Добавить новость
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4
5
6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Пётр Гаврилов — «Фашист тоткынлыгының барлык газапларын кичерә»

0 179
Бөек Ватан сугышы тарихына Брест крепосте каһарманы булып керәчәк Пётр Михайлович Гаврилов 1900 елның 17 июнендә Казан губернасы Лаеш өязенең хәзер Питрәч районына керүче Әлбәдән авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның балачагы бик авыр була. Әтиләре бик иртә дөнья куя. Әниләре Александра Ефимовна һәм абыйсы Сергей белән алар түбәсе ике ниргә бүрәнәгә утыртылган җир өйдә яшиләр. Аннары Пётр Казанга килеп Үзәк керәшен-татар мәктәбен тәмамлый, заводта эшли. 1917 елда Казанда совет власте урнаштыру вакыйгаларында актив катнаша. 1918 елда үз теләге белән Кызыл Армиягә языла, Гражданнар сугышы вакытында Көнчыгыш фронтта була. 1922 елда большевиклар партиясенә керә. Пётр Гаврилов 1925 елның сентябрендә Владикавказда пехота мәктәбен, ә 1939 елда Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый. 1939 — 40 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның Германия СССРга сугыш башлаган 22 июнь иртәсен майор Гаврилов Брест крепостендә каршылый. Аның җитәкчелегендәге 44 нче укчы полк крепостьның Көнчыгыш фортында оборона тота. 30 июньгә кадәр гарнизон дошманга оешкан төстә каршылык күрсәтә, күпсанлы һөҗүмнәрне кире кага, гитлерчыларга фортка үтеп керү мөмкинлеге бирми. Дошман куәтле авиабомба ташлаганнан соң, ныгытмаларның бер өлеше җимерелә һәм немецлар фортка бәреп кереп, аны саклаучыларны әсирлеккә ала. Гаврилов һәм исән калганнардан кечкенә бер төркем эчкәреге казаматларга качып, көрәшне дәвам иттерәләр. 12 июльдә ул берьялгызы кала, ләкин каршылык күрсәтүне туктатмый. 23 июль көнне казаматта снаряд шартлап, майор Гаврилов авыр яралана һәм аңсыз хәлендә дошман кулына эләгә. Сугыш елларында Хаммельбург һәм Регенсбург концлагерьларында була, фашист тоткынлыгының барлык газапларын кичерә. 1945 елның маенда Маутхаузен лагеренда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Сугыштан соң, махсус тикшерүләр аша узып, хәрби дәрәҗәсе кире кайтарыла. Ләкин әсирлектә булуы һәм партбилетын югалтуы сәбәбе белән ул  партиядән чыгарыла. Әсирлек тамгасы аны бик озак еллар эзәрлекли. Ул сугыш башланганда крепостьта калган гаиләсен — хатыны белән тәрбиягә алган уллары Николайны табудан да өметен өзә. 1945 елның көзендә Пётр Гаврилов Себердәге Абакан — Тайшет тимер юлы төзелешендә эшләүче япон хәрби әсирләре лагере башлыгы итеп билгеләнә, 1946 елның июненнән запаска чыга. 1947 елга кадәр туган җирендә, Татарстанның Питрәч районында яши, кирпеч заводы директоры була, шунда яңа гаилә кора. Ләкин җирле җитәкчеләрнең элекке әсиргә булган кырын карашын күтәрә алмыйча, хатынының туган ягына — Краснодарга күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда базада — эшче, приборлар төзелеше заводында экспедитор булып эшли. 1956 елда эзтабар-язучы Сергей Смирновның кире каккысыз фактларга нигезләнеп язылган «Брест крепосте» китабы басылып чыга. Китап халыкка Брест крепостен саклаган солдат һәм офицерларның тиңдәшсез батырлыгы тасвирлана. Озак та үтми, СССР Югары Советының 1957 ел, 30 гыйнвар Указы белән Пётр Михайлович Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Китап дөнья күргән елны ул гаиләсенең исән калуы, беренче хатынының параличланып, хәзерге вакытта картлар йортында булуы турында ишетә. Пётр Михайлович һәм аның икенче хатыны урын хастасы ханымны үзләренә алып, соңгы көннәренәчә тәрбия итәләр. Николай Мәскәүдә хәрби академия тәмамлый. Брест каһарманы Пётр Гаврилов 1979 елның 26 гыйнварында Краснодар шәһәрендә вафат була. Җәсәде Брест шәһәрендә, Гарнизон зиратында җирләнә. Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Геройга бюст куелган. Туган авылы Әлбәдәндә Гаврилов музее эшли. 2019 елдан «Әлбәдән» хәрби уеннары» фестивале уздырыла. Брест, Казан, Краснодар, Иркутск шәһәрләрендә, Питрәчтә аның исемен йөрткән урамнар бар. Үзәк Тянь-Шаньдагы бер пикка Пётр Гаврилов исеме бирелә. Пётр Гаврилов образы 1956 елда төшерелгән «Бессмертный гарнизон», 1985 елда төшерелгән «Битва за Москву», 2010 елда экраннарга чыккан «Брестская крепость» фильмнарында гәүдәләндерелә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Сотрудники Росгвардии рассказали жителям Хакасии о вакансиях и перспективах службы в ведомстве

Требования особого противопожарного режима стали темой встречи офицера Росгвардии с абаканскими кадетами

Низкая доходность недвижимости, проблемы в Липецкой области из-за тамбовского подрядчика и «вечные» сосиски: что писали про область федеральные и межмуниципальные СМИ

Росгвардейцы выявили сильнейшие команды в игре «Зарница 2.0» среди младших школьников Черногорска


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Абакан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.