Васил Шәйхразыев Адыгеяда Энем бистәсенең Җәмигъ мәчете белән танышты
0
20
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Көньяк федераль округка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Адыгея Республикасының Тахтамукай районы Энем бистәсенең Җәмигъ мәчетендә булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аллаһ йорты хәйрия акчаларына төзелгән һәм 2018 елда Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие катнашында ачылган.
«Биредә җомга намазларына 150дән артык мөселман кардәшебез җыела», — диде мәчет имамы.