Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Хезмәт базарындагы парадокс: эшсезләр саны артканда эш эзләүчеләр артамы?

0 88
Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда көннән-көн мәшгульлек үзәкләрендә теркәлүче эшсезләр саны арта. Республикабызның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 июньгә Татарстанда эшсезләр саны 65 меңнән артып киткән. Әле 1 июньгә генә мәшгульлек үзәкләрендә теркәлүчеләр 59 меңгә якын иде. Чагыштырып карасак, узган елның җәй башында эшсезләр саны 12 меңгә дә тулмаган, ә 2020 елның 1 гыйнварында тагын да әзрәк — якынча 11 мең булган. Димәк, ярты ел эчендә эшләрен югалтучылар 5 тапкырга арткан. Кайбер экспертлар әлеге статистиканы эшсезләргә бирелә торган айлык пособиенең күләме 12130 сумга җитүе белән бәйли. Эшсезлек буенча пособие алучыларга яшерен хезмәт хакы алу һәм түләүле эш башкару тыелганын да искәртергә кирәк. Читтән акча кергәне ачыкланса, җинаять эше кузгатулары бар. Эшен югалтып, яңасын таба алмаган кеше, иң беренче чиратта, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Мин дә эшсез калган кеше кыяфәте белән Казанның «Киров районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»нә киттем. Әлеге оешманы сайлавыма кулланучыларның интернет челтәрендә калдырган уңай кайтавазлары сәбәпче булды. Кешеләр уңай фикердә калгач, миңа да барысын да җиренә җиткереп аңлатырлар дигән өмет туды. Оешманың ишеге бикле һәм ишеккә гаризаларны бары тик «Россиядә эш» («Работа в России») порталы аша электрон форматта гына тапшырып була дигән игълан язуы эленгән. Ишек төбендә бераз таптангач, урамга үзәкнең җитәкчесе Айрат Шәехов чыкты. Ул нинди мәсьәлә буенча килүемне сорады. Яшәү адресын, эштән китү көнен, эшмәкәр булып теркәлмәгәнлегемне, читтән кергән керемем булмавын белешкәч, Айрат әфәнде сүзен дәвам итте: Без гаризаларны бары тик «Россиядә эш» порталы аша электрон форматта гына кабул итәбез. Гариза тапшырганда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) теркәлгән булу шарт. Тиешле мәгълүматны тутырып, гаризаны сайт аша җибәрәсез. Документлар килеп ирешкәннән соң, без андагы мәгълүматны Пенсия фондына җибәреп тикшертәбез. Документлар тәртиптә булса, унбер көн эчендә эшсез буларак теркәләсез һәм пособие алу хокукына ия буласыз. Әгәр пособие түләнеп, түләүле эш башкарганыгыз ачыкланса, дәүләттән алган акчаны кайтарасыгыз була, җинаять эше кузгатулары да бар. Мәсәлән, күптән түгел бер ир-атның бездә теркәлеп, таксида эшләве ачыкланды. Аңа дәүләттән алган акчаны кире кайтарырга туры килде. Гаризаны электрон форматта җибәрә алмаучылар нишләргә тиеш? Бар кеше дә аның рәтенә төшенеп бетә алмый. Бездә консультация бирү каралган. Алдан шалтыратып та килергә була. Монда килгән кеше янына чыгабыз. Кәгазьдә гариза кабул итә алмасак та, консультация бирәбез, эшне ничек башкарасын аңлатабыз. Пособиегә озак яшәп булмас. Эш табуда дәүләттән берәр ярдәм бармы? «Россиядә эш» порталы — ул РФ Хезмәт министрлыгының, ягъни дәүләт ресурсы. Порталда теркәлгән кешеләргә хезмәт хакы, белгечлеге туры килгән эшләр электрон форматта тәкъдим ителә. Теләгән һөнәр буенча эш чыкмаса, башка һөнәрләр сайлап карарга була. Әлеге портал эш эзләүчеләр өчен генә түгел, хезмәткәрләр эзләү өчен дә булдырылган ресурс. 2020 елның апреленнән оешмаларда булган вакансияләр мәшгульлек үзәкләренә тапшырылмый, «Россиядә эш» порталына эленә. Мәшгульлек үзәге ярдәмендә, элеккечә, башка һөнәр үзләштереп буламы? Яңа һөнәр үзләштерү буенча да гаризалар «Россиядә эш» порталы аша кабул ителә. Кызыксындырган сорауларга җавап табып, редакциягә кайттым. 17 июньдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы татарстанлыларга 38600 вакант эш урыны тәкъдим ителә, дип хәбәр итте. Әлеге эш урыннарын «Россиядә эш» порталында эзләргә кирәк дип аңладым. «Быелгы кризисның үзенчәлеге - эш эзләүчеләрнең дә актив булмавында» Эш эзләү буенча дәүләтнекеннән башка шәхси ресурслар да бар. Россиядә иң популяр ресурсларның берсенә мөрәҗәгать иттем. «HeadHunter Урал» оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Осипова «Интертат» электрон газетасының сорауларына Татарстан буенча аналитик белешмә әзерләп бирде.  «Татарстанда 2020 елның маенда вакансияләр саны узган елның май ае белән чагыштырганда 36 %ка кимегән. Хезмәт базары тискәре динамиканы яз буе күрсәтте, әмма май аенда вәзгыять акрынлап үзгәрә башлады. Хәзер эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр саны атна саен бераз булса да арта бара. Бүген вакансияләр саны март башы белән чагыштырырлык. Тулаем алганда, хәзерге вакытта Татарстанда 16 меңгә якын вакансия ачылган, шуларның яртысыннан артыгы — Казанда», — дип хәбәр итте Анна Осипова. Эш эзләүчеләр буенча нәрсә күзәтелә? Быелгы кризисның үзенчәлеге эш эзләүчеләрнең дә активлыгы түбән булуда. Беренчедән, күпләр вирус йоктыру куркынычы аркасында эш эзләми. Икенчедән, эшен алыштырырга теләгән кешеләр арасында күпләр бу карарны икътисади яктан тыныч чорга кадәр кичектергән. Кайберәүләр яңа эш таба алмаудан яки аның күпкә начаррак булуыннан курка, шуңа күрә ул бик ошамаса да, иске эшенә тотынып тора. Өченчедән, вазгыятьнең тагын бер үзенчәлеге — бизнес персоналны максималь рәвештә саклап калырга тырыша. Эш бирүчеләр эшчеләрне эзләү, адаптацияләү һәм укытуның гади сорау булмавын яхшы хәтерли. Җитәкчеләр кешене эштән азат итүе тиз икәнен, ә кризис тәмамлангач шундый ук белгечне табуы бик авыр һәм кыйммәткә төшәчәген аңлыйлар. Саннарга килгәндә, 2020 елның гыйнвар-май айларында эш эзләүчеләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, нибары 8 %ка арткан. Июнь аенда эш эзләүчеләр арасында активлык арта башлады.  Хәзер нинди һөнәрләргә ихтыяҗ күбрәк? 22 июньгә актуаль вакансияләр арасында «Сату» (28%), «Эшче персонал» (19%), «Җитештерү, авыл хуҗалыгы» (13%), «ИТ-телеком» (11%), «Төзелеш, күчемсез милек» (9%) өлкәләрендә тәкъдимнәр өстенлек алган. Иң аз вакансияләр «Чимал чыгару» (0,5%), «Дәүләт хезмәте, НКО» (0,6%), «Өй персоналы» (0,7%), «Иминиятләштерү» (0,7%) өлкәләрендә урнаштырылган.  Сайтта кайсы һөнәр ияләре аеруча күп теркәлгән? Соңгы ай мәгълүматларына караганда, эш эзләүчеләр арасында 5 иң күп һөнәр ияләре түбәндәгечә бүленгән: «Карьера башы, студентлар» (гомуми саннан 15%), «Сату» (14%), «Административ персонал» (8%), «Җитештерү, авыл хуҗалыгы» (8%) һәм «Бухгалтерия» (6%). «Иң зур проблема — югары квалификацияле белгеч табуның кыенлашуы» Казанда предприятиелар заказы буенча эшчеләр эзләүче шәхси оешмалар да бар. Шуларның берсенә — хезмәт базарында 10 елдан артык хезмәткәрләр табу белән шөгыльләнүче «Основа+» оешмасына шалтыратып, коммерция директоры Марк Левин белән сөйләштем. «Без предприятиеләр заказы буенча белгечләр эзлибез. Актуаль вакансияләр сайтта эленгән. Бүгенге эшкә кытлык проблемасы юк. Безгә заказлар кимемәде бит. Иң зур проблема — югары квалификацияле белгеч табуның кыенлашуы. Хәзер хезмәт базарының эшләргә теләүчеләргә йөзе белән борылган чагы. Югары квалификациягә ия булган белгечәр җитми. Мәсәлән, без конструкторлар, проектлаучылар, инженерлар, смета төзүчеләр, сату буенча менеджерлар эзлибез», — дип әйтте Марк Левин. Шулай итеп, эш базарында парадоксаль вазгыять икәне яхшы күренә. Бер яктан, рәсми эшсезләр саны артса, икенче яктан — экспертлар югары квалификацияле белгечләр җитми һәм шәхси ресурсларда эш эзләүчеләр саны сизелерлек артмады, ди. Шулай да, төрле сәбәпләр аркасында эшсез калган кешеләр вакытлыча дәүләт җилкәсенә таянып тора ала. Ләкин ялган юллар белән пособие алырга теләүчеләр безнең капчыкта озак ятмаганын истә тотсын иде.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.