Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Тарихчы-эзтабар Фаил Ибраһимов: «Ходайның ярдәмен тоеп эшлим»

0 79

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

Яу кырында хәбәрсез югалган күпме солдатның җәсәден табып, хәбәрсез югалган никадәр исемнәрне ачыкларга һәм тиешенчә җирләргә дә ярдәм иткән эзтабар ул Фаил Ибраһимов. Аның эзләнү төркеме ярдәмендә күпме тарихи мәгълүматлар ачыкланган. Менә шушы шәхес белән очрашып, аның башкарган эше, үзе турында күбрәк беләсем килеп йөри иде. Ниһаять, бу теләгем чынга ашты.

Фаил Ибраһимов Ижау шәһәрендә туып-үскән. Башта уникенче мәктәптә, соңыннан унҗиденче мәктәп төзелеп беткәч, анда күчеп, урта белем алган.

«Минем балачак кичерешләрем Бөек Ватан сугышы белән бәйле»

Миннән бик күпләр «Нишләп бу эш белән шөгыльләнә башладың?» — дип сорый. Минем бит балачак кичерешләрем һәм хәзерге хезмәтем, кызыксынуларым да Бөек Ватан сугышы белән бәйле.

Әниемнең (ул 1928 елгы) сугыш турындагы ачы хатирәләрен яхшы хәтерлим. Ул Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан. Әниемнең әтисе 1937 елларда ук репрессиягә эләгә. Бабам турында күбрәк мәгълүмат тупларга хыялланам. Аның делоларын алып, берничә бите белән танышкан идем инде, алар Казан шәһәрендә Федераль куркынычсызлык хезмәтендә саклана. Әни ул чакта исән иде әле. Фотосурәтен алып кайтып, әнигә күрсәттем — чәчләре кырылган, үзе ябык. Фотосурәткә карап, аның күзләре яшьләнгән иде.

Бик зур кыенлыклар кичерергә туры килә әнигә. Әтисен ун елга хат-хәбәрләшү хокукыннан мәхрүм итеп, Түбән Новгородка җибәрәләр. Ә ни өчен? Фермада эшләгән чагында, кемгәдер «Тиздән сугыш башлана», — дип әйткән була. Бу хакта җитәкчеләргә җиткерәләр. Аны совет властенә каршы пропаганда алып баруда һәм совет властенә каршы төркем оештыруда гаепләп, кулга алалар. Шул китүеннән ул кире әйләнеп кайтмый. Аңлавымча, сугыш башлангач, штраф батальонына фронтка җибәрелгән ул. Шулай итеп, әнием әтисез үсә, әнисе дә 1942 елда вафат була. Иң олы апасы да шәфкать туташы булып сугышка китә. Абыйсы Гомәр дә сугышка алына. Әнием, үзе дә ул вакытта 12 яшен генә тутырган кыз, кечкенә сеңелкәше һәм энекәше белән ялгызы торып кала.

Аның сугыш еллары турында сөйләгән хатирәләре үзәккә үтә иде. «Ягарга утыныбыз юк иде. Иртән торуыбызга чиләктә сулар туңа. Шундый иртәләрнең берсендә энебез йокыдан торуыбызга туңып үлгән иде», — дип сөйләгәне истә әле. Басудан туңган бәрәңге җыюлары, кыенлык белән җыйган аз гына бодайларын да кемдер урлап чыгуы турында сөйләгәндә, минем күзләремнән яшь атылып чыга иде.

Бәхетсезлеккә, абыйлары да сугышта һәлак булып, Литва җирендә ятып кала. Өйдә күкеле сәгатьләре була. Сугыш тәмамлангач, шушы сәгать ватыла һәм аның эченнән абыйларының сугышка киткәндә язып калдырган хатын табалар. «Барысы да яхшы булыр, без кире әйләнеп кайтырбыз», — дип, кече туганнарын юатып язган була ул. Әнием һәм аның сеңлесе бик зур авырлыклар күреп үсәләр.

Апасы сугыштан исән кайта. Ульяновск шәһәре егетенә кияүгә чыгып, анда яшәде. Ул яңарак кына якты дөньядан китте. Аның ире сугыш вакытында очучы булган, сугыштан күзләре сукыраеп кайткан. Шуларны уйлыйм да, «Никадәр кешенең тормышын гарипләгән бу сугыш?!», — димен. Бәлки шушы сөйләгәннәрне тыңлап үсүем дә этәргеч булгандыр минем сугыш эзләре буенча экспедицияләргә йөрүемдә.

Үзем турында әйткәндә, мәктәптә уртача укыдым. Очучылар мәктәбендә шөгыльләнә идем. Мәктәпне тәмамлагач, бераз мотоцикл төзү заводында эшләгәннән соң, армиягә алындым. Армия хезмәте турында әйткәндә, «Кая барырга телисең?» — дип сорагач, «Самолетларга якынрак булсын», — дигән идем.

Армиягә алыныр көн килеп җиткәч, җыелу пунктында яшел фуражкалыларны — чик сакчыларын күрдем. Эчемнән генә: «Самолетларга якын буласым килә», — дип сораган идем бит, нигә чик сакларга җибәрәләр?» дип уйлап куйдым. Безне поезд белән Мәскәүгә алып киттеләр. Аннары машинага утыртып, Шереметьево аэропортына алып килмәсеннәрме! Хезмәтем шунда — Чик буе контроленең аерым отрядында үтте.

Башта безне укыттылар. Укыту бик җитди үтте. Мисал өчен, имтихан биргәндә, өстәл тулы чит ил паспорты ята. Кайсы ил паспорты кулыңа эләгә, шуңа сыйфатлама бирергә кирәк. Ничә битле булырга тиеш, фотосурәте кайда урнаша, бу паспорт ялган түгелме, кайсы җире дөрес түгел? Барсын да сөйләргә тиешсең. Чит илләр, аларның халкы, самолетлар турында да күп белергә тиешсең. Бу сынауларны барыбыз да үтә алмады. Яртыбызны яраксыз дип, башка урыннарга җибәрделәр. Ә без, сигез ай укыганнан соң, хезмәт итәргә тотындык.

Хезмәт тә бик җитди иде. КГБ, таможня хезмәткәрләре белән бергә эшләдек. Килгән һәр самолетны тикшерә идек. Ул вакытта безнең ил ябык иде әле. Без һәр чит ил халкына сыйфатлама бирергә, хәтта кайсы илдә нинди авырулар еш очравын һәм картаны да яхшы белергә тиеш идек.

Миңа армия хезмәте бик ошый иде, аны зур җаваплылык белән башкардым. Старшинага кадәр күтәрелдем.

Хезмәтем тәмамлану 1980 ел — Олимпиада елына туры килде. Олимпия уеннары беткәнче хезмәтебезне тагын дүрт айга озайттылар. Әлеге Олимпиада да минем өчен зур тәҗрибә мәктәбе булгандыр. Взводта комсомол отряды секретаре булдым, — дип, хезмәт елларын җылы истәлекләр белән искә алды Фаил әфәнде.

«Тарих фәне миңа һәрвакыт ошый иде»

Армия хезмәтеннән соң, Фаил абый тимер юлга машинист ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Хезмәт хакы әйбәт булса да, бу эш аның күңелен канатландырмый. Удмурт дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кереп, һөнәр үзләштерергә уйлый. «Тарих фәне миңа һәрвакыт ошый иде», — ди ул. Диплом эше итеп тә ул үзе хезмәт иткән Шереметьево аэропорты турындагы теманы ала.

Университетны тәмамлаганнан соң, уникенче мәктәптә эшли. Аннан аңа дүртенче санлы ГПТУда эшләргә тәкъдим итәләр. Ул биредә комсомол оешмасы сәркәтибе була, тарих фәнен укыта башлый. Бу уку йорты өйләр салу белән шөгыльләнүче унсигезенче трест кураторлыгында була. Көннәрдән беркөнне аның җитәкчесе Фаил абыйга училище каршында патриотик клуб ачарга тәкъдим итә. Әлеге идея бик ошый аңа. Училищега шук, бераз тәртипсезрәк тә укучылар килә бит. Аларны тәрбияләү, файдалы эшкә җәлеп итү өчен бу клуб бик мөһим була.

Безнең максат — студентларны начар юлдан саклап, армиягә әйбәт хезмәт частьләренә җибәрү иде, — ди Фаил абый. — «Память» хәрби-патриотик клубы өчен училищеның подвалыннан урын бирделәр: кул сугышы, ату белән шөгыльләндек, төрле патриотик чаралар үткәрдек.

Көннәрдән беркөнне китапханәдә «Собеседник» дигән газетаны кулыма алдым. Анда Новгород өлкәсе икенче армия һәм шушы армия солдатларын табып җирләү белән шөгыльләнүче Казан дәүләт университеты студентларыннан торган оешма турында язылган иде. Мине бу мәгълүмат бик кызыксындырды. Җыендык та, клубның җитәкчесе белән икәү әлеге оешма белән танышырга Казанга киттек. Бу 1989нчы елның марты иде.

Таныштык. Алар хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча эшли башлаганнар икән. Безне Михаил Черепанов дигән кеше каршы алды. Ул «Молодой коммунист Татарии» журналы хезмәткәре булып эшли иде. Аларның да бу эшкә кереп китүе бик кызык кына булган икән. «Журналист буларак, Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү белән шөгыльләнә идек. Ул нәкъ менә фронтта икенче армиягә эләккән була. Без анда барырга уйладык. Новгородка шалтыраткач, безгә: «Әле сугыш барган урыннарда алачыклар да тора», — дип җавап бирделәр. Без анда барып шаккаттык. Монда йөзләгән, меңләгән солдатларның сөякләре ята иде. «Нәрсәдер эшләргә кирәк!» -дип уйладык без. Ул вакытта бу тема ябык иде, сүз күтәрүче дә булмады. Без бу эшкә тотынмасак, ул беркемгә дә кирәкмәячәк, дип уйладык һәм һәлак булган солдатларның кем икәнлеген ачыклау, җирләү белән шөгыльләнергә булдык.

Әлеге икенче армия, бөтен армиясе белән бергә чолганышка эләккән була, Генерал Власов әсирлеккә бирелә һәм үзе үк советларга каршы армия оештыра. Кыскасы, сатлыкҗан була. Шулай итеп, икенче армия чолганышка эләгеп сазлыкта ятып кала. Кемдер батып, кемдер снаряд астында калып, кемдер ачлыктан үлә. Бу хакта безгә бик күп сөйләделәр.

Аннары соңрак бу хәлләрнең шаһиты булган Ижау кешесен дә эзләп таптык. Ул — әсирлектә булган Алексей Семенович Солодянкин. «Көненә бер кашык ипи валчыгы ала идек. Ашауны самолет белән ташлыйлар иде. Ә үлгән ат тапсак, бу безнең өчен иң зур бәхет булды», — дип сөйләгән иде ул.

Казанга баргач, Михаил Черепанов бөтен тапкан әйберләрен өстәлгә җәеп салды. Гильзалар, патроннар, фляжкалар… Безнең күзләр янды. «Теләсәгез, киләсе экспедициягә безнең белән барыгыз» — дип, безне дә чакырдылар. Шулай итеп, без — ике җитәкче һәм 25 студент беренче тапкыр Новгород өлкәсенә экспедициягә бардык», — дип сөйләде Фаил абый.

Бу бит җитәкчеләр өчен шундый зур җаваплылык, курыкмадыгызмы? — дип кызыксынам аннан.

Әлбәттә, бик җитди эш. Алдан бик күп аңлату, укыту, әзерлек эшләре үткәрдек. Махсус формалар әзерләдек. Дисциплина бик каты иде. Бер адым артка, бер адым алга — барсы да килешеп кенә эшләнде. Хәтта поездда барганда да кем тыңламый, шуңа җәза бирә идек. Чөнки студентларны тәртиптә тотарга кирәк иде. Үзегез аңлыйсыз, ПТУ студентларының нинди икәнен.

Беренче тапкыр урманга чыккач, исебез китте. Палатканы корып куйганда ук граната таптык. Нишләргә? Шәһәрдән хәрбиләрне чакырттык. Алар: «Күрәсезме, ул буш. Болай һәр граната тапкан саен безне чакыра башласагыз, ни була инде ул?» — диделәр. Чыннан да, бик куркыныч иде биредә эшләү. Бездән ерак түгел вахта бар иде — Рәсәйкүләм «Хәтер» вахтасы. Шартлый торган әйберләр табылса, аларга мөрәҗәгать итәбез, саперлар килеп ярдәм итә.

Менә шулай башланып китте бу эш. Студентларга бик ошый иде. Күз алдына китерегез, безнең ПТУ укучылары һәм андагы Казан университеты студентлары — дәрәҗәләре ничек аерылып тора! Безнең студентлар аларга карап тартылды. Аларның үз җырлары, күңел ачу чаралары бар, бернинди сүгенү сүзе юк. Безнекеләр аларга карап үзләрен тәртипле тотарга омтылды. Күпме еллар үткәч, шушы ПТУда укыган студентлар килеп: «Безнең ике юл бар иде: йә эчкечелеккә бату, төрмә, йә булмаса яхшы хәрби частьләргә эләгеп, кеше булу!» — дип, рәхмәт әйтүчеләр булды. Араларында «Батырлык өчен» медаль, орденнар алучылар бар. Күпчелеге десант гаскәрләренә эләгеп хезмәт итте.

Менә шулай башланып китте эш. Безгә кызлар да кушылды. Аннары инде мин үзем 1992 елда «Долг» республика оешмасын ачып җибәрдем. Безгә комсомол комитеты ярдәм итте. Ул вакытларда мондый оешмалар Казанда һәм Мурманск шәһәрендә генә иде.

Хәзер алар күп. Казанда хәзерге вакытта бу берләшмә бик зур. Ул «Отечество» дип атала.

Новгород өлкәсендә ике тапкыр булдык. Безгә: «Бәлки икенче армия чолганыштан чыккан Ленинград өлкәсен барып карарсыз», — диделәр. Хәзер без берничә ел инде Ленинград өлкәсе Любань шәһәренә йөрибез. Безне анда җитәкчелек тә, полиция дә белә. Каршы алалар.

Бирегә төрле җирләрдән 200ләп кеше җыела. Башка оешмалар белән берлектә эшләү уңайлырак, чөнки транспорт та, продукция дә була. Ул урманнарга трактор гына керә ала бит. Яшьләргә экспедиция вакытында фильмнар күрсәтелә, лекцияләр сөйләнә. Биредә яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү эшләре дә алып барыла. Моннан тыш, Ижау шәһәренә кайткач, үзебездә дә укулар үтә.

2019 елда оешмабызга 30 ел тулды. Аның хәзер республикада 15 отряды бар. Ул төрле министрлыклар ярдәмендә һәм грантлар хисабына эшли. Дүрт грант алдык инде.

Иң зур эзләнү эшебез Ленинград өлкәсенең Зенино җирендә булгандыр. Бу җирне безгә «Менә бу урында бер сәер бүрәнкә бар, монда берәр ни булмый калмас», — дип, биредә яшәүче бер кеше күрсәтте. Бу бүрәнкә — авиабомбадан соң калган чокыр. Әлеге чокырны кешеләр чүплек итеп тотканнар, бөтен кирәкмәгән әйберләрен шунда ыргытканнар. Иске суыткычлар, чүп-чар, ни генә юк иде анда.

Башта транспорт чакыртып, шушы чүплекне тазарттык. Аннары казу, эзләнү эшенә күчтек. Моннан 486 сугышчы таптык. Бу ике ел барган сугышта һәлак булучылар. Барсын да шушында җирләгәннәр. 50 медаль, медальоннар (солдатның исем-фамилиясе, кайдан булуы, туган елы, туганнары һәм кан төркеме язып салынган капсула) табылды. Кайберләренең туганнарын берничә сәгать эчендә таптык. Хәзер мобиль элемтә аша эшләве җайлы. Элек кенә бик кыен иде.

Сез Индустриаль техникумда студентлар укытасыз, экспедициягә бару өчен яшьләрне укыту, әзерлек эше белән шөгыльләнәсез. Барсына да каян вакыт табасыз? Гаиләгез сезнең эшне хуплый, ярдәм итәме?

Әлбәттә, ярдәм итә. Минем хатыным да тарихчы. Аның белән экспедициядә таныштык. Ул милләте белән татар түгел, әмма динебез буенча никах укытып яшибез. Аның мулла кушкан исеме — Наилә. Өч ул үстерәбез. Олы улыбыз Ильяс, уртанчысы Айдар, алар зур инде. Яңарак кына кече улым туды. Аңа Илдар дип исем куштык. Грантларга килгәндә, аларны күпчелек тормыш иптәшем яза. Бергәләп эшлибез, — ди ул. 

Фаил Ибраһимовның шушы сүзләре аеруча күңелемә үтте: «Өч дистә ел буена эзләнү эше белән шөгыльләнәбез. Ходайның ярдәмен һәрвакыт тоеп эш итәм. Кайчакта без солдатларны түгел, алар безне эзләп таба сыман.

Һәлак булганнарның яткан урыннарын тапканда, табигый булмаган хәлләр, ниндидер бөек көчләрнең ярдәм итүен тойганыбыз булды. Димәк, эшебез изге, кирәкле һәм ул соңгы солдатны тапканчыга кадәр дәвам итәчәк», — диде ул, зур горурлык белән.

Фаил Фаиз улына һәм аның гаиләсенә һәм ул оештырган отряд эзтабарларына бу изгелекле эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телисе килә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

Российское судостроение в апреле 2026 года

График ремонтных работ энергетиков на период с 7 по 29 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.