Парламент комитетлары утырышында вице-премьерларга кандидатлар тәкъдим ителде
0
20
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентында Бюджет, салымнар һәм финанс, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетларының уртак утырышында республика Премьер-министрлары вазифасына кандидатлар тәкъдим ителде. Аларны депутатларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ләйлә Фазлыева, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тәкъдим ителде. Альберт Кәримов ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан вице-премьеры — икътисад министры вазифаларына кандидат. Тәкъдим ителгән кандидатураларны депутатлар хуплады. Алар 14 сәгатьтә башланачак Дәүләт Советы утырышында расланачак.