«Әни төштә мәет озатуны күрде»: 8 март фаҗигасенең 7 корбанын җирләделәр
0
2956
8 март, иртәсендә 05.50 сәгать тирәсендә Самара-Тольятти юлында Красноярск районында Volkswagen Tiguan автомобиле һәм Isuzu йөк машинасы кара-каршы бәрелешә. Фаразлар буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан. Фаҗигадә җиде кеше — ике хатын-кыз һәм биш ир-ат берьюлы һәлак була. Аларның иң олысына — 26, иң кечесенә нибары 17 яшь. Йөк машинасын йөртүче зыян күрми. Volkswagen руле артында 23 яшьлек Егор Мухин була. 21 яшьлек Александр Космиров, 17 яшьлек Виктория Якимова, 18 яшьлек Никита Гулыманов, 19 яшьлек Данила Горбачев, 26 яшьлек Никита Степанов һәм 24 яшьлек Алёна Уразаеваның бер машинага төялеп, күршедәге Волжск (Царевщина) бистәсендәге бардан кайтып килешләре була.
Эх, бу яшьлекне… Йөгәннән ычкынган дуамаллык, чама югалту, җавапсызлык, ярамыйга карамый дип йөрүләр күпме кешене харап итә шул… Курумоч бистәсенә өйләренә кайтып җитәргә әз генә калган була, югыйсә. Кичә 13.00 сәгатьтә егет-кызларны соңгы юлга озаттылар. «Иң яратканым, булышчым иде бит ул»
Вика Якимованың әнисе Мария белән сөйләшкәндә, ул газизенең җәсәден моргтан көтүен әйтте. — 17 яшьлек кызым китеп барды бит. Көллияттә икенче курста белем ала иде. Искиткеч иде ул, ярдәмчел, ачык күңелле, андыйлар әз, һәм аны миннән тартып алдылар. Ул көнне кичтән бертуган абыйсына барып, инде йокларга ятканнар иде бит. Кем, ничәдә чакыргандыр аны, телефоны чәлпәрәмә килгән, кем шалтыратканын карап та булмый. Абыйсы ул чыгып киткәндә йоклаган булган. Кызымны кайтарып булса икән, — дип өзгәләнде. Никита Гулыманов Самара медицина университетының беренче курсында белем алган. Табиб булырга хыялланган. «Иң яратканым, булышчым иде бит ул», — дип кенә әйтерлек көч тапты әнисе Марина.
Курумоч бистәсе мәктәбе директоры Иван Каширин биш баланың үзенең чыгарылыш укучылары булуын әйтте. — Барысы да шундый яхшы гаиләләрдән иде. Никита Гулыманов 2020 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина унииверситетының беренче курсында укый иде. Данила Горбачев футболчы, спортчы иде. Өлкәдә авыл җыелма командасы өчен уйнады. Никита Степанов очраклы гына эләккәндер аларга. Тыныч кына, яхшы егет иде. Барысы да безнекеләр бит болар! Коточкыч фаҗига. Әти-әниләргә бик зур хәсрәт: 8 Март иртәнге сәгать 6 га ук менә шундый «бүләк» ясадылар. Бүген мәйданда бер урыннан бишесен соңгы юлга озатачакбыз. Икесе Царевщина бистәсендә җирләнәчәк. Бүген бистәдә матәм. Бөтен педагогик коллектив әти-әниләргә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәчәк, — дип сөйләде кичә «Татар-информ» га мәктәп директоры.
«Әни төштә мәет озатуны күрде» Данила Горбачевның әнисе Елена Александровна улының футбол белән 5 яшьтән мавыгуын әйтте. — Шундый яшьләр безнең арадан китүе бик кызганыч. Данилның тренер буласы килә иде. Ни минем, ни аның хыялы тормышка ашмады, — диде.
Даниланың бертуган энесе Артем сөйләвенчә, яшьләр барда утыргач, Курумочка төнлә инде кайткан булганнар. — Алар такси белән кайтырга уйлаган булганнар. Аннары Мухин очрагач, аңа утырып кайтканнар. Югыйсә, икенче машина ярымбуш та булган бит. Дусларның берсе кабат барырга үгетли башлаган. Аның сүзенә күнеп, яңадан киткәннәр. Барда утырып, иртәнге якта кайтырга кузгалгач, Мухин тизлеген 240 ка кадәр арттырган. Шунда инде идарәсен югалтып, каршы якка да чыккан, күрәсең. Моны Инстаграмга да куйган булган, спидометрда тизлек 230 ны күрсәткән, — дип уртаклашты Артем. Спортны яраткач, Данила Тольяттида физкультура укытучысы белгечлеге буенча укыган. — Фаҗигагә кадәр бер атна алдан әни белән Данила төшләр дә күргән иде. Данилага аны кемдер аулавы, эзәрлекләве төшенә кергән. Ә әни төштә мәет озатуны күрде. Балачакта абый белән гел бергә булдык. Машиналар белән уйный идек, китап укып, бергәләп спорт белән шөгыльләнү турында хыялландык. Бергәләп кинолар карарга яраттык, — диде Артем. «Иң яхшы абый идең бит син!» дип, Артем социаль челтәрдәге битендә дә язып куйган. Кичә соңгы юлга озату чарасына 700 ләп кеше килгәнен әйтте. Яшьләрнең дүртесен бер рәткә салып җирләгәннәр. Егор Мухинны Власть Труда бистәсендә, Алена Уразаеваны Волжск бистәсендә, Никита Степановны Самарада җирләгәннәр. Рульдә Егор Мухин булган. Ул Самарада квестлар оештырган, машиналар белән бик мавыккан. Артем сүзләренчә, Егорның әти-әнисеннән җәмәгатьчелек алдында гафу үтенү сүзләре булмаган.
Алена Уразаеваның ятимә кыз булуы билгеле. Дусты Анна аның әбисе белән яшәгәнен әйтте. — Алена дус кызым иде. Бик ачык, ягымлы, зур йөрәкле кеше иде ул. Авария турында ишеткәч, ышана да алмадым. Әле дә ышанасы килми. Эх, кире кайтарып булса иде… — диде. Александр Космиров кечкенәдән полициядә эшләү турында хыялланган. 11 нче сыйныфны тәмамлап, Идел буе дәүләт көллиятенә юридик бүлеккә укырга кергән. Икенче курста, 2016 елда да бик куркыныч ававриягә эләккән булган. Ике ай хастаханәдә ятып чыккач, тернәкләнеп аягына баскан. Быел март азагында Курумочта аэропорт таможнясына эшкә чыгарга тиеш булган.
«Татар-информ» редакциясе мәрхүмнәрнең туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен!