Әгерҗедә ветераннарның тәрәзә каршында концерт куйдылар
0
254
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Әгерҗе социаль яклау бүлеге һәм «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге ветераннар яши торган йортлар ишегалдында концерт куйды. Бу хакта «Агрызские вести» газетасы яза.
Социаль хезмәткәрләр хәрби темага җырлар башкарган һәм шигырь сөйләгән. Активистлар сүзләренчә, болар барысы да ветераннар бәйрәм рухын тойсын өчен эшләнелә.
Кайбер ветераннар бәйрәм чыгышын тәрәзәдән, ә кайсы балконга чыгып караган.