Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс игълан ителә
0
34
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). 1 мартта, 10.30 сәгатьтә Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс узачак. Аны Воскресение Христова чиркәве (Мурадьян урамы) оештыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Катнашучылар гыйбадәтханә янындагы мәйданга кимендә 20 коймак алып килергә тиеш. Алдан 8 927 416 20 99 телефоны буенча теркәлергә һәм катнашучының тәртип номерын алырга кирәк.
Коймаклариң юка коймак, иң биек коймак өеме, иң тәмле эчлек, иң үзенчәлекле рецепт һ.б. номинацияләрдә бәяләнәчәк.
Җиңүчеләр коймак пешерү өчен таба һ.б.бүләкләр алачак.