Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Дрессировкалаучы Ильяс Халитов: «Картаеп үлгән кошларымнан да аерыла алмыйм»

0 101
«Картаеп үлгән кошларымнан да аерыла алмыйм» Алдан сөйләшенгән адрес буенча, ачык капка янына килеп туктадык. Йорт янында тавыклар, соры бәбкәләрен иярткән казлар йөри. Биредә Ильяс Халитовның сеңлесе Хафизә апа яши икән. Тиздән күрше йорт капкасыннан Ильяс әфәнде үзе күренде, безне сәламләде. Өй алдында үскән биек үләннәр чабылмаган, ә йорттан читтәрәк урнашкан мәйданга чалгы тигән. «Печәнне элеккечә чалгы белән чабам. Минем монда кечкенә кошлар күп. Лачын һөҗүм итә калса, аларга качып калырга урын булсын өчен бу биек үләннәргә тимим. Өй артындагы кырда печәнне чапканнар бүген. Анда тартар оясы бар иде, юк булган», — дип аңлатты йорт хуҗасы. Үлән арасында читлектә бер куян да утыра, аны танышлары биргән булган. Йортның бер тәрәзәсенә баскыч терәтеп куелган, аннан тавыклар кереп-чыгып йөри. Тышкы ишектән эчкәрәк уздык. Коридорга охшаган аралыкта ике яклап кошларны күрергә була. Сул яктагы читлекләрдә ак күгәрченнәр гөр-гөр килеп тора, уң якта җансыз карчыга, лачын, әтәч карачкылары эленгән. Өй эченә кергәндә, Ильяс әфәнде аяк киемнәрен салмыйча гына да керергә ярый дип белдерде. Бүлмә диварларында да җансыз кошлар эленеп тора. «Яраткан кошларым истәлегенә карачкылар ясап куйдым. Картаеп үлгән кошларымнан да аерыла алмыйм», — ди Ильяс Халитов. Өй тулы гөлләр, зооботаник бакчада йөргән кебек хис иттем үземне. Шкафка тезелгән читлекләрдә кошлар чыр-чу килә. Анда тутый кошлар, кенәриләр, купшыл һәм урман тургае яши икән. Алары өйдә генә яши, юньләп оча да алмыйлар, ди. Гөлләр арасында ике кош оясы бар: купшыл һәм урман тургае анда йомырка салган, тик үзләре «өйләрендә» юк иде. Бер дивар кулдан бизәлгән, анда агачлар, кошлар, хайваннар төшерелгән. Йортның һәр тарафында табигать белән бәйлелек күзәтелә. Хуҗа кеше йортта үзе генә яши. Ильяс Халитовның тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән, ә балалары Түбән Кама һәм Мәскәү шәһәрләрендә яши. «Аучылар аткан кошларны кызганып елый идем» Кошларга ничек ияләнеп киткәнемне үзем дә белмим, — ди Ильяс Халитов. — Кечкенәдән кошлар телен, кайсының кайда оя корганын белеп үстем. Әти тегермәнче булып эшли иде. Мин аның белән барып, урманда, су буйларында йөрергә ярата идем. Уйнарга кеше булмагач, кошларны күзәтеп торуымны хәтерлим. Көз көне аучылар аткан кошларны кызганып елый идем. Укыганда колхоз көтүен көттек. Көтүдә вакытта бер болан баласы килеп чыкты. Сыердан имездердек тә, әнисе килер дип калдырып киттек. Икенче көнне бүреләр ашаган иде бичараны. Кызганыч булды, нигә өйгә алып кайтмаганбыздыр. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Түбән Камага эшчеләр җыярга килгәннәр иде. Шунда төзелеш эшенә китеп бардым, ул өлкәгә бәйле һөнәрләрне үзләштердем. Аннан дуслар белән акчалы эшкә дип Ижауга киттек. Ижауда эшләгәндә циркта эшләүче егетләр белән танышып киттем. Алар минем кошлар белән булган мөнәсәбәтләр турында белгәч, гастрольләргә чакырдылар. Аларга кыр үрдәкләрен, лачынны өйрәтеп бирдем. Кошлар миңа бик тиз ияләшә. Минем биоток әйбәт дип әйткән иде бер экстрасенс, хайваннар сизәдер шуны. Бервакыт кешеләрне дәваларга да чакырдылар, тик мин баш тарттым, хайваннардан аерыла алмадым, — ди Ильяс Халитов. «Юлбарыс җәрәхәтләнгән урыннарын иңемә куеп тора иде» Ижаудан гастроль белән Ростов-Дон шәһәренә килгән идек. Анда цирк таркалды да бөркет, маймыл, козгын һ.б. хайваннар белән берүзем калдым. Зоопаркка эшкә урнаштым. Үлем хәлендә булган кошларны дәваладым. Тырнакларын кисү өчен бер юлбарысны йоклаттылар, ун көн айный алмый ятты мескен. Кеше күрмәгәндә янына кереп утырган идем, каршыма торып утырды. Җәрәхәтләнгән урыннарын иңемә куеп тора иде, шулай терелде. Аннан Ростов-Донда шапито эшләп китте. Бер кыз белән төне буе этне дрессировкаладык. «Тавыш» командасын әйтәбез, өреп куйса, тәмле колбаса кисәге бирәбез һәм тагын шулай. Ә Лали исемле кара этем унга кадәр саный белә иде. «Бишне икегә тапкырлагач ничә була?» — дим һәм үзем иреннәрне алга чыгарып куям. Ул ун тапкыр өргәч, мин елмаям һәм ул өрүдән туктый иде. Колбаса белән «ламбада» биергә өйрәткән идем аны. «Суыткычтан колбаса урларга ничек барасың?» — дигәч, җиргә ятып, шуышып китә иде. Башта хайваннарда нинди сәләт барлыгын ачыкларга кирәк. Минем өчен ул һәрвакыт билгеле була иде. Күгәрченнәрне дә өйрәттем. Ак күгәрченнәр белән элек туйларга йөри идем. Бер елдан артык туйга да барган юк инде. Тавис кошын койрыгын ачарга өйрәттем, аның өчен башта койрыгын ачкан тавыкны күрсәтә идем. Тавис кошының койрыгын йолкыган иде бер малай, шуның өчен колагын бордым. Бик якын иткән бөркетем бар иде, ул картаеп үлде, — дип сөйләде Ильяс Халитов. Цирк эшеннән соң Ильяс әфәнде әнисе янына авылга кайткан булган. Әнисе: «Улым, китмә инде, күрмичә үләм», — дигәч, авылда калырга булган, унбиш елдан артык авылда гомер итә ул. «Лачын велосипедым руленә утырып йөри иде» Ильяс әфәнде элек урман кошларын — урман чуаркае (лесной конек), сызгырак чыпчык (свирестель), тукран, күкене дә өендә асраган. Сыерчыклар, кышын җылы якларга китмичә, аның өендә куна торган булган. Юк, читлеккә ябып түгел, тәрәзә ачык булган, әмма җылы як кошлары да аның өендә кышлаган. Ильяс әфәнде сөйләвенчә, ул бер лачынны да кулына ияләштергән. Ерткыч кош, чеби алырга килә дә, оясында ялгыш бикләнеп кала. Ильяс әфәнде аны тотып ала, кулына ияләштерә, аннары очырып җибәрә. Бераздан лачын өй каршына килеп йөри башлады, — ди Ильяс әфәнде. — Мин аны ашаттым. Аннары ул көн саен очып килеп йөри башлады. Аннары артымнан да калмый, гел ияреп йөри торган булды. Велосипед руленә чүпрәк чорнап куйдым, кибеткә барганда шунда утырып бара. Кешегә сөйләсәм, ышанмыйлар, безнең авыл халкы шаккатмый инде. Аннары мин аны авылдан читкәрәк алып барып, табигатькә очырдым — көн саен ашатырга ит җиткерә алмый башладым. Үрдәк бәбкәләренә козгын тия. Үземнең өч козгыным бар иде, башка козгыннарны якын китерми иделәр, тик картаеп үлделәр, — диде ул. Атаман козгынына «Бранка» дигән кушамат таккан булган ул. Алар урамда яшәгән, «өйгә!» дигәч, гаражына кереп төн чыкканнар. Ул аларны кулдан ашаткан. Кыр үрдәкләрен дә дрессировкалаган ул. Котлаван казыганда су чыккан. Бер күлдә ботарланган үрдәк күргән, әле чыккан гына бәбкәләре дә булган, «бак-бак» дип кычкырып, бәбкәләрен җыйган. «Шул күлдә унбере дә үсте, аннары аларны Ижевск цирк мәктәбенә тапшырдым», — диде ул. Урманга җиләккә баргач, ул кураларның сындырылганын күргән. «Кем сындыра икән дип тиз-тиз керсәм, аю басып тора миңа карап. Икебезнең ара биш метрлап булгандыр. Карашып тордык та китеп бардык. Курыкмадым да, аю да курыкмады. Борылып бара идем, юлдашым юк. Урманнан чыккан идем — ул инде әллә кайда икән, йөгерә бар көченә… Аюдан курыккан». Ильяс Халитовның яшь чагында да кызык очраклар булган икән. «Төнге өчләрдә кайтып киләм кызлар яныннан. Караңгы инде. Этләр дип торам — ун метрлап ераклыкта ике бүре килә. Зур этем бар иде, ул минем янга килеп сырылды. Бүреләр килмәде безнең янга. Сугышмадылар да. Аерылыштык». Хәзер читлекләрнең күбесен бушаттым. Картаеп теге дөньяга китеп барсам, кем кайгыртыр? Шуңа әкрен генә киметәм кошлар санын. Элек утызлап тутый кош бар иде, аларны кешегә өләштем. Шуннан кулым китте булса кирәк, хәзер икәү генә калдылар. Миңа оясыннан егылып төшкән яки яраланган кошларны күп китерәләр. Үткән ел шәһәр карлыгачы баласын алып килгәннәр иде. Үстереп чыгарып җибәрдем, быел сыерчык оясына кайтып оялады. Күке баласын да шулай китерделәр, көзен җибәргән идем, өй янына килеп «күкелдәп» утыра хәзер. Кыш көне өйгә урам кошлары да кергәли. Кайсылары бакчада эшләп йөргәндә башыма килеп утыра, — дип сөйләде Ильяс Халитов. — Үзем дә аптырыйм, нигә кирәк бу. Кеше бизнес белән шөгыльләнә, ә алар миндә ашап яталар дим. Әмма кечкенәдән яраттым шул аларны. «Маймылымның чылбырын урлап киткәннәр» Шуннан без урам ягындагы күгәрченнәрне карарга чыктык. Күгәрченнәрнең кайсы йомырка өстендә утыра, кайсы баласы тирәсендә йөри, кайсы тик карап утыра. «Элек йөздән артык күгәрчен тота идем. Араларында егерме биш яшьлекләре бар, аларга да картлык килә, оча алмый башлыйлар, — ди хуҗалары. Ул читлектәге күгәрченнәрне кулына утыртып, урамга алып чыкты. Алар сикерешәләр, башына менеп утыралар. Мин дә сикертеп караган идем, беренчесендә кулга төшеп утырды, икенчесендә җиргә үк төшеп китте. Юл тирәсендә кәҗәләр йөри. «Маймылымның чылбырын истәлек итеп сакладым, бер кәҗәмне шуның белән бәйләп куя идем. Күптән түгел шул чылбыр белән алты метрлы арканымны урлап киткәннәр», — ди әңгәмәдәшем. Якында гына бер кош тавышы ишетелде. «Тавышыннан таныйсызмы?» — дип сорадым. Ильяс әфәнде урман тургае тавышы булуын әйтте. Йорт артында бер карт һәм бер нәни эт яши. Алар бүлеп куелган кош-кортларны саклыйлар икән. Анда тавык үрдәк балаларын ияртеп йөртә, чебиләр йөгерешә, мисыр тавыклары да шунда… Иректә кыр үрдәге, бүрекле үрдәк, индоуткалар йөри. Кычыткан һәм әрекмән арасындагы көртлек оясында йомыркалар бар. «Йөз яшь тулгач өйләнәм, егерме алты ел көтәсе калды» Кошларның яшисе килә, араларында кешеләр кебек игелекле һәм усаллары бар. Бер ел элек чәүкә китергәннәр иде. Аның канаты яраланган, оча алмый. Әле дә бик холыксыз, кулны тешләп ала. Күгәрченнәрнең күкәйләрен вата башлагач, читлеккә ябып куйдым үзен. Иң тыйнагы — гади күгәрчен. Казларны суярга кулым җитми. Аларны үстерәм дә балга алыштырам. Кәҗә сөтен дә бушлай гына өләшәм, сигез кәҗә асрыйм. Элек Сабантуйга чакыра иделәр, шуның өчен бер тонна бодай бирделәр. Кошларны ашату өчен өч тонна ашлык кирәк хәзер кышка, элек ун тонна да китә иде. Булган пенсияне шуларга тотып бетерәм. Кошларны калдырып, беркая чыгып китә алмыйм. Авылда миңа исем белән эндәшүче дә юк, тирә-яктагы балалар да «Халитов» дип кенә йөртәләр. «Бабай» дигәнне ишетсәм, кемгә әйтәләр икән дип артка борылып карыйм. Берүзем генә яшәгәнем дә юк, минем янга дискәтүккә авыл яшьләре җыела. Барысы да үз балаларым кебек. Соңыннан гына: «Сезгә ничә яшь?» — дип сорадым. «Йөз яшь тулгач өйләнәм, егерме алты ел көтәсе калды», — дип елмаеп куйды ул.  Киткәндә ул безгә ямьле, шатлыклы көннәр, елмаюлар теләп калды. Беренче күрүгә Ильяс әфәндене сәер кеше буларак кабул иттем, тик очрашу азагына аңа хас булган самимилек, саф күңеллелек, нечкәлек күңелемә үтеп керде.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.