Добавить новость

Новости там, где Вы


Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013Сентябрь 2013Октябрь 2013Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015Март 2015Апрель 2015Май 2015Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015Сентябрь 2015Октябрь 2015Ноябрь 2015Декабрь 2015Январь 2016Февраль 2016Март 2016Апрель 2016Май 2016Июнь 2016Июль 2016Август 2016Сентябрь 2016Октябрь 2016Ноябрь 2016Декабрь 2016Январь 2017Февраль 2017Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017Октябрь 2017Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018Июль 2018Август 2018Сентябрь 2018Октябрь 2018Ноябрь 2018Декабрь 2018Январь 2019Февраль 2019Март 2019Апрель 2019Май 2019Июнь 2019Июль 2019Август 2019Сентябрь 2019Октябрь 2019Ноябрь 2019Декабрь 2019Январь 2020Февраль 2020Март 2020Апрель 2020Май 2020Июнь 2020Июль 2020Август 2020Сентябрь 2020Октябрь 2020Ноябрь 2020

Поиск города

Ничего не найдено
БабаевоБабушкинБавлыБагратионовскБайкальскБаймакБакалБаксанБалабановоБалаковоБалахнаБалашихаБалашовБалейБалтийскБарабинскБарнаулБарышБатайскБахчисарайБежецкБелая КалитваБелая ХолуницаБелгородБелебейБелёвБелинскийБеловоБелогорскАмурская областьБелогорскКрымБелозерскБелокурихаБеломорскБелорецкБелореченскБелоусовоБелоярскийБелыйБердскБерезникиБерёзовскийКемеровская областьБерёзовскийСвердловская областьБесланБийскБикинБилибиноБиробиджанБирскБирюсинскБирючБлаговещенскАмурская областьБлаговещенскБашкортостанБлагодарныйБобровБогдановичБогородицкБогородскБоготолБогучарБодайбоБокситогорскБолгарБологоеБолотноеБолоховоБолховБольшой КаменьБорБорзяБорисоглебскБоровичиБоровскБородиноБратскБронницыБрянскБугульмаБугурусланБудённовскБузулукБуинскБуйБуйнакскБутурлиновка
КадниковКазаньКалачКалач-на-ДонуКалачинскКалининградКалининскКалтанКалугаКалязинКамбаркаКаменкаКаменногорскКаменск-УральскийКаменск-ШахтинскийКамень-на-ОбиКамешковоКамызякКамышинКамышловКанашКандалакшаКанскКарабановоКарабашКарабулакКарасукКарачаевскКарачевКаргатКаргопольКарпинскКарталыКасимовКаслиКаспийскКатав-ИвановскКатайскКачканарКашинКашираКедровыйКемеровоКемьКерчьКизелКизилюртКизлярКимовскКимрыКингисеппКинельКинешмаКиреевскКиренскКиржачКирилловКиришиКировКалужская областьКировКировская областьКировградКирово-ЧепецкКировскЛенинградская областьКировскМурманская областьКирсКирсановКиселёвскКисловодскКлимовскКлинКлинцыКнягининоКовдорКовровКовылкиноКогалымКодинскКозельскКозловкаКозьмодемьянскКолаКологривКоломнаКолпашевоКолпиноКольчугиноКоммунарКомсомольскКомсомольск-на-АмуреКонаковоКондопогаКондровоКонстантиновскКопейскКораблиноКореновскКоркиноКоролёвКорочаКорсаковКоряжмаКостерёвоКостомукшаКостромаКотельникиКотельниковоКотельничКотласКотовоКотовскКохмаКрасавиноКрасноармейскМосковская областьКрасноармейскСаратовская областьКрасновишерскКрасногорскКраснодарКрасное СелоКраснозаводскКраснознаменскКалининградская областьКраснознаменскМосковская областьКраснокаменскКраснокамскКрасноперекопскКраснослободскВолгоградская областьКраснослободскМордовияКраснотурьинскКрасноуральскКрасноуфимскКрасноярскКрасный КутКрасный СулинКрасный ХолмКремёнкиКронштадтКропоткинКрымскКстовоКубинкаКувандыкКувшиновоКудымкарКузнецкКуйбышевКулебакиКумертауКунгурКупиноКурганКурганинскКурильскКурловоКуровскоеКурскКуртамышКурчатовКусаКушваКызылКыштымКяхта
Набережные ЧелныНавашиноНаволокиНадымНазаровоНазраньНазываевскНальчикНаримановНаро-ФоминскНарткалаНарьян-МарНаходкаНевельНевельскНевинномысскНевьянскНелидовоНеманНерехтаНерчинскНерюнгриНестеровНефтегорскНефтекамскНефтекумскНефтеюганскНеяНижневартовскНижнекамскНижнеудинскНижние СергиНижний ЛомовНижний НовгородНижний ТагилНижняя СалдаНижняя ТураНиколаевскНиколаевск-на-АмуреНикольскВологодская областьНикольскПензенская областьНикольскоеНовая ЛадогаНовая ЛяляНовоалександровскНовоалтайскНовоаннинскийНововоронежНоводвинскНовозыбковНовокубанскНовокузнецкНовокуйбышевскНовомичуринскНовомосковскНовопавловскНоворжевНовороссийскНовосибирскНовосильНовосокольникиНовотроицкНовоузенскНовоульяновскНовоуральскНовохопёрскНовочебоксарскНовочеркасскНовошахтинскНовый ОсколНовый УренгойНогинскНолинскНорильскНоябрьскНурлатНытваНюрбаНяганьНязепетровскНяндома
СакиСалаватСалаирСалехардСальскСамараСанкт-ПетербургСаранскСарапулСаратовСаровСасовоСаткаСафоновоСаяногорскСаянскСветлогорскСветлоградСветлыйСветогорскСвирскСвободныйСебежСевастопольСеверо-КурильскСеверобайкальскСеверодвинскСевероморскСевероуральскСеверскСевскСегежаСельцоСемёновСемикаракорскСемилукиСенгилейСерафимовичСергачСергиев ПосадСердобскСеровСерпуховСертоловоСестрорецкСибайСимСимферопольСковородиноСкопинСлавгородСлавскСлавянск-на-КубаниСланцыСлободскойСлюдянкаСмоленскСнежинскСнежногорскСобинкаСоветскКалининградская областьСоветскКировская областьСоветскТульская областьСоветская ГаваньСоветскийСоколСолигаличСоликамскСолнечногорскСоль-ИлецкСольвычегодскСольцыСорочинскСорскСортавалаСосенскийСосновкаСосновоборскСосновый БорСосногорскСочиСпас-ДеменскСпас-КлепикиСпасскСпасск-ДальнийСпасск-РязанскийСреднеколымскСреднеуральскСретенскСтавропольСтарая КупавнаСтарая РуссаСтарицаСтародубСтарый КрымСтарый ОсколСтерлитамакСтрежевойСтроительСтруниноСтупиноСуворовСудакСуджаСудогдаСуздальСуоярвиСуражСургутСуровикиноСурскСусуманСухиничиСухой ЛогСызраньСыктывкарСысертьСычёвкаСясьстрой

Минзәлә театры «Җәмилә» спектаклен кем өчен куйган яки фестивальгә кем бара?

08
Минзәлә театры «Җәмилә» спектаклен кем өчен куйган яки фестивальгә кем бара?
Театрлар «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә әзерләнә. Әлеге фестиваль — Татарстан районнарындагы театрлар өчен Казанга килеп яңа премьераларын күрсәтү мөмкинлеге. Уңышларың белән бераз мактанып алу, белгечләр фикерен ишетү, журналистлар чакырып, республика матбугатында күренү мөмкинлеге. «Җәмилә» нәрсә турында? Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының фестиваль шартларына туры килгән өр-яңа ике спектакле бар. Ул аларның икесен дә фестивальгә тәкъдим итә ала. Әмма кайсының фестивальдә катнашуы коллективны тагын бер кат икегә бүләргә мөмкин. Чөнки, сер түгел, соңгы вакытларда Минзәлә театры шактый низаглы шартларда яшәде. Конфликтлар директор белән режиссер каршылыгына да бәйле иде, әлбәттә. Без әлеге ике спектакльне карап, аларның фестивальдә катнашу мөмкинлеген бәяләргә тырыштык.  Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» мелодрамасы «Кече ватан театрлары» федераль проекты буенча куелган. Бу — Роберт Шәймәрдановның директор буларак соңгы проектларының берсе. Аны чакырылган режиссёр Тимур Кулов сәхнәләштергән. Тимур — Чаллы егете, Татарстан тамашачысына Буа театрында куелган күп санлы спектакльләре аша таныш. Тимур Кулов: «Бу спектакль хәтер, тамырларыбыз турында. Без кем һәм кайдан килгәнбез — шул хакта уйланулар. Бу әсәр мәхәббәт һәм сугыш турында гына түгел, болар биредә беренчел түгел». Чыңгыз Айтматов шушы «Җәмилә» повесте да кергән китабы өчен Ленин премиясенә лаек була. Әлеге повесть немец теленә тәрҗемә ителеп кенә калмыйча, ГДРда мәктәп программасына кертелә. Чыңгыз Айтматовның немец халкы арасында популярлыгы шуннан киләдер. Әсәр буенча 1994 елда кыргыз-немец фильмы да төшерелгәнлеге мәгълүм. Әсәр лирик герой исеменнән сөйләнә. Хәлле йортка килен булып төшкән Җәмилә ирен сугыштан көтмичә, сугыштан гарипләнеп кайткан солдат белән чыгып китә. Данияр белән Җәмилә арасындагы мөнәсәбәтләрне күреп торган кайнеше (лирик герой) дәшми, шул мөнәсәбәтләрдән үзен алга таба рәссам иткән картинасын иҗат итә. Ата-баба кануннарын хөрмәт итеп яшәгән затлы гаиләгә килен булып төшкән Җәмилә үз гамәле белән патриархаль дөньяга каршы чыга. Бай гаиләдә тыныч яшәү урынына, яраткан кешесе белән билгесезлеккә атлый. Европа күзлегеннән караганда мактауга лаеклы әсәрдер. Тамырлардан аерылу Җәмиләгә бәхет китергәнме — әсәрнең дәвамы юк, анысын белмибез. Чыңгыз Айтматов бүген язса, Җәмилә язмышы ничекләр тасвирланыр иде — анысын да белмибез.  Театрның бу әсәргә алынуының максаты нидә? «Без әсәрнең авырлыгыннан курыкмыйча алындык. Бу кыргыз дусларга сәлам булсын! Бәлки, алдагы елларда бу әсәр белән кыргыз иленә дә барып чыгарбыз», — диде театрның элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов. Ул Чыңгыз Айтматовның әнисенең Кукмара якларыннан булуын да искә төшереп үтте. Кыргыз иленә бару теләге генә максат була алырмы? Спектакльнең рәссамы Валерий Яшкулов декорация өчен ком кулланган. Вакытның мәңгелек булуына һәм бу вакыйганың вакыт белән бәйле булмавына ишарәме? Төрле чорның Җәмиләсе бу төенләнешне төрлечә чишәчәген яки шулай ук чишәчәген аңлатамы — белмим. Театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов Минзәлә театрының бер спектаклен — Островский буенча куелган «Яшенле яңгыр”ны («Гроза») бассейн белән ясаган иде. Әлбәттә, сәхнәгә сулы бассейн утырткан спектакль театрның үз сәхнәсендә күрсәтелмәде, зуррак зал арендаларга туры килде. Авылларга да йөрмәде инде. Фестивальләргә катнашуын да белмим. Берничә гастроль белән чикләнде. Ә комлы спектакльнең язмышы ничегрәк булыр? Театрда әсәрне сәхнәләштерү өчен 80 капчык ком Мәскәүдән кайтарттырган. Театраль ком! Дөрес, чәчә-җыя ул инде 60 капчыкка гына калган ди. Сүз уңаеннан, «Әлиф» спектакле чыккач та, аның премьерасы Камал театрында булды. Комсыз! Чөнки Камал театрының сак хезмәте кече сәхнәгә ком салырга рөхсәт итмәде. Минзәлә театры комлы спектаклен, әлбәттә, авыллар буйлап гастрольләргә йөртмәячәк. Йөртә алмаячак. Декорациядә ком куллану бу спектакльне чиста фестиваль спектакле итеп калдыра. Аның Казанда узган фестиваль белән генә чикләнмичә, Россия буйлап һәм халыкара фестивальләрдә катнашуын телибез һәм көтәбез. Әмма авыл клубларын федераль акчалар белән кыйммәтле итеп куелган Айтматов әсәреннән мәхрүм итү ни дәрәҗәдә дөрес — бу зур сорау. Спектакльнең уңышы еш кына декорациянең катлаулылыгында түгел бит. Ике урындык белән дә зур әсәрләр чыгарып була. Тагын бер күзәтү — федераль проект буларак чыгасы спектакльләрне театрларның баш режиссерлары куя алмый. Бу тыелган. Шунлыктан театрлар читтән режиссерлар чакыра. Ә менә баш рәсссамнарның катнашуы тыелмаган. Ни өчен? Югыйсә, спектакльне сәхнәләштергәндә рәссам дә режиссер кебек үк хәлиткеч роль уйный түгелме? Бу сорауны федераль проектның кураторлары алдында куясы булыр. ххх Николай Анкиловның «Солдат хатыны» драмасын театр режиссеры Дамир Самирханов сәхнәләштерде. Әлеге әсәрне Минзәлә театрында 1974 елда Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган булган. Ул «Мин — солдат хатыны» дип аталган. «Хәзер ул спектакльдә уйнаган артистларның берсе дә юк инде», — ди Дамир Самирханов. Коллектив әлеге спектакль белән авыл клубларына гастрольләргә йөри. Ягъни, бу драма — театрның план үти һәм акча эшли торган спектакле. Күпмедер дәрәҗәдә без аның «коммерция проекты» дип атый алабыз. Әмма ул комедия түгел. Ә Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы хатыннарның авыр тормышы һәм батырлыгы турында драма. Николай Анкилов бу әсәре белән заманында Станиславский исемендәге РСФСРның дәүләт премиясенә лаек булган. Әйе, тәрҗемә әсәре. Әмма татар композиторы Азат Хөсәенов көй язган һәм татар режиссёры Дамир Самирханов куйган бу спектакльне тәрҗемә әсәре дип атавы да кыен. Татар театры тарихында татар рухлы тәрҗемә әсәрләре булды. Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Кара чикмән» шундыйлардан иде. Дамир Самирхановның «Солдат хатыны» да татар театры тарихында татар рухлы тәрҗемә әсәре булып калырга лаеклы. Тәрҗемә әсәрләренә татар тамашачысының үзгә мөнәсәбәте һәм тәрҗемә әсәрләре арасыннан татар тамашачысы үзенеке дип санаган һәм санамаган әсәрләр, моның сәбәпләре — театр белгечләре ачыклыйсы һәм фәнни эшләр язарлык тема. Әмма әлегәчә минем бу темага белгечләр тарафыннан язылган бер мәкалә дә күргәнем юк. Безнең театр белгечләребез Татарстанда куелган спектакльләрне, чакырылган театр белгечләрен китертеп, Мәскәү-Питер күзлегеннән бәяләтү белән генә мәшгуль. Милли театр үзенчәлекләрен бәяләгән күзәтүләр юк. Дамир Самирханов куйган «Солдат хатыны» әсәре — тәрҗемә әсәренең милли әсәр кебек яңгыравының уңай мисалы. Ул беренче чиратта шул яктан театр белгечләре тарафыннан өйрәнелергә лаек әсәр. Дамир Самирханов: «Мин бу әсәрне җирле режиссерлар традициясен дәвам итеп, зур җаваплылык тоеп эшләдем. Театрның соңгы спектакльләрендә артистлар күренми башлаган иде, үз алдыма артистның дәрәҗәсен күтәрү максаты куеп, аларны алгы планга чыгардым». ххх Дамир Самирханов — Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев шәкерте. «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең нигезендә дә Казанда укып чыккан яшь режиссёрларның иҗатын күрсәтү ята. Әлеге фестиваль киң колач җәеп, бөтенроссия масштабларын алды. Фестивальне оештыручы команда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә дә ия булды. Шушы вакыт эчендә Фәрит Бикчәнтәевнең шәкертләре ни дәрәҗәдә үскән — әлеге фестиваль шуны күрсәтә ала. Күрсәтерме — күрербез. 10 ел үзләре үткәргәннән соң, бренд булып җитешкән фестивальне Камал театры Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына тапшырды. Кариев театры быел аны икенче тапкыр үткәрәчәк. Фестивальнең көннәре билгеле — 1-6 декабрь. Әлегә программа игълан ителмәде. Программа сайлаганда фестиваль нинди кысаларга таяныр? Фестиваль милли театрларның үзара һәм үз эчендә дуслыгын ныгыта торган көч була алырмы? Катнашучы режиссерларның күп төрлелеген тәэмин итәрме? Ә Минзәлә театрына килгәндә, телгә алынган ике әсәр дә Казанда узган «Һөнәр» фестиваленә лаеклы спектакль. Монда берничек тә спектакльләрне: «Монысы эшкә йөри, монысы — кунакка», дип аерырга ярамый. Чөнки һәр спектакль артында — артист язмышы. Кемнеңдер кунак спектаклендә уйнавы, кемнеңдер авыл клубына йөрүе коллективта низаглар чыгарырга мөмкин. «Һөнәр» — бөтенроссия фестивале статусын алса да, беренче чиратта үз фестивалебез. Безгә үз режиссёрларыбызның үсешен күзәтү кызыклы. Фестиваль безгә бу мөмкинлекне бирерме?

Комментарии

Комментарии для сайта Cackle

Загрузка...

Читайте также

В тренде на этой неделе

Докажи, что твоя семья – идеальная!

Премьера трейлера и постера комедии «Реальные пацаны против зомби»

Домохозяйка из Нижнекамска поборется за килограмм золота в шоу «Золото Геленджика»

Ида Галич и Алан Басиев провели всероссийскую онлайн-трансляцию в честь премьеры сериала «Идеальная семья» на ТНТ

Загрузка...


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.

News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.