Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Мәхәббәт сорап… зиратка бар икән - «Ватаным Татарстан»

0 69

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Чулпан Гарифуллина). 299 сумлык, ике сәгатьлек экскурсия ул. Джугашвили каберен ник бозганнар, мәхәббәт сорап кемнең каберенә киләләр — шушы һәм башка кызыклы тарихи фактларны кичке җәяүле экскурсия барышында «ВТ» хәбәрчесе белеп кайтты.

«Әзерләнеп килгән сез!»

Яшәү — үзе бүләк икәнен аңлар өчен зиратка киләсе. Шушы максат белән әлеге экскурсияне оештырганнар да. Май аенда ук туризм буенча шәһәр комитеты, туристик-мәгълүмати үзәк белән берлектә, Татарстан халкы өчен төрле җәяүле экскурсияләр әзерли башлады. Арча зираты каберлекләренә сәфәр — араларында иң популяры.

«ВТ» хәбәрчесе барган көнне экскурсиягә 15 кеше җыелды. Билет сатып алганда очрашу 10 гына кешегә исәпләнә, дигән хәбәр булган иде. Кешенең артыграк булуын ихтыяҗ барлыгы белән аңлатырга мөмкиндер. Кызыксынып килүчеләр арасында бер яшь пар, дүрт хатын-кыздан төркем, өч-дүрт студент, төркемнән аерымрак йөргән берничә кеше бар иде. Ир-атлар — нибары дүртәү.

Җыелган кешеләр алдан сөйләшкән диярсең — күпчелеге актан киенеп килгән. Куе агачлар арасындагы зират эчендә ап-ак адәмнәрне күз уңыннан югалтып булмаячак, димәк. Экскурсовод булып тарихи урын буенча озата йөргән тамада Айдар Садыйков та моңа игътибар итми калмады. «Әзерләнеп килгән сез!» — диде ул.

Экскурсия коронавируслы шартларда узганга, очрашу кагыйдәләрне искә төшерүдән башланды: социаль дистанция саклыйсы, битлек-пирчәткә киясе. Айдар Садыйков сөйләгәннәрне ишетергә мөмкин булсын өчен колакчыннар таратылды. Техник яктан әзер булгач, экскурсовод җыелучыларны рухи яктан әзерләргә тотынды.

Экскурсия исеме — «Memento mori!» (Үлем турында онытма — ред.). Әмма аны төшенкелеккә бирелү өчен түгел, киресенчә, оптимизм рухын күтәрү өчен оештырабыз. Зират буенча йөреп чыккач, тормышка караш үзгәрер. Гомер — бер генә. Киткәннәрне истә тотып, исәннәрнең кадерен вакытында белик, — диде ул.

Джугашвили каберендә кем ята?

Зиратның тарихы турында Айдар Садыйков кыскача аңлатма бирде.

Арча зираты 1772 елда Екатерина II указы нигезендә төзелә. Мәскәүдә чума чире таралгач, патшабикә мәрхүмнәрне шәһәрдән 100 сажин ераклыкта күмәргә боера. Казанда зират өчен Арча кыры бүлеп бирелә. Иң беренчеләрдән булып биредә 1774 елда Емельян Пугачев гаскәрләреннән Казанны саклаучылар җирләнә. Павел I чорында православ Арча зиратында төрле конфессия вәкилләрен, сәүдәгәр, дворяннарны күмә башлыйлар. Еллар узу белән территориясендә православие, яһүд, иске йолачылар, лютеран, католик, мөселман, поляк, немец һәм хәрбиләрне күмәләр. 1980 елларда зират ябыла. Шуннан бирле биредә югары дәрәҗәдәге яисә республика үсешенә өлеш керткән кешеләрне генә җирлиләр. Шулай ук гаилә каберлекләре дә бар. Кайберәүләр зиратта урынны әзерләп тә куйган: кабер ташларында боларның туу елы күрсәтелеп, үлгән датасы өчен буш ара калган. «Алдан хәстәрен күрү — нормаль күренеш», — ди экскурсовод. Сүз уңаеннан, яңа каберлекләр дә очрады. Шуларның берсе — 8 июнь көнне арабыздан китеп барган хирург Алексей Агафоновныкы. Ул атаклы инфекционист Андрей Агафоновның улы.

Зиратта күп склеплар очратырга мөмкин. Айдар Садыйков аңлатканча, аларны махсус төзегәннәр. Кешеләр элек тереләй килеш күмелүдән бик курыккан. Хәтта үлгән кешене өч көн дәвамында җирләмәскә дигән махсус указ да булган. Имеш, ул «йокыдан уянырга» мөмкин. Хәзер склеп ише корылмалар зиратның хуҗалык кирәк-яракларын саклый, «подсобка» буларак хезмәт итә.

Кешеләр төрле булган кебек үк, зираттагы каберлекләр дә төрле. Мәңгелек йортта шул хакта уйланасың. Кайсыларына кеше тәрбиясе эләккәне әллә кайдан күренеп тора, кайсы чүп үләне белән капланган. Бик горурлары да, фәкыйрь генә агач тәрелеләре дә күп.

— Зират аллеясында каберләр арасында аермачык сизелә: берәүләргә — һәйкәлләр, икенчеләренә кыйшайган тәреләр куелган. Арча зиратында традиция буенча танылган кешеләрне җирләделәр. Инкыйлабка кадәр бу бай сәүдәгәрләр һәм меценатлар, фабрика хуҗалары, түрәләр, сәнгать эшлеклеләренең мәңгелеккә күчү урыны булган. Аларның каберләре әллә кайдан күренеп тора: туганнары гранит, мәрмәр ташларга заказ биргән, нигездә ташны Рыбинскидан китергәннәр, — дип сөйләде экскурсовод, ни уйлаганны аңлаган кебек.

Тагын бер кызыклы факт: Совет елларында ярымайлар да, тәреләр дә куелмый. Шуңа да үлгәннәргә һөнәренә бәйле символлар куелган. Мәсәлән, табиблар каберенә — елан урап алган касә, капитаннарга — штурвал, авиаконструкторга очкыч сурәтен ясаганнар. Экскурсия барышында без хәтта туп типкән футболчы малай сурәте төшкән кабергә дә тап булдык. Анысы әле яңа булса кирәк…

Арча зиратында Николай Лобачевский каберлеге урнашкан. Әмма аның бер кыек ягы бар: төрбәне реставрацияләгәндә кабер ташлары дөрес куелмаган — якорьлы тәре кабернең үзәк өлешендә урнашырга тиеш, чөнки танылган галимнең исеме шунда язылган. Төзекләндерү белән шөгыльләнүчеләр, бутап, бу тәрене Лобачевскийның хатыны «өстенә» урнаштырган.

Айдар Садыйков зиратка килүчеләр кызыксынып йөри торган урын һәм аңа бәйле риваятьне искә төшерде. Сәүдәгәр кызы Вера Василькова тарихы белән бәйле ул. Риваять буенча, бу кыз бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзен атып үтерә. Аны күмү дә үзенә күрә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшне хәтерләткән бер митингка әверелә. «Асылда, кызның исеме Дарья була, ул 19 гасыр азагында яши. Бәхеткә, хәзерге вакытта кабергә студентлар атылып үләргә түгел, бәхетле мәхәббәт һәм уңыш сорап килә», — дип аңлатты экскурсовод.

Экскурсиянең азаккы өлешендә Иосиф Сталинның улы — Василий Джугашвили кенотафы (мәрхүмнең калдыклары булмаган символик кабер — ред.) күрсәтелде. Аны бу урынга 1962 елның 21 мартында күмәләр. Әмма туганнары теләге белән Василий Джугашвилины Мәскәүнең Троекур зиратына күчереп җирлиләр. Калдыклары булмаса да, бирегә кеше еш килә дип аңлатты Айдар Садыйков. Моны исбат итеп, экскурсия төркеменнән тыш каберлекне дикъкать белән өйрәнеп басып торган ике туташ күренде.

Джугашвилиның кабер ташындагы сызган-бозган эзләрне күрәсезме? Артында аткан эзләр дә бар. Бу — Сталиннан репрессия чоры, ГУЛАГ өчен үч алу очракларының хатирәсе, — диде ул. — Каберлекне грузин милләте вәкилләре карап, чистартып тора.

Экскурсия данлыклы Михаил Девятаев кабере янында төгәлләнде. Бу урынга күбрәк хәрбиләр йөри икән. Айдар Садыйков эскурсия башланыр алдыннан әйткән нәсыйхәтләрен яңадан искә төшереп, яңа очрашуга дәшеп, халык белән саубуллашты. Экскурсия тәмам булгач, теге дүрт хатын-кыздан торган төркем киләсесенә язылды, ә яшь парлар очрашу барышында җыйган белемнәрен тикшерергә тотынды…

К ИҢӘШ

Экскурсиядә катнашырга уйласагыз

Беренчедән, зират бик зур — күп йөрергә туры киләчәк. Шуңа да уңайлы аяк киеме белән килү хәерле. Кроссовка, кеда булса — яхшырак, чөнки урыны-урыны белән җир, туфракка басылачак, аяк пычраначак. Билгеле, монда азык-төлек сатыла торган нокталар юк. Шуңа да үзегез белән су алып килергә мөмкин. Алдан ук өс-башны кайгыртыгыз: ачык киемнән килмәү хәерле. Беренчедән, зират — изге урын, киткәннәргә дә хөрмәт белән карау кирәк. Икенчедән, черкиләр тешләп, очрашуның бөтен ямен бетерергә мөмкин. Кычкырмаска, тыныч кына, каберлекләр өстенә басмыйча, сак кына йөрергә кирәк.

С АН

Арча зираты мәйданы —  30 гектар.  Чагыштыру өчен: Казан Кирмәне — 13 гектар, Мәскәүнеке — 28.

Биредә  300 меңләп  каберлек бар. Иң иске каберлек  1830 елга  карый.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.