Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Биш бала әтисе булган 45 яшьлек Рамилнең кулын кискәннәр, сөякләре сынып беткән

0 84

Биш бала әтисе — 45 яшьлек Рамил Инсафетдинов Нефтеюганск шәһәрендә вахта ысулы белән эшли. Эш вакытында ул сигез метр биеклектән егылып төшә. Рамил һәм аның зур гаиләсе Башкортстанның Бакалы авылында яши. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Алдан социаль челтәрләрдә энергия ресурслары компаниясенә Башкортстаннан вахта ысулы белән барып эшләүче ир-атның имгәнүен хәбәр иттеләр. Ул эретеп ябыштыручы булып эшли. Биеклектә торган килеш ябыштырган вакытта аның янындагы матча-балка ава башлый. Ул ир-атны җиргә егып төшерә һәм өстенә ава. Рамилнең куллары һәм аяклары сынып беткән, ул шок халәтендә була. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыралар. Тик хезмәттәшләре табиблар килгәнне көтеп тормый, ир-атны хезмәт машинасына салып, төзелеш объектыннан Нефтеюганск шәһәренә алып китәләр.

«Алар сәгать ярым чамасы бара, Рамил бик күп кан югалта. Юлда ашыгыч ярдәм машинасы очрый. Бу машина нәкъ менә Рамил янына чакырылган ашыгыч ярдәм була. Тик хезмәт машинасы аның янына туктап тормый, алар китеп бара. Хастаханәгә алып килгәч, Рамилне „юлда таптык, ул сынып беткән иде“ дип әйтәләр. Аннары прокуратура тикшерә торгач кына барысы да ачыклана», — дип язалар социаль челтәрдә. Биредә әлеге гаиләгә матди ярдәм җыю да игълан ителгән.

«Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе имгәнгән ир-атның анасы белән элемтәгә чыккан. Бу хатын мәгълүматның дөрес булуын раслаган.

Хәзер Рамил Нефтеюганск шәһәрендә хастаханәдә дәвалана. Рамилне әнисе Гаишә һәм хатыны Алинә тәрбияли. Башта алар Нефтеюганскида Рамил яши торган эш фатирында торып торган, алардан бу фатирдан чыгарга сораганнар. Әлегә Рамилнең әнисе белән хатыны мәрхәмәтле кешеләрдә яшәп тора.

«Хәзер бу эшне махсус комиссия тикшерә. Мин Рамил янында, хатыны да монда. Без Бакалыдан 19 февральдә үк килдек. Без бик тату гаилә. Әби-бабайлар, абый-апалар, балалар — барысы да. Без хәзер Рамилгә бик кирәк. Ул үзе ашый да алмый. Аның аякларында һәм кулларында сөякләре ачык сынган. Баш мие селкенгән, тагын әллә кайсы төшләре имгәнгән. Гангрена башлангач, табиблар аның кулын ампутацияләде. Икенче кулының сөяге дә ачык сынган», — дип сөйли Рамилнең әнисе.

Рамилнең кулын кискәннәр, аягына операция ясаганнар, бот сөякләренә операциягә әзерлиләр. Шулай ук тикшерү эшләре дә бара. Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин әлеге вакыйганы үз контроленә алган. Башкортстан табиблары Ханты-Мансийск табиблары белән элемтәгә чыккан. Әлегә Рамилне туган якка алып кайту мөмкин түгел, ул Нефтеюганскида тулы дәвалану курсы уза, аның хәле тотрыклы.

Инсафетдиновлар гаиләсендә 4 тән 14 яшькә кадәрге биш бала бар. Хәзер балаларның дүртесе авылда социаль приютта яши, алар балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөри. Сәламәтлеге чикле туган бишенче баланы әбиләре тәрбияли.

Бакалы районы администрациясе юридик һәм матди ярдәм күрсәтә. Район башлыгы бу эшләрне үз контроленә алган, диелә хәбәрдә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.