Рөстәм Миңнеханов Көек бистәсендә мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты
0
45
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көек бистәсендә яңа мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бүген республика Хөкүмәте һәм муниципалитетка ике атна эчендә Көек бистәсендә мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә биргән. «Шулай ук транспорт инфраструктурасы мәсьәләләрен өйрәнергә һәм торак массивы янында эш урыннары булдыру мөмкинлеген карарга кирәк», - диде ул. Лаеш районының Көек бистәсендә актив рәвештә күп фатирлы торак йортлар төзелә. Шул ук вакытта, биредә нибары бер балалар бакчасы бар һәм бер мәктәп тә юк.