Зәйнең атказанган агрономына автомобиль һәм «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырдылар
0
23
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган агрономы Раиф Вәлиев дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Ул шулай ук «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә лаек булды һәм «Рено Дастер» автомобиле белән бүләкләнде. Аңа бүләкләрне Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов тапшырды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матубагт хезмәте хәбәр итә. Раиф Вәлиев искиткеч оештыру сәләтенә ия. Аның җитәкчелегендә җәмгыятьтә яңа технологияләр кертелә, бөртекле культураларның перспективалы яңа сортлары, чәчүлекләрне химик яклау чаралары, органик һәм минераль ашламалар киң кулланыла. «Аксарино» җитештерү комплексы район агрофирмалары арасында алдынгылар рәтендә, диелә министрлык хәбәрендә. Раиф Вәлиев эшли торган хуҗалык ел саен югары күрсәткечләргә ирешә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, соңгы елларда бөртекле культураларның уңдырышлылыгы 56 ц/га тәшкил итә, ә шикәр чөгендере 608 ц/га, 93 215 тонна ашлык җитештерелгән. Раиф Вәлиев үз эшенең остасы гына түгел, ә югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаганнан соң агрофирмада эшләүче яшь белгечләр өчен остаз да ул.