Зәй районында беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына 82 яшьлек Мария Пудова килде
0
49
(Зәй, 1 июль, « Зәй офыклары», «Татар-информ»). Зәй районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участогына иң беренчеләрдән булып 82 яшьлек Мария Пудова килде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. "Ил киләчәге өчен балалар, оныкларымны күздә тотып, яхшы үзгәрешләр өчен, тавыш бирәм", - диде Мария Пудова. Зәйдә иртәнге сәгать 8дән барлык 64 сайлау участоклары да эшкә кереште. Безнең газета журналистлары урыннарда эшли. Николай Шамионов, мәсәлән, шәһәрнең 4нче мәктәбендә урнашкан 1437нче сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтте. Биредә барлыгы 1350 зәйле РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен үз тавышын бирергә тиеш. Алдан тавыш бирү баврышында инде барлык сайлаучыларның 78 проценты үз сүзен әйтергә өлгергән.