Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Андрей Кондратьев: сайлау участогына бару кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак

0 63
Россиянең Төп законына кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү тарихта беренче мәртәбә катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә узачак. Коронавируска каршы чаралар сайлау процессына әзерләнүгә ничек йогынты ясады? Без, тавыш бирүне оештыручылар, процедураның тулысынча легитимлыгын саклап, тавыш бирүдә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барын да эшлибез. Безнең өчен төп өстенлек — тавыш бирүчеләрнең дә, комиссия әгъзаларының да гомере һәм сәламәтлеге. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Конституция буенча Россиякүләм тавыш бирү 2020 елгы бердәм тавыш бирүгә, ягъни Татарстанда республика Президентын, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллеге органнарына депутатлар сайлау көненә әзерлек белән рәттән уза. Моннан тыш, ике округта өстәмә сайлаулар узарга тиеш: Түбән Кама округы буенча — Россия Дәүләт Думасына һәм Алабуга округы буенча — Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар. Болар барысы да сайлау процессы өчен җавап бирә торган структураларга зур җаваплылык өсти. Коронавирус таралуны булдырмас өчен сайлау участокларында нинди чаралар кабул ителәчәк? Беренче чиратта, тавыш бирүчеләр өчен санитар дистанция булдыру өчен, участокка килүчеләр һәм аннан чыгучылар бүленәчәк. Һәр кергән кешенең тән температурасын контактсыз градусник белән үлчәячәкләр. Шулай ук керә һәм чыга торган урында дезинфекцияли торган келәмнәр һәм куллар өчен антисептиклар булачак. Тавыш бирү бүлмәләрендә тавыш бирүчеләр арасында санитар дистанция саклансын өчен 1,5-2 метр ераклыкта билгеләр ясалачак. Мебель һәм технологик җиһазлар куркынычсыз аралык саклап урнаштырылачак. Тавыш бирү кабинкаларында алдагы пәрдә булмаячак. Участоктан чыкканда тавыш бирүчеләргә бер тапкыр куллана торган битлек һәм перчатканы каплана торган контейнерга ташларга, шуннан соң кулларны янәдән антисептик белән чистартырга тәкъдим итәчәкләр. Гомумән алганда, Роспотребнадзор тавыш бирүчеләргә участокта унбиш минуттан да артык тормаска киңәш итте. Тагын бер яңалык — тавыш бирүчеләр паспортларын комиссия әгъзасының кулына бирмәячәк, ә ачып үзләре күрсәтәчәк. Дөрес, шәхесне ачыклау өчен битлекне беразга гына төшереп торырга туры киләчәк. Тавыш бирү көне дәвамында сайлау участокларын яхшылап дезинфекцияләп торачаклар. Әгәр тавыш бирүчеләр гаиләләре белән килергә тели икән, участокларда санитар дистанция ничек тәэмин ителәчәк? Россия Үзәк сайлау комиссиясе бу юлы участокка балаларны алып килмәскә киңәш итә. Участокларда буфетлар булмаячак. Тавыш бирү процессы бернинди тоткарлыксыз барачак. Тавыш бирүчегә кирәк булган бердәнбер әйбер — ул паспорт. Калган әйберләрне — битлек, перчатка, антисептик, авторучканы сайлау урынында бирәчәкләр. Барлык участокларда мәгълүмати билгеләр, күрсәткечләр булачак, тавыш бирүчеләрнең социаль контактлары максималь дәрәҗәдә киметеләчәк. Сайлау участогына килү кибеткә баруга караганда куркынычсызрак булачак. Тавыш бирү участокларын тәэмин итү өчен күпме саклану чарасы кирәклеге билгелеме инде? Алдан тавыш бирүне исәпкә алып, барлык кирәкле саклану чараларын 7 эш көненә исәпләп, зур эш башкардык. Участок комиссиясенең һәр әгъзасына 1 эш көненә 4 битлек һәм 4 пар латекс перчатка биреләчәк. Һәр сайлау участогына кулларны, шулай ук эш урыннарын чистарту өчен якынча 30 литр антисептик кайтарылачак. Бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм авторучкалар участокка кергән һәр кешегә тәкъдим ителәчәк. Татарстанда сайлау участокларыннан тыш, тавыш бирү өчен нинди мәйданчыклар ачу планлаштырыла? Россия Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүне участоклардан читтә, ачык һавада уздырырга киңәш итте. Аерым алганда, күпфатирлы йортларның ишегалларында. Хәзер мондый территорияләрне сайлау һәм анализлау эше башкарыла. Өй яны территорияләрендә участоклар булдыру, аларның ихтыяҗы турында ахыргы карарны 15 июньнән соң кабул итәчәкбез. Тагын бер өстәмә: Татарстан халкы бу мөмкинлекне төп тавыш бирү көненә кадәр алты көн дәвамына, ягъни 25-30 июньдә куллана алачак. Ә менә төп тавыш бирү көнендә — 1 июльдә гражданнар бары тик стационар участокларга гына килә ала. Ә ачык һавада тавыш бирүне нәкъ сайлау комиссиясе бинасындагы кебек үк оештырачаклар. Ә фатирларыннан чыга алмаган гражданнарга нәрсә эшләргә? Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, коронавируска бәйле рәвештә карантинда утыручылар да бар. Бу категориядәге гражданнар өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе нинди сервислар тәкъдим итәргә әзер? Гомумроссия күләмендә тавыш бирү көнендә өйдә тавыш бирү мөмкинлеге шактый киңәйтелде. Катлаулы эпидемиологик вазгыять чорында, гражданнар үзизоляциядә булганда өйгә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын чакыртырга була, алар күчмә тартма алып киләчәк. Дөрес, моның өчен үзегезнең участок комиссиясенә алдан хәбәр итәргә — 1 июльнең 17:00 сәгатеннән дә соңга калмый язмача яки телдән әйтергә кирәк. Шулай ук өйдә тавыш бирү турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында да язарга була. Бу гаризаларны кабул итү 5 июньдә башланды һәм 21 июньдә 14:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Бу очракта тавыш бирүдә катнашучыларны саклау өчен нинди чаралар күреләчәк? Өйдә тавыш бирүгә барганда комиссия әгъзалары махсус шәхси саклану чаралары алачак. Алар сайлау участогыннан читтә тавыш бирүчеләр янына махсус комплект алып киләчәк. Герметик пакетта бюллетень, бер тапкыр куллана торган битлек, перчатка, бюллетень алу турында гариза бланкы, дезинфекцияли торган салфетка, авторучка булачак. Комиссия әгъзалары тавыш бирүчеләрнең өенә кермәячәк. Алар тавыш бирү өчен тартманы ишек янына куячаклар, ишек тоткасына пакетны эләчәк, кыңгырауга басачак һәм куркынычсыз санитар дистанция саклап, 2 метр читкә китеп басачак. Кеше ишек бусагасыннан паспортын күрсәтә, пакетны алып фатирына кереп китә һәм шунда бюллетеньне тутыра. Соңыннан битлек һәм перчатканы салмый гына бюллетеньне тартмага төшереп җибәрә. Бу вакытта сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр куркынычсыз ераклыкта торачак. Татарстан халкының дистанцион рәвештә интернетта тавыш бирү мөмкинлеге бармы? Әлегә бу яңалыкны кертүне башка кампанияләргә калдырдылар. Һәрбер яңалыкны без җентекләп эшлибез. Чөнки бик күп шартны исәпкә алырга кирәк: гражданнар өчен үтемле, контроль формаларының нәтиҗәле булуы, онлайн тавыш бирүгә җәмәгатьчелек ризалыгы… Шуны да әйтәсем килә: сайлау процессының үтәкүренмәле булуы — сайлау һәм тавыш бирү системасының иң әһәмиятле өлеше. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе — Татарстан республикасы сайлау системасының легитимлык гарантиясе. Шуңа күрә без һәр яңалыкны җентекләп тикшерәбез. Миңа калса, тавыш бирүнең электрон мөмкинлекләрен кертү — табигый процесс. Һәм алга таба карап фикер йөртсәк, онлайн-формат әкренләп керәчәк. Шул исәптән, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм сәяси үсеше буенча да. Хәер, барыбер гражданнарның гадәти бюллетеньнәр кулланып «искечә» тавыш бирү хокукы булырга тиеш. Хәтерлисезме, «Мобиль сайлаучы» механизмы беренче тапкыр эшләтеп җибәрелгәч, гражданнар аңа ничек сагаеп караган иде. Бүген моны үзен уңай яктан күрсәткән, нәтиҗәле технология дип әйтәбез. «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә прописка буенча түгел, ә факттагы яшәү урынында тавыш бирергә була. Бу механизм һәр гражданга рәсми регистрациягә бәйсез рәвештә, үзенә иң якын участокта тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, тавыш бирүче Казанда эшли, ә пропискасы Бөгелмәдә. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган шәһәренә кайтып йөрергә кирәкми. «Мобиль сайлаучы» системасы буенча участок сайлау өчен кайчан гариза бирергә кирәк? Факттагы яшәү урыны буенча катнашучылар исемлегенә керү өчен теләсә кайсы уңайлы ысул белән алдан гариза бирергә кирәк: 5 июньнән 21 июньгә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатькә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, теләсә кайсы Күп функцияле үзәктә 5 июньнән 21 июньнең 14:00 сәгатенә кадәр, теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә 5 июньнән 21 июньнең 14:00 сәгатенә кадәр гариза язарга була. 16 июньнән 21 июньнең 14:00 сәгатенә кадәр гаризаны участок комиссиясендә язарга була. Сайланган участокта 25-30 июньдә, яки тавыш бирү көнендә тавыш бирергә була. Үзеңә иң уңайлы участокны Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Найди свой избирательный участок» бүлегендә табарга була. Коронавирустан саклану чаралары шартларында тавыш бирүнең легитимлыгы ничек тәэмин ителәчәк? Узган сайлаулардагы кебек үк, барлык участокларда да йомгаклау протоколлары QR-код белән ясалачак, бу техник хаталар булдырмый һәм белешмәләрне «Выборы» Дәүләт автоматлаштырылган системасына кертүне тизләтә. Барлык территориаль комиссияләрдә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак. Барлык участокларда да күзәтүчеләр һәм журналистлар булачак. Алар да шулай ук битлек һәм перчатка киеп эшләячәк. Алар сайлау комиссиясе әгъзаларының бөтен гамәлләрен дә күреп торачак. Сүз уңаеннан, көн дәвамында кулланыла торган гаджетларны, фото- һәм видеотехниканы даими дезинфекцияләп торырга киңәш ителә. Хәзерге вакытта Татарстанның Җәмәгать палатасы күзәтүчеләр пулын оештыра. Безгә билгеле булганча, алар республикада 10 меңнән күбрәк. Ә сайлау участогыннан читтә тавыш бирүгә килгәндә, тавыш бирү бинасына кайткач комиссия әгъзасы күчмә тартманы кеше күзенә күренеп тора торган җиргә куя яки тавыш бирү бюллетеньнәрне сейф-пакетка сала һәм тиешле сейф-пакетка акт төзи. Бюллетеньнәр салынган сейф-пакетлар бары тик тавыш бирү көнендә тавышларны санаганда һәм күзәтүчеләр алдында гына ачылачак. Шушы көннәрдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү өчен 2,9 миллионнан күбрәк бюллетень алды. Бу документның нинди үзенчәлекләре бар? Татарстанда бюллетеньнәр ике дәүләт телендә — татар һәм рус телләрендә ясалган. Бюллетеньнәр саны сайлаучылар исемлеге нигезендә исәпләнгән. Барлыгы 2 млн 938 мең бюллетень, шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен тикшерү комплексы белән — 98,1 мең данә. Гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре кайчан ясалачак? Нәтиҗәләрне санау 1 июльдә барлык участоклар ябылганнан соң ук башланачак. Ахыргы йомгаклар 3 июльгә ясалачак. Ә инде 5 июльдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең гомуми йомгакларын чыгарачак. Һәм без ТР Президентын сайлауларга, массакүләм муниципаль сайлауларга һәм Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларга әзерләүне икеләтә көч белән дәвам итәчәкбез.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.