен, татар булып үсүен телибез.
Ландыш Нигъмәтҗанова, танылган җырчы, блогер, күп балалы ана:
Балаларымны быел 2нче татар гимназиясенә бирәм. Беренчедән, укыту тулысынча татар телендә булуына кызыктым. Икенчедән, ышанычлы кешеләр аңа яхшы бәя бирделәр.
Гөлназ Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент:
Дөресен әйткәндә, теләк-омтылыш булганда, төпле белемне кайсы мәктәптә дә алырга була. Ә милли тәрбия бары татар гимназияләре, татар мәктәпләрендә генә бирелә. Татар мохитендә тәрбияләнгән бала туган телебездә сөйләшеп, милли традицияләрне күреп, белеп, сәнгате белән кызыксынып, татар әдипләренең мирасын укып үсә. Болар барысы да баланың киләчәктә шәхес буларак формалашуында бик мөһим.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

В Якутии сохраняется спокойная гидрологическая обстановка: подход ледохода на Лене ожидается 10–11 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

График ремонтных работ энергетиков на период с 12 по 31 мая

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.