Добавить новость
Январь 2010 Февраль 2010
Март 2010
Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011 Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011 Август 2011 Сентябрь 2011 Октябрь 2011 Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012 Октябрь 2012 Ноябрь 2012 Декабрь 2012 Январь 2013 Февраль 2013 Март 2013 Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014 Август 2014 Сентябрь 2014 Октябрь 2014 Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Кариев театрында «Матурлык»: матур түгел спектаклегез

0 44

Кариев театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектының «Театр – балаларга» грантына Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясе буенча спектакль чыгарды. Спектакльне чакырылган команда эшләгән. Әсәр буенча инсценировканы Булат Минкин ясаган. Режиссер – Егор Чернышов. Композитор – Сергей Ушаков. Декорация һәм костюмнар буенча рәссам – Алина Алимова. Хореограф – Елена Музеева.

Сүз уңаеннан, Егор Чернышов татар театры өчен ят режиссер түгел. Егор өчен дә татар әдәбияты ят түгел. Ул Буа театрында Ркаил Зәйдулла әсәрләре буенча куелган «Мишәр хикәяләре»н куйган иде. Театрда ул уңышлы гына барды. Шуңа күрә, спектакльгә зур өметләр баглап, буран ерып, Кариев театрына юл алдым.

Белешмә: Соңгы берничә елда татар кинематографиясе һәм театры Әмирхан Еникига игътибарлы. Камал театры «Рәшә» спектаклен, Әтнә театры «Йөрәк сере»н чыгарды. Язучының 3 хикәясен берләштергән «823 км» фильмы чыкты.

Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясе – мәктәп программасына кергән әсәр. Шуңа да спектакльнең яшь чикләре 12+ дип билгеләнгән. Димәк, әлеге әсәрне укымаучылар, карап булса да, Әмирхан Еникиның иң затлы әсәрләренең берсен беләчәкләр.

Шундый уйлар белән барсам да, театрның бу әсәргә изге нияттән алынуын танысам да, ни кызганыч, спектакльнең барып чыкмавын да танырга туры килә. Чөнки спектакльдә Әмирхан Еники юк. Бөтенләй юк. Әллә аны әсәргә инсценировка ясаган Булат бирә алмаган, әллә режиссер Егор аңлый алмаган. Ә Әмирхан Еники юк икән – бу әсәрнең булуыннан ни мәгънә? Бер әсәргә алынып, икенче бер әсәр туган очракларны беләбез. Андый уңышлы спектакльләр дә бар татар театры тарихында. Әмма бу – ул очрак та түгел, ни кызганыч.

Әсәрнең төп герое – Акъәби. Төп сюжет: авылда яшәгән Акъәби авырый башлагач, балалары аны шәһәргә алып китәләр. Әби үлем түшәгендә ятканда, аны хастаханәгә илтеп салалар. Акъәби табутка салып җирләнә.

ххх

«Әйтелмәгән васыять» хикәясен Әмирхан Еники башкорт шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Баязит Бикбай сөйләгән вакыйгага нигезләнеп язган. Каләмдәшенә хөрмәт йөзеннән, Акъәбинең башкорт булуы да, башкорт авылы да, башкорт халкы да хөрмәт белән искә алына. Хәтта Әмирхан Еники хикәясенә, Шагыйрь образы белән, Баязит ага үзе дә кертелгән. Дөрес, спектакльдә болар берсе дә калмаган...

Әйдәгез, спектакльне анализлый башлаганчы, Әмирхан Еники иҗаты буенча зур белгеч, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина фикерләрен күңелдән үткәрик, тамашачының нинди әсәрне карарга килергә тиешлеген күрик. Һава торышына бәйле, әлегә Гөлфия ханым спектакльне карый алмаган. Шуңа сүз бары тик хикәя турында гына бара.

Гөлфия Гайнуллина: «Әйтелмәгән васыять» – үз заманы өчен татар әдәбиятындагы иң көчле әсәрләрнең берсе. Әмирхан Еникинең һәр әсәре үз чоры өчен вакыйга иде. «Әйтелмәгән васыять» аерым урында тора. Чөнки милли нигезләргә кайту прозасында бу әсәр йөзек кашы дип уйлыйм.

Биредә язучы «милләт анасы» архетибын тәкъдим итү ягыннан гаҗәеп яңалык алып керә.

Ак әби кем ул? Заманында тәнкыйтьчеләр аңа төрле караш белдерде. Нигә ул шул дәрәҗәдә корбанчыл? Шул корбанчыллыгы бәхетсезлегенең башында тормыймы, дигән сораулар да яңгырады. Ак әби үз балаларын ничек яратып үстерә! Шулай икән, аның фаҗигасе нидән гыйбарәт соң? Димәк, Әмирхан Еники гаепнең бер өлешен балаларның үзләренә аудара. Сезне гаиләгез асыл затлар итеп тәрбияләде. Нәрсә сезне башкача уйлый башларга мәҗбүр итте? Ул бу сорауга җавап бирә дә. Балалар әниләре сеңдергән иң зур кыйммәтне – ярату кыйммәтен җуя башлыйлар. Кешенең аң төпкелендә ярату һәм курку бар. Йөрәкләрендә курку тамыр җәйгәнгә, әбинең балалары үзгә юл белән китә. Алар үзләре ирешкән югарылыкны югалтмау өчен борчыла.

Әмирхан Еники, гомерем буе ярату турында яздым, ди. Бу әсәрнең дә төп кыйбласы – яратуда. Ак әбинең йөрәгендә ярату яши. Аның төп максаты кешеләргә үзеннән соң яктылык калдыру, җылылык өләшү. «Учагында уты сүнмәсен» диюе «ярату бетмәсен» диюне аңлата. Ак әбинең өе, учагы мисалында автор сакраль үзәкне тасвирлый. Учак – мифлогик образ буларак, нәселне җыеп торучы җылылык. Нәсел бу очракта милләт буларак аңлашыла.

Яратып яшәрсең, туган телеңдә дә сөйләшәсең, халкыңа да хезмәт итәсең. Ак әби бит милләтенә хезмәт итәм дип эшләми, бары тик балаларын үстерә һәм аларны көтә. Аларны, русча сөйләшсәләр дә, аңларга тырыша. Сез, алар башка телдә сөйләшә, башкача уйлый, дип гаепләргә ашыкмагыз, ди ул Ак әбинең Шагыйрьгә әйткән сүзләре аша. Аларга барыбер җылы өләшегез, яннарында булуыгыз белән тәрбияләгез, ди. Алар үз асылына кайтмый калмаслар, ди. Менә ул Ак әби аша Әмирхан Еники әйткән васыять.

Ике васыять ул: беренчесе – яратып яшәгез; икенчесе – башка юл сайлаганнарны да гаепләмәгез.

Югыйсә бит әсәр – Ак әбине табутка салып, таныш булмаган урында җиргә иңдерү турында. Нинди олы фаҗига!»

Ххх

«Әйтелмәгән васыять» – нибары 30-40 битлек хикәя. Бу – спектакль өчен аз. Биредә өсте-өстенә вакыйгалар юк. Димәк, инсценировка авторы нидер уйлап табарга тиеш. Тиеш тә бит, тешләре үтмәгән бугай авторның. Ә бәлки, инсценировка авторы белән режиссер әсәрнең бүгенге укучыга кызыклы булмавын күреп, аны кызыклы итү мөмкин түгеллегенә ышанып, театр заказын гына үтәгәндер. Театр сорады – без эшләдек, ягъни мәсәлән.

Минкин – Чернышов тандемында туган спектакльдә без нәрсә күрәбез? Әйе, авырып түшәккә егылган Акъәбине кызы Гөлбикә белән Сәхип кияве кайтып ала. Алып китәләр, табипларга күрсәтәләр. Спектакльдә әбинең хәрби кеше булган улы Суфиян белән Мария килене дә, оныгы Гена да бар. Әбине шәһәрдә йөртергә вакытлары булмыйча, шәһәрдә йөртүне Кавиягә йөклиләр. Кавия – әбинең вафат булган улының тол хатыны булса кирәк, әллә йөргән кызы гына булганмы – белмим. Әмирхан Еникида ул ханым юк. Кавиянең әбигә шәлъяулык алып бирүен, әбинең аңа ялгыз калмаска киңәш итүен спектакль авторлары уйлап тапкан. Әбинең улы Суфиян белән кияве Сәхип арасындагы каршылык та, гөбәдия ашагандагы ызгыш-талаш та – авторлар фантазиясе. Кабер ташлары ясаучы рәссам Әгъзам персонажы да өстәлгән. Гена исемле онык, бик тырышып, уңай геройга әверелдерелгән. Кыскасы, хикәянең «х» хәрефе дә калмаган, дияр идем... Акъәби дә, Миңлебай карт та, Акъәбигә авылда булышып торучы Гарифә дә, кызы-кияве, улы-килене дә бар, төп монологлар да бар кебек инде. Әмма нигә инсценировка авторы «Әйтелмәгән васыять» буенча куелган бу спектакльне Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы (1968 елда язылган) буенча куелган легендар спектакльгә әйләндерергә маташа соң? «Әни килде» драмасында да ананың балалары үзара талашалар, биредә дә үзара талашулары тәмләп тасвирланган.

Беренчедән, Әмирхан Еники хикәясе алдарак язылган. Икенчедән, бу ике әсәр бер-берсен берничек тә кабатламый. Иң кызыклы һәм әсәрнең мәгънәсе өчен әһәмиятле булган персонажларның төшеп калуын ничек аңлатырга? Югыйсә, Акъәбинең асылы Шагыйрь белән сөйләшкәндә күренә түгелме? Шагыйрь юк. Әбине җирләгәндә Шагыйрь әйткән сүзләр, онык Гена әйтте, дип әйтеп кенә үтелә. Спектакльдә әбинең оныгы Гүзәл дә юк. Әбинең оныгына: «Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар, шуларны җибәрермен», – дигән сүзләре әһәмиятле түгелмени?

Йа Аллам, күпме була инде бөтен теманы авыл бетүгә, балаларның нигезне сакларга теләмәвенә кайтарып калдырырга? Әмирхан Еники ул турында язмый ләбаса. Нишләп тирән әсәрне шулай сай аңларга соң инде?

Ххх

Икенче яктан карасак, 60нчы елларның популяр әсәре бүгенге «Пушкин картасы» иясенә кызыклымы соң? Актуальмы? Акъәби васыятендәге «яратып яшәгез һәм башка юл сайлаганнарны да гаепләмәгез» дигәнгә басым ясасак, актуальдер. Ләкин ул актуальлек спектакльдә күренми. Спектакльнең бер өлешендә русча сөйләшүне актуальлек дип тәкъдим итсә генә инде театр. Ни әйтергә теләделәр татар театрында Мария белән Генаның русча сөйләшүен күрсәтеп? Аларның гомумән сюжет сызыгында әһәмияте юк иде.

Ә туганнарның авыз күтәреп аракы эчеп утыруы спектакльгә ни бирә? Хикәядә ул юк. «Пушкин картасы» белән спектакль карарга килгән мәктәп баласына аракы эчеп утырган мужикларны күрсәтүнең мәгънәсе нидә? Яшь тамашачы театры ләбаса бу!

Спектакльнең сәнгати һәм техник ягына килсәк, темпо-ритм, фәлән-төгән дисәк, претензия юк. Әсәрнең эчтәлеген белмәгән һәм белергә дә теләмәгән кеше риза булып кайтып китәргә дә мөмкин. Спектакльне «фестиваль әсәре» дип тә билгеләп була. Режиссер белән рәссам бер дулкында эшләгәнлеге дә күренә. Рәссам ковролин җәелгән авыш сәхнә иҗат иткән – без сәхнәне кылганлы киң дала, татар яшәгән иксез-чиксез киңлекләр дип күз алдына китерә алабыз. Биючеләр төркемен даладагы кылганнар дип тә, дала җиле дип тә күзаллап була – алар ургылып килеп чыгалар да, сәхнәдәге кара тимер балкаларда символик декорация төзеп куялар. Шул балкаларның төрле формада урнаштырылуы аша авылны да, шәһәрне дә күрәбез. Башта мин бу декорацияне һәм биюче артистлар төркемен «сөбханалла, ничек кызык уйлап табылган дип», сокланып карадым. Әмма һәр 5 минут саен әлеге төркем чыгып декорация алыштыра башлагач, туйдыра икән, җәмәгать. «Мин бернинди декорациясез карарга да риза, егетләр-кызлар, ял итегез», – диясе килә башлый. Карый торгач, Фирүзә Зиннәтуллинаның җансыз-нурсыз уены туйдыра башлый, әллә бераз ял итсенме әбекәй, дип уйлый башлыйсың, ә инде алга таба да актриса уенында алга китеш булмыйсын аңлагач: «Мин китапны укырга риза», – дип, кайтып китәсе килә башлый.

Артистларга килгәндә, Фирүзә Зиннәтуллинның өметсез дәрәҗәдә начар уйнавын әйттем, тагын бер кабатлыйм. Бөтен әсәрне тартып бара торган харизмасы да юк. Рәссам ак күлмәк тә кидертмәгән ичмасам үзенә, аклыгына сокланып утырыр идек.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Альбина Гайзуллина, Фәнис Кәлимуллин, Алия Кәлимуллина, Фернат Насыйбуллин, артистлар Алсинә Закирова, Эльдар Гатауллин, Ләйсән Большова һәм, чакырылган актер буларак, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф катнаша.

Раушан Шәрифне өлкән буын Камал театры артисты буларак белә. Аның уены да, сөендерде, дия алмыйм. Кыскасы, начар инсценировка буенча режиссер ни куйганын аңламыйча куйган спектакльне артистлар уены да, декорация коручы биючеләр төркеменең энергетика ташып торган хореографиясе дә коткара алмаган. Хәтта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин уены да коткара алмый бу спектакльне.

ТЮЗга классик әсәргә бу дәрәҗәдә үзгәрешләр кертергә ярыймы икән, дигән теманы куертып торасым килми. Әсәр рухландырмый икән һәм татар классикасын аңламыйсың икән, тотынмау хәерледер, бәлки. Ә бәлки, канәгатьсез кайткан кешеләр әсәрнең үзен укырга теләр. Укыйсы килгән кешегә интернетта бар, җәмәгать! Рәхәтләнеп укыгыз! Хәтта Ирек Баһманов башкаруында аудиверсиясен дә таптым. Тыңларга да була!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Мелиховская весна» с нотками Relax FM

В Луховицах стартовал слет «Школа безопасности»

Свадьба под ключ в «Афродите»: когда весь праздник уже готов

«Локомотив-Кубань» уступил ЦСКА в четвёртом матче серии 1:3

Новости России



Губернаторы России

Частные объявления в России



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.